Чыгыш: “Балалар бакасы һәм гаилә бердәмлеге” .
материал
Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, харәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез”, - дип яза ул
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
landysh_doklad.docx | 22.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Теләче муниципаль районы
Олы Мәтәскә балалар бакчасы мәктәпкәчә белем
муниципаль бюджет учреждениясе
Чыгыш: “Балалар бакасы һәм гаилә бердәмлеге” .
Олы Мәтәскә балалар бакчасы
тәрбиячесе : Нигматзянова Л.И.
2021-2022 ел
Балалар бакчасы һәм гаилә бердәмлеге.
Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, харәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез”, - дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: “Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр”. Димәк, әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы - түәфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәмлегенә, аның алгарышына да үзенең лаеклы өлешен кертә.
Балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.
Һәркем баласының тулы әти-әниле гаиләдә тәрбияләнүен тели .Ә сабыйга беренче көннән үк әти-әни кирәк, аның теле “Әти, әни” дип ачыла, ул шушы иң кадерле сүзләрне әйтүдән мәхрүм булырга тиеш түгел, һәрдаим ата-ана җылысын, назын тоеп, аларның тәрбиясендә яшәргә тиеш. Баланың бер генә якын кешесе булмаса да, ул үзен ятим тоячак. Менә шуңа күрә без, педагоглар, гаиләне игелектә саклап калырга тырышабыз һәм шушы максатта ата-аналар белән төрле эшләр алып барабыз. Безнең максат – әти-әниләрне балаларны тәрбияләргә җәлеп итү, күп проблемаларны бергәләп чишү, һәм без моңа ирешергә тырышабыз да. Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. .Безнең “Каенкай “ балалар бакчасы ата –аналар белән кулга-кул тотынып эшли. Ата-аналар бакчабызга балаларын бик теләп йөртәләр.Алар төркемдәге тормыш белән чын-чынлап кызыксыналар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Эшли башлаган вакытта мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым:
1)Балаларның гаиләләре турында белешмә туплау,аларны өйрәнү;
2)Әти-әниләрне балалар бакчасы эшчәнлегендә актив катнашыргна җәлеп итү;
3)Әти-әниләрне конкурсларда,күргәзмәләр ясауда,кичәләр үткәргәндә катнаштыру.
4)Анкеталар уздыру.
Ел дәвамында безнең төркемдә әти –әниләр белән төрле формадагы эш алып барыла: -консультацияләр һәм әңгәмәләр үтә. Мәсәлән :“Юлда йөри беләсеңме?”,”Балаларга нинди китап укырга?, ”Ял көнен ничек үткәрергә”,”Ничек чыныгырга?”,”Балаларның җәйге ялын ничек оештырырга?”Һ.б.
-фотокүргәзмәләр оештырабыз :“Яңа ел могҗизасы”,“Әтием белән бергә”,”Минем әнием”
Төрле кичәләр оештырабыз- Яңа ел бәйрәме,балалар һәм әтиләр катнашында ял кичәсе . 23 че февральгә карата КВН”, ”Әнием,сөйкемлем минем”бәйрәм иртәсе,”Чыгарылыш кичәсе, Кичәләрдә әти-әниләр карап кына утырмыйлар,кичәне оештыруда актив катнашалар.
Безнең бакчада төрле конкурслар үтә :Мәсәлән :“Чыршы уенчыклар көтә”,”Сыерчыгым оя сайлый” Яңа ел чыршысында үзләре ясаган уенчыкны табып,башкаларга да күрсәтеп,агачтагы сыерчык оясын күзәткән баланың тәэсирләре бик зур. Бу тәрбиядә бик мөһим . Экология , пожар куркынычсызлыгы , Суда һәм боз өстендә игтибарлы бул” кебек конкурсларда әти – әниләрнең булышлыгы белән яхшы нәтиҗәләр күрсәтәбез .
Күренекле педагоглар фикеренчә, “Мәхәббәт, ихтирам, яхшылык” кебек сүзләр гаиләдә барлыкка килгән. Үз халкыңның гаиләнең тарихын белү моның бер мисалы булып тора. Ата-аналар белән үткәрелгән күңел ачулар, уеннар, “Сабантуй, Әбием сандыгы, Боз озату, карга боткасы , нәүрүз ” кебек бәйрәмнәр халкыбызның милли киемнәре, көйләре, биюләре, гореф-гадәтләре, кыскасы, бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Бакча эшчәнлегендә актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт хатлары бирелә.Бәйрәмнәрдән соң бергәләп чәй эчү оештырыла. Балалар бакчасы һәм ата –аналар арасындагы мөнәсәбәт,хезмәттәшлек баланы шәхес буларак үстерү өчен оптималь шартлар тудыра.Әти-әниләрнең балалар бакчасы эшчәнлегендә катнашуы ике як өчен дә файда гына.Балалар үзләренең әти-әниләре белән горурланалар һәм тагын да ныграк хөрмәт белән карыйлар. Экологик тәрбия,хезмәт тәрбиясе,эстетик тәрбия,әхлак тәрбиясе бирүдә ата-аналар белән хезмәттәшлек,бергәләп кичәләр үткәрү балалар өчен файдалы уңай тәэсирләр тудыра. Яңа федераль таләпләр бакча эшчәнлегендә әти-әниләрнең турыдан-туры катнашуын таләп итә, Димәк,алар белән хезмәттәшлек тагын да ныгый. Тәрбия бирүдә берәү дә читтә калырга тиеш түгел.Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына,тәрбиячеләргә җиңел булачак,тәрбия бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк. Ата-аналар белән балалар бакчасы арасындагы яхшы мөнәсәбәт – ул җентекле эш нәтиҗәсе. Ирешелгәннәргә генә туктап калмыйча,хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләргә кирәк.
Гаиләдә нинди кыенлыклар кичерсәгез дигән сорауга, ата – аналар күбесенчә “вакыт җитми” дип җавап язалар .Тагын бер үзенчәлек , ул ата-аналар белән балаларның сирәк очрашуы. Аларның күбесе болай уйлый: төрле уенчыкларны җитәрлек итеп алсаң, бала өлкәннәрне борчымый башлый, шулар белән үзе генә мәш килә. Ләкин ата – аналар иң мөһим бер нәрсәне оныталар: бик кыйммәтле уенчыклар да әти-әнине алыштыра алмый. Гаиләсендә җылылык күрмәгән бала хиссез, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка яраксыз булып үсәчәк. Яшерен-батырын түгел, ата-аналар арасында төрлесе бар. Яхшысы белән беррәттән баласы белән шөгыльләнергә вакыт тапмаучылар , тәрбия мәсьәләсенә битараф караучылар да шактый. Андыйлар белән аерым эш алып барырга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз хәм педагогиг яктан белем күтәрүдә булышабыз. Ата – аналар җыелышларыда педагогик укулар оештырабыз. Гаилә тәрбиясенең дәрәҗәсен күтәрүдә һәм бакчабызда барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ата-аналар комитеты безнең ышанычлы ярдәмчебез. Аның составына актив, инициативалы, ихтирамга лаеклы башкаларга үрнәк булырлык әти-әниләрне сайлыйбыз.
Әти-әниләрнең белем һәм тәрбия бирү процессында катнаша алу теләге һәм мөмкинлегеннән чыгып кретерий эшләдем. Аның асылы әти-әниләрнең төркемдә узган чараларда катнашуыннан чыгып билгеләнде .Үзем өчен түбәндәге сыйфат күрсәткечләрен мөхим дип санадым: инициативалы,җаваплы, өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлек продуктына мөнәсәбәте буенча
Нәтиҗәдә өч төркем хасил булды:
1. Лидер – әти-әни. Балалар учреждениесенең теләсә кайсы эшенең кыйммәтен күрә. Белем һәм тәрбия бирүдә ярдәм итә ала ,теләп катнаша.
2.Башкаручы – әти-әни. Әһәмиятле кызыксындыру шарты булганда катнашалар.
3.Тәнкыйть белән күзәтүче әти-әни.
Болардан чыгып – баланың уңышлы булуы белән кызыксынган,педагогик процессның актив катнашучылары;
- баланың уңышлы булуы белән кызыксынган,ләкин туган сорауларны белгечләр ярдәме белән чишәргә теләүчеләр ;
-“мине дә шулай ук тәрбияләделәр” принципы белән яшәүче, битараф- гаилә типлары ачыкланды.
Бу бүленеш миңа педагогик эшне оештыру барышында бик әһәмиятле
Замананың тагын бер тискәре ягы бар. Хикмәт шунда, гаилә өлкәнннәрдән аерым яшәргә омтыла. Нәтиҗәдә балалар әби-бабайларның кыйммәтле рухи мирасыннан мәхрүм кала, элек-электән саклап калган гаилә традицияләрен гореф-гадәтләрен белмичә үсә. Моны булдырмау өчен балалар бакчасына дәү әни – дәү әтиләрне дә тартабыз . “Әбием сандыгы”, “Дәү әниләр бәйрәме ” ,Дәү әтием ил сакчысы “ кебек чараларда әби - бабайлар бик теләп катнаша . оныкларының уңышларына куаналар . Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.
Әти-әни һэм бала-кечкенә генә дәулэт, э инде балалар бакчасы узе бер дәуләт шушы ике дәуләт арасында дуслык, татулык урнаштыру, алар белэн идарә иту узе бер талант, осталык сорый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә
Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...
Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге
Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге темасына доклад....
"Дулкын" радиосының (ТРК) "Сабый авызы белән" тапшыруында чыгыш (Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата)
Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата радиодан чыгыш....
Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”
Выступление для воспитателей на татарском языке...
"Балалар бакчасы һәм гаилә бердәмлеге"
Материал поможет для совместной работы дошкольного образовательного учреждения с родителями по воспитанию детей....
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"
План мероприятий на татарском языке, посвящённых году "Родных языков и народного единства в РТ". План посвящён сохранению и развитию родных языков, культуры и традиций представителей народов...
"Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"
План мероприятий на татарском языке, посвящённый "Году родных языков и народного единства в РТ". План посвящён сохранению и развитию родных языков, культуры и традиций представителей народов...