проект "Нәрсә?, Кайда?, Кайчан?."
проект по обж (подготовительная группа) на тему
Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mktpk_zerlek_torkemend._nerse_kayda_kaychan_docx.docx | 22.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкә әзерлек “Б” төркемендә
“Нәрсә, кайда, кайчан ?”
түгәрәге эше планы
1. Бала урамда
2. Бала табигатьтә
3. Бала өйдә
4. Сәламәтлегеңне сакла
5. Гаилә клубы эше: Баланы сакла!
Эш төре | Тема | Максаты | Вакыт | |
1 | 1.Әңгәмә | Юл кагыйдәләрен бел һәм төгәл үтә | Кешеләр тротуардан гына йөриләр. светофорның төсләренә игьтибар итәләр. Юлда уйнарга ярамаганлыгы турында белемнәрен ныгыту | Окт |
2 | 2.Уен | Агулы гөмбәләр һәм җимешләр | Агулы гөмбәләр һәм җимешләр турында белемнәрен тулыландыру. Гөмбәләрне рәсемнәргә карап аера белү | Окт |
3 | 3.Әңгәмә | Янгын сүндерүче | Янгын сүндерүче характерына хас булган үзенчәлекләр белән таныштыру (Җитез, кыю, батыр, ягымлы) | Окт |
4 | 4. Күңел ачу | “Сәләмәтлек иленә юл...” | Сәламәтлекнең кадерле булуы турында белемнәрен формаллаштыру. Гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү, сәламәт яшәү рәвеше турында аңлату. | Окт |
5 | 5. Гаилә клубы эше: | “Балалар кулындагы ут” | Ата-аналарга балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру өчен консультация үткәрү. | Нояб. |
6 | 1.Әңгәмә | Юлдагы билгеләр ни өчен кирәк? | Элек өйрәнгән билгеләрне искә төшерү, яңалары белән таныштыру: “Зебра”, “Игьтибар”, “Сак булыгыз балалар” | Нояб. |
7 | 2.Рәсемнәр карау | Ашый торган җимешләр, агулы үсемлекләр | Ашый торган җимешләр белән таныштыру, агулы үсемлекләрне аера белү | Нояб. |
8 | 3.Ситуатив уен | Син өйдә берүзең ә ишектә чит кеше | Чит кешеләр белән сак булу, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә сүзләренә карата игътибарлы булуга, алданмаска кирәклеккә өйрәтү.
| Нояб. |
9 | 4.Әңгәмә | Үзеңнең сәламәтлегеңне үзең сакла | Үзләренең сәламәтлекләре турында үзләренә кайгыртырга кирәклеген аңлату. Гади генә авырудан терелә торган ысуллары белән таныштыру. физкультура, һәм үз-үзеңне массажлау күнегүләрен күрсәтү | Декаб. |
10 | 5. Гаилә клубы эше: | Кызыклы кешеләр белән очрашу | Полиция хезмәткәре белән очрашу. Борчыган сорауларга җаваплар табу. Балаларга юллларда, транспортта сак йөрү күнекмәләрен ныгытуга өндәү. | Декаб. |
11 | 1.Дидактик уен | Аңлата торган билгеләр | Куелган билгене танып дөрес җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. | Декаб. |
12 | 2.Әңгәмә | Ураган, буран алар турында без нәрсәләр беләбез? | Һава торышында булган бәла казалар китерә торган табигатьнең күренешләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. | Декаб. |
13 | 3.Викторина | Без нәни янгын сүндерүчеләр | Янгын сүндерүчеләр турында танышып баруны дәвам итү. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту. Хәтерләрен, уйлау, логик фикерләрен үстерү. | янв |
14 | 4. Уен-әңгәмә | Һәр вакыт игьтибарлы булырга кирәк! | Күрү органнарының иң кирәклесе икәнең саклау турында аңлату. Күрмәгән кешеләргә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык тәрбияләү. | Янв. |
15 | 5. Гаилә клубы эше: Кич утыру | “Куркынычсызлык кагыйдәләре” | Баланы өйдә берүзен генә калдырмау, ситуатив биремнәр аша балаларны һәм әти- әниләренә бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәтү. | Янв. |
16 | 1. Әңгәмә | Шәһәр урамында | Төрле транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Шәһәр урамында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. | Янв. |
17 | 2. Әңгәмә | Этләр песиләр безнең күршеләр | Урамда хуҗасыз йөргән җәнлекләр белән сак булырга кирәклеге турында аңлату. Төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин икәнен күрсәтү. | Фев. |
18 | 3.Драматизацияләү | “Кечкенә генә Шырпы малае” | Утның файдасы һәм зыяны турындагы белемнәрен ныгыту. Сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү. | Фев. |
19 | 4. Әңгәмә | Витаминнар кая сез? | Витаминнар турында белемнәрен барлау һәм ныгыту. Сәламәт яшәү рәвеше кызыксынуларын үстерү | Фев. |
20 | 5 Гаилә клубы эше: КВН- уен | “Иң яхшы җәяүле” | Юл кагыйдәләрен, билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту. Ата-аналар һәм балаларның биремнәрне бердәм үти белергә өйрәтү. | Фев. |
21 | 1. Күзәтү | . ДПС эшчәнлеген күзәтү | ДПС хезмәткәренең ишарәләренең нәрсә анлатканы турында презентация ярдәмендә аңлату. Регулировщикның биремнәрен үтәгәндә игътибарлылыкларын, әйләнә тирәдә орентлашуларын үстерү. | Март. |
22 | 2.Әңгәмә | Тайгак урыннарны урап үт | Тайгак юллар турында гади генә белемнәр формаллаштыру. Таеп егылган кешеләргә ярдәм итү теләге уяту. Бозда сак булу кагыйдәләрен аңлату. | Март. |
23 | 3.Әңгәмә | Таныш түгел предметлар | Тероррчылар алар кемнәр? Куркыныч предметларга кагылырга ярамаганлыгы турында белемнәрен бирү. Үзләренең һәм тирә- юньдәге кешеләрнең сәламәтлекләренә игътибарлы ббулырга кирәклеге турында аңлату. | Март. |
24 | 5.Гаилә клубы эше: күргәзмә папкасы | Бала тормышында компьютер | Бала тормышына компьютерың зыянлы икәне турында аңлату. Аның белән эшләгәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында мәгълумат бирү. | Март. |
25 |
| Автобус тукталышы | Пассажирлар транспорты турында белемнәрен киңәйтү. Тукталышта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату. | Апр. |
26 | 2. Әңгәмә | Бөҗәкләрдән сак бул | Төрле бөҗәкләр турында мәгълумат бирү. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм алар белән очрашканда үз-үзеңне тоту турында белемнәрен ныгыту. | Апр. |
27 | 3.Дидактик уен | Тәртип буенча тез | Янгын вакытында дөрес хәрәкәт итү юллары турында белемнәр бирү. Пролемалы ситуацияләрне чишү юлларын таба белү. | Апр. |
28 | 1. Әңгәмә | Юлның куркыныч урыннары | Куркыныч ситуацияләр сүрәтләнгән рәсемнәр карау. Шул вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре ничек үтәлергә тиеш шул хакта аңлату, мисаллар чишү. | Апр. |
29 | 2. Әңгәмә | Яшен вакытнда нишлибез? | Яшен вакытында үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуны дәвам итү. | Май. |
30 | 3.Хәрәкәтле уен | Янгын вакытында | Җитезлек, игътибарлык, көчләрен, авырлыкларга түземлелек, кыюлык, оешканлыкларын, башлап җибәрү осталыкларын үстерү. | Май. |
31 | 5. Гаилә клубы эше: Викторина | Табигатьтә кунакта -.. яхшымыґ?, начармы? | Ата-аналар белән балаларны табигатьтә үзләрен үрнәккә куеп табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту турында консультация. | Май. |
32 | 1.Прогулка | Урамдагы транспортны, йөртүчеләрне күзәтү | Ике яклы юл, җәяүлеләр чыгу урыны, җәяүлеләргә юл юк, керү тыела кебек юл билгеләре белән таныштыру. транспортны йөртүче хезмәте белән кызыксыну тәрбияләү. | Май. |
« Раслыйм»:
Килешенгән Балалар бакчасы мөдире
Өлкән тәрбияче ________________Л,Р.Марданова
_____________М.Т.Зайнуллина Приказ №_____ сентябрь 2015ел
сентябрь 2015 ел
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
“Нәрсә, кайда, кайчан”
түгәрәге өчен
эш программасы
Пед совет утырышында каралды Төзеде: тәрбияче
Протокол № Лотфуллина Л.Г.
сентябрь 2015 ел
2015/16 уку елы