2 кечкенәләр төркемендә математика шөгеле
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему
занятие по математике для 2 младшей группы на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_shogyle.docx | 18.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Хазиева Алсу Габдельхамитовна,
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе
Танып белү-Математика шөгеле
Тема: Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам итү.
Максат: Геометрик фигураларны танып әйтә белү. Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру. Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.
Шөгыльнең барышы:
-Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар белән елмаеп исәнләшик.
-Ә хәзер түгәрәк ясыйк:
-Кулларга без тотындык.
Бер-беребезгә елмайдык
Җылы китте кулларга.
Рәхәт булды дусларга.
- Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Ай, безгә тагын Акбай килгән аның кулында ”Тылсымлы капчык” икән.
- Әйдәгез әле капчык әчендә нәрсә булганын карыйк? (капчыкта-түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак)
- нәрсәләр икән болар, балалар. Геометрик фигуралар. (кабатлату).
- Бу нәрсә? (Түгәрәкне күрсәтәм). Ул нәрсәгә ошаган?( шарга, тупка, тәгәрмәчкә)
- Ә ул нинди төстә?
- -Әйдәгез әле балалар, мина уң кулыгызны күрсәтегез. (калак тота торган кулыгызны) уң кулыгызнын имән бармагы белән һавада түгәрәк ясагыз. Аның түгәрәк икәнен тоегыз.
- Ә монысы нинди фигура икән? (квадрат). Ә кайдан белдек без аның квадрат икәнен? Аның нәрсәләре бар? (почмаклары). Ул нинди төстә? Ә квадрат нәрсәләргә ошаган (печенье, тәрәзә, көзгегә).
- Ә менә бу фигураны, балалар, без яңа гына өйрәнә башладык. Ул нәрсә икән? (очпочмак). Аның да нәрсәләре бар икән?(почмаклары)
- Кая миңа күрсәтегез әле почмакларын.
- -Нинди геометрик фигура булды инде? (кабатлату)
- -Хәзер бармаклар белән күнегүләр ясарбыз. Бармакларыгызны яратыгыз әле, аларны сыйпагыз. Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан. Баш һәм имән бармакларыгызны бергә тоташтырыгыз әле. Менә шулай.
- нинди фигура барлыкка килде? Түгәрәк. Барлыкка килгән түгәрәктән мина карагыз әле-алга. Бергәләп әйтегез “алга”. Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз-өскә-Бергәләп әйтегез”Өскә”. Түгәрәк аша идәнгә карагыз-аска.
- Ә хәзер әйдәгез квадрат ясыйбыз баш бармакларны тигез итеп һәм атсыз бармакларны да тигез итеп тоташтырабыз.
- -Өчпочмакны да нәкъ шулай ук эшлибез.
- -Кулларыгызны төшерегез. Уң кулыгызны уң якка сузыгыз. Бергәләп-“Уңга” дип әйтегез. Сул кулны сул якка сузыгыз. Бергәләп сулга дип әйтегез. Булдырдыгыз
- Эткә оятөзү.
- -Ә хәзер без сенең б/н уен уйнап алырбыз. Аның өчен кызлар өчпочмак фигурасын ала малайлар-квадрат фигураларын алыгыз.уен “Парыңны тап “ дип атала. Көй уйнаганда сез биерсез, көй туктауга үзегезгә пар табыгыз. Кулында сезнеке кебек булган фигуралы иптәшегез янына барыгыз. (өстәлдә фигуралар куела)
- Булдырдыгыз, балалар.
- Менә безнең монда машиналар тора. Без сезнең белән хәзер алар белән уйнарбыз.
- Әйдә башта әйтегез әле миңа юллар нинди була. Киң- тар; озын-кыска.
- Әйтегез әле, машиналар нәрсәләре б/н аерылып торалар (Зурлыклары б/н)
- Кайберләре зур, кайберләре кечкенә.
- Монда безнең ике юл үтә: бер юл-киң, икенчесе-тар.
- Бу юл нинди(киң)
- Ә бу юл киңлеге буенча нинди?(тар).
- Кулларыгыз белән тар юлны күрсәтегез. Әйдәгез башта кулларны дуслаштырыйк һәм әкренләп аерыйк. ( Нәкъ шулай ук киң юлны күрсәтү).
- Балалар, әйтегез әле зур машина нинди юлдан йөри? (киң)
- Ә кечкенә машина нинди юлдан? (тар)
- Хәзер үзегезнең машиналарыгызны киңлеге буенча туры килә торган юлларга куегыз.
- Афәрин булдырдыгыз.
- Балалар, хэзер елның нинди вакыты-Кыш.
- Кыш көне без муеннарыбызга нәрсә урыйбыз әле. (шарф). Әйе.
- Нәрсә дисең Акбай.-Менә мин дә юлдан шарфлар таптым карагыз әле.
- Алар нинди(берсе озын, берсе кыска. (чагыштыру).
- У-у-у бик күп әйберләргә өйрәндем мин бүген дуслар сездән. Бик зур рәхмәт.
- Тукта мәле Акбай без бит синең турында шигырь дә беләбез. (шигырь сөйләү).
- Ай, рәхмәт, балалар, миңа бик ошады сезнең эшчәнлегегез. Сезгә дә ошадымы соң? Бигрәк тә нәрсә ошады?.....Нәрсә исегездә калды?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты
: геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...
“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле
Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...
"Әкият уйныйбыз" (2-нче кечкенәләр төркемендә танып белү (математика) эшчәнлеге).
Эшчәнлектә “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында” тирәлек (пространство) төшенчәләре формалаштырыла;- геометрик фигураларны...
«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.
Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...
“ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ” (уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)
ldquo;ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ”(уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)...
1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгеле.
Итоговое занятие в первой младшей группе...
Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты
Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....