Доклад "Баланың бакчада бер көне"
консультация (младшая группа) по теме

Гатауллина Альфиря Ринатовна

Доклад "Баланың бакчада бер көне"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_-_balanyn_bakchada_ber_kone.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

Баланың үсешендә, аның  төп эшчәнлеге булып – уен тора. Уенның әһәмияте турында Н.К.Крупская бик матур сүз әйткән: “Балалар өчен уенның әһәмияте искиткеч зур, уен алар өчен белем алу, хезмәт, җитди тәрбия формасы,тирә – юньне танып белү юлы”.  Уен турында А.С.Макаренко да зур бәя бирә: “Балалар уенда ничек булсалар, киләчәк хезмәтләрендә шундый булалар”. Уенның төп үзенчәлеге  шунда, балалар үзләренең хыялларын уенда тормышка ашыралар.  

Уенда балалар төрле рольләрдә булалар, үзара сөйләшәләр, бер – берсенә булышалар, белемнәрен киңәйтәләр, тормышка тирәнрәк үтеп керәләр. Уенның төп структура -  элементлары булып түбәндәгеләр санала:  уенның төп фикере, сюжет, рольләр, хәрәкәтләр, уен кагыйдәләре.

Уенның төп фикере – нәрсә белән ничек уйнауларын һәм нинди уен уйнауны билгеләү.  (“Гаилә”, “Шифаханә”, “Почта” һ.б.)

Сюжет – уенның төп тукымасы булып тора. Бу күп төрле уен хәрәкәтләренең үзара элемтәләренең үсешен билгели. Уенның үзәгендә – бала башкара торган  роль тора.  Күп кенә уеннар  сюжетлы -  рольле уеннар дип йөртелә. Балалар уенны уйнап кына калмыйлар, ә аның дөреслегенә тулысынча ышаналар. Уены дөрес башкару  өчен кайбер уеннарга карата кагыйдәләр куела.  Бу уенга оешканлык, ныклык бирә һәм аның үсешен билгели. Мәсәлән: юаш һәм тартынып торучы балаларны актив булырга өйрәтә, ә хәрәкәтчелне тынычрак булуын тәэмин итә. Уеннар үзара үзенең төп фикере буенча түбәндәге группаларга бүленәләр:

1.Көнкүрештәге тормышны чагылдыручы уеннар   (“Гаилә”, “Шифаханә”, “Почта” һ.б.)

2.иҗади хезмәтне чагылдыручы уеннар (мәсәлән төзүчеләр хезмәте)3

3.иҗтимагый вакыйгалар, гореф гадәтләрне чагылдыручы уеннар, бәөрәмнәр (“Яңя ел”, “Әниләр бәйрәме”, “Уңыш бәйрәме”, “Белем бәйрәме”)                                        

Уеннар (“Каз өмәсе”, “Сабан туй”, “Нәүрүз”, “Аулак өй”, “Яңгыр теләү” һ.б.)

     Уен  балаларны тәрбияләү һәм үстерү коралы булып тора. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасыталәбеннән чыгып тәрбияче  программа эчтәлеген билгели һәм шуны уен аркылы балаларга җиткерергә тырыша, үзләштерә. Тәрбияче уен барышының проектын төзи.  Ул педагогик процеска уенны кертеп балаларны яхшы уйнарга өйрәтә, тәрбияли.

Тәрбияче уенның тәрбия – танып белү ягыннан эчтәлекле булуын, уенда  чагылдырыла торган күренешнең тулылыгын һәм дөреслеген, уенның максатка ярашлыгын, активлык, оешканлык һәм иҗади характерда булуын күздә тотарга тиеш.

    Кагыйдәне үтәп оста җитәкчелек итү мөһим. Уенга кирәкле әйберләрне  дөрес сайлау һәм куллану балаларда күңел күтәренкелеге, рәхимле мөнәсәббәт булдыруда ирешергә тиеш. Уен белән җитәкчелек иткәндә тәрбияче балага һәрьяклап йогынты ясый: аның аңына. Хисенә, ихтыярына, омтылышына, үз – үзен тотышына, икенче төрле әйткәндә уен аша акыл, әхлак, эстетик, физик тәрбияне тормышка ашыра.  Уен аша туган илгә мәхәббәт, халкыбызга ихтирам, аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү һәм  башка көндәлек эштә ныгыта.  Уен аша тәрбияче балада кыюлык, намуслык, халкыбызга хас булган сабырлык, инициативалылык тәрбияли.

Уен – ул балаларда тәртиплелеккә өйрәтүдә мәктәп булып тора. Уен -  ул балаларда тормышка һәм бер – берсенә карата мөнәсәббәтләрен формалаштыра. Балалар бакчасында уен белән  тәрбияче җитәкчелек итә. Максатыбыз – балаларда һәрвакыт уңай эзләр калдыру, яхшылыкка өндәү. Шушы максатка ирешү өчен тәрбияче балаларны яхшылап тәрбияләргә, яхшыдан начарны аера белергә тиеш. Тәрбияче уен аркылы тегетяки бу уңай фактларның мәгънәсен ача, аларга бәя бирә, балаларда уңай  геройларга охшарга тырышу теләген тудыра. Шулай итеп уен чын кеше формалаштыру процессы булып тора.

Уен ул баланы физик яктан үстерүдә дә төп корал булып тора. Аның аша физик һәм нерв, психик яктан балалның дөрес үсешенә нигез салына. Уен аша балалар зур эстетик тәрбия дә ала ( матур уенчыклар, сәхнәләштерелгән уенда  матур костюмнар кию, биюләр, табышмаклар)  болар барысы да бала күңелендә матур хәтирә булып кала, матурлыкка омтылыш тудыра.

Уенның дөрес сайлауның әһәмияте бик зур. Нәниләр үзләре уйный белмиләр, аларның уены белән тәобияче үзе җитәкчелек итә. Аның монда төп максатка балалар коллктивы тудыра.

Программада көндәлек режимда уенга билгеле вакыт күрсәтелгән.  Моны бүтән төр эш белән алыштырырга ярамый. Педагогик процесста уеннарны түбәндәге вакытларда үткәрергә мөмкин:

1.Иртәнге ашка хәтле үзләре теләгән уеннар;

2.Шөгельләнүләр арасында балаларны ял иттерү өчен 8 – 10 мин. вакыт бирелә.

3.Саф һавада булганда уенга иң зур вакыт бирелә (1сәг. – 1, 20 кадәр)

4.кичке җиңел аштан соң.

Нәниләр төркемендә белем бирү һәрвакыт уен аркылы бирелә, ә өлкәннәрдә  шөгельләнүгә бирелә.

Уенның төрләре

  1. Иҗади уеннарга  сюжетлы -  рольле уеннар , сәхнәләштерелгән һәм төзү уеннары керә.
  2. 2. Кагыйдәле уеннарга – дидактик, хәрәкәтле, көлкеле уеннар керәләр.

Тәрбияченең кайбер җитәкчелеге астында кайбер уеннарны балалр үзләре барлыкка китерәләр. Мондый уеннар иҗади уеннар дип атала. Ә кайбер уеннар зурлар тарафыннан барлыкка китерелгән. Аларның нигезендә программа эчтәлеге, дидактик бурычлар һәм максатлы белем бирү ята. Билгеле булганча уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегенең төп төре һәмул үсүче организмга бик кирәк. уен аша балалар белем алалар, тормышка өйрәнәләр, үзара аралашалар, уенда тәртип күнекмәләрен булдыралар.

Тәрбияченең бурычы:   балаларның физик яктан үсүләрен кайгырту, сөйләмне үстерүне күздә тоту, иптәшләре белән яхшы мөнәсәббәттә булдыру һәм уенчыкларга саклык белән карау. Балаларны бергә уйнатып аларның дус коллективын булдыру. Моңа уен белән дөрес җитәкчелек иткәндә 1әм кирәкле шартларны тудырганда гына ирешеп була. Кирәкле шартларны тудыру оста тәрбияче булудан тора.

Уен запасын җиһазландыру.

Балалар бакчасында бигрәк тә курчак зонасын булдыру игътибарга лаек, чөнки аның белән барлык балалар да уйныйлар. Мебельләр, кухня өчен кирәк  - яраклы әйберләр, йокы бүлмәсе.  Кечкенәләр өчен  көнкүреш почмагы җиһазландыру (кер юу тактасы, сабын, утюг һ.б.)  кухняда төрле исемдәге савыт – сабалар, шкафларда курчак өчен төрле киемнәр. Ә өлкәннәр өчен  сюжетлы -  рольле уенга пионино, телевизор һ.б. әйберләр кирәк.  Аерым корбкаларда төрле уеннар өчен атрибутлар, әкияттәгечә сандык булдыру кирәк.

Бакчада ишек алдында   сюжетлы -  рольле уеннар

                           өчен шартлар тудыру.

Ишек алдында уен запасын дөрес бүлеп балаларга чабып йөрергә, уйнарга җитәрлек урын калдырылырга тиеш.

Сюжетлы -  рольле уен запасын яшеллек почмагында булырга тиеш, анда берничә уен төзелеше – автомашина, ракета һ.б. макетлар булырга тиеш. Ишек алдында беседка булу мәҗбүри, чөнки анда цирк, курчак театры рештырып була. Кечкенәләр өчен ком ящигы булырга тиеш, ул ящиклар капланып куелырга тиеш. Зурлар  өчен зур комлык  кирәк, чөнки алар күперләр, юллар, машиналар гаражы төзеп уйныйлар.

Сюжетлы -  рольле уеннар белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре.

Тәрбияче башта балаларга төрле һөнәрләр турында кызыксындыргыч итеп сөйләргә тиеш. Ул  сюжетлы -  рольле уеннарны, уен белән җитәкчелек иткәндә рольләрне билгеләүдә ярдәм итә. Аның өчен башта балаларны экскурсиягә алып бара (почтага, библиотекага һ.б.)

Рольләрне бүлгәндә балаларның яшьләрен, шәхси үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк, балага уенда үзен күрсәтергә мөмкинчелек бирергә, бала канәгатьләнеп калырга тиеш.  Рольне бүлгәндә балаларның берсен – берсе якын итүләре кирәк. Рольләрне төрле юллар белән бүлергә була: санамышлар әйтеп, чиратлаштырып, уклы бөтерчек ярдәмендә, балалар яки тәрбияче  киңәше буенча. Уенны башлаганда һәрвакыт сюрпризный моментлар белән башлау күңелле була.  Кыскасы һәр уен балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш, тәрбияче үзе дә мавыгып уйнарга тиеш.

Күмәк уеннарда кечкенәләр зурларданүрнәк алалар, зурларга охшарга тырышалар. Уен  ул барысыннан да бигрәк мәктәпкәчә баланың эшчәнлеге. Уен барышында тәрбияче балаларда әхлаки тәрбия сыйфатлары тәрбияләүне исәптә тота.  Күмәк уеннар белән бергә аерым уеннарны да читкә куймаска кирәк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

"Бакчада бер көн"күңел ачу кичәсе.

Кулына кәрзин тоткан бер тәрбияче,әтәч маскасы кигән бер малайны ияртеп,зурлар группасына керә.Кунак:Исәнмесез!Мин сезгә кунакка килдем.Үзем белән бергә,нәрсә бөтен кешедән дә иртә тора,безне йокыдан ...

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

"Бакчада белем бәйрәме"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән Белем бәйрәменә сценарий....

Бер көн бакчада

Әти-әниләр өчен презентация...