«Һөнәр - шоу» интеллектуаль уены
учебно-методический материал (старшая группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Һөнәрләр темасын ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honr-shou.docx21.15 КБ

Предварительный просмотр:

«Һөнәр - шоу» интеллектуаль уены

Җиһазлау: төрле рәсем слайдлары, компьютер, проектор,

Хәерле көн  балалар, тәрбиячеләр! Без бакчабызда бу атна дәвамында хезмәт турында ягъни һөнәрләр турында сөйләштек. Җир йөзендә һөнәрләр бик күп. Һәр кеше үзенә дөрес һөнәр сайларга тиеш.

Барлык һөнәрләр дә яхшы,

Барлык һөнәрләрләр кирәк.

  • Нәрсә соң ул һөнәр?

Халыкта мондый мәкаль бар:       Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс” 

-  Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

 -  Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

Һөнәрләр безнең бик күп.  Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгелә. Бу санны сез әле күз алдына да китерә алмыйсыз.

- Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк.

Сезнең хөрмәткә без зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләгән Һөнәр-шоу уенын тәкъдим итәбез.  Ике командага балалар арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алдык. Һөнәр- шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез, ә инде кемнәр белми уен барышында танышырсыз.

Иң элек уеныбызның барышына һәм балаларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.

Шулай итеп, башлыйбыз!

Әйткәнемчә, бүгенге уенда 2 төркем катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

2 команда үзләре белән таныштыралар. Исем, девиз әйтелә.

Шулай итеп, беренче турны башлап җибәрәбез. Беренче турда һөнәрләр турында сораулар укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар. Командаларга сорауларны чиратлап бирәм. Әгәрдә уен барышында ике командада сорауга җавап бирә алмый икән, җанатарларның җавабы кабул ителәчәк.

I тур. “Һөнәрләр”

  1. Укытучы - балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар  чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле  тыйнак, ягымлы булырга өйрәтүче.
  2. Тәрбияче -Ул  мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Аның эш урыны - балалар бакчасында.
  3. Табиб - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.   Без  авырган чакта гел аның янына барабыз.
  4. Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә.  Сатучы тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле  акча һәм продуктны тапшыра.
  5. Тегүче булыр өчен  үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле  эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле  һөнәр ияләренә дә костюмнар  әзерлиләр.
  6. Әйтегезче, кем соң шулай

                 Тәмле ашлар,

                 Хуш исле котлетлар,

                 Салат, венегретлар

                 Әзерләп, безне сыйлый?

                 Повар (пешекче).

  1. Без ут белән көрәшергә тиеш, -

                 Без көчле һәм кыюлар.

                 Бар кешегә кирәк һөнәр -

                 Әйтегезче, без кемнәр?

                 Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар).

  1. Хат , газета – журналларны

                 Ул бар өйгә тарата.

                Пенсия биргәнгә күрә,

                Бар өлкәннәр ярата.

                Почтальон.

II тур   "Шигырь сөючеләр " конкурсы.

Бу турда 2 команда һөнәр турында шигырь сөйләргә тиеш.

“Әнием һөнәре” (Ф. Яруллин)

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

“Доктор” (Р. Миңнуллин)

Малайлар, юкка сез

Доктордан куркасыз.

Бик әйбәт ул, димен:

Әни бит ул минем.

“Һаҗирә апа” (М. Садри)

-Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

 

“Минем әби” (М. Садри)

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда – алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче.

 

Шофёр булам

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

 

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

 

***

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

“Алтын куллы”, – дисеннәр.

III тур  "Бу корал кемгә кирәк?" дип атала.

Слайдларда эш кораллары күрсәтелә, ике командада чиратлап ул коралның кайсы һөнәр иясенә кирәклеген әйтә белергә тиеш.

Уртанчылар төркеме чыгышы. “Мин шофёр” җыры

    IV тур  Капитаннар ярышы . "Дөрес җавап" уены

Бу уен игътибарлылык сорый. "Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.

1 команда капитанына сораулар:

  1. Машина йөртүче кеше –шофер
  2. Айболит ул – ветеринар
  3. Янгынны полиция сүндерә
  4. Сатучы ул- кешеләрне дәвалый
  5. Табиб ул – укол ясый.

2 команда капитанына сораулар:

  1. Укытучы ул- балаларга белем бирә
  2. Повар ул – тәмле ашлар пешерә
  3. Тракторчы ул машина йөртә
  4. Тәрбияче ул – балалар тәрбияли
  5. Төзүче өйләр төзи.

Капитаннарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ахыргы турыбыз “Пазлны дөрес итеп җый” дип атала. Командаларга төрле һөнәр ияләренең пазлы бирелә, алар аны тиз генә җыярга тиеш була. Беренче җыеп бетергән команда җиңүче була.

Ә командаларыбыз пазл җыйганда, тамашачылар белән бер уен уйнап алабыз. “Һөнәрләрнең тәрҗемәсе” дип атала. Мин татарчасын әйтсәм, сез русчасын әйтергә тиеш буласыз, мин русчасын әйтсәм сез татарчасын әйтәсегез була.  

тегүче – швея

табиб – врач

сатучы – продавец

укытучы – учитель

машина йөртүче – шофёр

комбайнчы – комбайнер

тракторчы – тракторист

сыер савучы – доярка

көтүче – пастух

язучы – писатель

төзүче – строитель

пешекче – повар

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

Балалар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.

Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə...

Материал по развитию речи «ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»

«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ» "ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА". ( Бармак уены ике кул белән башкарыла).(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга яр...

Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,  йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...

Авторская игра по татарскому языку "Бармак уены"

Игра - презентация к знаменитой пальчиковой игре "Бармак уены". Эта игра поможет детям закрепить знание членов семьи на татарском языке....

Татар халык уены “Зәлидә”

Эти - әниләр белэн уткэрелгэн күнелле кичә...

2 че кечкенэлэр торкемендэ “Серле капчык” уены. Игра во второй младшей группе по татарскому языку "Чудесный мешочек".

Максат: Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;              Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөс...