Стихотворение "Маэмай".
материал по художественной литературе (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Иркә маэмаем!
Минем нәни маэмаем, Исеме аның Акбаем. Минем йомшак дустым, Кечкенә иркә йомгагым.
Гел аяк астында бөтерелә Чит кешеләр күрсә өрә. Кеше борылып караса, Капка астына йөгерә.
Сәпидтә чапкан малайның, Чалбар балагын каптыра. Усал ата каздан курыкмый, Туктап аңа карап тора.
Ата каз муенын сузып, Аңа таба килә ысылдап. Ә ул сикерә–сикерә уйный, Ашыкмый чабарга калтырап.
Көне буе ничек арымый, Бер гамьсез уйный ул. Күбәләк, чебеннәрне дә, Куып – чабып йөри ул.
Баскыч тобендә калган Аяк киемнәрен урлый ул. Кая куйдың ,- дип әрләсәң, Күзләрен тутырып елый ул.
Әрләтә дә, җәлләтә дә, Шундый ягымлы маэмаем. Яратам да инде үзен, Юеш борынлы Акбаем.
Мин бакчадан кайтканны, Сагынып көтеп тора ул. Тәмле сөт салып биргәч, Тагын чабарга тотына ул.
Эт кешенең дусты,- диеп, Әйтә миңа әти – әнием. Менә шундый дус булып, Яши минем маэмаем!