Каз өмәсе
статья (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Борынгыдан калган гадәт – татарның каз өмәсе.
Хуҗа әби: Бүген каз өмәсе ясарга ниятләдем әле.( Авыз эченнән көйли)
Каз өмәсенә җыйналды
Тирә-күрше кызлары...
( Аудиоязмада каз кычкырган тавышлар, каз тоткан тавышлар ишетелә) Күрше әби керә.
- Керергә мөмкинме? Күршекәем, ни хәлләрең бар?
- Бик яхшы, әйдә кер, утыр. Үзеңнең хәлләр ничек соң?
- Әйбәт кенә йөреп торам. Ихатаңда кешеләр йөргәнен күргәч кердем, әллә берәр эш майтарасыңмы?
-Шулаерак иде шул, менә каз казларны йолкырга өмә җыйган идем. - Андый вакытта кеше артмый. Мин дә җыенып керим әле.
Кызлар килеп керә әби белән.
- Исәнме, әби! Килеп җиттек без.
- Түрдән узыгыз, бәбекәйләрем,исән-сау гына килеп җиттегезме?
- Хәлләр әйбәт, әби. - Әйдәгез әле, башларыгызга яулыклар бәйлик, алларыгызга алъяпкычлар ябыйк.Сөбеханалла-машалла,берегездән-берегез матур икән.
( Килен белән күрше әби таска салып казларны алып керә.)
Килен: Һай,көне дә көне, салкынайтып җибәрде. Әби:Ярар, әйдә салкынайтсын,казларны салкын суда юсан, ите дә тәмле була, тәне дә аграк була.
Хуҗа әби: Менә монда куегыз казларны, үзегез дә җайлашып утырыгыз. Казларны берәм- берәм алыгыз. Хәерле сәгатьтә булсын(.Өйрәтү)
Күрше әби: Кызлар, казларны кулдан төшереп җибәрә күрмәгез, казны кулдан төшереп җибәрсәң , кул арты китә, диләр.
1 нче кыз: Без дә беләбез андый сынамышларны. Көз озын килсә, яз соң килер. жамила
2 нче кыз: Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.дания
Әби: Кызлар, бик күп беләсез икән бит сез сынамышларны, бер җырлашып утырыйк әле.
Кызлар: Җырлыйбыз,күңелләр күтәрелеп китәр.
Каз канатларын йолкабыз,
без эшне яратабыз.
Уйнап-көлеп , җырлап-биеп,
Күңелне юатабыз.
Коймаклары тәмле пешә
Утын яккан мичләрдә.
Сөйләшәбез, серләшәбез
Бу күңелле кичләрдә.
1нче кыз: Бигрәк моңлы, бигрәк матур җыр.жамила
Әби:Кулларыгыз армадымы?
Әби: Кара, казлар ничек чиста булганнар. Күршекәем, сез казларны юып кайтыгыз,кызлар монда калырлар, миңа булышырлар. Без кечкенә чагында балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И- и кызык була иде безгә. Бар, балам,чакыр дусларыңны.Әби-бабаларның гореф-гадәтләрен һәркайсыбызга белергә кирәк.
Күрше әби: без дә кузгалдык. Хәерле сәг-тә булсын.
Әби үзенә-үзе сойләп каз мамыгын җыештыра:
- Әби-бабаларыбыз казны борын-борыннан яратканнар шул. Мамыгыннан түшәк, ястык,мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.
Гөрләшеп кызлар килеп керә.
- Исәнме,әби!
- Исәнмесез,балакайларым. Килеп тә җиттегезме? Узыгыз түрдән.Мин сезгә каурый сыдырырга өйрәтим әле. Менә шулай сыдыралар.(өйрәтә) аннан соң сыдырылган каурыйларны су юлына сибәләр,монысы тагын да күңелле эш. Каурыйларны берәм- берәм рәттән сибәләр, икенче елга да шул юлдан бик күп казлар тезелешеп су коенырга төшсеннәр, дип.Кызым, син балаларны уйнат-җырлат күңелле итеп эшләсеннәр.Мин сезгә тәбикмәк камырын яңартам, сезнең эш бетүгә әзер булсын.(Чыга)
- Безнең халыкта “ Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен”,-дигән мәкаль бар. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.
- Ай-һай,күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахыры.самира
- Әйе, безнең әби бик уңган, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.азат
- Аларны үстерергә без дә булыштык шул.дания
Тилгән- тилгән,
Бәбкә алырга килгән,
Бер аягы тимердән,
Бер аягы камырдан, көш-көш!
дип тилгәннәрдән сакладык.
- Ә мин икенче төрлесен беләм:
- Мин дә беләм:
Тилгән, тилгән,
Бәбкә күргәч, тилергән,
Бер бәбкә дә алалмыйча
Көне буе тилергән.айзат
Җыр “Челтәр элдем читәнгә”
1 нче кызЖамила:Күрәсезме, күмәк эштә һәркем сынала,аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сойләшмичәдә күңеллле түгел бит, кызлар,әйдәгез, табышмак әйтешәбез.
-Беренчесен үзем әйтим әле. Ике корсаклы, дүрт колаклы. Ул нәрсә?
- Бигрәк шаян инде син. Ике корсаклы,дүрт колаклы әйбер була мени?
-Була инде, була! Менә бу каз мамыгыннан нәрсә ясыйлар?
- Мендәр. (Бергә әйтәл
Каз судан чыккач, нишли? (коры җиргә баса)
Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри. (каз бәбкәсе)
Жамила:-Ай-һай, бигерәк тапкыр икән үзегез. Табышмак әйтешеп каурый беткәнне дә сизми калдык ләбаса! Эш беткәч, уйнарга да ярый. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк!
- Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйбыз!
Дания:Айзат,
- Каз кебек каңгылдап, үрдәк булып бакылдап курсат але.
Самира: Бигерак килештерасен инде.
2. Азат шигыре “ Бик усал безнең ата каз”
Илина: Казнын суыкта аяклары туңса,ул аларны ничек җылыта, Жәмилә , курсат але безгә шуны.
4.Бию “Каз канаты”