Сөйләм телен үстерү
консультация по логопедии на тему
Предварительный просмотр:
Мәктәпкәчә оешмаларның мәгариф идарәсе
Сөйләм телен үстерү
(әти - әниләргә консультация )
Әзерләде:
Укытучы – логопед
Агмалова
Әминә Лотфулловна
Түбән Кама
Балага белем һәм тәрбия бирү - иң. иң четерекле эш. Бер генә ата да, ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый.
Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу - бәхәссез. Ә ата - ана9
Ин элек ата - ана баланы мәктәптә яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга, укытучы дәрестә башлаган эшне өйдә дәвам иттерергә тиеш. Ата-ана - баланың икенче укытучысы ул.
Мәктәптә укырга - язарга җиңел өйрәнүендә, мктематиканы һәм башка фәннәрне әйбәт үзләштерүендә, гомүмән мәктәптә язшы укуында баланын сөйләм гаятҗ зур урын тота, бала җиде яшьләргә җиткәндә уртача 3500 - 4000 сүз белә, ләкин аерым сүзләрне белү генә җитми, баланың алардан дөрес файдалана һәм бәһләнешле итеп сөйли, җөмлә төзи белүе дә кирәк.
Мәктәпкә кергәнче кадәр баланың сөйләм телен үстерүнең төп бурычы - алты яшьлекләрдә балалар өчен языман әдәби әсәрне тыңлый , шул әсәрнең яки караган фильмнарның һәм рәсемнәрнең эчтәлеген олылар ярдәмендә, дөрес төзелгән кыска җөмләләр белән сөйләп бирә белү күнекмәләре булдырудан гыйбарәт. Бу I класска кергән бала, беренче көннәрдә үк дәрестә укыганны, укытучы аңлатканны, үзенең ишеткәннәрен сөйләп бирә белергә, картинага карап фикер йөртә алырга тиеш дигән сүз. Димәк, ата - ана балага рәсемле китаплар укырга, аның рәсемгә карап сойләвен түземлек белән тыңлап торырга, радио аша балалар өчен тапшыруларны тыңлый белергә уүнекткрергә бурычлы. Балалар белән бергә җырлау.аларга кызыклы әкиятләр сөйләү, табышмаклар әйтүе дә яхшы нәтиҗә бирә.
Баланың сөйләм телен үстерү белән шөгыльләнгәндә, үз телеңнең җирле сөйләм йогынтысыннан азат, саф әдәбителдә булуы шарт. Үз сөйләмегез дөрес булганда гына баланың әдәби телдә дөрес һәм матур
сөйләшү күнекмәләренә, тыңлый һәм сөйли белү культурасына өйрәнеп үсүенә исәп тотарта мөмкин.
Сөйләм телен үстерүнең төрле алымнары бар. Шуларның берсе - баланың яраткан әкиятләре турында әңгәмә үткәрү. Әңгәмә сорау - җавап, ялгыз сөйләм яки кара - каршы сөйләшү формасында бара. Мондый әңгәмәләр вакытында бала “бу кем?”, “бу нәрсә °”, "нигә °”, “ни өчен °” кебек сорауларга җавап бирергә, әйберләрне билгеләренә карап төркемли белергә (уку - язу әсбаплары, мебель, савыт - саба һ.б.), аларның билгеләрен санарга (агачның сабагы, ботагы, яфраклары, тамырлары була һ.б.), үсемлекләр, иген кулжтуралары, терлекләр, кошлар һәм баәка нәрсәләрне озшашлык һәм аерымлык сыйфатларына карап чагыштырырга (эт өрә, бүре улый, кош саөрый, сыерның мөгезе, атның ялы була. Ат зур, эт кечкенә. Нарат агачы биек, карлыган куагы тәбәнәк һ.б.) өйрәнә. Сөйләм телен үстерү барышында балага аерым темалар да тәкъдим ителә. Мәсәлән: “Сабан т\ен мин нмчек үткәрдем 9”, “Минем иптәшләрем”, “Мин әниемә булышам”, “Су коенганда”, “Җимеш бакчасында"’Һ.б.
Сөйләм телен үстерү барышында баланың хәтерләү сәләтен, зиһенен үстерүгә дә җитди игьтибар бирелә. Моңа шигырь ятлау күнекмәләре дә ярдәм итә. Шигырьләрне балалар яттан, гадәттә, өлкәннәр артыннан кабатлый - кабатлый өйрәнәләр. Баланың мәктәпкә укырга кергәндә ике - өч куплетлы 10 - 15 шигырьне яттан белүе, шуларны мөмкин чаклы сәнгатьле итеп, интонация белән сөйләп бирүе кирәк.
Баланың хәтерләү сәләтен һәм зиьенен үстереп кенә калмый, бәлки аңа эстетик тәрбия дә бирә, аның тапкырлыгын арттыра, төрле сорауларга тиз җавап кайтырырга өйрәтә.
Литература:
Ф. Ибрагимов. “Сезгә, ата - аналар !'
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...
2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...
2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...