" Китаплар шифаханәсе"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Конспект ОД по формированию трудовой деятельности дошкольников.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kitaplar_shifahanese.docx | 17.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: «Китаплар шифаханәсе”.
Яше: зурлар төркеме ( 5 -6 яшь)
Эшчәнлек төре: социаль-аралашу үсеше , хезмәт эшчәнлеге.
Максат: балаларда хезмәт күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.
Бурычлар:
- Балаларга китап төпсәсен ябыштырырга ,ябыштырыр өчен кирәк булган кәгазне икегә бүлергә, тиешле озынлыкта кисә белергә өйрәтү.
- Эшнең максатын аңлау, билгеле бер эзлеклелектә эшләү күнекмәләрен, кул эшчәнлеген үстерү.
- Китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү, үзара дус –тату эшләү, ярдәмчеллек хисләрен булдыру.
Алдан эшләнгән эшләр:
Шөгыльләрдә гади белем- күнекмәләр бирү:
- Җилем һәм кайчы белән пөхтә эшләргә өйрәтү;
- Әңгәмәләр аша күмәк эшләү әһәмиятен аңлату, һәр кеше эшне үзе өчен генә түгел, ә башкалар өчен файдалы булырлык итепэшләргә тиешлекне төшендерү.
- Сөйләм теле һәм әйләнә-тирә белән таныштыру шөгыльләрендә китапның килеп чыгышы турында сөйләшү, китап белән дөрес эш итү кагыйдәләре белән таныштыру , табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәнү.
Җиһазлар: “ дәваларга” кирәк булган китаплар, җилем, кайчылар, салфеткалар, төсле кәгазьләр, ИКТ.
Методик алымнар: табышмаклар, биремнәр, сораулар, шигырьләр, мәкальләр.
Тәрбияче эшчәнлеге | Балалар эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗәләр |
1.Тәрбияче китап турында табышмак әйтә. | Балалар җавапны табалар. | Логик фикерләү сәләтләрен үстерү. |
2. Тәрбияче ”Китап безгә нәрсә өчен кирәк?” дигән сорау бирә. | Балаларның җаваплары. ( әкиятләр укырга, рәсемнәр карарга, хәрефләр өйрәнергә һ.б.) | Китапның кеше өчен әһәмиятен аңлату. |
3. “Ахырын әйт” уенын уйнау. Тәрбияче китап турында мәкальнең башын әйтә. | Балалар мәкальнең ахырын әйтәләр. | Китап турында мәкальләр өйрәнү. |
4.Тәрбияче балаларга китап белән дөрес эшләү кагыйдәләрен искә төшерергә тәкъдим итә. | Балаларның җаваплары тыңланыла. | Китапка карата сакчыл караш тәрбияләү. |
5.Тәрбияче “Китаплар шифаханәсе” турында әйтә , аның ни өчен кирәлеген аңлата. “ Китаплар ничек авырырга мөмкин ?”дигән сорау бирә. Кечкенә төркем балаларының китапларын “дәвалап “бирергә тәкъдим итә. Ябыштырылган бер китапны күрсәтә. | Балалар китапларны ерткан , сызган ,бозган очракта “авырырга” мөмкин дип җавап бирәләр. | Балаларның уйлау сәләтен үстерү. Башкалар өчен файдалы хезмәт башкаруларына төшендерү |
6.Ертылган китапларга төпсәләр ябыштырырга өйрәтә. Куркынычсызлык кагыйдәләре һәм эшнең эзлекле барышы белән таныштыра. | Балалар тәрбияче тәкъдиме белән эшне башкаралар.Башта төпсә өчен кирәкле тәстәге кәгазьне сайлыйлар ,аны икегә бөклиләр,кисәләр, җилем ягалар , ябыштыралар. | Эшне эзлекле һәм дөрес итеп башкара алуларына ирешү. |
7. Балаларның эшләнгән эшләренә йомгак ясый. Эшнең эзлеклелеген санап чыгарга куша. Китапларның яңарып киткәнен әйтә, хуплау сүзләрен әйтә. Балаларга үзләренең эш урыннарын тәртипләп куярга тәкъдим итә. | Эшне башкару эзлеклелеген сөйләп күрсәтәләр .Эш урыннарын тәртипләп куялар. | Куелган максатка ирешүгә омтылыш булдыру. Чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү. |
8.Тәрбияченең йомгаклау сүзе. | “Китап” җырын җырлау. | Үзләренең эшләгән эшләреннән кәнәгать булу. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.
1) балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2) балаларның игътибарын, хәте...
Китаплар илендә
Китаплар илендә...
Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"
Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....