Әниләргә киңәшләр
консультация на тему
Опубликовано 23.01.2016 - 19:31 - Миннахметова Накия Хамбаловна
Предварительный просмотр:
Әниләргә киңәшләр.
Чаманы бел.
- Сезнең күркәмлек нинди киемдә булуда түгел, ә бәлки кәеф күтәренкелегендә.
- Үзегезне чиста, чибәр, пөхтә һәм табигый халәттә тойсагыз, тирә-юньдәгеләргә дә матур күренерсез.
- Көлегез, тик чамасын белегез, кычкырып көлмәгез, бар йөзегез белән балкып елмаегыз.
- Үзегездән дә акыллы һәм белемнерәк булып күренергә тырышмагыз.
- Кигән киемегез яңа булмаса да, чиста һәм пөхтә булсын.
- Ир күңеленә юл ашказаны аша икәнен истән чыгармагыз.
- Гайбәтләрдән ерак торыгыз, кеше сүзен беркайчан да кешегә йөртмәгез.
- Сезгә “Сабыр төбе – сары алтын” киңәше гомергә юлдаш булсын.
Хикмәтле сүзләр.
- Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер.
- Баланы бозасың килсә - макта.