Зур шәһәргә сәяхәт
материал (средняя группа)
Предварительный просмотр:
Зур шәһәргә сәяхәт.
Борын-борын заманда түгел,әле күптән түгел генә бер урманда Куян яшәгән.Аның Куркак, Йомшак һәм Шаян исемле балалары булган. Куян балалары матур булып үскәннәр.Куркак белән Йомшак бик тәртипле булганнар,ә менә төпчекләре-Шаян бик шук булган. Урманнан ерак түгел генә зур шәһәр урнашкан, шәһәргә эләгер өчен,олы юл аша чыгарга кирәк икән.Ә юлда машиналар тыз да быз каядыр ашыгалар, аларның саны бик күп булган.
Куян балаларының шул шәһәрне бик күрәселәре килгән.Алар әниләре янына килеп рөхсәт сораганнар.Әниләре аларга юл аша ничек чыгарга икәнен кат-кат аңлаткан:
“Юл чатында светофор тора, ул машиналар белән дә,кешеләр белән дә идарә иткән.Кызыл сигнал янса-көтеп басып торырга,сары янса-әзерләнергә,әгәр дә инде яшел сигнал янса-юл аша чыгарга ярый дигән сүз.Минем сүзләрне истән чыгармагыз”-дигән.
Әниләренең сүзләрен ахырына кадәр тыңлап та бетермичә, Шаян тизрәк алга чапкан.
Менә алар юл читенә килеп басканнар,машиналарның күплегенә исләре китеп карап тора башлаганнар.Аларның әле моның кадәр машина агымын күргәннәре булмаган.Куркак белән Йомшак әниләренең сүзләрен искә төшереп светофорга караганнар, анда кызыл сигнал янганын күргәч, алар яшел сигнал янганын көткәннәр.Тыңлаусыз Шаянның көтеп торасы килмәгән.Ул тизрәк юл аша чыгарга ашыккан.Куркак белән Йомшак :”Тукта,кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый”- дип кычкырганнар.Шаян аларны ишетмәгән дә һәм...зур йөк машинасы астына эләккән.Ярый эле машина йөртүчесе вакытында туктарга өлгергән,шуңа Шаянның бераз тәпие генә җәрәхәтләнгән.Барысы да бик курыкканнар.
Куркак белән Йомшак энеләрен күтәреп өйләренә ашыкканнар.Өйдә әниләренә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннәр.Әниләре башта ачуланган, аннары үзенең балаларын кысып-кысып кочаклаган,аларның исән калуларына шатланган.Ә Шаянның тәпиен төрле дару үләннәренә төреп, бәйләп куйганнар.Шаян әле бер атна шулай аягына басалмыйча, Йомшак белән Куркакның уйнаганын тәрәзәдән генә күзәткән.Аңарга бик оят булган.Шуннан соң Шаян беркайчан да әнисенең сүзеннән чыкмаска, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз биргән.