Мастер-класс на тему “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә Эйлер әйләнәләрен куллану”
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Сабирова Чулпан Ризвановна

Повышение профессиональной компетентности педагогов в использовании инновационной игровой технологии - круги Эйлера при организации работы с детьми по развитию логического мышления.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мастер-класс

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә Эйлер әйләнәләрен куллану”

Мастер-классның максаты:

  • инновацион уен технологиясен кулланып, педагог-тәрбиячеләрнең профессиональ компетентлыгын күтәрү;
  • Эйлер әйләнәләре белән таныштыру;
  • балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә Эйлер әйләнәләрен куллануның үзенчәлекләре белән таныштыру.

 Җиһазлау: проектор, Эйлер әйләнәләре, геометрик фигуралар, биремнәр.

Мастер-класс үткәрүнең планы:

  1. Тәрбияче-мастерның кереш сүзе.
  2. Практик эш: Эйлер әйләнәләрен кулланып, балалар өчен бирем вариантларын күрсәтү.
  3. Нәтиҗә.

Мастер-классның барышы

  1. Хәерле көн, хөрмәтле жюри, коллегалар! Бүген мин сезнең игътибарыгызга “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә Эйлер әйләнәләрен куллану” темасына мастер-класс тәкъдим итәм. Иң элек “Эйлер әйләнәләре” төшенчәсенә тукталып китик. Эйлер әйләнәләре – ул геометрик схема. Аның ярдәмендә төшенчәләр яки күплек арасындагы мөнәсәбәтне ачык тасвирлап була. 18 гасырда Леонард Эйлер тарафыннан уйлап табылган. Шул вакыттан бирле Эйлер әйләнәләре математика, логика фәннәрендә киң кулланыла. Ул үзенең гадилеге һәм күрсәтмәлелеге белән балалар бакчаларында да уңышлы кулланыла ала. Эйлер әйләнәләрендә предметларның билгеләре схематик рәвештә пиктограммалар ярдәмендә билгеләнә.

     Эйлер әйләнәләрен “Сөйләм үстерү”, “Танып белү”, “Иҗтимагый-коммуникатив” белем бирү өлкәләрендә файдаланырга була. Аны шулай ук балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләрендә уңышлы кулланырга мөмкин. Бу технологияне кулланган вакытта бала предметларны чагыштырырга, капма-каршы куярга, гомумиләштерергә, төркемнәргә аерырга өйрәнә. Шул рәвешле баланың хәтере,игътибары,  сөйләме һәм фикерләү сәләте үсә.

     Эйлер әйләнәләре ярдәмендә балада төрле модельләр төзү теләге арта. Бу технология белән эшләгәндә, “гадидән катлаулыга” дигән кагыйдәне истә тотарга кирәк. Иң элек балаларга “предметны әйләнә эченә кую”, “предметны әйләнә тышына кую” төшенчәләрен аңлатырга кирәк.

      Аннары предметларны 2 әйләнәгә урнаштыру эшенә керешергә була. Монда инде объектларның ике күплеге бирелә. Һәр күплек нинди дә булса билге буенча тупланган. Мәсәлән, балаларга рәсемнәр бирәбез һәм әйтәбез: бер әйләнәгә барлык тере булган объектларны урнаштырабыз, ә икенче әйләнәгә тере булмаган объектларны урнаштырабыз. Әгәр дә беренче күплектәге объект икенче күплеккә кермәсә, әйләнәләр кисешми торган була.

     Әгәр дә нинди дә булса объект беренче күплеккә дә, икенче күплеккә дә керә икән, әйләнәләр кисешә. Мәсәлән, беренче күплеккә барлык сары предметларны куярга, ә икенче күплеккә җиләк-җимешне. Ул вакытта әйләнәләр кисешкән урында барлык сары җиләк-җимеш булачак.

     Ниһаять, әгәр дә беренче күплектәге барлык объектлар да икенче күплеккә керсә, берсе өстенә икенчесе куелган модель төзибез. Мәсәлән, зур әйләнәне барлык хайваннарны үз эченә ала дисәк, кечкенә әйләнә йорт хайваннарын үз эченә ала.

  1. Практик эш: Эйлер әйләнәләрен кулланып, балалар өчен бирем вариантларын күрсәтү.

Тәрбияче мастер-класста катнашучыларга түбәндәге биремнәрне тәкъдим итә:

  1. Кызыл төстәге әйләнә куела. Барлык зур кызыл фигураларны әйләнә эченә, ә кечкенә кызыл фигураларны әйләнәнең тышкы ягына урнаштырырга.
  2. Зәңгәр төстәге әйләнә куела. Әйләнә эченә зәңгәр төстәге фигураларны, ә әйләнәнең тышкы ягына калган барлык фигураларны урнаштырырга.
  3. Сары һәм зәңгәр төстәге кисешми торган ике әйләнә куела. Сары әйләнә эченә барлык сары төстәге фигураларны, ә зәңгәр әйләнә эченә барлык зәңгәр фигураларны урнаштырырга.
  4. Кызыл һәм яшел төстәге кисешә торган ике әйләнә куела. Беренче әйләнәгә барлык кызыл төстәге фигураларны, ә икенчесенә түгәрәкләрне урнаштырырга. Сорау: әйләнәләр кисешкән урынга нинди фигуралар куярга кирәк?
  5. Зәңгәр, кызыл, сары төстәге кисешә торган өч әйләнә куела. Фигураларны урнаштырырга: барлык кечкенә фигуралар зәңгәр әйләнә эчендә булсын, барлык зур фигуралар – кызыл әйләнә эчендә, ә түгәрәкләр сары әйләнә эчендә булсын.Нинди фигуралар өч әйләнәгә дә карый?
  6. Кисешми торган зәңгәр һәм сары төстәге ике әйләнә куела. Зәңгәр әйләнәгә түгәрәк булмаган барлык зәңгәр фигураларны, ә сары әйләнәгә өчпочмак булмаган барлык сары фигураларны урнаштырырга.

Нәтиҗә: балалар бакчаларында бу технологияне куллану бик отышлы. Әлеге технологияне кулланган вакытта бала анализ һәм синтез ясарга, предметларны чагыштырырга, гомумиләштерергә, төркемнәргә аерырга, фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә болар барысы да баланы мәктәпкә әзерләгәндә бик мөһим.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

"БАЛАЛАРНЫҢ ЛОГИК ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ"

Ата-аналар өчен консультация...