“Җәзасыз тәрбияләп буламы?”
консультация на тему

Миронова Гулия Ринатовна

 Әти-әниләр өчен консультация 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mironova_zhzasyz_trbiyalp_bulamy_ti-nilr_ochen.docx20.8 КБ

Предварительный просмотр:

МИРОНОВА Г.Р.  

Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесенең

 I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Җәзасыз тәрбияләп буламы?

Әти-әниләр өчен консультация

   Бала хокуклары конвенциясендә түбәндәгеләр ассызыкланган: балалар кайгыртуга һәм ярдәмгә моһтаҗ; шәхес буларак тулы үсешкә ия булыр өчен бала бәхет атмосферасында һәм гаиләдә үсәргә, тәрбияләнергә тиеш. Кечкенә балаларның хокукы сакланмавы еш очрый торган күренешкә әверелүе бик кызганыч. Шул исәптән баланы кыерсыту, шәхес буларак кабул итмәү, кул күтәрү – аның хокук даирәсен бозуга керә.

   Психологлар исәпләве буенча, физик җәза куллану дөрес түгел. Физик көч кулланып ата- аналар бары үзләренең балаларына көчсезлеген һәм тәэсир итүнең башка юлларын таба алмауларын гына күрсәтә. Иң куркынычы шунда, физик җәзалар баланың шәхесен түбәнсетә, көчсезлегендә инандыра, нәфрәтләнүгә этәрә. Бала көчен һәм үз- үзенә ышанычын югалта, ә бит бу сыйфатларны ата- аналар аеруча тырышлык куеп үстерергә тиешле. Физик җәзалар баланы проблемаларны чишәргә өйрәтми, киресенчә, катлауландыра. Баланы әлеге төр җәзага тарту аңарда кирелекне үстерә, гаебен танырга һич өйрәтми. Көчле нерв системасына ия балалар аларга карата физик көч куллану аркасында ялганчы, дорфа, тиран булып үсәргә мөмкин. Нерв системасы көчсез булганнары куркак, йомшак һәм үз көченә ышанмаучыларга әверелә. Болар барысы да ата- аналарга карата салкынлык, читләшү хисләре белән үрелә. Балалар олыларга карата хөрмәтне оныта, үч алу хисе генә саклана.

   Физик көчне кулланудан ваз кичүнең 5 сәбәбе:

  • Балага сугу үзе үк зур гаеп.
  • Үз- үзеңнең көчсезлегеңне тану, бала каршында авторитетыңны югалту.
  • Физик җәзалауны бала тиешле, гадәти итеп кабул итәргә өйрәнергә мөмкин. Үзе үк шулай кабатлауга этәрә.
  • Бу түбәнсетү. Бала үзен яратмауларын тоя, үз-үзенә һәм олыларга хөрмәтен югалта.
  • Эффектив түгел. Бала бу очракта гаебен танудан түгел, ә куркып юл бирә. Конфликт юкка чыкмый, тора- бара кризиска әверелә.

        Шулай да бала аңлатып та, аны кайбер канәгатьлелекләрдән аерып та үз үзенең тотышының дөөрес түгеллеген күрми икән? Әгәр ул чикне узып китсә аны ничек туктатырга? Бик аз ситуацияләрдә физик җәза урын алырга мөмкиндер. Әгәр аның тормышына куркыныч янаса ( м-н, олыларга игътибар итми юл аркылы йөгереп уйный ), тотышы белән үзеннән көчсезләр сәламәтлегенә зыян салу куркынычы туса ( сугыша, ут чыгарып уйный) һ.б.

В. Леви шушы очраклар өчен түбәндәге кагыйдәләрне тәкъдим итә:

   Җәзалау кылганнарның мотивыннан чыгып бәяләнергә тиеш. Сугышкан очракта да, бала кемнедер яклап сугышкан булырга мөмкин.

   Җәза бирү нигезендә бары тик әхлаксыз кыланыш булу мөһим.

   Бала тарафыннан гаебе аңланырлык  җәза куллану сорала.       Җәза бирүләр еш булырга тиеш түгел, бала күнегеп китәргә, аңа яраклашырга өйрәнмәсен.

   Элекке кылганнарын бала исенә төшереп тору кирәкми.    Җәза алды – гаебе онытылды.

   Баланы авырганда, йокы алдыннан һәм артыннан, ашау вакытында, уйнаганда, шөөгыльләнгәндә, физик яки рухи травмалардан соң ук ачуланырга яки җәзаларга ярамый.

   Бала тырышса, ләкин килеп чыкмаса ачуланмагыз.

   Үзегез аврганда, кәефегез булмаса баланы җәзаламагыз.

   Җәза сәламәтлеккә тәэсир итмәслек булырга тиеш.

   Бер гаепкә – бер җәза.

   Җәзалауның мәгънәсе – баланың эмоциональ сферасына тәэсир итеп аңарда гаебен тануны, аңлауны уяту. Оят, үкенү, борчылу кебек хис- тойгыларны  барлыкка китерү.

   Педагогик яктан дөрес җәзаларга керә:

Кисәтү (замечание) – тик балага барып җитәрлек формада булуы шарт;

Ачулану (выговор) -  бала тәрбиясезлегенең чикне узуы турында катгый һәм таләпчән сөйләшү;

Баланы берәр нәрсәдән мәхрүм итү: телевизор карау, шоколадтан, уенчыгыннан һ.б.

   Шулай ук баланы хезмәт белән җәзалау дөрес юл түгел. Баланы хезмәтне яратырга, теләп шөгыльләнергә этәрү мөһим. Хезмәт балада шатлыклы хисләр уятырга тиеш.

   Баладан көлмәгез, ул сезгә карата ышанычын югалтмасын.

   Тыюларны еш кулланмагыз. Нәрсәдән булса да тыясыз икән мотивыгызны аңлатырга иренмәгез.

   Д.Добсон “ Непослушный ребёнок” китабында ата- аналарның җәза бирү алдыннан онытылмака тиешле 6 принцибын бәян иткән.

1. Башта чикләр куегыз.

Сез үзегез өчен нәрсә кирәклеген һәм түгелен билгеләргә тиеш. Бала, үз чиратында, үз- үзенең тотышында ниләр яраганын һәм ярамаганын билгеләргә өйрәнергә тиш. Башка сүзләр белән әйткәндә, кагыйдәләр юк икән, баланы гаепләмәгез.

2. Баланың кыланмышлары чиктән уза икән катгый һәм таләчән булыгыз, ныклы тавыш белән “юк” дип әйтегез.

3. Баланың җавапсызлыгы белән үзбелдеклелеген аера белергә өйрәнегез.

Әгәр бала сез кушканнарны үтәргә оныткан яки аңламаган икән җәзаламагыз, ачуланмагыз. Бала олы кеше түгел, аларга карата түземле булырга кирәк.

4. Конфликт беткәннән соң баланы кызганыгыз һәм ни өчен икәнлеген аңлатыгыз.

Бала җәзалауны, ачулануны авыр кичерә. Ул бер үк вакытта гаебен дә, аны этәрүләрен дә сизә. Җәзалау вакыты тәмамлангач, балагыз белән дуслашыгыз. Кочаклагыз, яратуыгызны әйтегез, бер дә ачуланырга теләмәгәнегезне белдерегез. Тагын бер кат алай эшләргә тиеш түгеллеген аңлатыгыз.

5. Мөмкин булмаганны таләп итмәгез.

Ата- аналар баланың нәрсәгә сәләтле булганын белергә тиеш. Әгәр бала сез үзегез аңа уйнарга дип биргән сәгатьне вата икән, сез үзегез гаепле.

6. Баланы яратуыгызга таяныгыз.

Бар төрле тәрбия бирү процессында да хаталар, конфликтлар булырга мөмкин. Балаларыгызны аңлап, яратып кына ачуланыгыз. Бар нәрсәне аңлатырга көч һәм вакыт табарга онытмагыз.

   Сезнең үз-үзегезнең тотышыгызның нигезенә бары тик мәхәббәт, балаларыгыз киләчәге өчен борчылуыгыз, җавплылыгыгыз гына ятарга тиешлеген бер кайчан да онытмагыз. Бала тормыш өйрәткәннәргә өйрәнә, исегездән чыгармагыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.

Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...