«Матур сөйләшү шәһәре»
план-конспект занятия по логопедии на тему

Агмалова Амина Лутфулловна

логопедлар  өчен  шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matur_soylshu_shhre.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

«Матур  сөйләшү  шәһәре»

(логопедлар  өчен  шөгыль)

Әзерләде һәм үткәрде:

укытучы - логопед

Агмалова

Әминә Лутфулловна    

Максат:

  •  авазларны дөрес , төгәл әйтелешенә ирешү;
  •  ел фасыллары турында алган белемнәрен ,
  •  капма - каршы мәгънәле сүзләрне,
  •  төркемләүне,
  •  җөмләгә, сүзгә анализ ясауны
  •  кисмә хәрәфләрдән язуны ныгыту.

Балаларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.

Сузлек өстендә эш: - фасыл, кыш, яз, җәй, көз, ай исемнәре, тәүлек, караңгы, йомшак, карусель, мәктәп.

Җиһазлар: кассалар. Кыш, яз, җәй, көз рәсемнәре, төркемләүгә, җөмлә төзүге предметлы рәсемнәр.

1. Оештыру.

-Бер елда ничә ел фасылы бар ?

-Апрель кайсы ел фасылының ае ?

-Июнь кайсы ел фасылыныкы ?

  •  Мәктәптә укулар кайсы айда башлана ?
  •  Бер елда ничә ай?
  •  Бер атнада ничә көн?
  •  Атна нинди көн белән башлана?
  •  Нинди көн белән бетә?
  •  Бакчага ничә көн йөрибез ? (Атнаның)
  •  Ничә көн ял итәбез?

II. Без бүген “Матур сөйләшү шәһэтендә’-.

Бу шәһәрдә “Укы - яз” исемле тылсымчы яши. Ул безне тыңлап тора һәм ахырда үзенең бәясен бирәчәк.

Шәһәребезнең беренче урамы “Белемлеләр” исемле. - Әйдәгез , уйлап, уйнап белемнәрегезне күрсәтегез.

  1.  Мин тактага рәсем куям, ә сез шул рәсемнең иптәшләрен атагыз.

Суган - кишер, чөгендер... - болар яшелчәләр.

Алма, сыер, аю, чиләк, өстәл, сыерчык, күлмәк, машина һ. б.

  1.  - Дүрт рәсем куела. Кыш рәсеме артык.
  •  Бу рәсемдә кыш икәнен кайдан белдегез?
  •  Кышыт соң кайсы ел фасылы икән?
  •  Кемнең яз турында сөйлисе килә?
  •  Кайчан яшел төс күп була һәм кояш нык кыздыра?
  •  Кайчан яшел төс сарыга алышына?
  1.  Ә хәзер “Хәрефләр каруселе” урамына күчәбез. Түгәрәккә язылган хәрефләрдән сүз төзеп укырга.

Кит, китап, почта, ат...

  •  Китап - сүзенә анализ ясыйбыз.

  • -Комментария юлы белэн.
  1.  Ял.
  2.  “Сүзләр күле” урамы. Сез бик күп сүзләр беләсез. Ә шушы күп сүзләр арасыннан кирәклесен генә әйтә беләсезме икән? Шуны тикшерик әле. Мин сезгә сүз әйтәм, ә сез шуның киресен әйтегез.

Җылы- салкын Якты- караңгы Биек- тәбәнәк Киң- тар Көн- төн Озын- кыска Йомшак- каты Ак- кара Пычырак- чиста Кечкенә-зур

  1.  “Язучылар” урамы.

Тактада рәсемнәр. 2 рәсем исемен кертеп җөмлә төзергә.

Балалар төзегән бер җөмләне кискән хәрефләрдән язарга.

  •  Җөмлә нинди хәреф белән башлап языла?
  •  Җөмләдә сүзләр ничек язылалар?
  •  Җөмлә беткәч нәрсә куела?
  1.  Балалар “Матур сөйләшү шәһәр”ендә иң әһәмиятле, иң кирәкле йорт икәнен беләсезме?
  •  Беләсегез киләме?
  •  Мин күрсәткән рәсем исемнәренең, мин әйткән авазларының һәрефләрен барсагыз, сез ул йортның исемен үзегез язарсыз (мәктәп).

КОМ

                    ТӘЛИНКӘ

    ҮТҮК

               КӘСТРУЛЬ

                  ХӘРЕФ

                 ИПИ

Ком - өченче авазының хәрефен куярга

Тәлинкә - икенче авазының хәрефен куярга

Үтүк - соңгы авазының хәрефен куярга

Кәстрүль - дүртенче авазының хәрефен куярга

 Хәреф - икенче авазының хәрефен куярга

 Ипи - тартык авазны