Күңел ачу чаралары
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Бу бүлектә балалар бакчасында уздырылган күңелле кичәләрнең сценарийлары тәкъдим ителде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 47.5 КБ |
![]() | 38 КБ |
![]() | 45 КБ |
Предварительный просмотр:
Хәерле көн, кадерле балалар ! Хөрмәтле әтиләребез , бабайларыбыз , дәү әтиләребез малайларыбыз , сезне барыгызны да якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез . Әниләр дөньядагы иң якын кешеләр , дибез. Әле бит алар белән беррәттән сабыйларын тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар . Әти -әтием ,гайлә башлыгы .Балаларының бәхете, гайлә иминлеге өчен ару –талуны белми , көнне – төнгә ялгап , бар көчен куючы да ул . Күп сүз сөйләп торганчы сүзне балаларга бирик әле .
Гүзәл. Әти-безнең терәгебез ,
Әти- безнең яклаучы .
Кирәк икән , минем белән ,
Дустым кебек уйнаучы .
Нәфис. Әти янымда булганда ,
Бернидән курыкмыйм мин .
Аның сүзе миңа –закон .
Әтиемне тыңлыйм мин .
Гүзәл . Кояш кебек балкысыннар ,
Кояш кебек янсыннар .
Гел кояш кебек яктырып ,
Өй түрендә булсыннар .
Нәфис .Яшәсен безнең әтиләр ,
Сәламәт һәм шат булып .
Кызларының –улларының ,
Кадерлеләре булып !
Таңсылу. Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям әтием кулларын .
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларың .
Кирәк булса , әтиләр күк ,
Утлар- сулар кичәрбез .
Илебезне саклау өчен ,
Батыр булып үсәрбез !
КҮМӘК ҖЫР “БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ”
Нәргиз . Әти почмакка бастыра мине ,
Нигә икәнен беләсез инде .
Чыкмый тыным да , еламыйм хәтта ,
Елау турында уйламыйм хәтта .
Торам төз генә , сөйләшми генә ,
Сер бирми генә , телләшми генә .
Әзер мин монда көн дә торырга ,
Өйрәнәм бит мин солдат булырга ,
Солдат булырга , сакта торырга !
Денис . Малай булгач , гел әтигә ,
Охшарга дип тырышам .
Машинасын рәтләгәндә
Тимер- томыр тотышам.
Детальләрен сорашам ,
Шөрепләрен борышам.
Бер мактап җибәрсен , дип ,
Тырышам да , тырышам.
ТАҢСЫЛУ ҖЫРЛЫЙ “ ӘТИЕМ “
Лилия . Буран уйнаган чакта ,
Җилләр дулаган чакта ,
Абыем сакта тора ,
Кояш чыгышы якта .
Саклый ул шулай безне ,
Сөекле илебезне .
Бакчаны , өебезне ,
Без тыныч йокласын , дип .
Зәлинә . Уң кул була , сул кул була ,
Ә уң кул була – тәти .
Тәти кул белән ашарга ,
Өйрәтте мине - әти !
КҮМӘК ҖЫР “ СОЛДАТТА БУЛГАН , ДИЛӘР !”
Гөлназ . Энем зур-зур атлап йөри ,
Биленә каеш буган .
Мин солдатка ошыйммы , дип ,
Йолдыз да кадап куйган .
Мин кечкенә түгел инде ,
Тиздән биш яшь тула , ди .
Минем кебек малайлар ,
Үскәч солдат була , ди .
Ралия . Бүген бәйрәм көнендә ,
Әтиләрне котлыйбыз .
Шатлык , бәхет , сәламәтлек ,
Һәммәгезгә телибез !
НӘФИС ҖЫРЛЫЙ “ ИҢ ШӘП БАБАЙ “
Ислам. Мин әле бик кечкенә ,
Миңа әле дүрт кенә .
Солдат фуражкасы да ,
Башымда зур күренә .
Азалия . Туган илем бик ямьле ,
Эчәр суы бик тәмле .
Бай ул урман- кырларга ,
Диңгезләргә -суларга
Шундый матур бай илемдә ,
Бик бәхетле үсәм мин ,
Үсеп җиткәч , зур булгач ,
Илгә хезмәт итәрмен .
КҮМӘК ҖЫР “ БРАВЫЕ СОЛДАТЫ “
Риназ . Атсын өчен Туган илнең
Һәр таңы матур булып ,
Үсәбез көрәшче булып ,
Үсәбез батыр булып .
Айнур . Сабый бала йоклый бишектә ,
Уяна ул тавыш ишетсә ,
Татлы булсын өчен тормышы ,
Сакта тора сизгер егетләр .
Бар да алар лачын кебекләр .
Чик буенда сакчы тора ,
Кулында –автоматы .
Еллар тыныч булсын , ди ул ,
Бу –аның изге анты .
ИЛИЗА ҖЫРЛЫЙ “ЧЕБИЛӘР “
Ралина . Без бәхетле шат балалар ,
Без кайгыны белмибез .
Эх, ямьле соң , күңелле соң ,
Безнең туган илебез !
Ильнара .Байрак элдек без бүген урамга .
Безнең Армия көне булганга .
Әйдә , зур бәйрәм, шатлык белән кил ,
Сине каршылый бөтен Туган ил!
Ватаныбызның чикләрен саклап ,
Батыр абыйлар торалар сакта .
ЛӘЙСӘН ҖЫРЛЫЙ “ҮСӘСЕМ КИЛӘ “
Ильмир . Озакламый егет булып ,үсеп җитәрбез әле ,
Туган илебезгә , хезмәт итәрбез әле !
Илиза. Һәммәсе дә әзер , чәй кайнаган күптән ,
Мичтә бәлеш пешкән .
Тик әтинең кайтып , җитәсе бар эштән .
Идән юганны , су керткәнне ,
Әни аңа сөйләр , и сөенер әти ,
Кызым уңган ,дияр !
Сагынып , зарыгып , барыбыздан битәр ,
Әтине мин көтәм , ул кайтудан да зур ,
Шатлык бармы икән , бу дөньяда бүтән !
ТАҢСЫЛУ ҖЫРЛЫЙ “СОЛДАТ БУЛАМ”
Ләйсән. Уеннарымны онытып ,
Кулларыма чәчәк тотып ,
Киләм , бабай , яннарыңа .
Сөйләвеңнән кем дә туймый ,
Мин дә сине тыңлый- тыңлый ,
Утырыйм әле яннарыңа .
Сугышларда булгансың син ,
Дошманнарны кугансың син ,
Узган юлың ай-һай озын ,
Илгә тугры калган өчен ,
Батыр исеме алган өчен ,
Рәхмәт әйтә сиңа кызың !
ГҮЗӘЛ . Без монда чыгып баскач , “Бигрәк матур бу кыз белән малай “, дип утыралардыр залдагылар .
НӘФИС . “ Әллә болай ни эшләп йөриләр , кемнәр микән , дияләрме ?” Әйдәгез танышабыз .
ГҮЗӘЛ. Мин Чуракай балалар бакчасыннан Шәехова Гүзәл .
НӘФИС . Ә мин –Галлямов Нәфис . Йолдызлыкка килдек .
ГҮЗӘЛ. Син бүген әртискә түгел , ә спортчыга ошап торасың .
НӘФИС .Ә нигә, әти әйтә: “Егет кешегә 70төрле һөнәр дә аз “ди
ГҮЗӘЛ . Ә минем әби : “Кызларга тиешлесен исәпләп бетермәгәннәр “ди.
НӘФИС .Ярар , без үскәнче исәпләп бетерерләр әле . Ә хәзергә белгән һөнәрләребезне күрсәтик .
2 се бергә. Каршы алагыз , сәхнәдә “Матрешкалар “ биюе .
Предварительный просмотр:
А.Б. Хәерле көн , хөрмәтле кунаклар ! Безнең иң матур , сөйкемле , газиз әниләребез ! Бүген безнең очрашуыбызның сәбәбе - әниләр көне. Дөньяда бу көнне билгеләп үтмәгән бер генә ил дә юктыр . Безнең илдә бу бәйрәм 1998 елның 30 январендә чыккан президент указы нигезендә ноябрьнең соңгы ял көнендә әниләр хөрмәтенә , балалары хакына китергән корбаннарына рәхмәт йөзеннән билгеләп үтелә .Әни –һәрберебезнең иң кадерле кешесе. Аларга никадәр яхшы сүз әйтсәк тә , никадәр яратсак та , бу аздыр кебек .Бүгенге бәйрәмдә балаларыгыз үзләренең сезгә карата хисләрен тагын бер кат белдерерләр –моннан да зур бәхет булмас. Бәйрәм белән хөрмәтле әниләребез !
Гүзәл. Тал бишекләрдә тирбәтеп ,
Кем ул әкият көйләгән ?
Әниләр бит , әниләр бит ,
Кызык әкият сөйләгән .
Менә шуңа иң матур сүз ,
Әни сүзе була ул .
Иң кадерле кем соң җирдә ?
Әни үзе була ул .
Җырла , дисәләр , җырларбыз ,
Бер дә каршы килмибез .
Әй , әниләр ишетегез ,
Сезнең өчен җырлыйбыз !
Нәфис . Йоклаганда да кирәк ,
Юатканда да кирәк .
Иртәләрен иркәләп ,
Уятканда да кирәк !
Иң кирәкләрнең кирәге ,
Әниебез бигрәк .
Нигә икәнен санарга ,
Бармаклар бик күп кирәк .
Һәммәсенә әни кирәк ,
Ә әнигә кем кирәк ?
Әниләргә без кирәк ,
Якты , аяз көн кирәк !
Таңсылу.Кемдә бар ул, шундый Әни ?
Елмаеп уятучы ,
Авыр вакытларда сине
Иркәләп юатучы .
“Нарасыем , багалмам “,-дип
Сиңа сөеп караучы ;
Хәерле көннәр теләп ,
Бакчага озатучы .
Әниләребездән башка
Булмый дөнья ямьлерәк ;
Бәхетле булып яшәргә
Безгә әниләр кирәк !
Айнур . Бакча бүген гөрләп тора .
Шаулап тора күрегез !
Без бит бәйрәмгә җыелдык ,
Әллә шуны белмисез ?
Бу бәйрәмне барлык җирдә
Зурлап каршы алалар .
Бәхетле елмая бүген ,
Җирдә барлык балалар.
Ислам. Өйнең эче яп-ялангач ,
Белмимен әллә нигә .
Кайтып керәсе дә килми ,
Бүген бөтенләй өйгә .
Бөтен нәрсә урынында ,
Тик җитешми әллә ни…
Әй , онытып торам икән ,
Өйдә юк бүген әни .
Ралия . Кем тегә матур күлмәкләр ,
Кем ясый асыл бизәкләр ,
Кем тәмле ашлар пешерә ,
Гел сине искә төшерә ?
Кая барсаң , күз алдыңда ,
Һәрчак күңелдә яши ,
Ул – безнең иң якын кеше ,
Ул белегез- безнең әни !
Азалия . Кояш кебек балкып тора
Әниемнең йөзләре .
Күңелләргә җылы бирә ,
Аның әйткән сүзләре .
Минем әни шундый җитез ,
Бар эшкә дә өлгерә .
Минем уңган әниемә ,
Тимәсен тик күз генә .
Зәлинә . Дөньяда иң яхшы әни ,
Беләсезме , кемнеке ?
Белмәсәгез үзем әйтәм ,
Ул әни бит –минеке !
Нәргиз. Якты йөзле , шат күңелле
Уңган һәм бик тә тырыш .
Бакчабыздан җыеп ала ,
Ел саен бик күп уңыш .
-Кем турында сөйли бу ?,-дип
Аптырап калдыгызмы ?
Әнием турында әйткәнне
Чынлап та аңладыгызмы ?
Илмир. “Әни “,-диеп язып куйдым ,
Яңа яуган ак карга .
Таптамагыз , һич ярамый ,
“Әни “ сүзен таптарга .
Фирүзә.Әнием , кадерлем!
Син энҗе бөртегем !
Син хөрмә җимешем ,
Син йөрәк тибешем !
Резеда. Мин әнине яратам ,
Ул да мине ярата .
Шуңа һәркөн йокымнан ,
“Кызым “ ,-диеп уята .
Диләрә. Һәркемгә әни кирәк ,
Ә әнигә кем кирәк ?
Әниләргә без кирәк ,
Якты , аяз көн кирәк !
Денис.
А.Б. Балалар ,әниләрегезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде . Хөрмәтле әниләр ! Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты ,әнидән дә рәхимле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр . Озын гомер , тән сихәтлеге , саулык , күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде .
Предварительный просмотр:
Өй түрендә бер бала йоклап ята . Ул төш күрә .
А.Б. Ятты да малай йокларга , күрә шундый матур төш .
Күрешә ул Тукай белән , кыла алмый берни эш .
Килеп керә Шүрәлесе , кулын суза малайга ,
Су анасы күзен кыса , тими әле алай да .
Сарык белән Кәҗә йөри , капчыкларын асканнар .
Ботка белән сыйлыйбыз , дип , кырда казан асканнар .
Өнем микән , төшемме , дип , ята малай шым гына .
Тагын кемнәр килер , диеп тын да чыгармый гына .
Шүрәле . Их , карале , ничек тәмле итеп йоклый , бераз кети- мети уйнап алсаң ярар иде инде. Уятырга җәл шул . Әй , малай , тор инде , минем уйныйсым килә . (Шүрәле бии башлый )
Су анасы . Кем шул чаклы дөберди дигән идем , син икәнсең , мәнсез . Көпә- көндез , кеше куркытып , биеп ятмасаң инде ...
Шүрәле . Тукаебызның туган көне җитә бит , шуңа куанам . Безне балалар сәхнәләргә чакырырлар . Гел бертөрле тормыш та туйдыра бит Их-ма ! (бии башлый )
Су анасы . Чынлап та , әкиятче Тукаебызның туган көне җитә икән шул . Мин былтыр да боз астында ишетмичә калдым , син дә хәбәр бирмәдең ичмасам , Шүрәле . Бүген синең дөмбердәгән тавышыңа гына чыктым бәкемнән . Ташулар китсә , бөтен туганнарымны да алып киләм бәйрәмгә , яме .
Шүрәле , Бәй , Безнең Кәҗә белән САрык күренмиләр бит әле , аларның почта ящигына чакыру салган идем инде . Әбисе , я бабалары гына алмаган булсалар ..
Су анасы . И-и-и , әле алар сөйрәлеп килеп җиткәнче кара төн җитәр . Мин тыкрыклардан кача- поса килгәндә , миңа очраганнар иде алар .
Шүрәле . Аларны көтеп озаклап тора алмыйм мин , мин монда гулять итеп йөргәндә тагын берәр егет килеп урманымны кисеп китмәсен тагы Су анасы . Минем дә вакытым тар , сарыкмахерскийга прическа ясатырга барасым бар . Әй , юк ла инде , парихмахерскийга .
Аркаларына капчык аскан Кәҗә белән Сарык керә .
Кәҗә . О-о-о , исәнмесез ! Кайчан килеп җиттегез соң сез ? Менә бу Сарыкны йокыдан уята алмый җәфаланып беттем .Кичтән печәнгә дип чыгып киткән иде , адашкан . Йөри торгач , Әгъбәс имәнлегенә барып чыккан . Ау-ау, дип кычкыра –кычкыра бара икән , бүре башы ята , ди юлда . Курка- курка гына шул башны капчыгына салган да чапкан гына. Шул хуттан өйгә кайтып та керде , сузылып та ятты . Әллә үлгәнме дип торам , уянмый 3 көн йоклады .
Сарык . Шулай булды шул ... Әле сезгә карап торам да , мәңге картая белмисез ! Елдан –ел яшәрә генә барасыз , дим . Шүрәле , синең аякларың да сызламыймы , ничә ел урман саклап . Ә синең , Су анасы ,билләрең дә авыртмыймы ? Давлениегез дә күтәрелмиме ? Вот булдырасыз сез !
Су анасы . Әйе шул , дуслар , без яшибез , без үлемсез . Чөнки безне тудырган Тукаебыз үлемсез бит .(Музыка астында чыгып китәләр )
Малай караватыннан торып утыра .
Малай . Вәт төш күрдем мин ! Менә ичмасам төш бу . Тизрәк малайларга сөйләргә кирәк моны .
Малай . Тукайның туган көне җитә икән бит, дуслар , Мин төшемдә әкият геройларың барысын да күрдем , пыр тузып туган көнгә әзерләнәләр . Әйдәгез , без дә калышмыйк , бәйрәм ясыйк !
Күбәләк очып йөри , кыз аны куып йөри .
Кыз . Нинди матур күбәләк , сөйләшикче , бергәләп !
ҖЫР : Бала белән Күбәләк “
Нәфис . “Туган тел”не яттан сөйләп ,
Үсеп җиткәнбез шулай ,
Барлык татар балалары
Ярата сине Тукай !
Тылсымлы шигырләреңне
Укыйбыз кабат-кабат ,
Балачак хыялларына ,
Бирәләр алар канат .
Гүзәл . Шүрәлеләр яшәгәнгә ,
Ышанмый кемнәр генә ,
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй төннәрендә .
Апрель җитсә исемеңне ,
Җырына куша тургай ,
Милләтемнең кояшы син ,
И моңлы , нурлы Тукай !
Ралия. “Туган тел”-иң әйбәт шигырь !
“Туган тел “-иң әйбәт җыр !
“Туган тел “-иң әйбәт китап !
Туган тел-иң әйбәт тел !
Туган тел әйбәт булганга ,
Шигыре дә , китабы да , җыры да
Иң әйбәттер !
Лилия . Әле укый белмәсәк тә ,
“Туган тел “не җырлыйбыз .
Бу- Тукай абый бүләге ,
Иң гүзәл бер җыр , дибез.
Әкиятләр сөйләп , тыңлап ,
Телләребез ачыла .
“Су анасы “ , Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барсы да .
Зәлинә . Бер мөгез дә бер койрык . Кети-кети уйный ул .
Кием-салым кими ул , Балаларга тими ул .
Ләйсән.Әткәй , әнкәй , мин , апай , әби , бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү : безнең песи – җиденчесе .
Бергә ашый , чәй эчә , безнең берлә йоклый ул ,
Хезмәте дә бар : өйне тычкан явыздан саклый ул
Таңсылу . И сабыйлар , эшләгез сез ,
Иң мөкатдәс нәрсә - эш .
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш .
Яшьлегеңдә күп тырышсаң ,
Эшкә бирсәң чын күңел ,
Каршыларсың картлыгыңны ,
Бик тыныч һәм бик җиңел !
Азалия .Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән ,
Менә Кәҗә Каап тора тәрәзәдән .
Гали аны чирәм белән кунак итә ,
Кәҗә рәхмәт укый : сакалын селкетә .
Малайлар башкаруында “ПАР АТ “ ҖЫРЫ
Айнур .Әйдәле , Акбай ! Өйрән син , арт аягыың белән тор ,
Аума , аума ! Туп –туры тор , төз утыр , яхшы утыр !
Денис -Ник газаплыйсың болай син , мин әле бик кечкенә ,
Мин туганга тик ике айлап , йә өч кенә .
Юк , кирәкми , мин өйрәнмим , минем уйныйсым килә ,
Шул болыннарда ятасым , шунда ауныйсым килә .
Айнур Ах , җүләр маэмай ! Тырыш яшьләй –зурайгач җайсыз ул
Картаеп каткач буыннар , эш белү уңайсыз ул !
Илиза Бөтен дөнья аппак булып кар яуганда ,
Ишегалды , урам , түбә агарганда
Аппак булып кайтып килә безнең бабай ,
Безгә төрле – төрле уенчык алган да .
Шатланышып без әйтәбез : “Рәхмәт , бабай ,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай ! “
Бабай , мескен , кар –яңгырга карамыйча ,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай
Нәргиз Кырга ак кардан
Юрган ябылган ,
Җир язга чаклы
Йокыга талган .
Язның айлары ,
Апрель , майлары ,
Бик матур сызылып
Аткан таңнары .
Денис Урман шаулавы Җир йоклый тыныч
Кошлар сайравы , Күреп тәмле төш .
Күкләр күкрәве , Уяныр әле ,
Яңгыр аннары . Тукта үтсен салкын кыш .
Ислам . Һич сине куркытмасыннар , шүрәле , җен һәм убыр
Барчасы юк сүз аларның , булганы юктыр гомер
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Сойлэмдэге кимчелеклэрне булдырмый калу чаралары."
Эти-энилэргэ кинэшлэр.Сойлэмдэге кимчелеклэрне булдырмый калу чаралары.Дорес сойлэм тэрбиялэу эшен ничек оештырырга?1.Ин элек бала белэн аралашучы хэр кеше тыныч тавыш белэн ашыкмыйча,бера...

Методическая разработка по ПДД ( старшая , подготовительная к школе группы) .Тема " Махсус транспорт чаралары"
Методическая разработка по ПДД .Тема " Махсус транспорт чаралары"...

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары
Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

Выступление семинаре-практикуме на тему: "Балаларны татар теленә өйрәткәндә кызыксындыру чаралары куллану".
Для воспитателей...
Гадәти булмаган чаралар аша балаларда милли хисләр тәрбияләү. (Балалар бакчаларында зурлар төркеме һәм ата-аналар белән эшчәнлектә куллану өчен) Авторлык программасы
Авторская программа для детей старшего дошкольного возраста...