Мәктәпкә хәзерлек төркемендә кызыклы математика
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Байрамова Резида Габделбаровна

Тәрбиячеләр өчен кулланма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_sanynyn_sostavyn_oyrnu.docx16.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:10 санының составы,геометрик фигуралар,логик биремнәр.

Максатлар: 1 дән 20 гә һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 10 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту, предметларның санын цифр аша күрсәтү,атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту,иҗади күзаллауны үстерү,бер-береңнең фикерен тыңлый белергә өйрәтү,төркемнәрдә эшләү осталыгы тәрбияләү.

Методик алымнар: 1) уен (сюрприз моментлары ),2) күрсәтмә (иллюстрацияләр),3) сүзле (сораулар,җаваплар,киңәш һәм мактаулар)

Җиһазлау: геометрик фигуралар, Лего-конструктор,геометрик лото, кубик,10 цифрлы йорт рәсеме, компьютер, экран .

Тарату материалы:1 дән 20гә кадәр саннар белән карточкалар, геометрик  фигуралар, шакмаклы дәфтәр бите,таякчыклар,төймәләр.

Эшчәнлек барышы:

(Балалар түгәрәк буенча урындыкларга тезелеп утырганнар)

Тәрбияче. Исәнмесез,балалар.Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

  Балалар,минем учымда нәрсә бар икән?Әйтеп карагыз әле.

Балалар җаваплары тыңлана.

Болай гына белмәсәгез,табышмак әйтәм.Кечкенә түгәрәк,тишекләре дә бар.

Балалар:төймә.

Тәрбияче.Дөрес, балалар,ә хәзер ничә төймә бар икәнен әйтеп карагыз.

Балалар. (саннар әйтәләр)5

Тәрбияче: 5 тән күбрәк.(Җаваплар тыңлана)

Балалар: 10.

Тәрбияче.Әйе,дөрес.Хәзер,әйтегез әле уң кулымда ничә,сул кулымда ничә булырга мөмкин.(Балаларга төрле сандагы төймәләр биреп,тәрбиячедә ничә калганын әйттерергә мөмкин)

Балалар.   5 һәм 5,    4 һәм 6,  3 һәм 7

Тәрбияче:Нинди санның составы килеп чыкты?

Балалар:   10 санының составы.    5+5=10           6+4=10          7+3=10 (слайд)

Тәрбияче:   Ә хәзер  саннарны йорттагы тәрәзәләргә урнаштырыйк.

Балалар саннарны куялар.

Ял минуты.Күнегүләр

Өстәлдә кубиклар.(4 зур кубик,4 кечкенә кубик.)

Тәрбияче:Уң яктагы кубикларның зурлыгы  турында нәрсә әйтеп була?

Сул яктагылар?

Ә саны турында?

Балаларның җаваплары тыңлана)

Кубиклар санынча  төркемнәргә бүленегез.бер бирем эшләп алыйк.(Ике төркемгә 2 рәсем бирелә)Рәсемгә карыйк.Нәрсә күрәсез?

Балалар:Балык, үрдәк.

Тәрбияче:Нинди саннар икесендә дә бар?

Балалар: 0 һәм 3

Ә хәзер балалар леголар белән эшләп алырбыз(логик бирем:Дәвам ит дип атала)

“Шаян кубик”уены(Дәвам ит)

Геометрик лото          (Фигураларны  сана)

Рәсем буенча мәсьәлә төзү.(6+4=10)

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыклы очрашу

Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү....

Кызыклы математика

Мәктәпкә әзерлек төркемеИң гади математик күзаллаулар формалаштыру  проектыПроектның дәвамлыгы 1 атна (3-9 сентябрь)Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   пр...

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар.

"Кызыклы Математика" дидактик материаллар....

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация.

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация....

Поездда кызыклы сәяхәт

Итоговое занятие по ФЭМП...

"Кызыклы математика" (ФЭМП, 3-4 яшь)

3-4яшьлек балалар өчен шөгыль конспекты. "Кызыклы математика" (ФЭМП)...

Кызыклы математика

КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА...