Без күлмәкләр тегәбез
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (старшая группа) по теме

Фасахова Гузель Ильдусовна

Конспект итогового занятия по ручному труду в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_kulmklr_tegbez_konspekt.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

       МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

                               «ДЕТСКИЙ САД ОБЩЕРАЗВИВАЮЩЕГО ВИДА № 25»

                           КОНСПЕКТ ОРГАНИЗОВАННОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ

                              ПО РУЧНОМУ ТРУДУ В ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ К ШКОЛЕ ГРУППЕ

                                                             “ БЕЗ КҮЛМӘКЛӘР ТЕГӘБЕЗ”

                                 (ДЛЯ ВОСПИТАТЕЛЕЙ И РОДИТЕЛЕЙ ДЕТСКОГО САДА № 25)

                                                                                                                                       СОСТАВИЛА: ВОСПИТАТЕЛЬ   ВЫСШЕЙ КВАЛИФИКАЦИОННОЙ КАТЕГОРИИ                                                                                                                                             ФАСАХОВА ГУЗЕЛЬ ИЛЬДУСОВНА

НИЖНЕКАМСК

2016

Без күлмәкләр тегәбез

Зурлар төркемендә кул эше буенча ачык шөгыльнең план-конспекты

Программа эчтәлеге:

    Бурычлар:   өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксынучанлык, тырышлык, түземлелек, бер-береңә  ярдәм итү теләген, өс киемнәренә  карата сак караш тәрбияләү.

   Балаларны өлкәннәр хезмәте, аларга кирәкле эш кораллары белән таныштыруны дәвам итү; кирәкле күләмдә җеп үлчәүдә, төенчек төенләүдә, эш кораллары белән сак эшләүдә күнектерү.

    Эшне эзлекле, тәртип буенча башкарырга, бирелгән сорауларга төгал җавап кайтарырга, эш урынын тәртиптә тотарга, эш кораллары белән сак эшләргә өйрәтү. Схемалар, моделләр белән эшләү күнекмәсен үстерү.  Балаларны үлчәү берәмлекләре белән таныштыру.

   Җиһазлау:  Проектор, экран.

   Күрсәтмәлелек:   схемалар, модельләр, өлгеләр, эш кораллары өчен тартма, кайчы, зур күзле энә, мендәрчек, малай һәм кыз өчен тегелгән күлмәкләр, Г.Тукайның  “Шаян песи” әсәре.

   Тарату материаллары:   поднос, мендәрчек, күзләнгән энә, кайчы, күлмәк өлгесе.

   Сүзлек: уймак, мендәрчек, тегүче, терсәк, “энә күзе”, төенчек, схема.

    Методик алымнар: кызыксындыру чарасы, әңгәмә, күрсәтү, аңлатма бирү, куркынычсызлык чарасы, схема һәм модель, матур әдәбият әсәре, халык авыз иҗаты, физминутлар, хәрәкәтле уен, ИКТ куллану; бәяләү, экскурсия, практик эш.

   Алдагы эш:  “Энә белән җеп ничек дуслашты” әкиятен уку; эш кораллары белән танышу, мендәрчекләр әзерләү; энә күзләү; куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү; тегелгән киемнәр карау; сюжетлы уен уйнау;  рәсемнәр карау; шигырьләр, табышмаклар, физминутлар өйрәнү.

Индивидуаль эш: ярдәм итү, аңлату, күрсәтү, әйтеп җибәрү.

  Шөгыльнең структурасы:  

Кереш: әкиятне искә төшерү, кызыксындыру, энә күзләү алымын искә төшерү, табышмакларга җавап табу, физминутка үткәрү – 5 минут;

Төп өлеш: практик эш – 10 минут;

Тәмамлау һәм анализ   -7 минут;

Хәрәкәтле уен: 3 минут.

Оештыру:  1нче өлеш – басып;

                     2нче өлеш – өстәл артына утырып;

                      3нче өлеш – ковёрда;

                      4нче өлеш – кастелянша бүлмәсенә экскурсия.

Шөгыльнең барышы:

      -Балалар, без үткән шөгыльдә  нинди хикәя укыдык әле ? Әйе, дөрес, без “Энә белән җеп ничек дуслашты” дигән хикәя укыдык. Әйдәгез әле, әни кызын ничек энә күзләргә өйрәткәнен искә төшерик. Рафаэль күрсәтеп сөйли, ә без аның артыннан кабатлыйбыз. Без энәләрне алдан ук әзерләп куйдык.  Җепне очыннан тотабыз, терсәгебезгә урап, үзебезгэ кирэк озынлыкта кайчы белән кисеп алабыз. Җепнең очын чистартып, уң кул белән тотабыз, ә энәне сул кулыбызга алабыз. Җепне энә күзенә кертәбез, очларын тигезлибез һәм “имән” бармакка чорнап, төенчек ясыйбыз. Әзер энәне мендәрчеккә кадап куябыз. Хәзер мин сезгә эш өчен кирәкле эш кораллары турында табышмак лар әйтәм. Әгәр җавабын дөрес әйтсәгез, рэсемнәрен экранда күрерсез.

     Ике боҗра, ике таяк,

     Уртасында бер кадак  (экранда кайчы рәсеме чыга).

     Бөтен кешене киендерә,

     Үзе ялангач  (экранда энә рәсеме чыга).

     Үзе бер карыш, сакалы биш карыш  (экранда энә белән җеп рәсеме                  чыга.

      Агасы турый, энесе ялгый  (экранда кайчы белән әнә рәсеме чыга).

      Бер чокырда - мең чокыр  (экранда уймак рәсеме чыга).

      Тек-тек-тек, тек-тек-тек,

      Мөгезенә элгән җеп,

      Тәпие энәле,

      Я нәрсә бу - бел әле?  (экранда тегү машинасының рәсеме чыга).

-Булдырдыгыз, балалар, дөрес әйттегез. Бу эш кораллары нинди  һөнәр иясенә кирәк соң? Әйе, тегүчегә кирәк (экранда тегүче рәсеме чыга). Балалар, карагыз әле, тегүче апа нинди матур күлмәкләр теккән (кыз һәм малай өчен тегелгән күлмәкләр күрсәтә). Балалар, без дә бүген нәни тегүчеләр булабыз, тегүче һөнэренә өйрәнә башлыйбыз. Башта бармакларыбызны яздырып алыйк әле (физминутка үткәрелә).

   Уңган пешекчеләр кебек

   Без камырны басабыз (куллар белән камыр басу хәрәкәтен күрсәтәләр).

   Оста ташчылар кебек

   Без кирпечне өябез (кирпеч өю хәрәкәтен күрсәтәләр).

   Тырыш тегүчеләр кебек

   Без күлмәкләр тегәбез (тегү хәрәкәтен күрсәтәләр).

   Җитез спортсменнар кебек

   Йөгерә дә беләбез (йөгерү хәрәкәтен күрсәтәләр).

    -Ә хәзер урыннарга утырыйк, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик: энәне күршебезгә таба сузмыйбыз, эш беткәч, мендәрчеккә кадап куябыз; кайчы белән дә бик сак эшләргә кирәк – эш бетүгә өстәлгә куябыз. Хәзер эшкә керешәбез. Кызларыбыз – кызлар күлмәген тегә, малайларыбыз – малайларныкын. Эшне арттан төссез яктан башларга онытмагыз, соңыннан  төенчек ясап, җепне кисеп алабыз.

    Балаларның эше.

  - Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер бераз ял итик, Г.Тукайның “Шаян песи” әсәре буенча төшерелгән мультфильм карыйк (мультфильм карау) , әңгәмә кору: тегүче кыз турында нәрсә әйтеп була? ( Ул тырыш, уңган, тәрбияле, сабыр). Песи турында нәрсә әйтеп була? ( Ул шаян, наян, түземсез, тиктормас) Балалар, тырышлык, эш сөючәнлек турында мәкальләрне искә төшерик әле. Мәкальнең башын мин әйтәм, сез тәмамлагыз.

   Эш кешене төзәтә, ялкаулык – боза.

   Эшләмәгән – ашамаган.

   Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

    Һөнәрле -  үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс.

    Тырышкан – табар, ташка кадак кагар.

   -Балалар, сез Г. Тукайның эш турында язылган  тагын нинди шигырьләрен беләсез? ( “Эш”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”). Әйе, балалар, Г.Тукай дөрес әйткән – эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш. Безгә Ислам Фәнис абый Яруллинның “Минем әни тегүче” дигән шигырен сөйләп күрсәтер:

     Минем әнием – тегүче,

     Үз эшен ул бик сөя.

     Ул теккән матур киемне

     Бик күп кешеләр кия.

    -Балалар, без бүген нинди һөнәргә өйрәндек әле? Әйе, тегүче һөнәренә. Алга таба без тукыма белән эшләргә өйрәнербез. Сез бүген бик тырыш булдыгыз. Безнең балалар бакчасында тегүче Фирдәвес апа эшли,ул безнең эшебезгә бәя бирер. Хәзер бергәләп “Энә, җеп һәм төенчек” уенын уйнап алыйк.