5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак. Геометрик фигуралар
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Балаларга 5 санының барлыкка килүен аңлату, аның белән таныштыру; предметларны озынлыкларына карап чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; «озынрак», «кыскарак» сүзләрен куллану; предметларны үрнәккә карап санау күнегүләрен эшләүне дәвам итү; предметларны «зуррак», «кечерәк», «тигез» сүзләрен кулланып чагыштыру, геометрик фигураларны танырга өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_sany.docx20.63 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак. Геометрик фигуралар

Программа эчтәлеге:

1. Балаларга 5 санының барлыкка килүен аңлату, аның белән таныштыру; предметларны озынлыкларына карап чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; «озынрак», «кыскарак» сүзләрен куллану; предметларны үрнәккә карап санау күнегүләрен эшләүне дәвам итү; предметларны «зуррак», «кечерәк», «тигез» сүзләрен кулланып чагыштыру, геометрик фигураларны танырга өйрәтүне дәвам итү. 2. Фикерләүне, күзаллауны, игътибарны,кулларның вак моторикасын үстерү. 3. Ярдәмгә килү теләген, тырышлык, математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: тартма,  бердән бишкә хәтле саннар, 5 куян рәсеме, 5 кишер рәсеме, төймә үрнүге ясалган кәгазь бите; зур кызыл  түгәрәк, зур яшел квадрат, зур сары өчпочмак, балалар саны буенча кечкенә кызыл  түгәрәкләр, кечкенә яшел квадратлар, кечкенә сары өчпочмаклар, 3 обруч,магнитофон.  
Тарату материалы: өстәлләрдә һәр балада 5 сары  түгәрәк һәм 5 яшел квадрат салынган тәлинкә, ике буйлы (полосалы) киң тасмалар (полоскалар), төймә тезәр өчен 5 төрле төстәге геометрик фигуралар салынган тәлинкәләр, җеп төшерелгән кәгазъ битләре, 2 төрле озынлыктагы ике тасма (зәңгәр 15 см, сарысы 10 см).

Эшчәнлек барышы:

- Исәнмесез, балалар.

- Исәнмесез.

-Дөрес итеп утырабыз, шөгелебезне башлыйбыз.

Кемдер ишек шакый.

-Балалар,кем бар икән анда?!

Тәрбияче ишекне барып ача, ә анда матур тартма.

-Тартмада ниләр бар икән?! Карыйбызмы?( Әйе.)

Тәрбияче тартмадан саннар ала.

-Балалар, нәрсәләр бу?( Саннар)

-Әйе.Дөрес.  Хәзер мин аларны тактага куеп барам, сез санагыз.( 1,2,3,4)

Тәрбияче биш санын күрсәтә.

-Балалар, бүген без 5 саны һәм  аның барлыкка килүе белән танышырбыз.

  1. «Куяннарны кишер белән сыйлыйбыз» дидактик күнегүе.

Тәрбияче тартмадан куяннар ала

-Балалар, карагыз әле: безгә бүген кунакка кемнәр килгән?(Куяннар.)

-Ничә куян килгәнен белер өчен нәрсә эшлибез?( Саныйбыз.)

-Әйдәгез санап чыгыгыз әле: барлыгы ничә куян бар? (Тәрбияче берәр баланы үз янына чакыра йә балалар белән бергәләп саныйлар)( Бер, ике, өч, дүрт.)

- Куяннар ничәү? (Дүрт.)

-Балалар куяннар нәрсә ярата?( Кишер(кәбестә,чирәм))

-Дөрес. Әйдәгез, куяннарны кишер белән сыйлыйбыз. Ничә кишер кирәк булды.  Ничек беләбез?(саныйбыз) Әйдәгез санап чыгыгыз.( 1,2,3,4)

-Бар куянга да кишер җиттеме?( Әйе( куяннар да 4, кишерләр дә 4))

-Балалар, бер шук куян тартмадан чыгып, өй артында качып торган. 4 куян янына тагын 1 куянны куябыз. Куяннар саны арттымы, кимедеме?( Артты.)

- Карагыз да әйтегез әле: хәзер куяннар күбрәкме, кишерләрме?( Куяннар)

- Куяннар ничәү булды, саныйк әле?( 1,2,3,4,5. )

- Дөрес, бер, ике, өч, дүрт, биш. Барлыгы биш куян. Куяннар ничек итеп биш булдылар?( Дүрт куян бар иде тагын бер куян куйдык, һәм алар биш булдылар.)

- Ә кишерләр ничәү? (Дүрт.)

- Дөрес. Куяннар күбрәк: алар бишәү, кишерләр әзрәк: алар дүртәү. Биш дүрткә караганда зуррак, ә дүрт бишкә караганда кечерәк. Балалар, уйлап карагыз әле: куяннар һәм кишерләрнең саны тигезләшсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?( 1кишер өстәргә кирәк.)

- Саныйк әле: кишерләр ничәү булдылар?( 1,2,3,4,5. Барлыгы 5 кишер.)

-Хәзер кишерләр һәм куяннарның саны турында нәрсә әйтеп була?( Алар тигез.)

-Булдырдыгыз, балалар.

2.”Киң тасмаларны тутыру” дидактик күнегүе.

-Балалар, өске юлга 4 сары түгәрәк тезеп чыгыгыз әле. Ничә сары түгәрәк булды? (Дүрт.)

- Хәзер аскы юлга сары түгәрәкләр кадәр үк яшел квадратлар  куегыз. Ничә квадрат  куйдыгыз? (Дүрт.)

- Балалар, өске һәм аскы юллардагы түгәрәкләр һәм квадратлар саны турында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез.)

-Түгәрәкләр саны биш булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Тагын бер түгәрәк өстәргә кирәк.)

- Ничә түгәрәк булды инде? (Биш.)

- Ничек биш түгәрәк булды? (Дүрт түгәрәк бар иде, тагын берне өстәдек тә аларның саны биш булды.)

- Хәзер нинди геометрик фигуралар  күбрәк: түгәрәкләрме, квадратлармы?(Түгәрәкләр)

- Ә кайсылары әзрәк? (Квадратлар)

-Түгәрәкләр дә, квадратлар да тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Б.җ.)(Бер квадрат өстәргә)

-Өске юлда ничә түгәрәк?(Биш)

-Аскы юлда ничә квадрат? (биш)

-Дөрес.  Өске юлдагы түгәрәкләр һәм  аскы юлдагы квадратлар саны турында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез)

-Булдырдыгыз, балалар. Сез бар сорауларга дөрес җавап бирдегез.

3.“Үз өеңне тап” уены.

Идәнгә 3 обруч куела, һәр обруч уртасында берәр зур геометрик фигура(түгәрәк,өчпочмак, квадрат).Бу өйләрнең тамгалары. Балаларга өйләрнең “ачкычлары”( өйләрнең тамгаларына туры килерлек кечкенә геометрик фигуралар) таратыла. Балалар кечкенә куяннарга әвереләләр, җыр яңгыраганда сикерешеп йөриләр, җыр туктауга, “куян балалары” үз ачкычлары туры килгән өйгә кереп качалар.  Уен берничә мәртәбә кабатлана. “Куяннар” сикерешеп йөргәндә тәрбияче өйләрнең тамгаларын алыштыра. Уен тәмамлангач “куян балалары” кабат баларга әвереләләр һәм урыннарына утыралар.

4. «Озын һәм кыска юл» дидактик күнегүе.

-Балалар, безнең балалар бакчасыннан урманга кадәр ике юл белән барып була. Берсе озын юл, икенчесе кыска. Куяннарга тизрәк кайтып җитәр өчен нинди юлдан кайтырга кирәк?(Кыска юл буйлап.)
- Дөрес. Әмма кайсы юл озын, кайсысы кыска икәнне ничек белергә соң?
-Юлларны чагыштырырга кирәк. Әйдәгез, ике тасманы алыгыз, алар зәңгәр һәм сары төстә. Чагыштырып әйтегез әле: аларның кайсы кыскарак? (Балалар чагыштыралар.) (Сары тасма кыскарак)
-Димәк кайсы юл кыскарак булды инде? (Сары.)
-Бик дөрес, димәк куяннарга урманга нинди юлдан кайтырга кирәк.(Сары)
-Булдырдыгыз, балалар. Сез юлны дөрес билгеләдегез.

  1.  “Төймә тезү” дидактик күнегүе.

-Балалар, куяннар безгә бик матур уен уйнаттылар. Без дә аларга бүләккә төймә әзерлик. Тактада күрсәтелгән үрнәк буенча төрле төсле геометрик фигуралардан төймә тезәбез. Төймәне сулдан уңга тезеп барабыз.(балалар төймәләрне тезәләр, тәрбияче балаларның эшләрен күзәтә, кирәк вакытта ярдәм итә)
-Булдырдыгыз, балалар. Бик матур төймәләр ясадыгыз.

  1. Рефлексия.

-Бүген без нинди сан белән таныштык?(биш) Сезгә нәрсәләр ошады? (Б. җ.) Бүген нәрсәләр белдек? (Б. җ.) Рәхмәт!  Балалар, сез барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Булдырдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометрик фигуралар иленә сәяхәт

Балаларны геометрик җисем - куб белән таныштыру, 4кә кадәр санау һәм 4 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фик...

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

ФЭМП “Геометрик фигуралар. Күппочмак”

Геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру....

Ачык дэрес ( фэмп) "Геометрик фигуралар иленэ сәяхәт"

Исәнмесез! Диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнен белән очрашкангаКунелем шундый  шатлана!...

Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар

Конспект занятия по матетмаике...