Бер-күп
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Залилова Айсылу Радифовна

Кечкенәләр төркемендә танып белү- математика буенча ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ber-kup._aprel_2018.docx16.53 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы

“Бер-күп”

Ата-аналар өчен кечкенәләр төркемендә танып белү (математика)  эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.


Апрель, 2018 ел

Максат:

1. Аерым предметлардан бер төркем предметлар төзү һәм шуннан берне аерып алу күнекмәсен формалаштыру.

2. Ничә? соравына бер, күп, берәү дә юк җавабын әйтергә өйрәтү.

3. Түгәрәк белән таныштыру.

4. Игътибарлылыкны үстерү, агачларга сакчыл караш тәрбияләү.

 

Күрсәтмә материаллар: алмагач-алмалар; күл-үрдәкләр; кәрзин, 1 олы кызыл түгәрәк, уенчык керпе; ачы-вак алмалар; эре-кызыл алмалар;картоннан автобус макеты (тәгәрмәчсез); геометрик фигуралар.

Аппликация өчен: клей, картоннан ясалган кәрзин, кызыл түгәрәкләр, пумала, салфеткалар.

 

Эшчәнлек барышы:

 

Бүлмә уртасында түгәрәк күл, күл буенда үрдәкләр, бер читтә алма агачы. Түрдә ярымтүгәрәк булып балалар утыра.

 

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген серле бакчага барабыз, матур итеп җитәкләшеп тезелеп басабыз (балалар җитәкләшеп күл буена килеп басалар). Балалар, менә бу күл, күл янында нәрсәләр йөри? (Үрдәкләр) Үрдәкләр ничәү? (Күп). Әйдәгез һәрберебез дә берешәр үрдәкне алабыз (Балалар берәр үрдәк ала). Хәзер күл буенда ничә үрдәк? (Берәү дә юк), ә сезнең кулда ничә үрдәк? (Берәү) (Берничә баладан сорау).

 

Әйдәгез хәзер үрдәкләрне суга җибәрәбез. Күлдә үрдәкләр ничәү (күп), ә сезнең кулда ничә үрдәк? (Берәү дә юк). Балалар, ничек күп булды соң ул? (Фаит 1 үрдәк куйды, Алия 1 үрдәк куйды, Диләрә 1 үрдәк куйды….).

Әйе, балалар, сез һәрберегез 1 әр үрдәкне алдыгыз – үрдәкләр берәү дә калмады, сез һәрберегез дә 1 әр үрдәк куйдыгыз – үрдәкләр күп булды.

Балалар, үрдәкләр суда йөзделәр, хәзер аларны очырабызмы, алар ничек оча?

 

Физ. минутка

1, 2, 3, 4 –  (кулларны иңсәгә куеп әйләндерү, кошлар кебек очу) .

 

Кыштыртаган тавыш ишетелә.

– Балалар, яфрак астыннан безгә таба нидер килә (тәрбияче алмагачы артыннан керпене ала).

-Исәнме, керпе! Нишләп йөрисен? (Алма җыям, әнием пирог пешерергә тәмле алмалар алып кайтырга кушты).

 

Тәрбияче керпенең кәрзиненнән олы түгәрәк ала.

-Балалар, бу түгәрәк (бармак белән кырыннан йөртеп күрсәтә), әйдәгез алмаларны агачтан алдык, алма нинди (түгәрәк, бармак белән күрсәтәләр), түгәрәк тәгәри (балалар алманы тәгәрәтеп карыйлар).

-Балалар, безнең керпенең кәрзинендә алмалар бик күп. (Керпе балаларга алма тарата) Алмалар тәмлеме? (Ачы, тәмсез).

-Балалар, керпе кыргый алмалар җыйган, кыргый җәнлекләр булган кебек кыргый алмалар да була. Аларны беркем дә яратмаган, иркәләмәгән, су сипмәгән, төпләрен йомшартмаган, ашламаганнар, шуңа күрә ул ачы, вак булып үскән. Ә менә безнең бакчада үскән алманы кабып карыйк әле, ул нинди тәмдә микән? (Баллы, сусыл, тәмле…) Әйе, балалар, тәрбияләнгән агач мул, тәмле җимешләр бирә. Әйдәгез без дә керпенең кәрзиненә тәмле алмалар салып җибәрик. (Өстәл янына килү).

 

-Безнең өстәлдә алмалар ята, алар нинди төстә? (Кызыл) Ак ягына клей сөртәбез, керпенең кәрзиненә урнаштырабыз. Алмаларны кәрзиннең эченә салырга кирәк, тышына салсаң тәгәрәп китә. (Күмәк эш, алмалар ябыштыру), Зәмирә шигырь сөйләп кәрзинне керпегә тапшыра:

 

Алманың була алы,

Кызылы һәм яшеле.

Алмада җыелгандыр,

Витаминнарның шәбе.

 

Әйдәгез, өйгә кайтырга вакыт җитте, безне автобус көтеп тора, шунда барабыз. Балалар, автобуска игътибар белән карагыз әле, нәрсәсе юк? (Тәгәрмәче) Әйе, автобус ватылган, тәгәрмәчләрен табып куярга кирәк, тәгәрмәчләр нинди формада, ул нишли инде? (Түгәрәк, тәгәри).

 

Уен: “Тәгәрмәчләрне табып урнаштыр”.

Автобусның тәгәрмәчләре дә куелды, инде өйгә кайтып китсәк тә була. Тезелеп музыка астында бару.