“Халык авыз иҗаты”
презентация к уроку (младшая группа) на тему

Галиева Равия Кияметдиновна

“Халык авыз иҗаты” темасына презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon khalyk_avyz_izhaty_.ppt2.72 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Халык авыз иҗаты” темасына презента ция Тәрбияче.Галиева Равия Кияметдиновна .

Слайд 2

Халык авыз иҗаты

Слайд 3

Максат: 1. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру. 2. Балаларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. 3. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Слайд 4

Халык авыз иҗаты әсәрләре: 1.Бишек җырлары 2.Такмаклар 3.Такмазалар 4.Санамышлар 5.Табышмаклар 6.Мәкальләр 7.Әкиятләр 8.Мәсәлләр 9.Тизәйткечләр 10.Мәзәкләр

Слайд 5

Кайбер әкиятләрнең,табышмак, җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр.

Слайд 6

Мәкал ь – халыкны ң тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәг ънәле төгәл җөмләләр ул. Мәкальне ң төп мәг ънәсе “ сөйләп,әйтеп бирү ” дигәнне аңлата.Төп максаты – фикер әйтү.

Слайд 7

М әкал ьл әр Тән биргән дә ана, Сөт биргән дә ана, Тел биргән дә ана, Көй биргән дә ана. Ата –анаң чын дустың, Дус – ишләрең юлдашың.

Слайд 8

Бишек -яшь баланы тирб әтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ятак яки йоклату урыны.

Слайд 9

Бишек җыры - бишектәге баланы тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган җыр.

Слайд 10

Бишек җыры. Әлли – бәлли бәүкәем, Җан йөрәгем, нәнкәем, Рәхәт кенә тынычлап Йоклап китәр бәбкәем...

Слайд 11

Бишек җырлары. Әлли – бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу. Бәү – бәү итеп,күз йомып Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп Үсеп буйга җитәр бу, Абыйлары артыннан Мәктәпләргә китәр бу. Мәктәпләрдә укыгач, Галим булып җитәр бу.

Слайд 12

Сораулар: 1.Назлап әйтелә торан “бәүкәем,җан йөрәгем, нәнкәем, бәбкәем”сүзләрен әниең сиңа әйтәме? 2. Бишек җырларын җырлаганда, ана баласына нинди теләкләр тели? 3.Әниең сиңа нинди бишек җырлары җырлады икән?

Слайд 13

Тел шомарткычлар – авазларны д өрес әйтер өчен кулланыла торган шиг ъри әсәрләр. Карамага карама Карама, карама,карамага карама, Карамага карасаң, ике күзең карала. ( карама – ясен ь)

Слайд 14

Такмаклар – бию өчен яки күңел ачу өчен әйтелә торган халык иҗаты әсәрләре. Бие,бие,бие әле, Биегәнең юк әле; Сине матур бии диләр, Биетеп карыйк әле. Челтәр икән якасы, Бигрәк матур тәңкәсе; Аккош микән,былбыл микән Моны үстергән әнкәсе.

Слайд 15

тәңкә – монета аккош – лебед ь былбыл - соловей

Слайд 16

Санамышлар – кайбер уенны башлап җибәргәндә балалар арасында әйтелә торган үзенә бер төр тезем сүзләр.

Слайд 17

Санамыш. Кура җиләк Бер чиләк, ике чиләк, Өч чиләк, дүрт чиләк, Биш чиләк,алты чиләк, Җиде чиләк,сигез чиләк, Тугыз чиләк – кура җиләк!

Слайд 18

Табышмак – зиһен ачкычы Төп мәг ънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүзне табышмак диләр.

Слайд 19

Җире ак, Орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар.

Слайд 20

Агач түгел – яфраклы, Күлмәк түгел – тегелгән, Кеше түгел – сөйли, Нәрсә ул?

Слайд 21

М әзәк – күңел ачкычы Саф һавада йөри Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең? Ут юк иде. Ә телевизор карадыңмы соң? Аны бит мин караңгыда карадым.

Слайд 22

Сорауларга җавап бир: 1.Син нинди табышмаклар беләсең? 2.Уен вакытында нинди санамышлар кулланасыз? 3.Нинди мәзәкләр беләсең? Киңәш :”Сабантуй” газетасында чыгып бара торган мәзәкләр,табышмак, санамыш,һәм әкиятләрне укы, ошаганын дәфтәреңә яз.

Слайд 23

Кулланылган әдәбият: 1.Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х.Мияссарова. Дәреслек “Әдәби уку” 2. Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х.Мияссарова.”Әдәби уку” методик кулланма. 3.Нәкый Исәнбәт.”Балалар фол ь клоры” 4. “Иң матур сүз” төзүче К.В.Закирова.”Мәгариф”нәшрияты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Татар халык авыз иҗаты

Знакомство с образцами татарского фольклора: потешками,пальчиковыми играми....

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...