"Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

 

 

 

 

 

"Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman.docx70.68 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Татарстан  Республикасы  Әтнә районы

 мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе                    

                                   Олы Әтнә балалар бакчасы

 “ Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы”

            "Җир көне"нә багышланган экологик бәйрәм сценарие

                                          6-7 яшьлек балалар өчен

                  https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=44d8a58e643599cfc14954211ff12ff9&n=33&h=215&w=269

                                              Төзеде: тәрбияче Шакирова Г.Т.

                                              Олы  Әтнә,2017

Максат:балаларны урман, андагы тереклек ияләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштыру;урманда үзләрен дөрес тоту күнекмәләре бирү;туган як  табигатенә мәхәббәтт тәрбияләү.

Җиһазлау. Зал урман күренеше белән бизәлгән, стенада табигатькә багышланган рәсемнәр; имән, юкә, каен, чыршы, төлке, керпе башларына ярымбитлекләр,проектор

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Бүген бәйрәм, бик зур бәйрәм, бәйрәмнәр котлы булсын! Бүенге җыелуыбызның максаты да шул бәйрәм уңаеннан бит. Нинди бәйрәм дисезме?! Менә анысына сез миңа җавап бирәсез инде... Безнең һәрберебезнең үзенеке генә булган бәйрәме бар бит... Я, бу нинди бәйрәм ... Әйе, әйе бик дөрес - туган көн бәйрәме. Без дә бүген туган көн бәйрәменә җыелдык. Кемнең туган көне дисезме?!  Кем икәнен, табышмакка җавап бирә алсагыз белерсез..."Үзе зур, түгәрәк - йөзә Кояш тирәләп"... {җавапларны тыңлгач). Булырдыгыз, бик дөрес - бу чынлап та Җир шары.

Балалар, 22 нче апрель көнне "Җир көн"ен - планетабызны саклау көнен бәйрәм итәбез. Без генә түгел, Җир шарының бөтен почмагында да Җир-ананы, аның табигатен яраткан кешеләр бу көнне билгеләп үтә. (Картадан күрсәтү.)

Бала. Җир-анабыз, гүзәл табигатең,

Иксез-чиксез дала-кырларың.

Суларың саф булсын, һаваң чиста,

Шаулап торсын яшел урманың.

Бала. Әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга

Бу китап гаять зурҖир,                                                                                  

Су,

Күк,                                                                          

Кояш,

Ай.

(Балалар урман аланына чыгалар. Анда алма, чия агачлары, карлыган куаклары, чәчәкләр үсеп утыра.)

Тәрбияче. Дусларым, без сезнең белән урман аланында. Тыңлагыз әле, урман сезне җырлап каршы ала, кошлар сайрый, агачлар шаулый.

Бала. Хәерле көн телим, урман-анам,

Кояшлы көн телим мин сиңа!

Кошларың гел шулай сайрап торсын,

Чәчәкләрдән хуш ис бөркелсен.

Бала. Күрче, күрче, нинди алан!

Үсәләр алмагачлар.

Җәй җиткәчтен шау чәчәктә

Утыралар инде алар.

     Бала. Исәнме, әй, алмагач.

Моңсумы без булмагач.

Яңгыр суын эчкәнсең,

Зур булып син үскәнсең.

Бала. Исәнмесез, чияләр,

Кемнәр сезгә тияләр?

Куяннар кимермәдеме?

Суыклар тимәдеме?

Бала. Исәнме, кура җиләк!

Син безгә бик тә кирәк.

Шөпшәләр һәм бал кортлары Очар тиздән тирәләп.

Тәрбияче. Балалар, монда күпме үлән, чәчәкләр баш калкыткан, беренче чәчәкләр күренә. Әкрен генә тыңласаң, бәлки үзләре турында сөйләгәннәрен дә ишетербез. (Тыныч акрын музыка агыла.)

Умырзая. Кар астыннан урман аланында

                  Баш калкыта умырзаялар.

      Тик өзәләр тамырларын кортып,

       Аланлыкка килгән балалар.

Күкебаш. Мин дә язның матур бер чәчәге,

        Күкебаш була исемем.

       Аерсагыз мине дусларымнан,

        Бу аланны кайчан күрермен?

Нәүрүз чәчәк. Язның беренче чәчәге –

Мин инде ул - нәүрүз чәчәк.

Мөгаен, матур чәчәк, дип, ‘

Бу балалар өзәчәк.

Тәрбияче, һай, балалар, бу чәчәкләр куркып беткәннәр бит. Нишләп шулай куркалар соң алар кешеләрдән?

Бала. Кешеләр аларны өзәләр, тамырлары белән җыялар. Алар юкка чыгарга мөмкин. Шуңа да аларны "Кызыл Китап" битләренә керткәннәр.

Бала. Бар соңгы кат очкан кошлар...

Соңгы чәчәкле гөлләр...

Килер буынга калырмы,

Рәсемдә генә алар?

Бала. Мин дә бер чәчәк өзсәм,

Син дә бер чәчәк өзсәң?

 һәр кешедә бәйләм булса,

Нәрсә әйтер Урман-ана?

Бала. Мондый сүзләр уйландыра.

Киләчәк бит безнең кулда.

Без - табигать сөючеләр,

Аны саклау уебызда.

Тәрбияче. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир-анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам.

                                    Уен: “Чәчәкләр”

Балалар ике командага бүленә.Бер команда балалары чәчәк рәсемен күрсәтә,икенче команда чәчәкләрнең исемен атый.Аннары командалар урыннарын алышалар.

Тәрбияче. Балалар, монда бик күп агачлар, сайрый сандугачлар.

Бала. Ай-яй, бик куе урман,

Ничек болай зур булган.

Күп төрле агачлары

- Нәрсә сөйләр болары?

(Агачлар ролен башкаручы балалар, ярымбитлекләр кияләр.)

Имән. Минем исемем - имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач имән,

Җилләргә давылларга

 - Берсенә дә баш имәм.

Юкә. Ә мин юкә исемле,

Юкә ул чәчәк төсле,

Яныннан китәсе килми,

һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр

Миңа безелдәп кенә.

Иң тәмле балын җыеп

 Алып китәләр сезгә.

Чыршы. Ә без чыршы, күрәсез,

Чыршы булмый энәсез.

Тик бер үпкәм бар сезгә. \

Кешеләр кисеп китә

Яңа елда, бәйрәмгә.

Шуңа бик тә борчылам,

Азайдылар ишләрем,

Ялгыз калсам, нишләрмен?

Каен. Минем исемем - каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазъ кебек тузым.

Ләкин сезгә бар зарым,

Суларым ага язын.

Сылап кына китегез,

Безгә ярдәм итегез.

Балалар. Сезгә ярдәм итәрбез,

Сүзегезне үтәрбез.

(Балалар агачның ярасын сылап куялар.)

Бала. Дус-ишләрең янында бул,

Чыршы, бер дә кайгырма.

Кибетләрдә беткәнмени

Ясалма чыршылар да.

Бала. Агачлар зур үсегез

һәм күп булып үрчегез.

Сез үсегез һәркайда,

Сез кешеләргә файда.

Каен. Безнең дуслар булыг ыз,

Юкә. Үзегез дә бакчаларга,

Чыршы. Аланнарга, урманнарга

               Агачлар утыртыгыз.

Имән. Сез, балалар, агачларны

            Сындырмагыз, саклагыз!

Бала. Ярый, ярый, без һәрвакыт

             Сезгә дуслар булырбыз.

     Үзебез дә матур-матур

     Агачлар утыртырбыз.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, ак каенга күңеллерәк булсын өчен, тирәсендә җырлап әйләник.

("Ак каен " җыры башкарыла. Халык көе, Зыя Ярмәки суз.)

   Бала. Безнең урман - урман менә. Аңа җитү кая ул!

Моңлы да ул, серле дә ул,

Файдалы да, бай да ул.

Җиләк дисәң, учлап сипкән,

Гөмбә дисәң җый гына...

Тәрбияче. Тукта, ни бу! Кошлар нигә Өзгәләнеп: "Чар-р", - диләр?

Чыр-чу, килеп алар гүя:

"Абау, дошман бар-р!", - диләр.

(Төлке керпенең аягыннан эләктереп алган. Рольләрне катнашучы балалар ярым- битлекләр киеп башкаралар.)

Бала. Безне күргәч тә җибәрми,

Ах, явызны кара син,

Ятим итә бит инде.

Мескенкәйнең баласын.

(Балалар төлкене куркытып, керпене азат итәләр, төлке кача.)

Бала. Бездән куркып төлке шундук

Ташлап качты корбанын. 

Юкса үзебез кыздыра идек

Таяк белән без аны.

(Балалар керпене уртага алалар, ярасын бәйлиләр.)

  Бала. Хәлен ничек, Энәбикә?

Ясаган төлке яра.

Яле, дускай, бәйләп куйыйк,

Бака яфрагы - дәва.

Бала. Курыкма син, керпе, бездән, ,

Без - табигать дуслары.

Синең кебек, Җир-ананың

Уллары һәм кызлары.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, юлларыгызда очраган һәр үсемлеккә, һәр хайванга ярдәм итәсез. Керпене өйгә алып кайтырга ярый идеме?

Бала. Юк, аларның йорты - урман. Без аның яраларын бәйләп куйдык, ул терелер, балалары янында калсын.

Бала. Йөрдек урман-аланында,

Җәнлекләр, кошлар күрдек.

Ярдәм иттек агачларга,

Бик күп нәрсәләр белдек.

Тәрбияче. Балалар, табигатькә, Җир-анага нинди сүзләрегез бар?

    Бала. - Сакларбыз үсемлекләрне,

Бала. Өзмәбез чәчәкләрне,

Бала. Кош оясына тимәбез,

Бала. Сакларбыз бөҗәкләрне.

Бала. Агач-куаклар утыртып,

    Урманнар үстерербез.

Бала. Чишмә-күлләрне һәрвакыт

             Без чистартып торырбыз.

Тәрбияче. Беркайчан да рәнҗетмәгез, 

     Табигать ул - Җир-ана.

    Табигатьнең якын дусты

    Булсын иде һәр бала.

                                     http://rusregioninform.ru/wp-content/uploads/2017/03/623_1.jpg

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман- җиребезнең, матурлыгы байлыгы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән йомгаклау чарасы....