Рольле-сюжетлы уен проекты "Ашханәдә"
проект (старшая группа) на тему
Балалар белән бергәләп рольле-сюжетлы уеннар уйнарга өйрәнү.Балаларның сөйләм телләрен үстерү,дөньяга карашларын баету.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Уеннарны бергәләп өйрәнәбез | 21.05 КБ |
Предварительный просмотр:
Рольле –сюжетлы уен буенча проект эшчәнлеге “Ашханәдә”
Проект төре: аз вакыт аралыгында, уен формасында, төркемдә үткәрелүче проект.
Балалар яше: зурлар төркеме (5-6 яшьлек) балалары .
Проектны үткәрү вакыты: 3 атна
Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.
Проектның этаплары.
1.Алдан башкарылган эш:
Ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау.
2.Төп өлеш.
Консультацияләр оештыру, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү, сюжетлы-рольле уеннар уйнау. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү.
Проектның актуальлеге.
Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур , аңлаешлы сөйләшергә өйрәтүдә, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча зур нәтиҗә бирә. Хезмәт сөючәнлек тәрбияли.
Максат: “Ашханәдә” сюжетлы-ролен ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.
Бурычлар:
-уенда пешекче һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү;
-әлеге хезмәткә кызыксыну,хөрмәт уяту;
-пешекче һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү;
-рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау;
-тәмле ризыклар пешереп кешеләрне сөендерү;
-игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру;
-пешекче, официант өчен атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү
-уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру;
-бердәм, бер төркем белән дус, тату уйнауларына ирешү;
-уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
Проектның үтәлеше
Этаплары | Эшләү алымы һәм формасы | Катнашучылар | |
1.Тема сайлау | Рольле-сюжетлы уен “Ашханәдә” | Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, балалар, әти-әниләр. | |
2. Уенны план-лаштыру | Анкета үткәрү. | Тәрбияче,әти-әни. | |
Өч сорауга җавап эзләү | |||
Планлаштыру | |||
Көнен билгеләү | |||
3. Проектны тормышка ашыру. Эстетик сәнгать үсеше Балаларның танып белү үсешен тормышка ашыру. | Уен өчен кирәкле материалларны туплау. Пешекче,официант өчен кирәкле киемнәр тегү, уйнар өчен урын булдыру. | Тәрбияче,әти-әни. | |
Балалар белән берлектә башкарылган эшләр. -савыт-сабаларны бергәләп тезү, -салфеткаларны урнаштыру, -өстәлне җиләк-җимеш белән бергәләп бизәү, -тозлы камырдан ризыклар әвәләү, -бергәләп аларны буяу, -меню өчен рәсемнәр ябыштыру, -алъяпкычкны милли бизәк белән бизәү. | Тәрбияче, балалар | ||
“Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау. “Пешекчеләр”турында презентация тәкъдим итү. “Мин –пешекче” рәсем күргәзмәсе уздыру. Ашханәдә экскурсиядә булу. Пешекче апа- Лидия Галимзянова белән очрашу. Пешекче һөнәренең бик җаваплы икәнлегенә төшендерү. | Тәрбияче, балалар | ||
Балаларның коммуникатив сәләтләрен камилләштерү | “Балачак аланы”хрестоматия 389 бит Эшкә өндәү Г.Тукай; Игенчеләр гаиләсе Р. Миңнуллин хезмәт турында шигырьләр белән танышу. Һәркемгә –тәмле, файдалы ризык кирәк әңгәмә үткәрү. | ||
Музыка тәрбиясе | Музыка тәрбиясе “ Ак калач” уенын уйнау. “Без-кечкенә пешекчеләр” бию өйрәнү. | Музыка тәрбиячесе, балалар. | |
4.Йомгаклау | “Ашханәгә рәхим итегез” уен кичәсе үткәрү. “Мин-пешекче” рәсем күргәзмәсенә йомгак. | Тәрбияче, балалар | |
Җиһазлар: ак халат, баш киеме, салфеткалар, уенчык савыт-сабалар җыелмасы, тозлы камырдан ясалган “ризыклар”, тортлар, яшелчә, җиләк җимеш муляжлары. Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр -пешекче һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү. -коммуникатив күнекмәләр формалаштыру. -төрле гамәл, предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру, бердәм булып уенга катнаштырту. |
Әти-әниләр белән эш
Пешекче һөнәре хакында | ||
Нәрсә беләм | Нәрсә белергә телим | Ничек итеп белергә телим |
Уенда хезмәткәрләр белән якыннан танышу
Уеннын сюжеты | Уен барышында эшләнәсе эш-гамәлләр | Уен өчен кирәкле булган җиһазлар | Яңа сүзләр белән сөйләмне баету. |
Уенның сюжеты чынбарлыкка корылган. Балалар төркемнәргә бүленеп, үзләресайлап алынган роль буенча уйныйлар. Уенда тирә- юньдәге чынбарлыкны чагылдырырга гадәтләндерү; сюжетка тотрыклы кызыксыну формалаштыру; администратор,пешекче, официант турындагы белемнәрен, күзаллауларын тирәнәйтү. Пешекче хезмәтенең мөһимлеген чагылдыру. Әлеге хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Җәмәгать урыннарында үз-үзенңе әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту. | Рольләр: администратор, пешекче, официант, савыт-сабалар юучы . Балалар үзләре теләгәнчә рольләргә бүленәләр.Пешекче ашарга әзерли, официант хезмәт күрсәтә, меню китабын кунакларга тәкъдим итә, ашарга алып килә, ашаган савытларны юарга алып бара. Уенда балалар үзләрен әдәпле тоталар, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәттә булалар. | ак халат, баш киеме , тәлинкә, кашыклар, яшелчә-җиләк җимешләр, ризыклар, салфеткалар | Официант, меню, администратор. |
“Ашханә”дә балаларның үзара сөйләшү диалоглары.
Рольләр | Эшчәнлек |
Пешекче | Савыт-сабалар белән эш итә, нидер пешерә, официант сораган ризыкларны тәлинкәгә салып бирә, кабып карый. |
Администратор | “Кунаклар “ янына килә, исәнләшә, безнең ашханәгә рәхим итегез, ди. Безнең ашханәдә бик тәмле ризыклар пешә сыйланыгыз. Сезнең теләгегез һәрвакыт үтәргә әзербез. |
Официант | “Кунакларга” урын тәкдим итә, утырырга булыша. Менә сезгә меню, танышып чыгыгыз. Ризыклар алып килеп бирә, рәхим итегез, ашыгыз тәмле булсын, сезгә ниләр кирәк дигән сүзләр кулланып сөйләшә. |
Савытлар юучы | Савыт-сабалар юа, җыештыра, идәннәр юа, тузан сөртә. |
“Кунаклар” | Ашханәгә килә, исәнләшә, менюны карый , үзенә ошаган ризыкка заказ бирә, тәмле булган, рәхмәт сезгә кебек сүзләр белән саубуллаша. |