Әкият "Чия тавы".
статья по художественной литературе (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Балалар өчен кечкенә генә әкият. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Чия тавы" әкияте15.89 КБ

Предварительный просмотр:

Чия тавы.

Көннәрдән беркөнне ямьле Мишә елгасы буенда бер йорт калкып чыккан.Әлеге йортны күреп бар халык шаккаткан. Әмма ләкин өй янына килергә курыкканнар. Бер ай буе бу өйне күзәткәннәр. Аннан чыкан кеше дә кергән кеше дә күрмәгәннәр.

Күпмедер вакыт шулай күзәткәннән соң, авылның бер шук егете өй янына якын килгән.Әкрен генә өйнең ишеген ачып кергән. Өй эченә кергәч., андагы матурлыкны күреп шаккаткан. Берникадәр вакыт өй эчен күзәткәннән соң, бер бүлмәгә юлыккан. Ишекне ачып җибәрсә, анда бик матур бер кыз утыра икән. Кыз егетне күргәч, куркып киткән һәм кыяр-кыймас кына егеткә эндәшкән:

  • Егет, син монда ничек кердең?

Аңа каршы егет:

  • Ишекне ачып кердем. – дип җавап биргән. Кыз егет өчен бик курыккан һәм кабат аңа эндәшкән:
  • Син моннан тизрәк кит, хәзер минем туганым кайтыр. Ул монда кергән кешене яратмый, - дигән.

Егет аңа җавап биргән:

 Мин курыкмыйм, кайтсын, - дигән.

Шул сүзне генә әйтеп бетерүе булган, кызның абыйсы кайтып кергән. Өйдә чит кеше барлыгын күреп,  бик ачуланган. Егетне өйдән куып чыгарган.

Шул көннән башлап егет  һәркөнне билгеле бервакытта әлеге өйгә кыз янына килеп йөри башлаган. Алар арасында ярату хисләре барлыкка килгән.  Егет кыз турында барысын да белгән.  Кыз бик уңган, матурлык тудыручы икән. Абыйсы сеңлесен кешеләргә күрсәтмичә бикләп тоткан. Ул тудырган матурлыкны сатып, байлык җыйган.  Егет бу хәлләрне белгәч, кызны абыйсы тоткынлыгыннан коткарырга булган.

Беркөнне абыйсы кайтканны көтеп торып, аның белән сөйләшергә уйлаган. Егет кызның кулын сораган. Кызның абыйсы аны куып чыгарган, шул көннән башлап кызны бикләп тота башлаган.

Тик кыз белән егет барыбер очрашып йөргәннәр.Абыйсы бу хәлләрне белгәннән соң, көннән-көн ачуы кабарган. Нишләргә, ничек егеттән котылырга дип уйлаган. Кызны егеткә бирсә, байлыгы кими, бирмәсә егет барыбер алып китәчәк. Шулвакыт аның башына бер фикер килгән. Егеткә ул әмер биргән:

  • Әгәр сеңлемә өйләнергә телисең икән, син минем өй каршына зур тау өй, - дигән.

Егет риза булган. Ул тауны бер ел буе эшләп өйгән һәм эш беткәч, кызның абыйсын чакырган.

  • Менә, тау әзер. Хәзер сеңлеңне мина бир, - дигән.

Кызның абыйсы шаккаткан. Ул бит егеткә эшләп чыга алмаслык эш куштым дип уйлаган иде.

Тауны күреп, алар янына кыз да чыккан. Тау битенә кулы белән таянган икән, тау битенә чия агачлары үсеп чыккан.Алар барысы дда үзләренең ап-ак чәчәкләре белән тау битен матурлаган. Әлеге матурлыкны күреп, абыйсы да, егет тә телсез калганнар. Шунда кыз абыйсына әйткән:

  • Абый, мин сине бик яратам. Шуңа күрә сиңа әлеге чия тавын бүләк итәм. Ул сиңа бик күп файда китерер. Син миңа үз ризалыгыңны бир, - дигән.

Абыйсының әлеге матурлыктан күңеле эрегән, ул сеңлесенә рәхмәт әйткән, үз ризалыгын биргән.

Егет белән кыз кавышып, матур итеп туй ясаганнар. Бәйрәмгә бөтен авыл халкын чакырганнар. Чия тавы итәгендә бергәләп күңел ачканнар. Озын-озак гомер иткәннәр.

Чия агачлары булмаса да, әлеге тау әле дә “Чия тавы” дип атала, ди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пукане зарядка тавать

Данная разработка подготовлена на чувашских детских садов для использования в работе по привитию у детей здорового образа жизни...

Проектная деятельность: «Абдулла Алиш – герой-оста әкиятче»

Проектның максаты: Татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, булган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту....

Буктрейлер "Рикки - Тикки - Тави".

Уже давно не секрет, что малыши с раннего возраста слушанию сказок предпочитают просмотр мультфильмов или игру с телефоном родителей. И как итог – трудности обучения в школе. А между тем художес...

"Әкиятче Алишта кунакта"

Кроссворд по сказкам Абдуллы Алиша...