“Чигүле читек”
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа)

Фатихова Гюзель Хамзевна

Балаларны халкыбызның милли бизәкләре белән  таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Чигүле читек18.04 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан  Республикасы Саба муниципаль  районы  ш.т.Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче  төрдәге Саба № 1 “Шатлык”  балалар бакчасы”   мәктәпкәчә  белем  муниципаль бюджет  учреждениесе

        Рәсем         шөгыле

“Чигүле читек”

Уртанчылар төркеме

                                                                                Үткәрде:

                                                                                 тәрбияче Фатихова Г.Х.

2022ел

Рэсем

Тема:"Чигүле читек"

Максат:татар милли бизәкләре белән читек бизәргә өйрәтү

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: балаларны пумаланың очы һәм барлык өлеше белән басып алып ак чәчәк ясарга өйрәтү, татар халык бизәкләре белән таныштыру-ны дәвам итү,матурлыкны күрә белергә өйрәтү

Үстерү бурычы: балаларның эстетик хисләрен,кабул итүне, игътибарны, бәйләнешле сөйләмне үстерү, сүзлек запасын баету

Тәрбия бирү бурычы:балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлар: читек силуэтлары,гуашь, пумалалар, су өчен стаканнар, салфеткалар,"Сәхтиән читек"җырының аудиоязмасы,тартма,бизәк төрләре сурәтләнгән рәсемнәр,читек өлгеләре

Сүзлек өстендә эш: татар милли бизәге,милләт

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш,сөйләм үсеше.

Алдан башкарылган эш:халкыбызның милли бизәкләре  ясалган иллюстрацияләр,альбомнар карау,татар халык уеннары уйнау,санамышлар өйрәнү

Эшчәнлек барышы:

-Балалар, карагыз әле безгә бүген күпме кунаклар килгән,әйдәгез исәнләшеп алыйк әле:

Хәерле көн,нурлы кояш!

Хәерле көн,зәңгәр күк!

Хәерле көн,дусларым!

Хәерле көн,кунаклар!

Балаларга утырырга тәкъдим итәм.Балаларның игътибарын читтә торган читеккә юнәлтәм: балалар,карагыз әле,монда ниндидер аяк киеме бар.Ул

 сезнеке түгелме? (алып килү)

- Ә сез беләсезме,бу аяк киеме  ничек атала икән?(Читек)

-Аны кемнәр кигән сон?(Безнең әбиләребез)

-Әйе,балалар,аны татар әбиләре,татар апалары кигән,чөнки ул безнең татар халкының милли аяк киеме. Аның төсе дә бик матур,нинди төстә ул?(Ачык  көрән төстә)

-Карагыз әле читек ничек матур итеп бизәлгән!Сез анда нинди бизәкләр күрәсез? (Чәчәкләр,яфраклар,дулкынлы сызыклар)  Бу бизәкләр татар милли бизәкләре дип атала.Милли дигән сүз ул милләт дигән сүзне аңлата,төрле милләтләр бар-татар,урыс,чуваш,мари,башкорт һ.б..Һәм аларның барысының да үз бизәкләре була. Безнеке татар милли бизәге.Әйдәгез кабатлыйк әле.

(Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар)Элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, матур итеп сөлгеләр, түбәтәйләр, алъяпкычлар чиккәннәр.Аяк киемнәре теккәннәр. Аларны гади генә итеп текмәгәннәр – аларга төрле-

төрле бизәкләр ясап, чигеп теккәннәр.

Безнең оста чигүчеләребез төрле татар бизәкләре  кулланган:игътибар белән карагыз әле,бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез?(Кошлар)

-Кошлар,хайваннар сурәтләнгән бизәкләр зооморф бизәкләре дип атала.

-Менә бу рәсемнәрдә  нәрсәләр ясалган?(Квадрат,өчпочмак,ай,йолдызлар)

-Төрле геометрик фигуралар,ай,йолдызлар,дулкынлы сызыклар сурәтләнгән бизәкләр геометрик бизәкләр була.

-Ә менә бу рәсемне карагыз әле,монда нинди бизәкләр күрәсез?(Чәчәкләр, яфраклар,җимешләр)

-Төрле-төрле матур чәчәкләр,яфраклар,дулкын-дулкын сабаклар белән сурәтләнгән бизәкләр үсемлек бизәге дип атала.Без сезнең белән нинди чәчәкләр ясарга өйрәндек әле?(Лалә,кыңгырау чәчәкләре)

-Карагыз әле,балалар,мин сезне тагын бер чәчәк белән таныштырам.(Ак чәчәк рәсемен күрсәтү)Бу чәчәкнең исемен беләсезме?(Балаларның җаваплары) Бу чәчәк ак чәчәк дип атала.Ул нинди? (Балаларның җаваплары) Безнең оста чигүчеләребез ак чәчәкне дә яратып чиккәннәр.

-Балалар,беләсезме минем бер тылсымлы тартмам бар,аңа иркен сулыш алып өрсәң,аның эченнән нәрсәләрдер чыгачак.Беләсегез киләме нәрсәләр чыгасын?Әйдәгез,түгәрәкләнеп утырыйк әле (сулыш гимнастикасы ясау,

тартмадан төрле төстәге читекләрне алып күрсәтү)

-Балалар,күрегез әле нинди матур төстәге читекләр.Ләкин аларның бизәкләре юк.Әйдәгез чигүчеләр булабыз һәм читекләрне татар милли бизәге ак чәчәк

белән бизибез. (Балалар утыралар)

-Ак чәчәкне ясар өчен  башта сары төс белән түгәрәк итеп чәчәкнең уртасын ясыйбыз,аннары пумаланы ак буяуга манып очын өскә каратып түгәрәкнең өстенә пумаланың бар өлеше белән басып алабыз,ә хәзер шулай ук пумала-ның башын аска каратып түгәрәкнең астына басып алабыз,пумаланың очын сулга табакаратып түгәрәкнең сул ягына басабыз,пумаланың очын уңга каратып түгәрәкнең уң ягына басып алабыз.Ә хәзер шул ук тәртиптә араларына басып чыгабыз. Яфракларны да шулай ук итеп басып алу алымы

белән ясыйбыз.

Тактага  алдан бизәлгән читекләр куеп балаларга аңлату: ак чәчәкне уртага яки бар олешенә ясарга,читекне кыңгырау,лалә чәчәкләре белән яки үзегез теләгәнчә бизәргә була.

Физкультминут:Эшли башлаганчы әйдәгез бераз  ял итеп алыйк.Әйдәгез,

"Читекче" дигән татар халык уенын уйнап алабыз.(Санамыш ярдәмендә читекчене сайлау,читекче булып сайланган бала читек тотып уртага баса)

Балалар түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

читекләрне чигәбез.

Әй, читекче, читекче,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә читегең.

Балалар җырлап бетергәч, уртадагы бала читекне ике бала арасына куя . Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул читекче була.

-Ял итеп алдык,ә хәзер әйдәгез оста чигүчеләр булыйк,үзегез теләгән төстәге читекне сайлап алыйк һәм бизи башлыйк.(Балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, пумаланы дөрес тотарга кирәклеген искәртү)

Балаларның мөстәкыйль эше."Сәхтиән читек" аудиоязмасын кушу.Эш барышында балаларның дөрес итеп ясауларына,туры итеп утыруларына игътибар итү.

Ясап бетергәч,балаларның эшен тактага элү. (Балалар белән “тылсымлы” пумаланың урынын табу)

-Балалар,сезнең читекләрегез бик матур чыккан,булдыргансыз.

Сулышы капкан әби йөгереп керә: -Исәнмесез,балакайларым.

Балалар һәм тәрбияче:  Исәнмесез,әби. (Әби нәрсәдер эзли)

-Әби,син берәр әйбереңне югалттыңмы әллә?

Әби:әйе шул,читегемне югалттым,сез  күрмәдегезме соң?

Балалар һәм тәрбияче: Без кемнеңдер читеген таптык, ләкин ул синекеме

икән?Синең читегең нинди иде соң,нинди бизәк ясалган?

Әби:-татар милли бизәкле, ачык көрән төстә иде.

-Алайса,без тапкан читек синеке инде(балалар әбигә читеген тапшыралар)

-Рәхмәт инде сезгә,балалар.Менә бу сез тапкан читек,ә менә бу минеке

(Сумкасыннан читекнең икенче парын алып күрсәтә)

Тактадагы читекләргә игътибар итеп: бу читекләрне сез ясадыгызмы соң? Бигрәк матур итеп ясагансыз.Сез бик оста икән!Минем читегемне табып биргәнегез,шундый акыллы балалар булганыгыз өчен мин дә сезне татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән сыйлыйм әле,рәхәтләнеп чәй эчәрсез.Ярый,мин китим инде.Сау булыгыз.

Балалар һәм тәрбияче:  Сау бул,әби,күчтәнәчең өчен бик зур рәхмәт!

-Балалар,без бүген нишләдек?(Читек бизәдек)

-Читекләрне ничек бизәдек?(татар милли бизәге белән)

-Нинди чәчәк ясарга өйрәндек? (Ак чәчәк)

-Без бүген кемгә булыштык?(Әбигә)

-Ничек итеп булыштык?(Читеген табып бирдек)

-Әфәрин,булдырдыгыз,балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КАлфак һәм читек бизәү

Балаларга милли тәрбия бирү кече яшьтән үк башкарылса бик файдалы дип саныйм. Шуңа күрә шөгыль вакытларында балаларга борынгы йолаларыбыз, бәйрәмнәр турында белем  бирергә тырышам...

"Читек бизәү"

Интегральләштерелгән  эшчәнлек: Аң-белемгә өйрәтүче: балаларны гадәти булмаган алымнар  белән этаплап рәсемләргә өйрәтү; Үстерүче:а) гадәти булмаган алымнар ярдәмендә, балаларнын, ...

Дидактическая игра «Украшаем фартук, тюбетейку, читек»

Цель: Учить детей составлять татарский национальный узор или орнаментЗадачи:1.Познакомить детей с букетными композициями, особенностями набора цветов и листьев, цветовыми сочетаниями; умение составлят...