«УРМАНДА НӘРСӘЛӘР ҮСӘ ҺӘМ ЯШИ?»
план-конспект занятия (младшая группа) на тему
«УРМАНДА НӘРСӘЛӘР ҮСӘ ҺӘМ ЯШИ?»
(Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү буенча
йомгаклау шөгыле)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
liliya_11_zanyatie.docx | 15.79 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПИАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 76НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ
МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
«УРМАНДА НӘРСӘЛӘР ҮСӘ ҺӘМ ЯШИ?»
(Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү буенча
йомгаклау шөгыле)
Төзеде 76 нчы балалар бакчасының
11 төркем тәрбиячесе Сафина.Л.Х.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ
2014ел
Тема: «Урманда нәрсәләр үсә һәм яши?»
Максат:балаларга урман турында башлангыч төшенчә бирү,рәсемнәрдән агачларны,хайваннарны танырга булышу.Урманда яшәүчеләрне белергә кызыксыну уяту,аларга карата сак караш тәрбияләү.
Сүзлек эше:урман,гөмбә,агач,куян,төлке,аю.
Жиһазлар:жәнлекләр,агачлар рәсемнәре.
Балалар белән эшләнелгән эш:табышмаклар белән танышу,экиятләр уку.
Индивидуаль эш:Аяз,Амиля белән жәнлекләр рэсемнәрен карау аларны дөрес итеп эйтүләренә ирешү.
Шөгыль структурасы:
l.Кереш өлеш.
ll.Төп өлеш.
1.Жэнлекләр белән танышу.
2.Ял минуты “Күрсәт эле үскәнем”
lll .Йомгаклау:
1.Шөгыльгә нәтижэ ясау.
Шөгыль барышы:
l.
Тәрбияче урман бабае булып киенә.
-Исәнмесез,балалар!Мин урман бабае,сезгә кунак булып килдем.Сезнең кайсыгызның урманда булганы бар?(жаваплар).
-Урманда нәрсәләр үсә?(агачлар).
-Нинди агачлар үсә?(каен,чыршы,усак һ.б)
-Агачлар нинди төстә?(яшел)
ll.Төп өлеш
Мин сезгә буш кул белән килмәдем,үзем белән табышмаклар алып килдем.Мин сезгә табышмаклар алып килдем.Хэзер мин сезгә табышмаклар эйтэм.
1.Алгы тәпие кыска
Чабарга ул бик оста
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка(куян)
-Ул нәрсә?(куян рәсемен күрсәтү)
Эйе балалар бу куян.
-Куян нәрсә ярата?(кәбестә,кишер)Әйдәгез бергәләп куян сүзен кабатлыйк(күмәк кабатлау)
Урманда тагын бер хәйләкәр жәнлек бар.Анын турында да табышмак тыңлагыз эле.
2.Көлтә-көлтә койрыгым
Селки-селки барамын
Кетәклеккә кереп мин
Тавык- чеби аламын.(төлке)
-Бу нәрсә?(төлке рәсемен күрсәтү)
-Төлке нинди төстә?(кызгылт сары)
-Төлке ниди?(хәйләкәр)
Әйдәгез хәзер бергәләп ял итеп алыйк.
“Күрсәт эле үскәнем”
Күрсәт эле үскәнем
Ничек кошлар очалар?
Менэ шулай,менэ шулай
Менә ничек кошлар очалар(кош очуның хәрәкәтен күрсәтү).
Күрсәт эле үскәнем
Ничек куян сикерә?
Менә шулай,менә шулай
Менә шулай куян сикерә(куян сикерүнең хәрәкәтен күрсәтү)
Тагын бер урман патшасы турында табышмак әйтим әле.
Жәен урманга патша
Кышын кардан да аста(аю)
-Ул нәрсә?(аю рәсемен күрсәтү)
Әйдәгез әле бергәләп аю сүзен кабатлыйк(күмәкләп кабатлау)
Рәсемгә карыйк әле,менә аюнын өне,жәй буе жиләк,чикләвек ашап тазарган һәм менә шушы өнгә кереп йокыга киткән(аю өнен күрсәтү)Сез бик күп беләсез икән,табышмакларыма дөрес жавап бирдегез.Балалар урманда тагын кошлар,күбәләкләр яши.(рәсемнәрен карау,исемнәрен әйтү).Карагыз әле,нинди матур күбәләк рәсеме.
-Күбәләк нинди төстә?(ак,сары,кызыл)
-Күбәләкнең нәрсәләре бар?(канаты)
-Күбәләк ничек оча?(канатларын кагып)
Әйдәгез әле,бергәләп күбәләкләр булып очып күрсәтик(күбәләкләр булып очу)
lll .Йомгаклау.
Балалар без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?(Жәнлекләр турында)
-Урманда нәрсәләр үсә һәм яши?(агачлар,кошлар,жәнлекләр)
-Нинди жәнлекләр белән таныштык?(куян,төлке,аю)
-Нинди агачлар үсә?(каен,чыршы,усак)
Сез бүген бик булдырдыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кечкенә чыршыкайга урманда рәхәт.
Урманның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата бәһале, аларның да яшәргә хакы бар, дигән фәлсәфи караш булдыруга ярдәм итү....
Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).
Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....
"Урманда янгын"
Янгын куркынычсызлыгына багышланган театральләштерәлгән әкият....
Дәрес-конспект: Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту!
Тәрбияче: Табышмак әйтә. Язын ямь бирә,...
Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту
Занятие познавательно-речевого цикла для детей подготовительной группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем хозяин леса(дедушка) перемещаются(мысле...
КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"
Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү....
Кышкы урманда сәяхәт
Кышкы табигать турында балаларның белемен ныгыту...