“Безнең дусларыбыз”
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Шарифуллина Дульфира Киямовна

“Безнең дусларыбыз”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_duslarybyzsred.grkonspekt.docx47.61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Безнең дусларыбыз”

(уртанчылар төркеме )

Максат: балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксынучанлыкларын үстерү.

 Белем бирү : 5кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту.

Үстерелешле : Игътибарны, хәтерне үстерү.

Тәрбияви бурычы: Математика фәненә кызыксыну ,әкият геройларына карата хөрмәт,җылы караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: балалар бишкә кадәр санарга өйрәнәләр, саннарны тәртип буенча атыйлар.

Балалар эшчәнлегенең төре: танып-белү.

Индивидуаль(шәхси) эш: теремкәй әкиятенең геройларын ныгыту.

Алдан башкарылган эш: проектор аша рәсемнәр карау- урман,кошлар,теремкәй,агачлар. “Ял вакыты”- динамик паузаны өйрәнү.

Җиһазлау: яшелчәләр,агач ,кош рәсемнәре,гөмбәләр. “Серле капчык” ,проектор-рәсемнәр карау өчен.

 Тәрбияченең әзерлеге: слайдлар әзерләү-агачлар,теремкәй - өй ; белем бирү эшчәнлеге конспектын язу. 

Сүзлек өстендә эш: гөмбә,тычкан,төлке.

Методик алымнар : “Серле капчык” уены. Сорау бирү, мактау, бәяләү.

Эшчәнлек барышы

Балалар бер бер артлы  төркемгә керәләр.

Тәрбияче:балалар, әйдәгез әле түгәрәк ясап басыйк.Кәефләрегез ничек? (Яхшы,әйбәт).Әйдәгез, балалар, көнебезнең матур үтүен теләп, бер-беребезгә хәерле иртә телик!

-Хәерле иртә-күзләрем,(күзләрен сыйпыйлар).

-Хәерле иртә, колакларым, (колакларын  сыйпыйлар).

-Хәерле иртә, борыным (борыннарын   сыйпыйлар).

-Хәерле иртә, кулларым (кулларын  сыйпыйлар).

-Хәерле иртә, аякларым (аякларын сыйпыйлар).

-Хәерле иртә, дусларым! (бер-берсенә карап елмаялар).

Тәрбияче: балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Бүген, без сезнең белән “Теремкәй” әкиятен искә төшерербез һәм анда яшәүчеләрне   үзебезнең математика эшчәнлегенә чакырырбыз.

Тәрбияче: басуда терем- теремкәй тора икән (проектордан рәсем күрсәтелә). Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

- Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган.

Теремкәйдән серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, Теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

Тәрбияче: балалар,игьтибар белән беренче биремне тыңлыйбыз.Тычканга булышыйк.

Бирем №1. “Теремкәй янындагы агачларны,гөмбәләрне сана ”

Тәрбияче:балалар,теремкәй янында ничә агач үсә?(5 агач -чыршы, нарат, имән,миләш,каен, проектордан агачлар  күрсәтелә, 5 кә кадәр санау. Күмәк һәм шәхси кабатлаулар).Агачлар төбендә гөмбәләр үскән.Чыршы агачы астында ничә гөмбә? Бер гөмбә, нарат агачы астында -бер гөмбә, каен агачы астында- бер гөмбә, имән агачы астында - бер гөмбә.Ничә гөмбә үскән балалар монда?(Балалар санап әйтәләр,4 гөмбә. Күмәк һәм шәхси кабатлаулар).Нәрсәләр күбрәк монда балалар: агачлармы,гөмбәләрме? (Агачлар).Ничә агач?(5).Ничә гөмбә үскән?(4).

Тәрбияче: балалар, сез биремне дөрес чиштегез. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

- Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.Теремкәйдән серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, Теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

Тәрбияче: балалар,икенче биремне дә үтәргә кирәк,тычканга булышыйк. 

Бирем №2 “Серле капчык”. Капчык эчендәге яшелчәләрне  тану.

Тәрбияче:балалар, әйдәгез әле,серле капчыкта нинди яшелчәләр бар микән,капшап карыйк әле?

( Балалар берешәрләп, капчык эчендәге яшелчәләрне  тотып карыйлар,исемнәрен әйтәләр.Капчыкта  суган кишер,кыяр,чөгендер,помидор).

Тәрбияче :Алсу син нинди яшелчәне таптың,исемен әйт әле?(Кыяр).Ничә кыяр синдә Алсу?(Бер кыяр).Балалар,Алсуда ничә кыяр?(Бер).Яле,Ринат,син дә капчыктан берәр яшелчәне капшап,танып,ал әле.(Ринат помидор ала.Барлык яшелчәләрне табып,тезеп куялар балалар).Балалар,кайсыгыз санап күрсәтә,ничә яшелчә булган капчыкта?(Бер бала чыгып саный. Күмәк һәм шәхси кабатлаулар).Әйдәгез бергәләп саныйк әле:1,2,3,4,5.Яшелчәләр бишәү булды.

Тәрбияче: без сезнең белән икенче биремне дә чиштек һәм бака теремкәйгә керде. Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар тычкан белән теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.Теремкәйдә ничәү   яши башлаганнар? (Икәү).

 Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

-Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?- дигән.Эчтәге хайваннар җавап бирү белән, теремкәйдән серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

 Тәрбияче: балалар,өченче биремне дә үтәргә кирәк,куянга да булышыйк. 

Бирем № 3 “Ничә кош?”

Тәрбияче: балалар,теремкәй  тирәсендәге кошларны саныйк әле?Карагыз әле,агачның ботагында ничә кош утыра?(Ике).Теремкәйнең түбәсендә ничә кош?(Бер).Ничә кош җим чүпли?(Ике).Балалар,кошлар төрле җирдә:агач ботагында –ике, теремкәйнең түбәсендә-бер,җим чүплиләр- икәү .Барысы ничә кош булды инде?(Биш.Күмәк һәм шәхси кабатлаулар). Без куянга да булыштык,биремне чиштек. Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.Балалар теремкәйдә хәзер ничәү торалар?(Өчәү)

Тәрбияче: төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

- Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?- дигән. Эчтәге хайваннар җавап бирү белән, теремкәйдән серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

Тәрбияче: балалар,дүртенче биремне дә үтәргә кирәк,төлкегә булышыйк.

Бирем № 4  “Ял вакыты”.Динамик пауза.

Тәрбияче: балалар,хәзер ял итеп алабыз. Игътибарлы булыгыз! Минем арттан кабатлагыз!

Баш очында өч тапкыр: шап-шап-шап! (Кулларны чабып, шапылдату, тавышын саныйлар)

Алдыбызда икене: шап-шап!        

Уң кулны яшердек артка!        

Һәм сикерәбез без алга!

(Балалар тәрбияче белән бергәләп бу күнегүне берничә тапкыр кабатлыйлар.)

Тәрбяче: балалар без төлкегә дә булыштык,биремне дә үтәдек. Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар. Теремкәйдә ничәү   яши башлаганнар? (Дүртәү)

Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

- Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? - дигән. Эчтәге хайваннар җавап бирү белән, теремкәйдән серле тавыш җавап бирә: “Кем барлык биремнәрне дә дөрес итеп үти, теремкәй шуңа гына ишекләрен ачачак”.

Тәрбияче: балалар,бишенче биремне дә үтәргә кирәк,бүрегә булышыйк.

Бирем № 5 “Теремкәйдә ничә хайван яши?”

Тәрбияче: балалар, безгә хәзер теремкәйдәге барлык хайваннарны да санап чыгарга кирәк. Кем иң беренче булып килде,теремкәй янына? (Тычкан). Кем икенче?(Бака).Кем өченче?(Куян).Кем дүртенче?(Төлке).Кем бишенче (Бүре).Барлыгы ничә герой ?(Биш. Күмәк һәм шәхси кабатлаулар).

 Тәрбияче: балалар,әкият геройлары теремкәйдә ял итсеннәр,без алар белән очрашырбыз әле.Без  без сезнең белән бүген нәрсәләр эшләдек? Кемнәр белән очраштык? Аеруча кемгә булышу сезгә күбрәк охшады?(Балалар белән  әңгәмә оештыру). Әйе балалар,бездә бүген әкият геройлары кунакта булдылар. Без аларга  теремкәйгә керергә булыштык .Гел шулай ярдәмчел булып үсегез,тере җан ияләрен  беркайчан да рәнҗетмәгез. Сез үзегезне бик   матур тоттыгыз, актив җавап бирдегез. Җавапларыгыз өчен зур  рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...