Куян кызы
план-конспект занятия (средняя группа) по теме
Театрализованная деятельность в средней группе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kuyan_kyzy_alish.docx | 15.3 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное автономное дошкольное общеобразовательное
учреждение «Детский сад №185 комбинированного вида»
Советского района г.Казани
Развитие коммуникативных навыков и творческой активности по средствам
театрализованной деятельности в средней группе.
Тема: А.Алишның “Куян кызы” әкияте буенча театрлаштырылган уен.
Подготовила и провела воспитатель МАДОУ №185 Гафиятова Р.Г. в рамках проведения
Педагогическогосовета на тему: “Воспитание культуры поведения и нравственности через
Эмоцинально-личностное отношение к явлениям окружающей жизни”
Казань 2014г.
Театрлаштырылган уен “Куян малае”.
Алдан башкарылган эш:
- А.Алиш “Куян кызы” әкиятен уку.
- А.Алиш “Куян кызы” әкияте буенча төшерелгән мультфильм карау.
Максат:
- А.Алишның әкиятләре белән балаларны таныштыру.
- Әти-әнигә карата итагатле, тәрбияле булырга өндәү, хөрмәт хисе тәрбияләү
- Башкарылган рольне ихластан уйнарга өйрәтү, үз-үзләрен сәхнәдә ирекле тотарга ярдәм итү.
Рольләр: Куянның әнисе ,куян малае,тиен,табиб тукран ,куяннар.
Тәрбияче: Яшәгән ди урманда куян малае. Ул бик шаян ,чая булган ( итекләр тотып куянның әнисе килә)
Куян әнисе:
Улым нәни батырым,ки аякларыңа киез итекләр ,салма.(малаена итекләрен кидертә).
Тәрбияче: Куян малае итекләрен киеп ,урамга чыгып йөгерә,дуслары белән уйный. Итекләр аның аякларына комачаулый башлыйлар ,ул итекләрен салып ташлый.( Куянның әнисе итекләрен яңадан кидертә)
Куян баласы ,әнисе күрмәсен диеп,итекләрен качырып куя икән,әнисе кидертә,ә ул тагын качырвп куя икән. Шулай итеп, ялан тәпи уйнаган икән.
(Куян малае йокларга ята)
Беркөнне, куян малае , аягы авыртып уянган,әнисе янына килгән.
Куян малае:
Әнием ,аягым бик авырта.(елап җибәрә)
Куян әнисе:
И улым,нәни батырым,синең аякларың шешкән бит.
(Тиен дус килә)
Тиен:
Кайгырма,куян дус,безнең урманда бик яхшы табиб бар.
(Әнисе куян малаен табибка алып бара)
Табиб булып урманда тукран эшли икән.Ул куян малаеның аягын караган,май сөрткән.
(Табиб май сөртә)
Табиб болай әйткән:
Әниең алып биргән итеклэрне ки,аякларыңны җылыда тот!
Тербияче:Куян малае узенең хатасын аңлаган,әниларнең сүзен һәрвакыт тыңларга кирәк.ялан тәпи кардан йөрергә ярамый икән.
(Куян баласы әнисенә сыена)
Куян малае:
Әнием,гафу ит мине,мин сине һәрвакыт таңлармын.
Тәрбияче балаларга сораулар бирә:
1.Балалар ,сезгә әкият ошадымы?
2.Ни өчен куян малаеның аяклары авырткан?
3.Куян малае узенең хатасы аңлаганмы?
4.Балалар,ә сез әниләрегезне тыңлыйсызмы,киреләнмисезме?
Тәрбияче:Әниләр сезгә һәрвакыт яхшылык тели,аларның сузен тыңлагыз,яратыгыз,хөрмәт итегез.Ә хәзер мин сезгә “Нәни куян”дигән шигырь укып китәм.
Нәни куян.
Нәни йомшак ак куян,
Суда тәпиен чылактан,
Тыңламыйча ерак китеп,
Кайтыр юлын югалткан.
Елап утыра кечкенә куян,
Тирә юньдә кара урман
Кайда теге сукмак диеп,
Кайгыра куркак куян.
Нәни куян урманнарда адашкан,
Әнисе дә елыйдыр,әтисе дә эзлидер
Шундый нәни,ак куян,
Кайда китеп югалган?
Эзли торгач таптылар,
Өйгә алып кайттылар.
Сүкмичә,тиргәмичә,
Тирбәтеп йоклаттылар.
Тәрбияче: Менә шулай балалар.
Тәрбияче:Балалар,әйдәгез әле,без дә,нәни куяннарга әйләник.
Ләкин без әниләрне тыңлаучан,әйбәт куяннар булабыз.Ә хәзер бергәләп “Нәни
куяннар” биюен биибез.
Нәни куяннар биюе башкарыла.
Тәрбияче: Әфәрин,балалар !
Кулланылган әдәбият:
1.А.Алиш“Куян кызы” әкияте.
2.Р.Гафиятова “ Нәни куян” шигыре.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Куян кызы
Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...
Куян кызы
Абдулла Алишнын «Куян кызы» экияте буенча сценарий....
Презентация : А.Алиш "Куян кызы"
В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....
«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ
«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ, Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....
А. Алишның "Куян кызы" әкияте буенча сценарий
Абдулла Алиш "Куян кызы"...
А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.
А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....