Йомгаклау шөгыле конспекты ”Туган телнең матурлыгы”
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Сибгатуллина Гульназ Шамилевна

Йомгаклау шөгыле  конспекты

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ysh_tugan_telnen_maturlygy.docx16.74 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Йомгаклау шөгыле  конспекты

”Туган телнең матурлыгы”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен )

                                                                       

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ    

Тема: Татар-халык киемнәрен трафареттан төшереп буяу.

Максат: Балаларга татар халкының әдип халык, моңлы,биюле, уен-көлкене яратучан җор халык икәнен аңлату.Туган илнең зурлыгына, байлыгына соклану, ул байлыкка кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.Туган җир, туган ил, туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  рәсемнәр, ак картон, трафаретлар,кайчы, төсле карандашлар.

Сүзлек өстендә эш: читек, калфак, түбәтәй, чиккән сөлге, алъяпкыч, камзул, чулпы.

Методлар һәм алымнар: күрсәтү, аңлату

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:күргәзмәгә трафаретлар, рәсемнәр әзерләү.

Кулланылган әдәбият: “Белем ачкычы –сүз” Энҗе Хөснуллина.

Шәхси эш: Авырсынучы балаларга ярдәм итү.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Әңгәмә  

     II. Трафареттан ясап кисү һәм буяу.

III . Йомгаклау

Балаларны оештыру:

Балалар өстәлләр артында  утыралар.

Барышы:

-Балалар каргыз әле бу рәсемнәргә, сез кемнәрне күрәсез?

- бу рәсемдә кызларны һәм малайлар төшерелгән.

- Дөрес . Алар ничек киенгәннәр?Нәрсәләр кигәннәр?

-Кызлар күлмәк, алъяпкыч,һәм читек кигәннәр.

-Дөрес. Ә кызларның башларында нәрсә икән ул?

-Калфак.

- Ә малайлар ничек киенгән?

-Малайлар күлмәк , чалбар, читек кигәннәр.

-Дөрес. Ә күлмәк өстеннән нәрсә кигәннәр?

-Балалар бу камзул.Әйдәгез әле бергәләп кабатлап карыйк.

-Бер сүз белән әйтсәк ,бу кызлар һәм малайлар татар-халык киеменнән.Ә хәзер тыңлагыз әле мин сезгә Вәсимә Хәйруллинаның түбәтәй турында шигырен  сөйлим.

                      Түбәтәй.             Вәсимә Хәйруллина.

Әнием туган көнемә бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем, үзем кебек бәләкәй.

Әнием ак сәйлән тезеп чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә түбәтәем- мин бүген бик бәхетле.

-Бу шигырь нәрсә турында булды? Балаларның җаваплары. (Түбәтәй күрсәтәм.)

-Балалар карагыз әле түбәтәйгә нинди матур ул.Ничек матур итеп чигелгән.

- Нинди узорлар күрәсез?

-Тюльпан чәчәге, яфраклар.

                  Энҗе-мәрҗән калфагым.       Резедә Вәлиева.

Дәү әнием калфак бүләк  итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак, бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр:

-Энҗе калфак кигән кыз ул- татар кызы дисеннәр.

- Бу шигырьнәрсә турында булды инде ?

-Бу шигырь калфак турында.

- Дөрес. Карагыз әле нинди матур калфак. (Калфак күрсәтәм, калфакны карау)

-Балалар карагыз әле бу сөлгеләргә . Алар ничек матур итеп чигелгән. Бу чәчәкләрне әбиләр, әниләр , апалар кич утырып җырлый-җырлый чиккәннәр. (Сөлгеләр карау)

-Балалар бу нәрсә?

-Читек.

-Элек малайлакызлар менә шундый матур читекләрдән йөргәннәр. Алар бик җайлы аякка.Карагыз әле кызларның читеге ничек чәчәкләр белән чигелгән. (Читекләр карау, чагыштыру)

-Ә хәзер балалар әйдәгез әле “Серле капчык” уенын уйныйбыз.

Дидактик уен “Серле капчык” (капчыктагы әйберләрне берәм-берәм алып күрсәтәм,балалар нәрсә икәненәйтәләр)

-Сөлге-сөртенү өчен, түбәтәй-малайларның баш киеме, ул чигелгән, калфак- татар хатын-кызларының баш киеме, чулпы-чәчкә үрелә торган бизәк.

-Балалар сез телисезме шушы матур әйберләрнең сездә булуын?

-Әйе.

-Әйдәгез аларның трафаретларын төшереп кисәбез һәм үзегез матур итеп ясап буярсыз. Хәзер өстәл янына килеп кемгә нинди трафарет кирәк алыгыз.

Балаларның өстәлләрдә эше.

Ял минуты.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар,

Без идәндә юабыз , без керләрдә уабыз,

Менә нинди уңган без, менә нинди булган без.

Балалар эшләренә йомгак ясау.

-Кем нәрсә ясады? Ни өчен?

-Баллар барыгызда тырыштыгыз.Әйдәгез әле татар халык уены “Чума үрдәк-чума каз” уенын уйнап алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телне кадерлибез.

Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү. ...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...

"Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"

quot;Уйный-уйный туган телне өйрәнәбез"...