Иң күңелле көн
план-конспект занятия (старшая группа)

Сабирова Чулпан Ризвановна

Балалар бакчасында туган көн бәйрәме (сценарий)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_kunelle_kon.docx15.22 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                           Сабирова Чулпан Ризван кызы,

                                                                            Саба районы Сатыш авылы

                                                                            “Кояшкай” балалар бакчасы

                                                                             тәрбиячесе

                                        ИҢ КҮҢЕЛЛЕ КӨН

                   ( Балалар бакчасында туган көн бәйрәме )

         Зал бәйрәмчә бизәлә.Музыка яңгырый.2 алып  баручы чыга.

1 А.б.: Хәерле көн,кадерле балалар!Кәефләрегез ничек? Сезнең шат йөзләрегезне күргәч, сөекле шагыйребез Г.Тукайның менә бу шигыре искә төшә:

         Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

         Нәрсәдән бу?-Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Әйе, бүген бездә бәйрәм-Туган көн бәйрәме!Иң күңелле көн ул! Чөнки күп кунаклар килә,тәмле ризыклар белән өстәл әзерләнә,бүләк бирәләр.

2 А.б.: Әйе, балалар, сезнең һәрберегезнең туган көне өйдә матур итеп уздырыла.Әйдәгез, бүген бездә дә шундый матур бәйрәм уздырыйк әле!

1 А.б.: Без сезне, балалар, һәрберегезне бәйрәм белән котлыйбыз! Акыллы, тәртипле, әти-әнинең сүзләрен тыңлаучылар, аларга булышучылар булып үсегез!

2 А.б.:Балалар,сез берәр тавыш ишетмисезме? Ишек шакыйлар түгелме?

1 А.б.: Кем бар анда?

Залга Белмәмеш килеп керә.

Белмәмеш: Исәнмесез! Мине таныйсызмы? Мин-Белмәмеш булам.Бу “Кояшкай” балалар бакчасымы? Сездә туган көн бәйрәме дип ишеткән идем.

Мине дә катнаштырыгыз әле.

2 А.б.: Әйдә,рәхим ит,Белмәмеш.Безнең балаларыбыз бик тәртипле, бик акыллы. Алар белән бергә күңел ачарсың.

Белмәмеш:Рәхмәт!

1 А.б.: Габдрахманова Алия, Шафиков Ислам,Төхбәтов Әлфис апрель аенда үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр.Аларга уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.Әйдәгез, бергәләп җыр җырлап алыйк.

           (Җыр башкарыла).

Белмәмеш:Мин сезгә берничә табышмак алып килдем. Җавабын белерсезме икән?

-Типтем-очты биеп-биеп,

  Суга төште- батмады.

Җавап: Туп.

- Ул булса, көн була;

Ул булмаса, төн була.

Җавап: Кояш.

- Ашамый, эчми

Көне – төне эшли .

Җавап: Сәгать.

-Мәкальләр беләсезме икән? Мин бер өлешен әйтәм.Белсәгез, калганын әйтеп бетерегез:

-Аз сөйлә,.........күп тыңла.

Сүз бирдеңме-..........үтә.

Иптәшең үзеңнән............ яхшы булсын.

2 А.б.: Ә хәзер әйдәгез, Габдрахманова Алия, Шафиков Ислам,Төхбәтов Әлфисләрне бирегә чакырыйк.Алар үзләренең сәләтләрен күрсәтсеннәр әле.

                        (Бию,шигырь,җыр башкарыла).

Белмәмеш: Сезгә бик зур рәхмәт!Миңа китәргә вакыт инде.Чыннан да,монда балалар бик тәртипле,сәләтле,оста икән.Кабат бәйрәм белән сезне!

1 А.б.: Үзеңә рәхмәт,Белмәмеш.Безнең белән булганың өчен, бик зур рәхмәт сиңа.

2 А.б.: Ә хәзер әйдәгез күмәк бию башкарыйк.

                       (Бию башкарыла).

1 А.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез бит-

            Күңелсездер сезгә дә.

            Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

            Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

            Кирәк һәммәбезгә дә!

2 А.б.:Бәйрәмнәр бетмәс берчак та,

            Балачаклар бар чакта.

            Зур бәйрәм-җырлап алсак та,

            Җәйге кояшта янсак та,

             Походларга барсак та.

1 А.б.:Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,

          Үзе бәйрәм-балачак!

          Балачакның шат җырлары,

           Мәңге истә калачак!

          Бәйрәмнәр бик күп болай да,

          Ә шулай да,ә шулай да

          Иң шәп бәйрәм-балачак!

 2 А.б.:  Кичәбез ахырына якынлаша.        

1 А.б.: Ә хәзер барыгызны да чәй табынына чакырабыз.

                            (Чәй эчәләр).

               Кичә төрле  балалар уеннары белән дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...