Математика планетасына сэяхэт.
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме
Максат:
- “Биек-тәбәнәк”, “киң-тар”, “озын-кыска”, “зур-кечкенә” төшенчәләрен ныгыту;
- Кирегә санауны ныгыту;
- ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;
- Кәгазь битендә ориентлашу;
- Ел фасылларын, айларны, атна көннәрен һәм вакытны искә төшерү;
- Логик мәсьәләләр чишү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_planetasyna_seyahet.docx | 22.4 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Математика планетасына сәяхәт.
Максат:
- “Биек-тәбәнәк”, “киң-тар”, “озын-кыска”, “зур-кечкенә” төшенчәләрен ныгыту;
- Кирегә санауны ныгыту;
- ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;
- Кәгазь битендә ориентлашу;
- Ел фасылларын, айларны, атна көннәрен һәм вакытны искә төшерү;
- Логик мәсьәләләр чишү.
Дәрес барышы: 1 нче слайд
(Балалар өстәл артында) Балалар, безнең бүген шөгылебездә кунаклар катнаша. Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.(Басып исәнләшү) Безгә бүген бик игътибарлы булырга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Ә хәзер дөрес итеп утырыйк, аяклар бергә, аркабыз туры. Бүгенге шөгыльне шигырь белән башлыйсым килә.
Кораблар йөртергә,
Һавада очарга,
Бик күп белергә кирәк ,
Шуның өчен,дуслар
Математика фәне,
Безгә бик кирәк.
Бармакларым унау минем,
Ун саны бит түгәрәк.
Математика кызыклы бик,
Саныйк әле бергәләп.
Безнең бүген шөгылебез гади генә түгел, математика планетасына сәяхәт итәчәкбез. Безне анда бик күп төрле биремнәр көтә.Аларны җиңел генә эшләп чыгарбыз дип уйлыйм.
(Паласта утырып) Балалар, планета булгач, ул кайда булыр, анда нәрсә белән барырбыз микән? (Балаларның җаваплары) 2 нче слайд
Әйдәгез очасы ракетабызны төзеп тә куейк әле.(Зур шакмаклардан төзү) Ә инде ракетабыз очып китсен өчен безгә кирегә таба санарга кирәк. (кычкырып санау 10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1 –очтык, ракета тавышы)
Уен “Кирегә санау”
Очканда күңелсез булмасын өчен мин сезгә берничә математик табышмак әйтәм.
Математик табышмак әйтү.
Җиде шат күңелле аю,
Җиләк ашарга баралар.
Берсе арып киткән,
Дусларыннан калган.
Ә хәзер җавабын тап-
Алда ничә аю барган?(алты)
Тавык урамда йөри,
Чебиләрен ияртеп.
Җидесе алдан чаба,
Өчесе артта кала
Бик борчыла тавык,
Саный алмый һич.
Ничә чебие булган,
Югалмаганнардыр ич?(ун)
Балалар, без очып килеп җиткәнебезне сизмичә дә калганбыз. 3 нче слайд
Карагыз әле, чәчәкләр аланына килеп төшкәнбез. Нишләптер бу алан кызыклы, икенче төрле. Монда барлык чәчәкләрдә бер төрле, нинди төстә алар? (Балаларның җаваплары) Ә инде чәчәкләрнең эчләрендә нәрсәләр бирелгән? Дөрес, мисаллар, аларны безгә чишәргә кирәк. Җавапларны дөрес әйткән очракта, күбәләкләр чәчәкләргә килеп куначак.
Уен “Чәчәкләр һәм күбәләкләр”(Балалар күңелдән эшлиләр, күбәләкне чәчәккә куялар, мисалларның җавапларын табу)
Физкульминутка.(атна көннәре)
В понедельник я купался
А во вторник рисовал
В среду долго умывался
А в четверг в футбол играл
В пятницу я прыгал, бегал
Очень долго танцевал
А в субботу, в воскресенье
Целый день я отдыхал.
За тучку солнце спряталось.
Но это только в шутку!
А все дружно проведем спортивную минутку.
В ладошки мы похлопаем, и чуть-чуть потопаем.
Раз – присели, два – привстали.
Три – нагнулись и достали: правой ручкой башмачок, левой ручкой потолок.
И еще разок присядем, а теперь на место сядем.
Без әзрәк ял иттек, хәзер әйдәгез башларыбызны эшләтеп алыйк әле.
Уен “Сорау-җавап”
- Атнада ничә көн?
- Атнаның өченче көне ничек атала?
- 1 елда ничә ай?
- Иң җылы айлар
- Ничә ел фасылы бар?
- Тәүлекнең вакытларын әйтегез.
Булдырдыгыз, балалар!
Алга таба дәвам итәбез. Ә хәзер әйдәгез катлаулырак биремнәрне эшләп карыйк.
Игътибар экранга, бу биремдә безгә чагыштырырга кирәк булачак.
Уен “Чагыштыра беләсеңме?” (предметларны зурлыклары буенча чагыштыру)
- Өстәл урындыктан биек, ә урындык тәбәнәк. 4 нче слайд
- Линейка карандаштан озын, ә карандаш кыска.5 нче слайд
- Бау җептән калын, ә җеп нечкә.6 нчы слайд
- Апайсы энесеннән олы, энесе кечкенә. 7 нче слайд
Бу биремне дә төгәл үтәдегез, тырыштыгыз! Математика планетасында булган каршылыкларны алга таба да җиңәргә тырышырбыз.
Юлыбызны дәвам итәбез.“Саннар” планетасына килеп җиттек. 8 нче слайд
Экранга күз салыйк әле. Нәрсәләр бу, балалар?(Балаларның җаваплары) Дөрес, буталган саннар. Сорауларга җавап биреп, буталган саннарны дөресләп тезәрбез.
Уен “Буталган саннар”
- Иң кечкенә санны әйтегез.(1)
- Иң зур санны әйтегез.(20)
- 5 санында ничә берәмлек. (5)
- 6 санының артыннан килүче сан. (5)
- 6 саныннан алда килүче сан. (7)
(Экранда саннарны дөресләп тезү,уку)
Булдырдыгыз, балалар!
Сезгә математика планетасында ошыймы? Бу планетада яшәүчеләр бигрәк кызыклы биремнәр әзерләгәннәр безгә. Монда тагын килербез. Ә хәзер бакчабызга кайтырга кирәк. Ничек кайтырбыз микән? Безгә нәрсәдә булса уйларга кирәк. Өстәл артларына утырабыз. Монда ак битләр һәм карандашлар бар.Мин әйткәнне игътибар белән тыңлап, битләргә ясарга кирәк булачак.
Уен “Геометрик фигуралар”
Нужно нарисовать:
- в нижнем левом углу квадрат;
- в верхнем правом углу прямоугольник;
- в нижнем правом углу круг;
- в верхнем правом углу овал;
- в середине листа треугольник;
Сорауларга да җавап биреп карагыз әле.
- Кайсы геометрик фигураның почмаклары аз?
- Кайсы геометрик фигурада бөтенләй почмаклар юк?
Әгәрдә сез геометрик фигураларны дөрес итеп ясаган булсагыз, бакчабызга кайта алачакбыз. Өчпочмакның эченә бармак белән басабыз, һәм кирегә саныйбыз.
(10,9,8,7,6,5,4,3,2,1...ракета тавышы)
Һәм инде очкан арада мин сезгә тагын бер сорау биреп карыйм.
- Мин бер сан уйладым, ул санга 1 не кушсаң 8 була, мин нинди сан уйладым?
Менә без кайтып та җиттек. Сезгә математика планетасында ошадымы? Нинди биремнәр эшләдек?(Балаларның җаваплары)
- Саннарны искә төшердек;
- Предметларны зурлыклары буенча чагыштырдык;
- Математик табышмаклар чиштек;
- Атна көннәрен, ел фасылларын әйттек;
- Геометрик фигураларны ясадык;
Рәхмәт, сез буген бик тырышып эшләдегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сэлэмэтлек аланына сэяхэт
Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...
"козге урманга сэяхэт"
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ» ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...
Козге урманга сэяхэт
Балаларны урман белэн таныштыру...
Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"
Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...
Урманга сэяхэт
- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...
Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт
Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...
Уртанчылар торкемендэ танып белу эшчэнлеге . Тема:" Математика иленэ сэяхэт"
Уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге.Тема: "Математика иленә сәяхәт "Максат:Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү .Тәрбия бурычы :Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кыз...