Әти-әниләр өчен
материал (подготовительная группа) на тему

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon әтиләр өчен чыгыш38 КБ

Предварительный просмотр:

 Бер баладан “Сиңа ике кул нигә кирәк?“ дип сораганнар. Бу бала җавап итеп: “Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен,“ дигән. 
Аның өчен төн йокыларын йокламый, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, аның белән һәрчак бергә атлап баруы да мөһим икән әле сабыйга.
Тик бүгенге көндә “әтиләребез” балаларының бу теләкләрен канәгатьләндерә аламы икән соң? Тигез гаиләдә үсеп тә, балалар үзләрен ялгыз хис итмиләрме? Җәбер-золымнардан саклап, күркәм үрнәк күрсәтә беләме аларга әтиләре?

   Ир-ат элек-электән җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алуы белән аерылып торган.Яшь үзенчә

леген искә алып, хезмәт тәрбиясе бирү, кыенлыкларны җи-

ңәргә өйрәтү,физкультура hәм спортка тарту зур әhәмияткә

ия.Аң-белем алу,фикерләү сәләтен үстерү,уен эшчәнлеге

белән шөгыльләнү дә мөhим.

     Бала  hәрвакыт  әзергә генә  риза булып яшәргә күнекмә-

сен. Үсеп килүче шәхесне  эшнең  нәтиҗәсе генә түгел,ә

аның барышы да кызыксындыра.Балаларның барлык их-

тыяҗларын бернинди каршылыксыз канәгатьләндерү,

аның үзендәге уңай сыйфатларын югалтуга китерә.

     Бала кечкенә вакытта ата-анасына  охшарга тырыша,

алардагы сыйфатларны үзендә булдырырга тели (әтиләрдән

ир бала үрнәк ала).Димәк, ата-ананың холык-фигыле,үзен

тотышы бала өчен үрнәк булырга тиеш.Әхлаксызлык,эчке-

челек,гаугалы булу,сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану h.б.ш.

тискәре сыйфатлар баланың рәхимсез,мәрхәмәтсез,усал бу-

лып үсүенә зур йогынты ясарга мөмкин.Әти кешенең сабыр

лыгы,hәр сүзне уйлап,төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җа-

ваплы,итагатьле булуы ир бала өчен  үрнәк сыйфатлар бу-

лып тора.

      Бала сезнең hәрвакыт эш белән мәшгуль булуыгызны

күреп торсын. Аның сезнең белән бергә бакчага,балык то-

тарга,поход,экскурсияләргә баруы h.б. эшләрдә катнашуы

мөhим. Мөмкин булса,аны үзегезнең эш урынына да алып

барырга була.Гомумән,бала тәрбияләүдә татар халкының

« Ни чәчсәң-шуны урырсың »дигән мәкален истә тотарга

кирәк. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк:ир баланы файдалы

хезмәткә күнектерү-иң әhәмиятле мәсьәлә.Аңа туганнар,

күршеләр,дуслары үрнәгендә дә тәрбия бирергә була.Уен

эшчәнлеге оештыруның да нәтиҗәсе булырга мөмкин.

      Ир-ат яңалыкка,яңа ачышлар ясарга омтылучан.Шуңа

күрә hәр ир бала киләчәктәге юлын яшьтән үк сайларга ти-

еш. Спорт белән шөгыльләнү аңа үзенең нәрсәгә сәләтле бу-

луын аңларга ярдәм итә.Малайларның  hәрберсенең йөзеп тә,йөгереп тә,очып та карыйсы килә.Әгәр андый мөмкинлек

булмаса,ул үзен хокук тәртибе кагыйдәләренә туры килми торган, әхлаксыз гамәлләр кылуда сынап карарга  омтылыр-

га мөмкин.

    Тәрбия процессында иң мөhиме –матур сүзләр түгел,ә баланың  тормыш-көнкүрешен дөрес оештыру.Аңа өлкән-

нәр (ата-ана, тәрбияче,әби-бабай,күрше.туган),үзенең яшь-

тәшләре,әйләнә-тирә дөнья белән даими аралашып яшәргә,

шул ук вакытта аның үзенең уй-фикеренә,кылган гамәллә-

ренә нәтиҗә ясарга,киләчәккә омтылышын билгеләргә,ял-

гыз калып уйланырга да мөмкинлек тудырылсын.

     Табигатьтә ешрак булу,экологик яктан чиста ризык ашау,

саф hава сулау да зур әhәмияткә ия.Организмның агулы мат

дәләр белән зарарлануы кешенең усал,агрессив булуына китерергә мөмкин.

      Баланы төрле көндәлек мәшәкатьләрдән,бурычлардан

азат итәргә,аңа hәрдаим ярарга тырышырга киңәш ителми.

Алда торган hәр мәсьәләне кемдер хәл иткән очракта бала-

ның тормыш, табигать,кешеләр h.б. белән кызыксынуы ки-

ми. Шул ук вакыттта  аның кайда hәм кем белән аралашуын

белеп белеп тору мөhим.Ул үзенең янәшәсендә аңа кыен ва-

кытта  hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы булуын тоярга тиеш.

      Ир баланы тәрбияләү белән күбрәк  ата кешенең шөгыль

ләнүе сорала.Шуңа күрә гаиләдә бала алдында  аның дәрә-

җәсен  төшерердәй низагларны булдырмаска тырышырга

кирәк. Үзара аңлашылмаучанлыкны hәм каршылыкларны

баладан башка гына хәл итү зарур.

     Малайлар-тынгысыз,тиктормас халык. Аларның сезне

шатландырган вакытлары да, кәефегезне төшергән вакыт-

лары була.Шуңа да улыгыз чын ир-егет булып үсеп җитсен

өчен,сездән зур хезмәт,таләпчәнлек,түземлек,үзара аңла-

шып яшәүгә ирешү сорала.Әйе, hәр очракта да ир балага

ата йогынтысы кирәк.

      Хөрмәтле әтиләр!Балагыз белән күбрәк булырга тыры-

шыгыз. Аның белән көндәлек аралашканда батырлык,иптәш

лек,намус турында сөйләргә сәбәпләр күп табыла.Бергәлә-

шеп китаплар уку,кинофильмнар карау тормышка мөнәсә-

бәтне ачыкларга мөмкинлек бирә.Сәламәт балалар тәрбия-

ләгез,аларны чыныктырыгыз,спортка җәлеп итегез.Спорт-

ның әhәмиятен аңласалар да, олылар үзләре еш кына аннан

читтә калалар.Берәүгә-вакыт, икенчесенә-түземлек,өченче-

сенә- оешканлык  җитеп бетми.

      Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзенчә булырга ярдәм итегез.

       Бала-тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга

 hәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

       Балагызның нинди булуына карамастан яратыгыз-та-

лантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән

бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала –иң зур шатлык.

       Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чират-

та, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана – төп тәрбияче.Тәр-

бия кылу өчен  үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

       Хөрмәтле әтиләр! Яңадан да сезгә мөрәҗәгать итәсе

килә.Балаларга игътибарлы булыйк, әйтергә теләгән сүзләре

булса, тыңларга вакыт табыйк,үгет-нәсыйхат, киңәшләребез

не бирик.Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак,

алар да безгә йөрәкләрен ачарлар.Ягымлы карашны алар читтән түгел,бездән күрсеннәр иде. Балалар урам тәрбисе

түгел, ә гаилә җылысы күреп үссеннәр.

    Безнең чакыруыбызны кабул итеп, кичәбезгә килүегезгә

рәхмәт. Шәфкатьле, мәрхәмәтле,эшкә уңган, сүзгә булган

балалар тәрбияләвегезне теләп калам.