Консультация для родителей "Развитие познавательной активности дошкольников в процессе игровой деятельности"
учебно-методический материал (старшая группа) на тему

Хасанова Ильсияр Рашидовна

Ведущей деятельностью дошкольника является игра, поэтому развивать познавательные процессы легче через игру. В условиях игры дети лучше сосредотачиваются и запоминают, чем по прямому заданию взрослого.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khasanova_i.r._uynyy-uynyy_oyrnbez.docx21.27 КБ

Предварительный просмотр:

УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ӨЙРӘНӘБЕЗ

Әти-әниләр өчен

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге, төп шөгыле – уен. Нәкъ менә уенда бала актив, ул килеп туган проблемаларны үзе теләп, мөстәкыйль рәвештә чишәргә омтыла, уенда үзен күрсәтергә, алда булырга тели.

Гомүмән алганда, мәктәпкәчә тәрбиянең сыйфаты өлкәннәр һәм баланың аралашу характерына бәйле. “Балаларның уены – җәмгыятебезнең көзгесе”, - дип әйтә чех язучысы Юлиус Фучик. Җәмгыять тормышының күпкырлы үзенчәлекләре балалар уенының сюжетында, кагыйдәләрендә, уенда, катнашучыларның аралашу характерында, сөйләмнәрендә чагыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып-белү мөмкинлекләре чикләнгән, шуңа күрә аның төрле предметлар, күренешләргә карата мөнәсәбәте һәм фикер йөрту рәвеше өлкәннәрнең таләбе, шәхси үрнәге нигезендә төзелә. Әйләнә-тирәлек, бала яши һәм үсә торган шартлар баланың аңына, уй-хисләренә, үз-үзен тотышына йогынты ясый. Бу очракта, юнәлешле, дөрес төзелгән укыту-тәрбия барышының роле турында басым ясап әйтеп китәргә кирәк.

Бакчада балаларның эшчәнлеген төрлеләндерү һәм  кызыклы итеп оештыру тәрбиячедән тора. Димәк, тәрбияче уенны өйрәтүче генә түгел, ә аны оештыручы да, алып баручы да, уен барышында кагыйдәләрне белүче һәм үти алырлык партнер да икән.

Укыту-тәрбия барышында кулланыла торган үстерелешле өйрәтү технологияләре беренче чиратта тәрбияченең иҗади шәхес булуын таләп итсәләр, икенче шарт булып, бала белән тәрбияченең уртак эшчәнлеге сыйфаты тора. Бу эшчәнлек исә һәр баланың эмоциональ иминлеген тәэмин итүне, балаларның сәләт һәм һәвәслелеген үстерү өчен барлык шартлар тудыруны, эшчәнлек төрләрен сайлау мөмкинлеген, белем бирүне индивидуальләштерүне дә күздә тота.

Санап кителгән компонентларны тормышка ашыру өчен түбәндәге уен төрләре кулланыла:

  1. Активлаштыру уеннары.

Балалар белән әңгәмәләр, тренинглар, режиссерлык уеннары – балага хәлне үз кулына алырга өйрәтә, үз-үзенә ышаныч хисен тәрбияли. Бала үзен иптәшләре, тәрбияче һәм башка өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдәге актив позиөияле шәхес итеп тоя башлый. Тәрбияче куйган “Син ничек уйлыйсың? Ә синең фикерең ничек? Ә син нәрсә дип җавап бирер идең?” сораулары аша пассив балаларны да уйларга, фикерләшергә, нәтиҗәләр ясарга җәлеп итәргә мөмкин. Диалог аша үткәрелә торган үзара эшчәнлек вакытында аралашу җиңел һәм ирекле шартларда уза.

  1. Каршылыкларны җиңү уеннары.

Бу уеннар һәр әйбердә, көнкүрештә, фактларда “ике яклылык серен” ачарга ярдәм итә. “Ике яклылык сере” – теге яки бу объектның каршылыклары, капма-каршы сыйфатлары. Объектның, предметның, күренешнең нәрсәседер файдалы, ә менә кайсыдыр ягы зыянлы, начар. Мәсәлән, яңгыр – файдалы: табигатьтәге тереклек өчен бик кирәк, аннан башка корылык, чүлләр барлыкка килер иде. Яңгыр бертуктаусыз, күп күләмдә яуган очракта – зыянлы: су басу куркынычы, шулай ук бар тереклекнең һаләк булу ихтималы бар.

Мондый мисаллар безнең тормышыбызда җитәрлек. Тирә-юнебездәге һәр нәрсә – кешеләр тарафыннан килеп туган каршылыкларны җиңеп чыгу нәтиҗәсе. Эзләнүләр юлын мөстәкыйль үтеп, балалар да “Яхшы-начар”, Файда-зыян”, “Киресенчә” уеннары аша куелган мәсьәләләрне чишәләр.

  1. Системалы анализлау уеннары.

Бер-берсеннән тышкы һәм функциональ үзенчәлекләре буенча ерак теләсә нинди әйберләрдә нинди дә булса уртаклык табарга мөмкин. Вакыт, яссылык, сәбәп аша бәйләнеш урнаштырып, эзләнүле фикерләү мәсьәләләре чишү системалы анализ ясау барышына уңай йогынты ясый. “Бу нәрсә булырга мөмкин?”, “Нәрсәсе белән охшаш?”, “Нинди уртаклык бар?” уеннарында очраклы шаян мәсьәләләрне чишү балаларга бик ошый.

  1. Зиһен сынаш уеннары.

Элек-электән балалар тормышында киң таралган, иҗади сәләтләрне үстерергә булышкан, акыл үсеше өчен үзенә күрә гимнастика булып торган зиһен сынау уеннары балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә, логик уйлау сәләтен үстерүдә мөһим урын алып торалар. Бу уеннарда теге яки бу авазның әйтелеше ныгытыла, фонетик-фонематик ишетү сәләте үстерелә, бәйләнешле сөйләм һәм сорауларга җавап бирү күнекмәләре туплана. “Бер сүз белән әйт”, “Яңа сүз яса”, “Дәвам ит”, “Киресе ничек?” кебек уеннар аша балаларның акыл эшчәнлеге, сөйләм активлыгы үсә, тирә-юньгә һәм үз-үзеңә карата кызыксынучан-сизгер мөнәсәбәт тәрбияләнә.

“Уен – реаль тормыш моделе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыру белән беррәттән, ул серләр һәм могҗизалар белән тулы”,- ди психолог Спиваковский. Бала үсешендә уенның әһәмияте турында Н. К. Крупская: “Уен – бала өчен белем, хезмәт, җитди тәрбия мәктәбе, уен – бала өчен тирә-юньне танып-белү юлы”,- ди.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен – тормыш мәктәбе. Уен – һәръяклап үскән, белемле, көчле ихтиярлы, иҗади фикер йөртә, матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт, камил шәхес тәрбияләү чарасы.

Бүгенге көндә һәр педагогның девизы: “Уен барышында балалар өчен иҗатка, танып белүгә, ачышларга, аралашуга юл ачарга”, - дигән булырга тиеш.

Балалар уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәнә. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаша. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел бәяләргә һәм хәл итәргә өйрәтергә кирәк. Аларның акыл, хезмәт, сөйләм, сүрәтләү-иҗат, танып-белү һәм башка эшчәнлекләрендә уеннар яки уен алымнары, күнегүләре кулланып эшләсәк, һәрбер шөгыль бала өчен кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле минутлар бүләк итәчәк.

Бүгенге балаларның мөстәкыйль уеннарында реклама, телевизион фильм, тапшырулар тәэсирендә тормыштан аерылган сюжетлар чагыла. Бу сюжетларда герой һәм персонажлар арасындагы кайбер мөнәсәбәтләр тискәре, көч куллануга корылган. Бу исә баланың әхлагына, психикасына җимергеч тәэсир ясый. Шуңа күрә балалар уены проблемасы мәктәпкәчә педагогика һәм психология өлкәсендә иң актуаль проблема булып кала. Моның кайбер сәбәпләре безгә ачык һәм билгеле: беренчедән, укыту-тәрбия процессында төрледән-төрле өйрәтү программаларын тыгыз куллану балаларга уен һәм яшьтәшләре белән аралашу өчен бик аз вакыт калдыра. Икенчедән, кайбер педагоглар балалар уены белән бик үк дөрес җитәкчелек итмиләр – авторитар ысул белән уенны каты кысага кертеп, баланы иҗаттан, фантазиядән, инициативадан мәхрүм итәләр.

Өченчедән, җәмгыятьтәге тотрыксызлык, аралашу культурасы булмау, кешеләрнең бер-берсенә игелекле мөнәсәбәте, игътибары кимүе балалар уеннарында һәм уен аша үз-үзләрен тотышларында чагыла.

Хәзерге балалар уеннарында үзен идеал образ яки үрнәк тәртип белән чагыштырып, аңа омтылу сирәк күренеш. Шуңа күрә, безгә, мәктәпкәчә укыту-тәрбия бирү хезмәткәрләренә, бу юнәлештә күп эш башкарырга кирәк. Баланың уены белән аңлы рәвештә җитәкчелек итү; иҗат итү, уйлап табу һәм фантазияләү өчен җитәрлек киңлекләр ачу, уеннар өчен уңай һәм үрнәк образлар табу – безнең төп бурычларның берничәсе булып тора.

Балалар уенына зур бәя биреп, А. С. Макаренко: “Уен – балалар тормышында бик әһәмиятле чара. Өлкәннәр өчен үзләренең хезмәтләре никадәр мөһим булса, балалар өчен дә аларның уеннары шулкадәр әһәмияткә ия. Бала уенда ничек булса, хезмәте дә шундый була”, - дип әйткән.

Без барыбыз да балачак иленнән. Балачак чорда салынган иҗат һәм белем бөртекләре киләчәк тормышта уңышлы чыгыш алып, яхшы үсентеләр, ә алга таба мул җимеш бирәчәгенә ышанып, баланы дөрес тәрбияләргә тиеш без. Киләчәк буын интеллектуаль яктан югары баскычта, замана таләпләренә туры килерлек белемле булырга тиеш. Безнең илебезнең, җәмгыятебезнең алга китеше, киләчәк тормышның җитешлелеге дә бу шартларның үтәлешеннән тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развитие познавательной активности дошкольников в процессе игровой деятельности в свете ФГОС

Развитие познавательной активности дошкольников в процессе игровой деятельности в свете ФГОСЖивость детского воображения и вера детей в реальность собственных представлений и созданных образов являетс...

Опыт работы «Развитие познавательной активности дошкольников в процессе экспериментальной деятельности».

Представляю вашему вниманию опыт работы «Развитие познавательной  активности дошкольников в процессе экспериментальной деятельности»....

Развитие познавательной активности дошкольников в процессе игровой деятельности

Цель работы: Развитие у детей дошкольного возраста познавательной активности, любознательности, стремления к самостоятельному познанию и размышлению...

Развитие познавательной активности дошкольников в процессе игровой деятельности.

Игра – это ведущая деятельность дошкольника, оказывающая существенное влияние на развитие всех сторон его психики. В игре формируется произвольности поведения. Подчинение требован...