Тылсым бүлмә
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Тема | «Тылсымлы бүлмә » |
Төп белем бирү | иң гади математик күзаллауларны формалаштыру. |
Интеграль белем бирү өлкәләре | танып белү, башлангыч грамматога өйрәнү,сөйләм үстерү,социаль-аралашу, нәфес-нәфсәти үсеш. |
Яшь үзенчәлекләре | Мәктәпкә әзерлек төркеме. |
Максат | Балаларның ел буе алган белемнәрен ныгыту. |
Бурычлар | балаларда танып белү күнекмәләрен, башлангыч грамматик күзаллауларын , сөйләм телләрен үстерү, Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча һәм кирегә санарга өйрәтүне дәвам итү, саннар эзлеклелеген ныгыту,“ничэ”, “ничәнче” сорауларына җавап бирүләренә ирешү,; саннарның күршеләрен табу. Рәсем буенча мәсәлә төзү,кушу һәм алу арифметик гамәлләрне чишуне формалаштыру., кәгаз битендә ориентлашуны ныгыту. Балаларның сүздәге авазның урынын билгеләү, сүзләрне иҗекләргә бүлү, авазларга анализ ясау.. |
Шәхси эш | Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау |
Методик алымнар һәм чаралар | күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә. |
Җиһазлар , күрсәтмәлелекләр | Проектор, мольберт, шакмаклы кәгазь, маркер 1-20 кадәр санау өчен рәсем , күршеләрен тап биреме өчен кәгазь , хәрефләр язылган карточкалар, зәңгәр һәм кызыл фишкалар.Балык рәсеме , фишка. Рәсемнәр. |
Эшчәнлек структурасы | I. Кереш өлеш:Оештыру моменты.( 1 мин) II. Төп өлеш: 1) вакытта ориентлашу.( 2 мин) 2)тәртип буенча һәм кирегә санау 20 эчендә.( 3 мин) 3) саннын күршеләрен тап.( 3 мин) 4) рәсем буенча мәсәлә төзе ( 3 мин) Физминутка ( 2 мин) 5) сүзләрне иҗекләргә бүлү (3 мин) 6) Авазның сүздәге урынын билгелә (мин 3) Мәктәп сүзенә фонетик анализ яса (2 мин) 7) уен киресен әйт (3мин) 7) графический диктант (3 мин) III. Йомгаклау.(2 мин) |
Шөгыль барышы :(оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?
Балалар: Яхшы.
Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.
Балалар: (бергә)
Кулларымны сузам сина
Дустым елмаеп – көлеп.
Кушылсыннар башкалар да
Безнең дуслыкны күреп.
Тәрбияче: Безгә бүген мәктәптән кунак килгән. Ул быел ул беренче классларны үзенә чакыра. Без үзебезнең белемнәребезне күрсәтик.
Тәрбияче: Сезнең белән дәрескә кереп киткәнче аз гына күнегүләр эшләп алый ,сезризамы? Балалар:Әйе Тәрбияче :Балалар, бер елда ничә ел фасылы? Әйдә Тимур сана.
Бала:кыш, яз, җәй, көз
Тәрбияче: Әйе, 1 елда 4 ел фасылы. Ә хәзер нинди ел фасылы?
Бала : яз
Тәрбияче :Яз фасылына кергән айларны санап күрсәтегез.
Бала : Март, апрель май
Тәрбияче :Яздан сон нинди ел фасылы килә?
Бала : җәй
Тәрбияче : Җәй фасылына кергән айларны атагыз.
Бала : июнь, июль, август,
Тәрбияче :Бик дөрес.Бер атнада ничә көн?
Бала: 7 көн
Тәрбияче : Буген атнаныӊ ничәнче көне, ул ничек атала?
Бала :бүген атнаныӊ икенче көне сишәмбе көн.
Тәрбияче: Балалар сезнең тылсымлы бүлмәдә буласыгыз киләме?
Балалар Әйе .Буласыбыз килә.
Тәрбияче : әкияттәге кебек күзләребезне йомыйк һәм 3 мәртәбә әйләнәбез. Күзләрне ачтык.Без нинди бүлмәгә кердек ?
Бала : Матур бүлмәгә.
Тәрбияче : Ул матургына түгел әле тылсымлыда. Әйдәгез бүлмәгә рәхим итегез, урыннарга утырышыгыз.
Тәрбияче : Балалар бүлмәдәге предметларга биремнәр яшеренгән, безгә шкуларны эзләп табарга һәм дөрес итеп чишәргә кирәк. Биремнәрне чишеп бетергәч кенә ишек ачылса , димәк без мәктәпкә әзер. Ишекне ачып карыйк әле. Ачыламы?
Бала : юк ачылмый.
Тәрбияче : Нәрсә сорый соң ул бездән?
Бала : Код сорый.
Тәрбияче : без бүлмәдән 5 биремне эзләп табарбыз һәм җавапларны тактага язып барырбыз. Сез әзерме.
Бала : Әйе әзер.
Тәрбияче : әйдәгез биремнәрне сулдан уңга таба эзләп карыйк. Әйдәгез беренчесен үзем булышам .Монда юк. Нинди бирем килеп чыкты. Нәрсә дип язылган. Шрифт кечкенә . аны нәрсә ярдәмендә зурайтып карарга була.
Бала микроскоп ярдәмендә .
Тәрбияче :Саннарны тәртип буенча һәм кирегә санарга кирәк . Кем санап күрсәтә. 1-20 кадәр .
Бала : 1,2,.....20
Тәрбияче : кем мина кирегә санап күрсәтә.
Бала : 20....1
Тәрбияче : 12-4 кадәр кирегә сана
Тәрбияче : бу саннар арасында иң зур санны әйтегез.
Бала :20
Тәрбияче : бу безнең кодның беренче цифрасы.
Ә хәзер алдагы биремне эзлик .Әйдәгез өстәлдән карыйк. Ачабыз
Саннарның күршеләрен тап дигән бирем. Бу биремне һәр кеше үз урынында эшли.Кем 11 санының күршеләрен атый.
Бала :10-12
Тәрбияче :бу таблицаларда иң кечкенә үзегез эзләп тапкан санны атагыз,
Балалар: 5 саны
Тәрбияче : бу безнең кодның икенче саны.
Тәрбияче: Эзләүне дәвам итик . Әйдәгез ачып карыйк. Рәсем буенча мәсәлә төзе
Мәсәлә ничә өлештән тора
Бала Мәсәлә 4 өлештән тора. Кемнең үзен сынап карыйсы килә.
Балалар: Күлдә 9 үрдәк бәбкәсе йөзеп йөри иде шуларның 3 йөзеп ярга чыктылар. – Бу мәсәләнең шарты.
Сорау- күлдә ничә үрдәк калды?
Чишелеш- 9-3=6.
Җавап 6 үрдәк
Тәрбияче: Бу кодның тагын бер саны..Әйдәгез хәзер минем рәсемнәргә карап тагын бер мәсәлә чишәбез. Кем биремне үтәргә әзер.
Балалар: Чәчәктә 3 күбәләк бар иде, алар янына тагын 2 күбәләк очып килде- бу мәсәләнең шарты. Сорау- чәчәктә ничә күбәләк булды? Чишелеш 3+2=5 Җавап 5 күбәләк.
Тәрбияче: афәрин ! Бер аз ял итеп алыйк
Физминутка :
Ял минуты.
Куяннар зарядкасы.
Бер, ике, өч! Кулларны иң өстенә күтәрәләр ,
як-якка җәяләр
Куяннарда бөтен көч!
Дүрт-биш! гәүдәне артка, алга ияләр
Безне җиңеп булмый һич.
Алты – җиде, башларын ияләр
Куяннар башын иде!
Сигез, тугыз, ун! куллар, бармаклар ярдэмендэ саныйлар
Алты бүре, алты тун. як-якка йогерешеп китәләр,
Без тук бүген, бүре ач.
Әнә кил, тизрәк кач. урыннарына барып
Тәрбияче: Ял итеп алдык . Биремнәрне эзләүне дәвам итик. Тагын кайдан карарга була .Әйдәгез эттән сорап карыйк әле . Бирми . Бәлки ана берәр туп биреп карыйк. Әйдәгез тупны эзлик. Тумбочкадагы кәгазләрне чүп чиләгенә салыйк . Менә туп эткә биреп карыйк эле . Ул безгә биремне бирде. Бу биремдә нәрсә эшләргә кирәк. Балалар: Сүзләрне иҗеккә бүлү. Тәрбияче: Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм сүзне атыйсыз иҗекләргә бүләсез.
Алдагы биремне эзлик. Нинди бирем дип уйлыйсыз. Бик дөрес авазның сүздәге урынын билгеләү. Балыкларны алдык, Мин атаган сүзләрдә к авазы сүзнең кайсы урынында ишетелә.
Бала : Китап – сүзендә к авазы сүзнең башында ишетелә. Мәктәп сүзендә к авазы сузнең кайсы урынында ишетелә. Мәктәп сүзен хәрефләрдән язабыз . Хәзер фишкалар ярдәмендә билгелибез. Сүзне иҗекләргә бүләбез.
Мәктәп сүзе ничә иҗектән тора. Бу сүз ничә иҗектән тора. Бу безнең тагын бер код номеры.
Тәрбичяче: хәзер ишекне ачканчы бер уен уйнап алабыз “Киресен әйт” дип атала
Мин сезгә сүзләр атыйм сез киресен әйтергә тиешсез .
Балалар: Биек- тәбәнәк
Озын – кыска
Батыр- куркак
Саран- юмарт
Матур- ямьсез
Яшь-карт
тирән- сай
Тәрбияче: безгә бу ишек нинди сюрприз әзерләде икән әйдәгез график диктант язып алыйк. Нәрсә килеп чыкты.
Бала: бишле саны.
Тәрбияче Димәк сез үзегезгә бишле билгеләре куярсыз икән. Әйдәгез ишекне ачып карыйк . Ачар өчен үзебез эшләп алган өифралардан кодны язабыз . менә сезгә мәктәп үзенең ишекләрен сезгә ача. Афәрин!
Тәрбияче : Сезгә бүгенге шөгылдә ниләр ошады.
Бала : биремнәр чишү
Тәрбияче :ишек ачылсын өчен нинди биремнәр үтәдегез.
Шуның белән шөгыль тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )
Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...
Статья "Дошкольные работники волшебной страны "Тылсым"
Статья, написанная мною для газеты "Абзелил" ко дню Дошкольного работника....