Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»
план-конспект занятия (средняя группа)
Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты
«Куянга булышабыз»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kuyanga_bulyshabyz_konspekt_zan.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты
«Куянга булышабыз»
Максат: Балаларга табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.
Балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, сак караш тәрбияләу. Төсләрне белүләрен ныгыту (кызыл,сары,яшел,зәӊгәр), яӊа тɵсмер сыек зәӊгәр белән таныштыру. Тɵрле төстәге кисемтәләрне куланырга өйрәтү.
Балаларда матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.
Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Методик алымнар: Әдәбият сүзләре, хәрәкәтле уеннар,сораулар,музыкаль уеннар,күрсәтү,тикшерү.
Җиһазлау: проект, экран, аудиоязма, әкияттән бер өзек «Куян һәм тɵлке» Л.Н.Толстой буенча, буйлы куян уенчыгы, банан, эфлисун, алма, агач ботагы, кайрысы, кәбестә, кишер; кыргый хайваннарга охшатып хәрәкәтләнү аудиоязмасы, ковралин 12х20, төсле катыргы кисемтәләр, сыек зәӊгәр чәчәкләр балалар саны буенча.
Дәрес барышы.
Тәрбияче: Балалар, шауламагыз,
Әкиятне куркытмагыз
Хәзер могҗиза була.
Әкиятебез качкан бит балалар.
Моӊланмагыз, елмаегыз.
Әкият безгә сɵенче бирер,
Әкият,әкият кил безнеӊ яныбызга.
Балалар бик шат булырлар.
Аудиоязмада әкияттән ɵзек күрсәтелә
- Чу балалар, тыӊлагыз әле нинди дер тавыш бар.
- Нәрсә бу?
- Ни өчен җылый икән куянкай?
- Әйдәгез әле бергәләп куяны җуатабыз.
(балалар куянныӊ башыннан сыпыралар) Җылама куянкай, җылама сорыкай, йомшаккай. Куян кайда яши? Колаклары нинди? Нинди тɵстә? Кɵйрыгы нинди?
- Хәлләреӊ ничек куянкай?
Куян: Яз җитте, карлар ɵреде, урманда ашарга әзәйде. Тәмле нɵчкә ботаклар ɵстә калды.
- Нәрсә белән куянны сыйларга була? Бергәләп куянны сыйлыйбызмы?
- Як ягыгызга карагыз әле, нәрсә белән куянны ашатып була?
- Өзләп карагыз як-ягыгыздан.
( Ике кәрзингә бүлебез куян нәрсә ярата, нәрсә яратмый)
Балалар подностан сайлап алалар: банан, алма, кишер, кәбестә, чегендер, эфлисун, кәнфит, агач кайрысы, агач ботагы. Балалар үзләре куянга тәкъдим итәләр.
Куян. – Юк, банан ашамыйм, ул безнеӊ урманда үсми.
- Ә менә агач ботагын рәхәтләнеп ашыйм ул шундый тәмле, йомшак, сулы.
- Кайрыны да ашым, тәмле кетердәп тора.
Тәрбияче. Ә хәзер балалар куянныӊ күӊелен ачабызмы? (куянны утыртам)
Костюмнар кимәсәк-тә.
Без әкият геройларына әйләнә алабыз;
Җил дә, яӊгыр да була алабыз,
Күбәләккә дә әйләнәбез.
-Хәзер безне балалар музыка үзенеӊ сихри доньясына кертер, тыӊлыйк әле.
- Җәен соры, кышын ак
Аӊа шулай яхшырак. (куян)
- Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын йоклый,
Язга хәтле тормый. (аю)
- Нечкә билле.
Кɵлтә кɵйрыклы. (тɵлке)
Куян авыр сулап куйды.
Тәрбияче: - Куянкай нигә болай авыр сулыйсыӊ?
Куян: - Сезнеӊ белән бик күӊелле. Ләкин минем урманга үз ɵемә кайтасым килә.
Тәрбияче: Борчылма куянкай, без сиӊа булышабыз.
Балалар, тɵлкене куянныӊ ɵеннән куып чыгарабыз-мы? Ничек куып чыгарырга була?
Кулларны чүкечкә әйләндерәбез дә һəм каты итеп шакыйбыз.
Кулларга барабан таякларын алабыз да, яӊгыратып кагабыз.
Ишетми тɵлке балалар.
Каты иттереп кулларыбызны чәбәклик.
Әле дә ишетми тɵлке.
Хәзер аякларыбызны тыпырдатабыз.
Тɵлке: Әй куркам,куркам тимәгез миӊа, мин урманга китәм. (Куянны алам).
Куян: - Рәхмәт сезгә балалар, тɵлке кире әйләнеп кайтмас микән? Миӊа куркыныч, мин куркам.
Тәрбияче: - Балалар! Куянга булышабызмы? Куянныӊ ɵй тирәсен нәрсә белән корып була. Ныклы кыйма корабыз мы? Бер кем дә ɵй янына якын килә алмасын. (Куянны утыртам).
Остәлләр янына килегез, менә шундый койма тɵзибез.(Күрсәтәм, тɵсләрне билгелим).
Тɵрле тɵстәге кисемтәләрдән ныклы кыйма корабыз. Ә бу кисемтә зәӊгәр тɵстә.
Табыгыз әле үзегездә шундый тɵсне.
- Бу нинди тɵс? (Сыек зәӊгәр).
Балалар, hәр кайсыгызда тɵрле тɵстәге кисемтәләр, кыйманы шулай иттереп тɵзегез. Ике бер тɵрле тɵс янәшәдә булмасын.
( Музыка уйный балалар тɵзиләр).
Куян: - Нинди ныклы, ошанычлы, матур кыйма тɵзедегез. Рәхмәт сезгә балалар! Хәзер миӊа бер нинди урман хайваннары куркыныч түгел. Ура!
Минем сезгә бүләгем бар.
- Нәрсә бу балалар? - Чәчәкләр.
- Нинди чәчәкләр? Умырзая чәчәкләре.
- Чәчәкләр нинди тɵстә? - Сыек зәӊгәр.
Дɵрес, хәзер шушы умырзая чәчәкләре белән биеп алабыз. (балалар бииләр)
Шуныӊ белән дәрес тәмам. Балалар кунаклар белән саубулашалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»
Задачи: Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...
Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»
Максат: Балаларга табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...
Мәктәпкә әзерлек төркеме белән ачык дәрес конспекты «Уенчыклар үпкәләгән»
Конспект занятий для детей подготовительной группы на тему: « Уенчыклар үпкәләгән»Максат: Балаларда татар теленә карата кызыксыну hәм хөрмәт тәрбияләү. Һәр балага УМК лексик дозасынн...
Конспект занятия по экологическому воспитанию "Куянга булышабыз"
Яшь үзенчәлеклэреУртанчыларТема:« Куянга булышабыз»Эшчәнлек төре:Уен- квестЭшчәнлеккә кертелгэн белем бирү өлкәләре:Коммуникация, танып белу, сынлы сәнгать, сәламәтлек. Максат:Балалар...
Без табигать дуслары. Ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
Балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләр...