Әтиләргә киңәшләр
консультация на тему
Опубликовано 23.01.2016 - 19:32 - Миннахметова Накия Хамбаловна
Предварительный просмотр:
Әтиләргә киңәшләр.
Әйтмә син авыр сүз.
- Гаиләдә низаг чыккан икән, араны төзәтү өчен адымны беренче Сез ясагыз, чөнки аңлашуга юлны хатын-кыз сала: аш әзерли, кер юа, өй җыештыра һ.б.
- Өстәл артыннан рәхмәт әйтеп кузгал, чөнки үзеңә эшләгән яхшылыкны рәхмәтсез калдыру бик зур тәрбиясезлек.
- Хатын-кызлар белән кара-каршы әйтешү ирләр эше түгел, ул Сезне бизәми.
- Өйдә урамнан кергән аяк киеме белән йөрмә. Бу хатын-кыз хезмәтен таптау була.
- Урамда яки кешеләр арасында хатын-кызга кычкыру – тәрбиясезлек. Мондый ирне хатын-кыз гына түгел, хәтта ирләр дә иң түбән җанлы дип саный.
Рәхмәт – зур сүз
“Рәхмәт” сүзе мең бәладән коткарыр дигән бит элекке кеше. Әйдәгез бер-беребезгә рәхмәт әйтешик, балага да, әти-әнигә дә күңелле булыр.