Математикадан эшчәнлек барышы конспекты
план-конспект занятия по математике на тему
Катнаш төркемдә "Әкияттә кунакта" темасына математикадан шөгыль.Шөгыльнең максаты: Балаларда математик күзаллауны ныгыту һәм системалаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematikadan_shogyllarisa.docx | 24.96 КБ |
Предварительный просмотр:
Математикадан эшчәнлек барышы конспекты
Үтәгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Дәүләтшина Ләрисә Рәис кызы.
Кадыбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Рамазанова Гөлчәчәк Мөсәвир кызы.
Тема: ”Әкияттә кунакта”. (катнаш төркем) разновозрастная группа)
Максат: Балаларда математик күзаллауны ныгыту һәм системалаштыру.
Бурычлар:
- геометрик фигураларны аеру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү;
- геометрик фигураларның төп сыйфатлары турында күзаллауларны ныгыту;
- санау, кирегә санарга өйрәтүне дәвам итү;
- мисаллар чишү, элементарь математик күзаллауларын формалаштыру;
- хәтер, сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү;
- балаларда математикага кызыксыну уяту;
- аерым һәм коллективта эшләргә өйрәтү.
Хәзерлек: Мич, утын (геметрик фигуралы), алмагач, алмалар (биремнәр белән), сөт елгасы, басма(саннар язылган такталар), конверт белән хат, hәр балага бирем, призентация.
Шөгыль барышы.
Балалар паласта басып тора.
-Балалар, карагыз әле безгә бүген кунакка кемнәр килгән?
Әйдәгез алар белән исәнләшик.
-Хәерле иртә, исәнмесез. Слайт1
-Балалар, без сезнең белән әкияткә сәяхәткә барырбыз. Әкият иленә керү өчен безгә сорауларга җавап бирергә кирәк. Ә сорауларга җаваплар саннар белән булырга тиеш.
- Ике мәченең ничә колагы бар? (4)
- Атнада ничә көн? (7)
- Светофорның ничә күзе бар? (3)
- Бер кулда ничә бармак?(5)
- Күктә ничә кояш бар? (1)
- Ике этнең ничә аягы бар? (8)
- Ике кулда ничә бармак? (10)
- Атнада ничә ял көне? (2)
- Дүшәнбе атнаның ничәнче көне? (1)
- 8 зур,10 кечкенә санны әйтегез?(9)
Афәрин,балалар булдырдыгыз. Менә без әкият илендә.
(Тәрбияче җилкәсенә яулык сала һәм Машенкага әйләнә). Слайт2
Машенка: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Машенька. Миңа ярдәм итегез әле, зинһар. Минем энем Ванюша югалды. Әти белән әнием базарга киткәндә энеңне әйбәтләп кара бер җиргәдә үзең генә калдырма дип киткәннәр иде.Ә мин иптәш кызларым белән уйнап онытылганмын. Кайтсам энем юк. Аны убырлы карчыкның кошлары алып киткән.
-Балалар, сез нинди әкияткә эләккәнегезне белдегезме?(Казлар-аккошлар).
-Балалар, сез миңа энемне табарга ярдәм итәрсезме?
Балалар: - Әйе.
Әйдәгез алайсаң юлга кузгалыйк. Слайт 3
Урман буйлап баралар, (канат аша үтү)
Мич очрый.
- Исәнме мич.
-Мич-мич, әйт әле, казлар-аккошлар кайда очты?
-Балалар, мич безгә ярдәм итсен өчен нишләргә кирәк?
-Безгә мичне ягып җибәрергә һәм печеньелар пешерергә кирәк. Ә мичне нәрсә белән ягалар? (утын).
-Балалар әйдәгез зурлар печеньелар әзерләсен, ә кичкенәләр мичкә ягарлар.
-Балалар (кечкенәләр эшли) утыннар гади генә түгел икән. Алар ниндидер серле. Әйдегез, балалар утыннарның нәрсәгә охшаганын һәм төсләрен әйтә барып мичкә салыйк.
(шакмак- зәңгәр, түгәрәк- кызыл ,турыпочмак- яшел , өчпочмак – ак.
Зурлар өчен печеньеларда саннар язылган , саннарның күршеләрен әйтергә кирәк.
(балаларның җаваплары тыңлана).
Мичне яктык һәм ул безгә алмагачка таба юл күрсәтә. Слайт4
-Балалар алмагачка барганда кечкенәләр 1 дән 10га , ә зуллар 10нан кирегә санап барыйк әле (10, 9, 8, 7) Слайт5
Менә алмагачка килеп тә җиттек.
Алмагач белән исәнләшик һәм сорыйк:
-Алмагач, алмагач әйт әле , казлар аккошлар кайда очтылар?
Алмагач: -Балалар, минем алмаларым өлгерде ,өстәвенә бабкакорбка бөҗәкләре очалмыйча кәүсәмдә ябышып торалар.балалар мина бик авыр ярдәм итегез.
Кечкенәләр алмаларны җыеп алалар төсләрен һәм ничәне җыйганнарын әйтәләр.
Зурлар калпаннарның канатларындагы түгәрәкләрне тигезлиләр һәм очырып җибәрәләр.
-Рәхмәт, алмагачка булыштыгыз!
Алмагач юл күрсәтә. “Сөт елгасына юл тотыгыз, алар шунда очтылар”. Слайт 6.
-Менә елгага килеп тә җиттек. Слайт7.
-Исәнме, сөтле елга, әйт әле безгә, казлар-аккошлар кая очтылар?
-Күрәм аргансыз бераз ял итеп алыгыз.
-Балалар, әйдәгез әле, яр кырыенда ял итеп алыйк.
Физкультминутка.
Бара-бара без ардык,
Бераз ял итәргә уйладык.
Кулларны билгә куеп,
Башларны чайкап алыйк.
Аннан карап торабыз.
Кулларны билгә,өчкә,янга
Утырып торып карыйк
Кушаяклап сикерик тә,
Эшкә керешик.
Балалар елга безгә табышмаклары чишсәгез генә әйтәм,-ди.
1)Апа уенчыклар алган,
Балаларга тараткан.
Камилгә биргән шар,
Ә Рамиска самовар.
Булатка барабан,
Айгөлгә биргән диван,
Санагыз әлә дуслар,
Күпме уенчык булган? (балаларның җаваплары тыңлана) .
2)Керпе гөмбәгә барган
6 ак гөмбә тапты
3 не бирде тиенгә
Калганы кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә салган? (балаларның җаваплары тыңлана)
3)7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга
3әү килде тагын да
Исәплә син барын да! (балаларның җаваплары тыңлана).
4) Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез, барысы ничә кошчык? (балаларның җаваплары тыңлана).
-Булдырдыгыз, әфәрин, балалар, табышмакларны белдегез, елганы сөендердегез. Ә елганы үтәр өчен нәрсә кирәк?(күпер). Күпернең такталары буталган безгә аны дөрес итеп тезәргә кирәк .
Кечкенәләр 5кә кадәр тактаны,
Зурлар 5 тән калганын сала.
Әйдәгез күпер ясап басабыз.Слайт8.
0 1 2 3 4 5 6 7 8
Әгәр дә дус булып эшләсәк безнең күперебез нык булыр hәм елганы үтәрбез (күперне төзү hәм балалар кулларын як-якка сузып аяк очларында чыгалар.)
-Балалар, менә без убырлының өенә дә килеп җиттек. Барлык биремнәрен үтәдегез хәзер Ванюшаны кайтарыр дип ышанам. Менә Ванюшаны да убырлы карчык безгә кайтарган.
Ванюша: Дусларым Убырлы миңа да бирем бирде эшләргә булышырсызмы икән?
Балаларга конвертта индивидуаль эш бирелә. (геометрик фигуралардан әйберләр ясау).
Слайт9.
Машенка (тәрбияче): Рәхмәт, сезгә балалар, сез миңа энемне табырга булыштыгыз. Хәзер әти белән әниемнең сүзен тыңлармын. Сез дә зур, акыллы, игътибарлы булып үсегез, кечкенәләрне рәнҗетмәгез.
Тәрбияче: Менә безнең сәяхәтебез тәмам. Ванюшаны коткардык, ә хәзер бакчага кайтырга вакыт. Күзләрне йомдык hәм тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.
3 тапкыр кул чабыйк,
4 тапкыр тыпырдыйк.
Уңга,сулга борылыйк,
Әкияттән без кайттык.
(Ванюша юкка чыга) Слайт 10.
Балалар күзләрен ача.
-Балалар, менә без ясле бакчага кайттып та җиттек.
Рефлексия.
Афәрин, балалар! Без сездән бик канәгать калдык. Сез бүген барыгыз да бик актив: барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез, һәм сорауларга дөрес җавап бирдегез. Әйтегез әле, сезгә сәяхәт ошадымы? Без кемгә ярдәм иттек? Сәяхәт вакытында без нәрсәләр эшләдек? Кайсыларын эшләве ошады, кызыклы булды? Иң кызыклысы кайсысы? (балаларның җаваплары).
Кич өйләрегезгә кайткач, сәяхәт итүегез турында әниләрегезгә сөйләрсез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"
Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә өйрәтү.Өск...
"Кызыл әтәч безгә килмәсен"уртанчылар төркеменә эшчәнлек конспекты
Бу эшчәлектә балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышалар ....
Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”
Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты...
Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”
Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...
Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»
Максат: уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат: Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...
Зурлар төркемендә математикадан шөгыль конспекты
Математика...