Татарстанга - 100 ел.
материал (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Туган ягым - Татарстан»
(кичә)
Зал бәйрәмчә бизәлгән(шарлар,чәчәкләр,рәсемнәр,китаплар,кул эшләнмәләреннән күргәзмә)
Җыр «Тылсымлы сүзләр». Мөхтәр Минһаҗев музыкасы,Илүсә Нәбиуллина сүзләре
1 бала. Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты, күп милләтле
Туган илебез безнең Татарстан!
2 бала. Дөньяның нигезе - матурлык
Бердәмлек, һәм Ватан,
Чәчәк ата гөлбакчадай, –
Дуслык иле Татарстан!
3 бала. Татарстанда яшиләр,
Чуваш, татар, мари, рус,
Мордва, башкорт, һәм дә удмурт,
Бар да бергә, тату-дус!
4 бала. Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин Туган телдә.
Җыр”Туган тел”
5 бала. Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен,
Иң кирәкле яхшы тел!
Тәрбияче. Балалар,хәзер сезнең белемнәрне сынап карыйбыз.
Әкиятләр яратасызмы сез?(Балалар җаваплары тыңлана)
- “Өч кыз” әкиятендә әниләренә ярдәмгә кызларны нәрсә чакырган?(тиен)
- Җәен соры,кышын ак,аңа шулай яхшырак. (куян)
- “Гөлчәчәк”әкиятенең төп герое кем?(Гөлчәчәк)
- Шалканны кем чәчкән? (бабай)
- Шалканны тартып чыгарырга нәрсә булышкан?(тычкан)
- Төлкене куян өеннән нәрсә куып чыгарган?(әтәч)
- Сертотмас үрдәкне нәрсә ашый? (төлке)
- Шүрәлене кем алдаган?(Былтыр)
Тәрбияче.Булдырдыгыз,балалар .Әкиятләрне бик яратасыз икән!
6 бала. Без Казанны яратабыз
Яратмаган кая ул?
Җир йөзендә иң-иң матур,
Иң сөйкемле кала ул!
7 бала. Безнең флаг –
Бик матур флаг.
Төсләре ямьле:
Яшел, кызыл, ак.
8 бала. Канатлы ак барс
Илебез гербында.
Горур һәм сөйкемле,
Батыр ул,кыю да.
9 бала. Ачык һәм якты
Барыр юлларың
Син туган ягым
ТАТАРСТАНЫМ.
“Мин яратам сине ,Татарстан”җыры. ” (Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе).
9 бала. Татар халкы уңган,булган.
Пешерә татлы ашлар.
Гөбәдия һәм чәкчәк,
Пәрәмәч,өчпочмаклар.
Тәрбияче: Балалар, ә бу ризыкларны нәрсәдән әзерлибез соң?Әйтеп карагыз әле.(Балаларның җаваплары тыңлана)
10 бала.Дәу әнием энже калфак
Буләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешэ йөземә.
11 бала. Кәләтушемне мин кидем
Көзге каршына килдем
Менә шушындый була ул
Татар малае дидем.
Татар халык биюе.