Урман җәнлекләре көзге математика аланында
план-конспект занятия (математика, старшая группа) по теме

Газимова Раиля Рифовна

План - конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mano2.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

МКУ “Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе”

        

Тема:“Урман җәнлекләре математика аланлыгында”

(Зурлар төркемендә уздырылган иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлекнең план-конспекты).

                 

                                Газимова Р.Р., МБМБУ “Балтач 2 нче балалар бакчасы”

                               1 квалификацион категорияле тәрбияче

                                          2012-2013 уку елы

Тема:  «Урман  җәнлекләре көзге математика аланында”.

Төркем: Зурлар

Белем өлкәсе: Танып белү

Эшчәнлек төре:  Интеграл (шөгыль-сәяхәт); (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру+әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын үстерү).

Максат: Балаларда көзге табигать күренешләренә, безнең як урманнарында яшәүче  җәнлекләргә карата кызыксыну хисләре тәрбияләү. Математик күзаллау сәләтен үстерү.

Бурычлар: 1.Тәрбияви. Балаларда табигатьнең тереклек ияләренә игьтибарлылык, эзләнү эшчәнлеге белән шөгылләнеп нәтиҗәләр чыгарырга кызыксыну тәрбияләү.

                   2.Үстерү бурычы. Ихтыяр хәтерләрен, логик фикерләүләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

                   3.Белем бирү бурычы. Предметларны озынлыклары буенча чагыштыру күнекмәләрен камилләштерү, “Озын, кыска”сүзләрен сөйләмнәрендә куллануга ирешү. Охшаш һәм аермалы сыйфатлары буенча предметларны төркемнәргә туплауны, 6 га кадәр санауны, 1-6 кадәр цифрларны таный белүне ныгыту.

Материал: Арткы ягында математик биремнәр урнаштырылган, 4 кисәккә бүленгән  көз рәсеме, һәр балага ике төрле озынлыкта сары һәм яшел төстә тасмалар(сукмакка), сары һәм яшел төстә йомгаклар(шартлы  үлчәү),  экран, математик биремнәр белән слайдлар.

Сүзлек өстендә эш: Ел фасылы, якшәмбе.

Методик алымнар:   темадан чыгып әңгәмә, техник чара куллану, сораулар, күрсәтү, мактау, тикшерү, эзләнү эшчәнлеге, эш дәфтәрләре белән мөстәкыйль эш, ярдәмчел сораулар, слайдлар куллану.

Эшчәнлекнең барышы:

Кереш өлеш (4-5минут).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безнең бакчага кунак апалар һәм абыйлар   килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик, хәерле көн телик.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн.        

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле мина,  хәзер елнын кайсы вакыты?

Тәрбияче: Көз. (Балаларның  көз, атна көннәре турынды белемнәре ныгытыла, кыскача әңгәмә үткәрелә.)

 Тәрбияче: -Көз алдында  нинди ел фасылы иде? (Җәй).

                   -Көздән соң  кайсы ел  фасылы килә? (Кыш).

                   -Бер елда ничә ел фасылы бар? (дүрт).

                   -Бер атнада ничә көн? (җиде).

                   -Балалар, бүген атнанын икенче көне, анын исеме ничек атала?

                   -Сишәмбе.

                   -Без сезнен белән атнанын кайсы көннәрендә ял итәбез? (Шимбә, якшәмбе).

                 -Якшәмбе атнаның ничәнче көне? (җиденче көне).

Тәрбияче: Балалар, сез минем сорауларыма бик дөрес җавап бирдегез. Без сезнең белән бүген мавыктыргыч сәяхәткә барырбыз. Ә кайда барачакны сез алдагы биремнәрне үтәгәч кенә белерсез.

(Тактага 4 бирем урнаштырылган. Биремнәрнен артында көз рәсеме “качкан”).

  1. 1 нче бирем. “Нәрсә артык?”  - гөмбәләр арасында чебен гөмбәсе (балалар җавабы тыңланыла).
  2. П нче бирем. Түгәрәк форма ясалган.

Тәрбияче: Балалар сез нинди түгәрәк формадагы җиләк- җимешләр беләсез? (балалар җавабы тыңланыла).

  1. Ш нче бирем. “Нәрсә артык?” -  саннар арасында “А” хәрефе (балалар җавабы тыңланыла).
  2. 1У нче бирем. Овал формасы ясалган.

Тәрбияче: Балалар бу нинди геометрик фигура?

Балалар җавабы:  овал

Тәрбияче: Сез овал формада нинди яшелчәләр беләсез? (балалар җавабы тыңланыла).

(Балалар дөрес җавап биргән саен рәсемнең өлешләре  әйләндереп барыла. Әйләнднрнп бетергәч көзге урман рәсеме килеп чыга.)

Тәрбияче: Балалар,  бу рәсемдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Балалар, сез каян белдегез көзге урман икәнен?

(Балалар җавабы: сары яфраклар, чирәмнәр сары төскә кергән, яфраклар җир өстенә коелып төшкән...).

Тәрбияче: Балалар,  бүгенге көзге урманга могҗизалы сәяхәткә барырбыз дидем. Могҗизалы сәяхәткә без урман җәнлекләренә әйләнеп барырбыз. Кем минем бүгенге биремемне дөрес үти,  шул урман  җәнлегенә әйләнә барыр.

(Балалар биремнәрне үтиләр һәм маска кия баралар. Биремнәр-математик эчтәлекле фикерләүгә шаян табышмаклар).

  1. 1 нче табышмак: Дүрт  аякта торам, ләкин йөри алмыйм (урындык).
  2. П нче табышмак:  Биш туган бергә туган,  төрлесе төрле буйда. (бармаклар)
  3. Ш нче табышмак : Дүрт тешле һәр көн өстәлгә килә, ләкин берни дә ашамый (чәнечке).
  4. 1У нче табышмак:  Җәен киенә, көзен чишенә (агач).
  5. У нче табышмак:  Һәр көн диярлек  

                                               Елап яшь коя

                                               Килгән кошларны

                                               Көньякка куа

                                               Бу кайчак була?  (Көз)

  1. У1 нче табышмак: Әбинең  Даша исемле оныгы бар, Пушок исемле песие бар, Дружок исемле эте бар. Әбинен ничә оныгы бар? (Бер).
  2. УП нче табышмак:  Су өстеннән бер чыпчык, бер карга һәм ябалак очкан. Су өстеннән ничә кош очкан? (өч).
  3. УШ нче табышмак:  Йомры икмәк әкиятендә йомры икмәккә ничә җәнлек очрый? (Дурт).
  4. (9 нчы табышмак:  Салават күперендә ничә төс бар? (Җиде).
  5. 10 нчы табышмак:  Сигез аяклы, сигез куллы, эшли алар үрмәләп, бәйли алар түгәрәк (Урмәкүч)

(Балаларга маскалар киертелә, балалар урман җәнлекләренә әйләнәләр).

Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да “Урман җәнлекләре” нә әйләндегез, әйдәгез  үзегез белән таныштырыгыз инде. Ләкин бер шарт, таныштырганда математика, көз белән бәйле сүзләр, җөмләләр кулланырга кирәк.

  1. Мин куян, урманда яшим. Җәен мин соры төстә, ә кышын мин ак төскә керәм. Минем ике колагым, 1 койрыгым, 4 аягым, 2 күзем бар. Алгы аякларым арткы аякларыма караганда кыскарак, Һ.б.
  2. Мин аю, урман патшасы,  җәй буе бал җыям, кыш буе хәл җыям.  Минем ике колагым бар, алар куянның колагына караганда кыскарак. Бер кечкенә генә койрыгым бар, койрыгым да төлкенең койрыгына караганда кыскарак. 4 аягым бар,  1 аягымда  барлыгы 4 тырнагым  бар, Һ.б.
  3. Ә мин төлке хәйләбай, бик күп төрле хәйләләргә бай, көлтә- көлтә көйрыгым, болгый- болгый барамын, кетәклеккә кереп мин тавык чеби аламын, һ.б.
  4. Ә мин керпе йомры йомшак

          Энәләрем йөзләп, меңләп.

          Тик бер ни тегә алмыйм юнләп.

          Тегәр өчен җепләр кирәк.

          Кош түгел- очам,

          Ябалактан куркам,

          Чикләвекләр яратам,

          Сызгырсам, урманны яңгыратам.

  1. Мин буламын бүре.

          Сорыдыр төсем

          Үткендер тешем,

          Урманда йөрим

          Җәнлекләр кузлим. (Барлык “Урман җәнлекләре” үзләре белән таныштырып чыгалар. Биремне шартка туры китереп эшләргә тәрбияче үзенең фикерләргә этәрә торган сораулары белән ярдәм итә.)

Тәрбияче: Ярый,  без сезнен белән  таныштык, хәзер юлга кузгалыйк. Еракта  безне “Көзге урман” көтә. (Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәнең икенче почмагында экранда күренеп торган  көзге урман рәсеменә юнәлтә.)

Тәрбияче: Балалар, ә без сезнең белән кайсы юлдан барсак урманга тизрәк барып җитәрбез икән? ( Балалар басып торган урыннан экрандагы урман рәсеменә кадәр сары һәм яшел  йомгак җепләреннән юл сузылган) Сары юл буйлап китсәкме, әллә яшел юл белән китсәкме?  (Төрле җаваплар тыңланыла).

Тәрбияче: Сезнең белән мин килешәм, кыска юлдан тизрәк барып җитәрбез. Ә юлларның кайсы кыска, кайсы озын икәнен без сезнең белән каян белербез соң?

Балалар: Үлчәп.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек, нәрсәләр белән үлчәргә тәкъдим итәсез?

Балалар: метр, таяк, бау, атлап, ленталар, линейка Һ.Б. белән.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бүген үлчәү ярдәмлеге итеп ленталар тәкъдим итәм. Юлларның озынлыгын үлчәү, аларның кайсы озын, кайсы кыска икәнен белү өчен, үлчи торган ленталарның нинди озынлыкта булулары кирәк?

Балалар: Бер тигез озынлыкта.

Тәрбияче: Балалар, хәзер барыгыз да кулларыгызга бер сары, бер яшел ленталар алыгыз. Ничек белеп була, кайсы лента озын, кайсы лента кыска икәнен? Әллә алар бертигез микән?  

Балалар: Үлчәп. (Балаларга сары һәм яшел төстәге озынлыклары бер тигез булган  атлас ленталар бирелә. Балалар ленталарның озынлыкларын чагыштыралар, бер берсенә куеп карыйлар, аларның бер тигез озынлыкта булганлыгына инаналар.)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән үлчәү ленталарының бер тигез озынлык та икәнен тикшереп карап белдек. Хәзер инде юлларның озынлыгын үлчисе калды.

(Индивидуаль рәвештә килеп, 2 бала  сары тасма белән сары юлны, 2 бала яшел тасма белән яшел юлны үзләре басып торган урыныннан урманга барып тоташкан урынына кадәр үлчиләр. Бер бала  лента салып бара, икенче бала маркер белән тамга төшереп бара. Соңыннан балалар бергәләп саныйлар, кайсы юлда ничә кисәк чыккан. Күбрәк кисәк чыккан юл озынрак юл, азрак санда кисәк чыккан юл кыскарак юл дигән нәтиҗәгә киләләр. Һәм кыска юлдан урманга китәләр.Урманда балаларны аю каршы ала.

Тәрбияче: Аю дус, әле син кышкы йокыга әзерләнмичә нишләп йөрисен?

Аю: Мин сезнең киләсегезне белдем, өнемә кереп йокларга ятканчы сезнең математика фәнен ничек белүегезне сынап карыйсым килде. (Алга таба аю балаларга биремнәр эшләтә).

 1 нче бирем. Игьтибарлыкка уен. (Экранга 5-6 урман җәнлеге сүрәте күрсәтелә,  игьтибар белән 1 минут дәвамында карап торалар. Экранда сүрәтләр юкка чыккач,  атыйлар).

  1. П нче бирем. “Санның күршесен ата” . (Экранга 5 саны чыга. (Тәрбияче сорый, 5 саны алдындагы санын әйтергә. Шул рәвешле берничә сан белән уйнала.)
  2. Ш нче бирем. “Нәрсә артык?”. ( Экранга геометрик фигуралар һәм алма сүрәтләнә. Нәрсә артык икәнен атыйлар һәм ни өчен икәнен аңнаталар.)
  3. 1У нче бирем. Экранда 5-6 кадәр санда төрле төр яшелчәләр, яфраклар, җиләк- җимешләр күрсәтелә. Балалар шул санны табып күрсәтәләр.
  4. У нче бирем. “Нинди агач яфрагы?” . (Экрандагы  агач яфракларын кайсы агачныкы икәнен атыйлар һәм ничә икәнен саныйлар.)
  5. 6 бирем: Эш дәфтәрләре белән эш.

Аю:  Сез биремнәрне бик яхшы үтәдегез. Безгә саубулашырга вакыт. Минем дә кышкы йокыга әзерлек эшләрен тәмамлыйсым бар. Сау булыгыз. (Аю экран артыны кереп китә).

Тәрбияче: Чыннан да вакыт бик тиз узган, балалар. Безгә кайтырга вакыт.

Сез күзләрегезне йомгыз  да, 5 кә кадәр санагыз һәм сез  күзләрегезне ачкач кабат балаларга әйләнерсез. (Балалар  күзләрен йомалар һәм саныйлар. Тәрбияче маскаларны җыеп ала.)

Йомгаклау.

Тәрбияче:  Балалар, без сезнен белән кайда булдык?

Балалар. Көзге урманда.

Тәрбияче: Сезгә иң ошаган уен, бирем нинди булды? Без нинди яңалыклар белдек? Балалар, бүген белгән яңалыкларны балалар бакчасыннан кайтканда әти- әниләрегезнең дә колакларына бүләк итегез. Алар көз турында нәрсәләр беләләр икән, иртәгә килгәч миңа да сөйләрсез. Бүген сез барыгызда булдырдыгыз, сәяхәт вакытында үзегезне бик тәртипле тоттыгыз, дус булдыгыз, матур итеп җаваплар бирдегез. Көзге урман сезгә сокланып калды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман аланында.

(Зурлар төркеме балалары белән экология темасына уздырылган бәйрәм кичәсе.)...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

Табиб Айболит урман аланында

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  сәламәтлек темасына багышланган  ачык чара....

Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Урман аланында” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Сөйләм  үстерү” белем бирү өлкәсе)...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...

"Урман җәнлекләре юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә" (театраль постановка)

Театраль постановканы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан балалар белән оештыру өчен кулланырга мөмкин....

Урман аланында"

Урман аланында...