Халык фольклоры - кечкенә яшьтәге балаларны балалар бакчасына нәтиҗәле ияләштерү юлы.
материал (младшая группа)
Балаларны балалар бакчасына ичләштерүдә татар халык иҗаты әсәрләренең роле. Аларны теге яисә бу ситуациядә ничек кулланып булуы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_halyk_izhatynyn_bala_tormyshyndagy_hmiyate.docx | 22.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Мәскәү районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
“Халык фольклоры – кечкенә яшьтәге балаларны балалар бакчасына нәтиҗәле ияләштерү юлы”
Төзеде тәрбияче:
Вафина З.Г.
Казан
Балаларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләрен ныгыту балалар бакчасында төп бурычларның берсе булып тора. Бакчаның гомуми эше шушы бурычны үтәүгә юнәлдерелгән, чөнки бары тик физик һәм психик яктан сәламәт бала гына шат күңелле, белемгә, камиллеккә омтылучан, гомумән, бәхетле була ала.
Адаптация чоры бала өчен дә, өлкәннәр өчен дә катлаулы һәм җаваплы чор. Татар халык авыз иҗаты, ягъни, әкиятләр, җырлар, табышмаклар, әйтемнәр, эндәшләр, санамышлар балаларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык, индивидуальлек кебек сыйфатларны ачу өчен, физик һәм психик яктан сәламәт бала тәрбияләү өчен алыштырмаслык чара булып тора. Ягымлы тавыш белән әйткән әйтемнәр, эндәшләр баланың күңелен күтәрә. Нәкъ фольклор элементлары аша без балаларга ярату, кайгырту, ышану хисләрен җиткерәбез. Бигрәк тә баланың балалар бакчасына беренче килгән көннәрендә фольклорга мөрәҗәгать итү аларның яңа мөхиткә күнегүен шактый җиңеләйтә. Уңышлы сайланган, сәнгатьле итеп әйткән әйтемнәр, эндәшләр бала белән тизрәк элемтәгә керергә булыша. Әнисе белән саубуллашкан вакытта бала елый башлады. Ничек аны тынычландырырга? Баланы кулга алып, тыныч ягымлы тавыш белән:
“Ә кем безнең әйбәт малай?
Кем безнең матур малай?
Булат безнең әйбәт малай,
Булат безнең матур малай.
Исәнме, Булат,
Исәнме, кояшым.
Безнең Булат бүген ничек йоклаган?
Безнең Булат бүген ничек уянган?
Кулыма алам,
Сине яратам, яратам, яратам.”
Үз исемен ишеткәч, бала тынычлана. Балалар үзләре турында бик яратып тыңлыйлар. Ә уен дәвам итә.
“Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Дилә үсә зур булып,
Бигрәк матур кыз булып”.
“Күк-кү, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык,
Диләрәгә баллы калак
Кертеп чык.
Булатка сөт куйган идем,
Ашамаса, эчеп чык!
Исламның башына
Май сөртеп чык,
Зәлиягә баллы кашык,
Майлы ботка биреп чык!”
Күңелле йомшак сүзләр, әкрен генә баланың башыннан, чәченнән, битеннән, кул, аякларыннан сыйпау, маңгаена, күз, борынына тиеп алу үз эшен эшли – баланың күңелен күтәреп җибәрә, тынычландыра.
“Олы урман – чәч,
Кола ялан – маңгай,
Елкылдык күз,
Мышкылдык борын,
Чәпелдек авыз,
Кәкерешкә кул,
Тәртешкә аяк”.
Андый уеннар аерым урын алып торалар.
Баланың бер җире авыртып китсә, әйтәбез:
“Әпсен-төпсен
Бүрәнә бассын,
Динәнең авыртканы бетсен”.
Егылган вакытта:
“Тфү-тфү дияем,
Җиргә байлык,
Аязга саулык теләем”.
Андый сүзләр шифа булып, баланың күңеленә ята, дәвалый, авыртуын бетерә. Бала елаудан туктап, елмая башлый.
Әйтемнәр, эндәшләр, җырлар, кечкенә әкиятләрне балалар кызыксынып, игътибар белән тыңлыйлар, алар аша сүз байлыгын арттыралар, туган телнең матурлыгын ишетергә, сокланырга күнегәләр. Аларны тормышның төрле вакытларында файдаланып була. Мәсәлән: баланы тынычландырып йоклатканда:
“Әлли-бәлли итәр бу,
Олы булып үсәр бу,
Олы булып үскәчтен,
Мәктәпләргә китәр бу.
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу.
Укуда һәм язуда
Иң алдыңгы булыр бу,” –
дип көйләү баланы юата.
Ә йокыдан уятканда, ягымлы итеп, сыйпап:
“Тор, иркәм, тор инде,
Йокың туйгандыр инде.
Иптәшләрең уянып,
Киенеп куйгандыр инде,” –
дип иркәләп, шигъри тел белән әйтергә була.
Ә битләрне юарга вакыт җиткәч:
- Яле, кая әле, йомшак су, йөгерек суны тотып, тоеп карыйк әле.
“Йомшак су, йөгерек су!
Син Диләрәне чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләре дә аллансын,
Куллары да агарсын,
Тешләре дә тазарсын,
Авызы да елмайсын,
Колагы да тыңласын.
Йомшак су, йөгерек су!
Диләрәне чиста ю!”
Уен турында бер риваять тә бар. Анда болай әйтелгән:
“Минем баланың йөрәгенә сүз белән җитәсем килгән иде. Минем сүзләр ишетелмичә калды.
Мин бала йөрәгенә китап аркылы җитәргә теләгән идем. Бала миңа гаҗәпләнеп карады.
Аптырашта калып, - “Ничек кенә бу баланың йөрәгенә үтеп керергә?” – дип әйткәч, бала, яныма килеп, колагыма: “Кил, уйна минем белән” – дип әйтте.”
Чынлап та, уен балалар тормышында зур әһәмият уйный. Ә халык авыз иҗаты балалар бакчасына күнегү чорында балалар белән элемтә булдырганда иң әһәмиятле, үтемле һәм нәтиҗәле алым булып тора. Уеннарга, аеруча татар халык уеннарына зур урын бирелә. Бигрәк тә җырлы-биюле уеннарны нәниләр яратып уйныйлар. Әлеге уеннар балаларның күңелләрен күтәрә, кызыксыну уята.
Нәфис сүз, матур халык әдәбият әсәрләре балаларның эчке дөньясын баета, аларны әхлакый яктан тәрбияли, балалар бакчасына тизрәк, җиңелрәк күнегергә булыша. Фольклор дуслык, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатларны тәрбияләп кенә калмыйча, уен барышында балаларга үзләреннән үзләре уенга кереп китәргә, ирексездән сүзләрне, җөмләләрне, җырларны бик тиз отып калырга ярдәм итә. Уенда катнашасы килү теләге тудыра. Әкият персонажлары, уенчыклар белән дә балалар уйнарга бик яраталар, алар белән бик теләп элемтәгә керәләр. Курчакларның сорауларына җавап бирәләр, аларның теләкләрен үтиләр, киңәшләр бирәләр, төрле образларга керәләр.
Әлеге такмак, юаткычлардан тыш без режим моментларында:
- “Әйт әле, үскәнем”
- “Матур түгәрәк”
- “Ак калач”
- “Күңелле карусель”
- “Куянкай”
- “Казлар”
- “Бичара куян”
җырлы-биюле уеннар үткәрәбез.
Халык авыз иҗатындагы бик күп җыр-такмазаларны бармак уеннары вакытында кулланабыз:
- “Карга ботка пешергән”
- “Бу бармакның исеме ничек?”
- “Чылбыр”
- “Сыерчык оясы”
- “Песи”
Һәм башка бармак уеннарын уйнатабыз һәм “Бармак театры”н кулланабыз. Бармак уеннары балаларның акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый-этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора.
Халык телендә сөйләнеп, җырланып йөри торган әсәрләрне фольклор әсәрләре диләр. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Ул – халкыбызның гаҗәеп бай күңел хәзинәсе, ата-бабаларыбызның безгә биреп киткән олы рухи мирасы, күңел дәрьясы. Бу дәрья – безнеке! Әмма аның бездән соңгы буыннарга да каласы дәрья икәнлеген онытмаска, аны кору-кибүдән сакларга кирәк!
Кулланган әдәбият:
- Ф.В. Хәзрәтова “Туган телдә сөйләшәбез”. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү буенча тәрбиячеләр өчен методик кулланма.
- Р.Ф. Ягъфәров “Балалар фольклоры”.
- К.В. Зарипова “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...”
- Р.Ф. Харрасова “Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник”.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"
Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...
"Балалар бакчасының гаилә белән иҗтимагый хезмәттәшлек контекстында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нәсел шәҗәрәсен өйрәнү"
Консультация для родителей...
Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә һәм балалар бакчасының бәйләнеше
Консультация для родителей...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар халык фольклоры аша экологик культура тәрбияләү
Выступление на педсовете...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы тәрбияләүне халык фольклоры белән берлектә алып бару.
Табигатьнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шу...
Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.
Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле....