Шигырьләр, җырлар, юаткычлар, эндәшләр һәм уеннар
материал (младшая группа) на тему

Валиева Альфия Вализановна

“Сүз тыңлаучан булыгыз” (Резеда Вәлиева)

Курчакларым, килегез,

Яңа йортны күрегез.

Менә бусы – ишеге,

Рәхим итеп керегез!

 

Шаулашмагыз, елашмагыз,

Тату гына торыгыз.

Сез бит инде дәү курчаклар,

Сүз тыңлаучан булыгыз.

 

 “Туп, туп , тубыбыз” (Әминә Бикчәнтәева)

Туп, туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә ярмабыз да,

Оста тота кулыбыз.

 

Туп, туп, тубыбыз,

Без акыллы булабыз

Ялгыш кына җиргә төшсәң,

Буялсаң без юарбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyrlr.docx18.77 КБ

Предварительный просмотр:

Шигырьләр, җырлар, юаткычлар, эндәшләр һәм уеннар

“Сүз тыңлаучан булыгыз” (Резеда Вәлиева)

Курчакларым, килегез,

Яңа йортны күрегез.

Менә бусы – ишеге,

Рәхим итеп керегез!

 

Шаулашмагыз, елашмагыз,

Тату гына торыгыз.

Сез бит инде дәү курчаклар,

Сүз тыңлаучан булыгыз.

 

 “Туп, туп , тубыбыз” (Әминә Бикчәнтәева)

Туп, туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә ярмабыз да,

Оста тота кулыбыз.

 

Туп, туп, тубыбыз,

Без акыллы булабыз

Ялгыш кына җиргә төшсәң,

Буялсаң без юарбыз.

Мияу!

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

 Роберт Миңнуллин

Бәти

Бар белгәне — «Бә».

«Бә дә бә», — ди ул.

«Бу ни?» дисәгез, —

Безнең бәти ул.

 Рафис Корбан

Чебиләр

Өй алдында чебиләр:

«Чип-чип-чип!» — дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.

 Мәхмүт Хөсәен

Туп

Әминә елый үкереп,

— Тубым суга төште, — дип.

— Чү, Әминә, елама:

Туп батмый ул елгада.

 Әминә Бикчәнтәева

* Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

* Кәккүк, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

Галиянең өстенә

Матур күлмәк биреп чык.

 

* Кәккүк, чыпчык,

Минем матур кызыма

Тәмле прәнник

Калдырып чык.

* Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

* Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

* Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

* Үсеп буйга җитәр бу,

Галим булып китәр бу,

Туган-үскән иленә

Тырышып хезмәт итәр бу.

* Тор, тор, тургай,

Таң, таң ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык!

* Йә, сандугач, күзең ач,

Тәрәзәдән, тургай, кач!

* Тыпыр-тыпыр биидер,

Аягы җиргә тимидер,

Очкан коштай талпынып,

Канатларын кагынып,

Һәп, һәп, һәп!

* Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач.

* Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

* Песи-матур, нечкә бил,

Бала тирбәтергә кил.

Җылы җирдә яшәрсең,

Тәмле сөтләр эчәрсең,

Ап-ак күмәч ашарсың,

Ашап туйгач уйнарсың,

Уйнап туйгач йокларсың,

Бәлли-бәү! Бәлли-бәү!

Хайваннарны чакыру

Чакырабыз кәҗәне:

- Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

 -Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

Чакырабыз маэмайны:

 -Маһ-маһ-маһ!

- Маһ-маһ-маһ!

Чакырабыз аткайны:

— Бах-бах-бах!

— Бах-бах-бах!

Паровоз

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап,

Юл тап-тап!

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Свисток яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

Уу-уу-уу!

Уу-уу-уу!

Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Чың-чың-чың!

Станциягә җиттек:

Дың-дың-дың!

Дың-дың-дың!

Зур паровоз уфылдый:

Пуф-пуф-пуф!

Пуф-пуф-пуф!

Бүген нинди ардым, ди:

Уф-уф-уф

* — Песи, кая барасың?

— Әбиләргә барамын.

— Анда сиңа ни тия?

— Ике калак май тия.

Хәрәкәтле уеннар

2–3 яшьлек балалар өчен уеннар

Куяным

Тәрбияче балаларны зур түгәрәк ясарга чакыра. Түгәрәк

уртасына зур уенчык куян утыртыла.

Тәрбияче җырлый, ә балалар җыр көенә төрле бию

Хәрәкәтләре ясыйлар, тәрбиячегә кушылып җырлыйлар:

Яшь куянчык шаян була,

Ул уйнарга ярата.

Күрегез, ничек ярата!

Күрегез, ничек ярата!

Я куяным, якын кил!

Матур итеп сикер син.

Менә ничек, менә ничек,

Менә ничек сикер син!

Билләреңә кулың куй,

Матур итеп бие син.

Менә ничек, менә ничек,

Менә ничек бие син!

Уенга күрсәтмәләр

• Уенны уйнаганда, балалар хәрәкәтләрне тәрбияче белән

бергә башкаралар.

• Уен өйрәнелеп беткәч, куян роленә  кыюрак бер баланы

билгеләргә мөмкин.

Куян

Балалар түгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала «куян» итеп

билгеләнә. Ул түгәрәкнең уртасында тора.

Барлык балалар тәрбияче белән бергә җырлыйлар һәм

җырның эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар:

Ап-ак куян утыра,

Колагын селкеп тора,

Менә шулай, менә шулай

Колагын селкеп тора.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен,

Һоп, һоп, һоп, һоп,

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса – туңа,

Сикергәли ул шуңа,

Һоп, һоп, һоп, һоп,

Сикергәли ул шуңа.

Җырның  ахырында куян, ике аякта сикереп, түгәрәк буен-

ча бара һәм берәр баланың алдына килеп туктый. Шул бала

«куян» була.

Уенга күрсәтмәләр

• Балалар белән текстны уенга кадәр алдан өйрәнергә кирәк.

• Тәрбияче балаларның сүзләрне дөрес әйтүләрен күзәтә.

Җитез балалар

Балалар урындыкларда утырып торалар. Идәнгә куелган

кәрзингә уртача зурлыктагы 5–6 туп салына. Балаларның бер

өлеше (туп санына карап), утырган урыннарыннан торып, бер

рәткә тезеләләр.

Тәрбияче: «Бер, ике, өч», – ди дә кәрзиндәге тупларны

тәгәрәтеп җибәрә. Балалар туплар артыннан йөгерәләр. Һәр

бала бер тупны тотып, тәрбиячегә китереп бирә. Тәрбияче ба-

лаларны мактый. Туплар артыннан йөгергән балалар үз урын-

нарына килеп утыралар, ә  алар урынына башка балалар чыга.

Казлар

Балалар – «казлар» – бүлмәнең бер башына куелган урын-

дыкларда утырып торалар. Бу – «Казлар өе». Тәрбияченең:

«Ка, ка, ка! Ак казларым, соры казларым, йөрергә чыгыгыз!» –

диюенә, балалар барысы да бүлмә буйлап йөриләр. «Үлән

чүпләгез!» – дигәч чүгәлиләр һәм, казлар кебек «үлән чүп-

лиләр». «Су эчегез!» – дигәч, барысы да баш һәм гәүдәләрен

аз гына түбән ияләр, аннан соң югары күтәрәләр, башларын

җиңелчә генә артка ташлыйлар. «Йөгерегез өйгә, соры бүре

килә!» – дигәч, барысы да үз урыннарына йөгерәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Җырларым башында Тукай»

(Зурлар төркемендә үткәрелгән бәйрәм)...

“Татарча җырлар, шигырьләр”

Кар бөртегеР.Әхиярова музыкасыР.Харис сүзләре   1.Кар бөртеге өйгә керде,    Өй эчендә очып йөрде....

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Бишек җырлары халкыбыз рухы

халкыбызның милли гадәтләре...