Воспитание трудолюбия
материал на тему
Предварительный просмотр:
Әти-әниләр өчен консультация
“Балаларны хезмәт сөяргә өйрәтик”
Тәрбиянең иң нәтиҗәле алымы нәрсә дисәләр,бер дә шикләнмичә “хезмәт” дип җавап бирер идем.Чөнки аерым кешенең дә, җәмгыятнең дә киләчәге хезмәткә,аның җимешләренә бәйләнгән:ул безне туендыра,киендерә,җылы өйләрдә тота,машиналарда йөртә. Кыскасы,хезмәт кешенең хайваннар доньясыннан аерып чыгаручы гына түгел,бүгенге тормышта да хәлиткеч роль уйный. Җәмгыяте- безнең бүгенге авыр хәле дә нигездә шул хезмәткә барып тоташа. Урамга чыктың исә,егетләрнең эшләмичә,эчеп йөргәннәрен күрәбез.Бу гаҗәп түгел:алар өйдә дә,мәктәптә дә эшкә өйрәтел-мәгәннәр.Уйласаң,шаккатырлык:бүреләр,төлкеләр дә балаларын эшкә-ауга йөрергә,икенче төрле әйткәндә җан сакларга өйрәтәләр. Ә бүгенге ата-ана баласына эш кушмый,кызгана,иркәли.Буыннан-буынга бик тырышып эшләгән бу татарга ни булган соң?Ул,баласын эшкә өйрәтмәү белән аны бик бәхетсез итүен аңламый микән?Эшкә өйрәтүне ничек башларга?Мәсьәлән,кечкенә бала анасына ияреп,үзенең урын-җирен җыештырырга,бүлмәдәге гөлләргә су сибәргә,уенчыкларны тәртиптә тотарга,аяк киемен чиста итеп юып,алып куярга өйрәтә ала.Аны шуларга күндерү әллә ни кыен түгел.Әмма тормыш шуны да күрсәтә:кайбер ата-ана җиренә җиткереп эшләми,пычрата гына дип баласын,теге яки бу омтылышыннан тыя,кулындагы әйберен тартып та ала,”комачаулама”-дип,өстәп тә куя.Анасының тәрәзә чистартуын,идән юуын күреп торган кызчык аңа”ярдәм итмәкче” була(дөресрәге әнисе кебек омтыла).Моңа һич тә каршы килмәскә кирәк.
“Син булышкач,миңа нинди рәхәт,син булмасаң,бу эшне бетереп булмый иде,мин синең ярдәменә мохтаҗ”-дип кечкенәдән балада әти-әнисенә ярдәм итүдән тәм табарга,рәхәтлек алырга өйрәтсә, отышлырак була.Бала үскән саен үзенең көче артуын,әти-әнисенең көче кимүен,ул аларга ярдәмче булырга тиеш икәнлегн аңлатсын. Әгәр дә баласында әти-әнисенә булышудан,аларны тәрбияләүдән канәгатьлек хисе кичерерлек итеп тәрбия бирә алса,ул кеше картлыгы өчен борчылмасын.Әгәр,шуңа ирешә алмаса үзе дә бәхетсез,баласы да бәхетсез,чөнки башкаларга игелек кылудан тәм таба алмаган кешедән дә бәхетсез кеше юк.Ул җәмгыять өчен кирәксез кеше.
Бала үз-үзен дә хөрмәт итә белергә тиеш.Беркайчан да балага:”син булдыксыз,җебегән,берни дә эшли белмисең”-дигән кебек сүзләрне әйтергә,кимсетергә ярамый.”Син булдырасың,синең кулыңнан килә.Бу юлы килеп чыкмаган икән,икенче юлы барып чыгар. Балаңның үз-үзенә ышанычы артсын.Үз-үзенә ышанган кеше, таулар күчерергә дә үзендә көч таба.Ышану ул-җиңү,дигән сүз.Кайсы бала-укуда,кайсы-спортта,кайсы хезмәттә оста була.Булдыксыз бала юк.
Олылар хезмәткә һәм гади хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү бигрәк тә мөһим.Бүген җәмгыятебездә физик хезмәткә төрле караш.Ул-акыл сәләте түбән булган кешеләр шөгыле,дип карау киң таралган.Әмма,илнең байлыгы-намуслы хезмәт нәтиҗәсе.Нәрсәдер куллану өчен,башта аны җитештерү кирәк.Җитештерү нормаль барсын өчен,шул өлкәдә әшләүчеләргә уңай мөнәсәбәт һәм уңай шартлар булдыру зарур.Болар барысы да хезмәткә уңай караш тәрбияләнгәндә генә була.Балалар филmмнардагы сугыш геройларына гына түгел,ә гади хезмәт кешесенә дә сокланып Һәм хөрмәт белән карарга өйрәнеп үссен.Балага үзенең нәселен-нәсәбәсен,һөнәр кешеләре турында мәгълүмәт бирү безнең бурыч. Бүген балаларыбыз Рим,Кытай императорлары,аларның нәселләрен белә,әммә үзен кем икәнлеген белми.Бу дөрес түгел.Тамырсыз агач та үсә алмаган кебек,үзенең нәсел тамырын белмәгән,үз нәселе белән горурланмаган бала җәмгыятьнең тулы вәкиле була алмый.
“Син бигрәк тә фәлән бабаңа охшагансың:ул да бик оста иде”, яки “Шундый-шундый сыйфатлары бар иде”-диеп әйтү дә уңай йогынты ясый.
Мөселманлык ул-хезмәт,тырышлык дине. Ялкаулыкка, мөселманлыкта урын юк. “Аллаһым!Гаҗизлектән вә ялкаулыктан сиңа сыенам”-диде Пәйгамбәребез.Ялкаулык үзе бозык бер чир.Аңлашыламы ялкаулыкның ни дәрәҗәдә яман нәрсә икәнлеге?
Тырыш кешеләрне Аллаһ яратыр,үз күрер.Андыйларны башкалар да яратмый.”Туры юлда хезмәт белән яшәгәннәр-Аллаһның яраткан колларыдыр.Торышып яшәгән колларын Аллаһ яратыр”
Хәдис: ”Ике көнен бер үк төсле яшәгән кеше алданыр,зарарлы булыр”.
Хәдис: “Һичбер кеше үз кулы белән тапкан ризыктан татлырак,хәерлерәк,ләззәтлерәк ризык ашамас”.
Хәдис: “Эшен матур,дөрес итеп башкарган эшчене Аллаһ Тәгалә яратыр”.
Безнең бурычыбыз да тырышып эшләү,чын итеп,тугры һәм камил итеп үз хезмәтеңне башкару.
Аллаһ безгә кул,аяк,күз бирде,фикер бирде,хезмәт итсен,диде. Кулыбыз,күзләребез булмаса,ни эшләр идек?Ничек яшәр идек? Димәк боларның барысына рәхмәтле булып Аллаһка шөкер итеп эшләвебез,тырышуыбыз ләзем.Бер минутыбыз һич бушка үтмәсен-ул бит гомер минутлары.Тырыш кеше үзенә һәм гаиләсенә,йортына һәм иленә кирәкле,файдалы игелекле инсан булыр.Әхлагы бозык кешеләр гел үзләренә нидер алу өчен тырышалар.Шуңа да аларның калбе каралыр,кешелек сыйфатларыннан күп нәрсәне югалтырлар. Пәйгамбәребез: ”Эшендә хәйлә кулланган,тугрылык белән эш-ләмәгән кешеләр хастага тиң булырлар”.Димәк андый кешеләр чиргә батарлар.
Кальбе каралыр,күңелле борчу-мәшәкаттән чыкмас һәм,ниһаять сихәтен дә югалтыр.Биекләр болай дигән: “Бозык кешегә начарлык әшләмә.Чөнки аның үз начарлыгы җитеп ашкан”
Кулланган әдәбият: ”Вәгазьләр,әдәп-әхлак китабы”.
Төзеде:
Мифтахова Г.И.
Түбән Кама
2012 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Воспитание трудолюбия. Распределение обязанностей в семье.
консультация...
Воспитание трудолюбия и трудовых навыков у детей.
Трудовое воспитание помогает решать разнообразные воспитательные задачи и является одним из важнейших средств всестороннего развития личности ребёнка....
Консультация для родителей "Воспитание трудолюбия у детей среднего дошкольного возраста"
В детском саду жизнь детей наполнена трудом. Дети постоянно выполняют работу, связаннную с самообслуживанием, с выполнением режима, с поддержанием порядка в игрушках и пособиях. Важно, чтобы и в семье...
Аналитическая справка. Анкетирование родителей на тему :"Воспитание трудолюбия в семье".
Аналитическая справка по анкетированию на тему :"Воспитание трудолюбия в семье"....
Консультация для родителей "Воспитание трудолюбия у детей"
Консультация для родителей "Воспитание трудолюбия у детей"...
"Воспитание трудолюбия"
Рекомендации для педагогов и родителей по трудовому воспитанию дошкольников....