" Нәүрүз" бәйрәме.
материал (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
Нәүрүз бәйрәме.
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшеән вакыты – 21 март- Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йәргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, озын гомер теләгәннәр. Балалар, өй саен йөреп, кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр.
Тәрбияче: Исәнмесез, саумысыз
Бүген бездә бәйрәм көн,
Уйнап күңел ачам диеп
Бакчага килде һәркем
Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән уз,
“Нәүрәз” бәйрәме.
Бүлмәгә малайлар һәм кызлар керәләр. Бер малайның кулында гармун.
1 нче бала: Уйнат, уйнат гармуныңны
Авазлары чыңласын
“Нәүрүз” бәйрәменең җырын
Иптәшләрем тыңласын
Эх, шома басабыз
Биеп күңел ачабыз.
2 нче бала :Кыш китте, яз килде
Үрдәк белән каз килде
Былбылдан аваз килде
“Нәүрүз” котлы булсын
3 нче бала: Нәүрүз хакы биш алтын
Бирәң ярый ике алтын
Карама ялтын – йолтын
Нәүрүз котлы булсын!
4 нче бала: Уенга җырла кирәк
Балыкка кармак кирәк
Ә безгә бәйрәм кирәк
Нәүрүз котлы булсын!
Тәрбияче: “Нәүрүз” бәйрәме мөбәрәк булсын
Ел саен кабатланып торсын.
Балалар ярым түгәрәккә басалар.
“Нәүрүз килә” дигән җыр башкаралар.
(Г. Гәрәева көе һәм сүзләре)
5 нче бала: Балалар утыралар.
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
Бүлмәгә кошлар булып киенгән 2 бала керә.
(очу хәрәкәтләре ясап)
Тәрбияче: Кая таба очасыз?
1 нче кош: Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә,
Без кайтабыз сагындырган
Туган үскән җирләргә
2 нче кош: Көнне юлда үткәреп
Куанышып сезгә очтык
Канатларга күтәреп
Сезгә яз алып кайттык
Очу хәрәкәтләре ясап чыгып китәләр.
6нчы бала: Көннәр аяз, күктәң алсу
Нур сибеп кояш көлә
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Балалар күмәк җыр башкаралар.
“Яз җитә” (Ф. Кәрим сүзләре, Җ. Фәйзи көе)
Бүлмәгә бик матур киенеп Нәүрүзбикә керә.
Нәүрүзбикә: Ямьле бәйрәм җырыгыз
Яңгырагач еракка,
Урман, кырлар артыннан
Килдем сезгә кунакка
Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз
Имин йортта торыгыз
Кәеф- сафа корыгыз
Инде мине тынлагыз,
Моңаеп утырмагыз
Биегез дә җырлагыз
Нәүрүз котлы булсын.
Нәүрүзбикә балалар белән татар халык уены “Чума үрдәк – Чума каз “уенын уйный.
7 нче бала: Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Илләр, көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип
Кулар кулга бәйләнә.
Күмәк бию башкарыла – татар халык биюе.
8 нче бала: Боз киткәч, җир кипкәч
Саф аяз көннәрдә,
Китәрбез юл белән
Зәнгәр су урманга.
Күбәләк куарбыз,
Чәчәкләр җыярбыз,
Шатланып җырларбыз,
Күңелле булганга.
Татар халык уены “Зәнгәр чәчәк” (кызлар белән)
9 нчы бала: Хуш киләсең үзәл Нәүрүз!
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
Татар халык уены “болында”ны уйнау.
Тәрбияче Ринат Харисның “Яз килде” шигырен укый.
Нәүрүзбикә балаларга бәйрәм күчтәнәчләре тарата.
Бәйрәмне төзеделәр:
Хусаинова Әльфия Шәмсевәли кызы МАДОУ №394 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
Фаттахова Алсу Мөхәрләм кызы МАДОУ№399 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.