ӘНкәй КИРӘК!
материал (средняя группа) по теме

 

Әни – дөньядагы иң күркәм сүз. Баланың теле ачылганда ук, аның иң беренче “әннә”, “әни” дигән сүзләрен ишетәбез. “Әни” сүзе һәр телдә дә матур яңгырый.

Җир шарының бөтен почмагында

Бер үк төсле сөенә әниләр,

– дип язган шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов.

Һәр әни нәрсә турында хыяллана? Баласының бәхетле, акыллы, белемле, тәүфыйклы, сәламәт һәм башка яхшы сыйфатлары турында, билгеле. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Баланы бәхетле итәр өчен, иң элек әти-әни кирәк.

Бүген без сезнең белән гаиләдә бала тәрбияләүдә әниләрнең роле турында сөйләшергә җыелдык. Безнең очрашуның исеме дә “Әнкәй  кирәк!” дип атала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_sobranie.pptx479.33 КБ
Файл ata-analar_zhyelyshy.docx26.56 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ӘНкәй КИРӘК!

Слайд 2

Анкета өчен сораулар: 1. Бала тәрбияләүдә әнинең төп роле нидә дип уйлыйсыз? 2. Һәрвакытта да балагыз белән уртак тел табасызмы ? 3. Ничек уйлыйсыз : ә нине ң гаил ә дәге т ө п кайгыртучанлыгы н ә рс ә дә чагыла ? 4. Сезне ң балагыз бел ә н уртак ш ө гыльл ә регез һә м мавыгуларыгыз бармы? Нинди ? 5. Балагыз сезне ты ң лыймы ? Ни ө чен ? 6. Ху җ алык эшл ә рен башкарганда , балагыз сезг ә булышамы ? 7. Бала т ә рбиял әү д ә нинди авырлыклар бел ә н очрашасыз ? 8. Балагызда сезг ә карата нинди хисл ә р ( ярату , курку, кызгану , кайгырту һ .б.) бар дип уйлыйсыз ? 9. Балагызга сезне ң тарафтан игътибар җитәрлек д ә р әҗә д ә дип саныйсызмы ? 10. Сез ү зегезне борчыган сораулар бел ә н кайсы белгечк ә ( табибка , психологка , укытучыга , ш ә фкать туташына , бакча м ө дир енә , т ә рбиячел ә рг ә һ .б.) м ө р әҗә гать ит ә рг ә телисез ? 11. Ә нил ә р бел ә н оештырылган очрашулар буенча нинди т ә къдимн ә р кертер идегез ?

Слайд 3

Әниләр өчен сораулар 1. Балалар әти-әнидән куркырга тиешме? 2. “ Син начар малай ” , “ Син начар кыз ” диг ә н җө мл ә л әрне балага карата кулланырга ярыймы ? 3. Гаепле булган очракта , баладан гафу ү тенерг ә кир әкме? 4. Баланың үтенеченә “ярый” яки “ярамый” дип җавап бирү дөресме? 5. Баланың ярамаган эше турында берничә мәртәбә кабатлау кирәкме? Чит кешеләр янында моны эшләү ярыймы? 6. “Әгәр син үз-үзеңне яхшы тотсаң, мин сиңа ... (күлмәк, уенчык һ.б.) сатып алам”. Бу алымны куллану нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

Слайд 4

Җир шарының бөтен почмагында Бер үк төсле сөенә әниләр Роберт Әхмәтҗанов

Слайд 5

1 . Бала бел ә н әң г ә м ә г ә һә р к өн не вакыт таб ыгыз, ү зе гезнең бала чагы гыз турында с өй л әгез, берг ә л ә п уйн агыз . 2. Баланы йокларга яткырганда , ә кият с ө йл әгез , мактау с ү зл ә ре ә йт егез . 3. Берг ә л ә п балалар ө чен тапшырулар , мультфильмнар кар агыз , фикер алы шыгыз . 4. Балага олылар ө чен булган телевизион тапшыруларны карарга р ө хс ә т итм әгез . 5. Йокы алдыннан балалар бел ә н саф һа вада й ө р егез . 6. Төнгә каршы куркыныч хәлләр турында сөйләмәгез. 7. Бала к ә ефсез килеш йокларга ятм асын . 8. Олылар арасындагы м ө н ә с ә б ә тл ә рне балалар янында ачыкламыйбыз . 9. Баланы к ө н саен бервакытта , кичке с ә гать 9 да йокларга ятк ырыгыз . Әти-әниләргә киңәшләр

Слайд 6

1. Әни баласына өстәлгә менгәне өчен сугып җибәрә. Бала, аз гына вакыт үтүгә, бу эшне яңадан кабатлый, ләкин әни, күршесе белән сөйләшү сәбәпле, аңа игътибар итми. – К ү р ә се з ме , мин аны берничек т ә ты ңл ата алмыйм , – ди ә ни. Бала бу с ө йл ә ш ү не ты ң лап тора. 2. Ә ни к ө не буе балага шартлар куя: “Ә г ә р ты ң ламаса ң , мин сине йокларга яткырам , табиб чакыртам , почмакка бастырам ... ” Ә мма бала янауларны ң берсен ә д ә игътибар итми , ч ө нки ә нисене ң алай эшл ә м ә г ә нен бел ә . 3. Ө ч яшьлек бала с ө т салган чынаяк бел ә н уйный . Ү з эшл ә ре бел ә н м ә шгуль ә ни балага боерык бирг ә н тавыш бел ә н: “Җ ит ә р уйнарга ! ” – дип кычкыра һә м эшен д ә вам ит ә . Бала с ө тне т ү г ә һә м җә за ала.

Слайд 7

4. Бала ә нисе бел ә н беренче м ә рт ә б ә балалар бакчасына бара. “Ә ни, кайчан барып җ ит ә без инде ? ” – дип сорый бала. “ Син бакчада ү з - ү зе ң не яхшы тот, т ә рбиячене ты ң ла ” , – ди ә ни баласына . “Ә мин анда уйныйммы со ң ? ” – дип сорый бала. “ Уйнавын уйна , ә мма уенчык аркасында тавыш чыгарма , юл бир . Тавы ш чыгарса ң , т ә рбияче җә за бирер , я почмакка бастырыр , уйнарга р ө хс ә т бирм ә с. Х ә зер ми ң а к ө не буе сине уйлап тынычлык булмас инде , ө йд ә ә йб ә т булган ик ә н ” , – ди ә ни. Бала туктап кала һә м бакчага барасым килми , ө йг ә кайтам дип елап җ иб ә р ә . “ Тагын нил ә р уйлап чыгарды ң хэзер ук тукта елавы ң нан , ә йд ә , бакчага ! ” – ди ярсыган ә ни, баланы җ илтер ә теп. Ә мма бала урыныннан да кузгалмый . 5. Ә ни улын к ү ршел ә рен ә карата тупаслык к ү рс ә тк ә не ө чен орыша . Ә мма алты яшьлек малай , ә нисен ә кычкырып : “ Кычкырма , мин сине т ың лаудан туйдым ! ” – ди . Ә ни малайн ың бу с ү зл ә рен ә шаккатмый , тавышын к ү т ә реп с ө йл ә ш үе н д ә вам ит ә . Бу с ө йл ә ш ү д ә н туеп , малай ө йд ә н чыгып й ө гер ә . 6. Ә ни баласын беренче м ә рт ә б ә балалар бакчасына алып кил ә һәм тәрбиячегә болай ди: “Бу бала олыларны тыңларга яратмый, бакчада ничек булыр инде?” 7. Ә ни балага кис ә т ү ясый : “ Телевизорга кагылма ! ” Ба­ланы ң ул турыда уйлаганы да булмаган , ә мма ә нисе шундый кис ә т ү ясаганнан со ң , ан ың бу эш не эшл ә п карыйсы кил ә һә м ул телевизорга таба юн ә л ә . Ә нисе , а ң а усал кара п : “ К ү рде ң ме , ул барысын да киресенч ә эшли , мине б ө тенл ә й ты ң ламый ! ”

Слайд 8

I нче бирем 1 . Гаилә кичләре сезгә җылы мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм иттеләр (кызыл фишка) . 2. Һә рвакытта да у ң ай нә ти җә булмый ( сары фишка) . 3. Мондый кичл ә рне ң беркайчан да булганы юк ( яшел фишка) .



Предварительный просмотр:

Ата-аналар җыелышы

Әни кирәк!

(кечкенәләр төркеме)

I. Әзерлек эшләре. Анкета тутыру.

Анкета өчен сораулар:

1. Бала тәрбияләүдә әнинең төп роле нидә дип уйлыйсыз?

2. Һәрвакытта да балагыз белән уртак тел табасызмы?

3. Ничек уйлыйсыз: әнинең гаиләдәге төп кайгыртучанлыгы нәрсәдә чагыла?

4. Сезнең балагыз белән уртак шөгыльләрегез һәм мавыгуларыгыз бармы? Нинди?

5. Балагыз сезне тыңлыймы? Ни өчен?

6. Хуҗалык эшләрен башкарганда, балагыз сезгә булышамы?

7. Бала тәрбияләүдә нинди авырлыклар белән очрашасыз?

8. Балагызда сезгә карата нинди хисләр (ярату, курку, кызгану, кайгырту һ.б.) бар дип уйлыйсыз?

9. Балагызга сезнең тарафтан игътибар җитәрлек дәрәҗәдә дип саныйсызмы?

10. Сез үзегезне борчыган сораулар белән кайсы белгечкә (табибка, психологка, укытучыга, шәфкать туташына, бакча мөдиренә, тәрбиячеләргә һ.б.) мөрәҗәгать итәргә телисез?

11. Әниләр белән оештырылган очрашулар буенча нинди тәкъдимнәр кертер идегез?

II “Әти-әниләргә 9 киңәш” дип аталган открытка әзерләү.

VII. Әниләр өчен сораулар әзерләү.

1. Балалар әти-әнидән куркырга тиешме?

2. “Син начар малай”, “Син начар кыз” дигән җөмләләрне балага карата кулланырга ярыймы?

3. Гаепле булган очракта, баладан гафу үтенергә кирәкме?

4. Баланың үтенеченә “ярый” яки “ярамый” дип җавап бирү дөресме?

5. Баланың ярамаган эше турында берничә мәртәбә кабатлау кирәкме? Чит кешеләр янында моны эшләү ярыймы?

6. “Әгәр син үз-үзеңне яхшы тотсаң, мин сиңа ... (күлмәк, уенчык һ.б.) сатып алам”. Бу алымны куллану нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

Очрашуның барышы.

Залда әниләр турында җыр яңгырый.

Алып баручы. Әни – дөньядагы иң күркәм сүз. Баланың теле ачылганда ук, аның иң беренче “әннә”, “әни” дигән сүзләрен ишетәбез. “Әни” сүзе һәр телдә дә матур яңгырый.

Җир шарының бөтен почмагында

Бер үк төсле сөенә әниләр,

– дип язган шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов.

Һәр әни нәрсә турында хыяллана? Баласының бәхетле, акыллы, белемле, тәүфыйклы, сәламәт һәм башка яхшы сыйфатлары турында, билгеле. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Баланы бәхетле итәр өчен, иң элек әти-әни кирәк.

Бүген без сезнең белән гаиләдә бала тәрбияләүдә әниләрнең роле турында сөйләшергә җыелдык. Безнең очрашуның исеме дә “Әни кирәк!” дип атала.

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Балаларның жавапларыннан ишеттек: әниләр – дөньядагы иң гүзәл затлар. Алар – ашатучы, эчерүче, пешерүче, иркәләүче, юатучы, дәвалаучы, кайгыртучы һ.б. Бу сүзләрне чиксез санап булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, әниләр – гомерләре буе бала өчен яшәүче кешеләр. Әйе шул, бала тәрбияләү – дөньядагы иң изге һәм иң катлаулы хезмәт.

Анкетадагы 2, 4, 7 нче сорауларга җаваплар укыла.

Алып баручы. Безнең очрашуның максаты – тәрбия барышында туган сорауларга бергәләп җавап эзләү, белгечләр киңәшен тыңлау, үзара фикер алышу.

Ничек баланың йөрәгенә үтеп керергә? Ничек итеп яхшы булырга өйрәтергә, дөрес тәрбия бирергә?

Алып баручы. Сезнең бу мәсьәләгә карата фикерегез ничек? Сез балаларыгыз белән уйныйсызмы? Үзегезнең катнашуыгыз белән уенның эчтәлеген баетасызмы? Балаларыгызга уйнаганда өй жиһазларыннан, савыт-сабалардан файдаланырга рөхсәт бирәсезме? Балаларга уеннарда кулланырга костюмнар әзерләргә ярдәм итәсезме?

Фикер алышу.

Алып баручы. Фикер алышулардан түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин. Баланың уенына яки шөгыленә кушылып китсәң, бу вакытта үзеңнең әйтергә теләгән фикереңне аңа җиткерергә җайлы була. Шулай булгач, әниләргә баланың мавыгуларына, шөгыленә җитди карарга, уенны оештырырга ярдәм итәргә һәм, үзеңне бала белән бер дәрәҗәдә тотып, аның чын дустына, иптәшенә әверелә белергә кирәк икән.

Һәрбер кешене гомере буена саклап, яклап һәм әйдәп баручы көч – әни мәхәббәте. Ул нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапларны анкета нәтиҗәләренә таянып бирергә тырышыйк.

Анкета буенча фикер алышу.

Алып баручы. Яратуның чиге бармы? Аның чиген ничек билгеләргә? Чикләнмәгән сукыр ярату нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Кешеләр бу турыда һәрвакыт уйланганнар. Әти-әниләргә язылган әлеге киңәшләр шундый уйланулар нәтиҗәсе буларак тугандыр. (“Әти-әниләргә 9 киңәш” дип аталган открыткалар өләшә.) 

1. Бала белән әңгәмәгә һәр көнне вакыт табыгыз, үзегезнең бала чагыгыз турында сөйләгез, бергәләп уйнагыз.

2. Баланы йокларга яткырганда, әкият сөйләгез, мактау сүзләре әйтегез.

3. Бергәләп балалар өчен тапшырулар, мультфильмнар карагыз, фикер алышыгыз.

4. Балага олылар өчен булган телевизион тапшыруларны карарга рөхсәт итмәгез.

5. Йокы алдыннан балалар белән саф һавада йөрегез.

6. Төнгә каршы куркыныч хәлләр турында сөйләмәгез.

7. Бала кәефсез килеш йокларга ятмасын.

8. Олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне  балалар янында ачыкламыйбыз.

9. Баланы көн саен бервакытта, кичке сәгать 9 да йокларга яткырыгыз.

 Сез аларны укыгыз, үзегезгә кирәкле дип санаганнарын билгеләп куегыз. Без аларны сезгә бүләк итәбез, әлеге киңәшләр балаларыгыз белән дөрес мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Анкеталарга яңадан әйләнеп кайтыйк. “Сезнең балагыз тыңлаучанмы?” дигән сорау очраклы гына бирелмәде.

Җаваплар укыла. Фикер алышу.

Алып баручы. “Баланы әти-әнисен тыңларга, хөрмәт итәргә ничек күнектерергә?” дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Хәзер сезнең игътибарга түбәндәге күренешләрне тәкъдим итәбез.

1. Әни баласына өстәлгә менгәне өчен сугып җибәрә. Бала, аз гына вакыт үтүгә, бу эшне яңадан кабатлый, ләкин әни, күршесе белән сөйләшү сәбәпле, аңа игътибар итми.

– Күрәсезме, мин аны берничек тә тыңлата алмыйм, – ди әни.

Бала бу сөйләшүне тыңлап тора.

2. Әни көне буе балага шартлар куя: “Әгәр тыңламасаң, мин сине йокларга яткырам, табиб чакыртам, почмакка бастырам...” Әмма бала янауларның берсенә дә игътибар итми, чөнки әнисенең алай эшләмәгәнен белә.

3. Өч яшьлек бала сөт салган чынаяк белән уйный. Үз эшләре белән мәшгуль әни балага боерык биргән тавыш белән: “Җитәр уйнарга!” – дип кычкыра һәм эшен дәвам итә. Бала сөтне түгә һәм җәза ала.

4. Бала әнисе белән беренче мәртәбә балалар бакчасына бара. “Әни, кайчан барып җитәбез инде?” – дип сорый бала.

“Син бакчада үз-үзеңне яхшы тот, тәрбиячене тыңла”, – ди әни баласына. “Ә мин анда уйныйммы соң?” – дип сорый бала. “Уйнавын уйна, әмма уенчык аркасында тавыш чыгарма, юл бир. Тавыш чыгарсаң, тәрбияче җәза бирер, я почмакка бастырыр, уйнарга рөхсәт бирмәс. Хәзер миңа көне буе сине уйлап тынычлык булмас инде, өйдә әйбәт булган икән”, – ди әни. Бала туктап кала һәм бакчага барасым килми, өйгә кайтам дип елап җибәрә. “Тагын ниләр уйлап чыгардың хэзер ук тукта елавыңнан, әйдә, бакчага!” – ди ярсыган әни, баланы җилтерәтеп. Әмма бала урыныннан да кузгалмый.

5. Әни улын күршеләренә карата тупаслык күрсәткәне өчен орыша. Әмма алты яшьлек малай, әнисенә кычкырып: “Кычкырма, мин сине тыңлаудан туйдым!” – ди. Әни малайның бу сүзләренә шаккатмый, тавышын күтәреп сөйләшүен дәвам итә. Бу сөйләшүдән туеп, малай өйдән чыгып йөгерә.

6. Әни баласын беренче мәртәбә балалар бакчасына алып килә һәм тәрбиячегә болай ди: “Бу бала олыларны тыңларга яратмый, бакчада ничек булыр инде?”

7. Әни балага кисәтү ясый: “Телевизорга кагылма!” Баланың ул турыда уйлаганы да булмаган, әмма әнисе шундый кисәтү ясаганнан соң, аның бу эшне эшләп карыйсы килә һәм ул телевизорга таба юнәлә. Әнисе, аңа усал карап: “Күрдеңме, ул барысын да киресенчә эшли, мине бөтенләй тыңламый!”

Әти-әниләрнең фикерләре тыңлана.

Алып баручы. Гаиләдә җылы мөнәсәбәт, тынычлык булдыру – хатын-кызның әни кешенең изге бурычы. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, балаларны онытырга, икенче урынга куярга һич ярамый. Бала әни белән аралашуга, ана назына мохтаҗ. Бу турыда бер вакытта да истән чыгармаска кирәк.

Балалар безнең бала чагыбыз турында сөйләтүне, китаплар укуны, аларны тыңлавыбызны аеруча яраталар.

Алып баручы. Көндәлек мәшәкатьләре, әһәмиятле эшләре, шатлык һәм борчулары белән үткән һәр кеше азагында кич тора. Кичен гаилә өйгә җыела: әти-әни эштән, балалар бакчадан, мәктәптән кайталар. Гаилә тормышының иң якты өлеше булып, кичләрен балаларыбыз белән аралашу тора. Кайвакыт алар көтмәгәндә килеп чыга, шунда бала күңелендә бер-береңне ярату, бер-беренә ышану, якынлык, туганлык хисләрен күрәсең. Аралашулар тупаслык, акыл өйрәтү, кычкыру, елау кебек тискәре күренешләр белән түгел, ә балаларыбыз күңелендә балачакның якты хатирәләре булып сакланырлык җылы булсыннар иде. Балаларыбыз, үсеп, үзләре әти-әни булгач та, бу традицияне дәвам итсеннәр, көндәлек гадәткә әйләндерсеннәр иде.

Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, мин сезгә гадәти булмаган бирем тәкъдим итәм. Үзегезнең гаилә кичләрен искә төшерегез һәм түбәндәге тәртиптә бәяләгез.

I бирем.

1. Гаилә кичләре сезгә җылы мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм иттеләр (кызыл фишка).

2. Һәрвакытта да уңай нәтиҗә булмый (сары фишка).

3. Мондый кичләрнең беркайчан да булганы юк (яшел фишка).

Фишкалар буенча нәтиҗә чыгару

Хөрмәтле әти-әниләр! Баланың сәламәтлеге, акыл һәм тәрбия дәрәҗәсе, кәефе, әлбәттә, әти-әнинең дөрес тәрбиясенә бәйле. Бала тәрбияләү – авыр һәм җаваплы хезмәт. Сезнең йокысыз төннәрегез, борчу-мәшәкатьләрегез балаларыгызның мәхәббәте, ихтирамы булып кайтсын. Сезнең һәрберегезгә ана бәхете телибез.