Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр бик күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле Татар үлемен көткән әсирләр язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.
Вложение | Размер |
---|---|
issledovat_rabota.docx1_.docx | 31.98 КБ |
п.п. | Ф.И.О. и дата рождения ученика | Название района, школы, указывается класс | Дом.адрес, индекс | Паспортные данные (кем и когда выдан) | № ИНН и страхового свидетельства | Ф.И.О. научного руководителя |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
Абубекерова Язгуль Рашитовна 07.03.1998 | Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» 9 Б класс | 422330, РТ Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Мансура Закирова 35 | 92 09 707497 территориальным пунктом УФМСРоссии по РеспубликеТатарстан в Кайбицком районе 06.07.2011 | Страховое свидетельсво – 160-835-976 86 ИНН – нет. | Хамидуллина Алсу Фаритовна учитель татарского языка и литературы |
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан РеспубликасыКайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
ТЕМА:“Курчак театры һәм якташыбыз
Фуат Таһиров”
/Үсмерләрнең XII Регионара фәнни - тикшеренү эшләре буенча Каюм Насыйри исемендәге укулары/
Автор:9 Б сыйныфы укучысы
Әбүбәкерова Язгөл Рәшит кызы
Җитәкчесе: Хәмидуллина Алсу
Фәрит кызы
Кайбыч – 2014
План.
Тикшерү эшенең темасы: Якташыбыз Фуат Таһировның тормыш юлын, иҗатын, курчак театры тарихын өйрәнү, үзебездә эшләп килгән курчак театры эшчәнлеге белән танышу
Теманың актуальлеге: курчак театры тарихын, якташыбызның тормыш юлын өйрәнеп, башкаларны таныштыру, ул башлаган эшләрне дәвам итү.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Ф.Таһиров , курчак театры турында мәгълүмат туплау, тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: Фуат Таһировның шәхси архивы, Кайбыч курчак театры.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: курчак театры буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; Шүширмә, Олы Кайбыч авылының өлкән кешеләреннән сөйләтү, язмаларны редакцияләү; артистның, Курчак театрының фотоларын җыю.
Кереш.
Театр сәнгате элек-электән бөтен халыкның игътибарын үзенә туплаган сәнгать төре булган. Артист халкы үзен-үзе аямыйча хезмәт иткән, кешеләр исә шыгрым булып тамаша залларын тутырган. Тиздән 110 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыенса да, татар театры актуальлеген югалтмый. Хәзерге көндә татар тамашачысына 12 театр хезмәт күрсәтә. Аларда йөзләгән спектакльләр бара, ә тамаша заллары хәзер дә шыгрым тулы. Бу бик күңелле күренеш. Ләкин тагын да куанычлысы - аларның биналар белән тәэмин ителеше. К.Тинчурин театры күптән түгел генә капиталь ремонттан соң эшли башлады, “Әкият” курчак театры исә Дисней сарайларыннан да гүзәлрәк бинада иҗат итә. Балалар өчен чыннан да, бу бина - әкият сарае. Бәләкәй вакытында һәрберебезнең курчак театры күреп гаҗәпләнгәне, андагы Камыр батырларны, Кәрләләрне , Шүрәлеләрне карап ял иткәне бар. Ә бит ул вакытта без япма артындагы зур-зур абый –апаларның безгә театр уйнаганын аңламаганбыз да, курчаклар үзләре йөри һәм сөйләшә дип уйлаганбыз. Хәзер үсеп җиткәч, курчакларны үзебез уйната башлагач кына бу хезмәтнең нинди катлаулы, четерекле икәнлеген аңлый башладык. Ә курчак театрында эшләү өчен үзең артист булу гына җитми, ә курчакларга да җан өрә белергә кирәк. Менә шундый талантлы шәхесләрнең берсе – минем якташым Фуат абый Таһиров. Аны чыннан да, курчакларга җан өрүче дип йөртәләр.
1 бүлек Курчакларга җан өргән артист
Фуат абый 1917 елның 31 мартында Кайбыч районының Шуширмә авылында биш балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гайфулла, авылда беренче коммунист буларак, колхозлашу эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Гайфулла бабай шактый укымышлы булган. Фуат абый кыю булып үсә, яшьли үк тормышта үз урынын табарга омтыла. 1930 елда ул Мөрәле мәктәбен тәмамлый (ул вакытта районда ике генә җидееллык мәктәп булган), аннары Казанда химия-технология техникумында укый. Чын-чынлап "курчак уйнарга" керешкәнче, ул районда нәшер ителүче "Колхоз бригадасы" газетасында җаваплы секретарь булып эшли. Олы Кайбыч авылында яшәүче туганнары Гарәфетдин Бикчәнтәев гаиләсендә яши, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә, концертларда, агитбригадаларда актив катнаша. Шул елларда ук театрга һәвәс, сәнгатькә мәхәббәте алдагы тормыш юлын сайлаганда үзенең хәлиткеч сүзен әйтә дә инде. 30 нчы еллар башында Фуат Таһиров Кайбычтан Казанга китә, Татар дәүләт академия театры каршындагы студиягә укырга керә. Биредә С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, Р.Ишморат, К.Шамил кебек сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, алардан дәресләр алу аның булачак һөнәрен тәмам билгели. Студиядә укыганда һәм аны тәмамлагач, бераз яшь тамашачылар театрында, ә 1934 елдан курчак театрында эшли башлый.
Курчак театры артисты булу - гаять четрекле хезмәт. Артистлар үзләре сәхнәдә күренмиләр бит. Пәрдә артыннан торып кына хәрәкәт итәләр, сөйләшәләр. Артист сәләтенә ия булу өстенә, шул хәрәкәтләрне курчаклар уенына күчерә белергә дә кирәк бит әле. Бу табигый да, ышандырырлык та булсын. Курчакның шатлана-куана, борчыла-кайгыра белүе генә тамашачыга тәэсир итә бит. Шуңа да артистның күңел кичерешләре җансыз курчакларга күчәргә тиеш.
Фуат аганың курчак театрындагы иҗади хезмәт юлы беренче көннәрдән үк уңышлы башланып китә. Архив материалларына күз салыйк әле. 1934 елда театр С.Образцовның "Петрушка октябрьдә"әсәрен сәхнәләштерә. Бу спектакльдә Ф.Таһировка төп рольне -Петрушка ролен тапшыралар. Петрушка спектакльдә патша самодержавиесенә каршы баш күтәргән ярлыларны бәхетле итәргә омтылучы, гаделлек өчен көрәшүче кыю йөрәкле халык герое итеп сурәтләнә. Ф.Таһиров аның эчке дөньясын, рухи халәтен калку итеп ачып бирүгә ирешә. Фуат ага курчак театры сәхнәсендә куелган барлык спектакльләрдә дә төп рольләрне башкаручы артист була. 1937 елда Ф.Таһиров тәрҗемәсендәге "Өч дус" (С.Мерзляков) спектакле Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия курчак театрлары смотрында уңыш казана, смотр лауреаты исеменә лаек була.
Ф.Таһиров режиссура өлкәсендә үз көчен сыный башлый, яңа пьесалар иҗат итү хыялы белән яши. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү бар планнарны кичектереп торырга мәҗбүр итә. Ул, үзенең яраткан геройлары белән саубуллашып, Ватан өчен изге көрәшкә китә. Ул Новороссийск янында Керчь ярымутравында канлы бәрелешләрдә катнаша. Ике тапкыр каты яраланганнан соң, 1942 елны ул, култык таякларына таянып, сөекле Казанына кайта.
Сугыш елларында берәүгә дә эшкә вакытсыз яраксызлык турында белешмә (больничный лист) бирелми . Берникадәр вакыт хәл алгач, яралары төзәлә башлагач, Фуат абый курчак театрына эшкә килә. Авырту-сызлануларын эштә онытып тора. Яшь буынны Ватанга чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләүгә бөтен көчен һәм сәләтен багышлый. Ул иҗат иткән образлар яшь тамашачылар күңелендә батырлык хисләре, мәкерле дошманга нәфрәт тойгылары уята.
Сугыштан соңгы елларда Ф.Таһировның сәхнә уены режиссерлык, каләм тибрәтү, тәрҗемәче һәм педагоглык хезмәтләре белән үрелеп бара. Фуат Таһиров үз вакытында күп кенә әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә, сәхнәгә куя. Бүгенге көндә курчак театрында эшләүче абруйлы артистлар - аның җитәкчелегендә уйнап тәрбияләнгән кешеләр. Арада Фуат абыйның шәкертләре дә җитәрлек. Шулар арасында Земфира Хаҗиева, Азат Хөснетдиновлар бар. Алай гына да түгел, Казан курчак театрының хәзерге баш режиссеры Илдус Нәсыйхулы Зиннуров та үзен Фуат Таһировның шәкерте дип саный, минем остазым дип горурлана. Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләүче Тимер Зиннуров Татарстанның атказанган артисты Фуат абый турында гел җылы сүзләр генә әйтә. Әйе, Фуат абый Таһировның шәкертләре, дуслары бик күп була.
Остаз дигәннән, аның олы сәнгатькә аяк басуда бәяләп бетергесез ярдәме булуы турын
да беренче хатыны Зөһрә Бикбулатова (артистка иде, вакытсыз вафат булды) һәм гомерлек юлдашы - Татарстанның атказанган артисткасы Галия Ситдыйкова (Таһирова) да горурланалар. Фуат абый бик каршылыклы, борчулы чорда һәм тормышта яшәсә дә, матур нәсел калдыра. Беренче хатыныннан туган кызы Гөлзадә Казан дәүләт университетын тәмамлый, хәзер Казан гимназияләренең берсендә математика укыта. Ә Галиясеннән туган улы Рөстәм Казан педагогия һәм гуманитар университетын тәмамлап, Мәскәү муниципаль район органында эшли. Матур, тату гаиләдә яшиләр, балалар үстерәләр.
Еллар узу белән Фуат Таһировның артистлык осталыгы үсә, уенны нәфис һәм күркәм сыйфатлар белән баетып бара. А.Пушкин, Н.Исәнбәт, С.Хөсни һәм үзе язган пьесаларда башкарган рольләре белән ул чын сәнгать остасы дәрәҗәсенә ирешүен раслый. 1956 елда аңа ТАССРның атказанган артисты, 1975 елда халык артисты исеме бирелә. Театрда 40 ел эшләү дәверендә төрле жанрларда язылган йөзләрчә әсәрләрдә уйнап, кызыклы һәм гыйбрәтле образлар иҗат итә. Профессиональ актер Фуат Таһировка курчакларны гаҗәеп осталык белән "җанландыру", персонажларның характерын табигый рәвештә ача белү, аны логик эзлеклелек белән үстерә бару, һәр характерны тавыш интонациясе һәм пластик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтеп бирү сыйфатлары хас. Өстәвенә матур итеп җырлый да. Аны Рәшит Ваһапов белән тиңләүләре дә юкка гына түгел.
Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә Фуат Таһировны яхшы беләләр. Гастрольләр вакытында авыл тамашачыларының "Фуат Таһиров килдеме?" дип сораулары артистның халык арасында зур ихтирам казануы хакында сөйли. Кайда гына чыгыш ясамасын, тамашачыларның яше дә, карты да аны кул биреп сәламли, рәхмәтләр әйтеп озата. Тамашачылардан килгән күпсанлы рәхмәт хатлары, район Советларының мәдәният бүлекләре, хуҗалыклар тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләре - артист хезмәтенә бирелгән югары бәя. Аларның барсы да артистның Казандагы фатирында саклана. Татар курчак театры ветераны, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы медальләр иясе, искиткеч гади, кешелекле һәм намуслы шәхеснең 1996 елның 27 ноябрендә каты авырудан гомере өзелә.
2 бүлек.
Традиция дәвам итә.
“Әгәр дә җансыз курчаклар миллионлаган тамашачыны җылыта, бөтен дөнья сәнгатенә төшкән йөкне күтәрешә алмаган булса, мин курчак сәнгате белән шөгыльләнмәгән булыр идем”, - дигән халык артисты, Соицалистик Хезмәт герое С.В.Образцов. Моннан 10 ел элек Олы Кайбычта балалар белән курчак театры оештырып җибәргән Венера Марат кызы Сафиуллина да нәкъ шулай уйлый. Юкса, кулында бер курчагы булмаган килеш, зурдан кубып театр оештырып җибәрү өчен нинди максатчан булырга һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк. Башта кулдан үзләре ясаган курчаклар белән уйныйлар, ә аннары инде 2005 нче елда Татар Дәүләт “Әкият” курчак театры белән хезмәттәшлек итә башлыйлар һәм театр аларга декорацияләре, курчаклары белән бер әкият бүләк итә. Коллектив “Әкият “ театры директоры Яппарова Роза Сәетнур кызына, баш режиссер Зиннуров Илдус Нәсыйх улына (Илдус Зиннуров үзен Фуат Таһировның шәкерте дип саный) , режиссер Людмила Александровна Дьяченкога балаларда курчак театрына мәхәббәт уятырга ярдәм итүләре, районыбызда театр сәнгатен үстерергә булышулары өчен бик рәхмәтле.
Иң беренче артистлар Хәйретдинова Рания, Алиева Гөлназ, Сафиуллина Эльмира, Сәгъдиева Ләйсән, Шакирова Айгөл, Гатауллина Алинә, Җамалетдинова Резедәләр була. Тырышлык тиздән үз нәтиҗәсен дә бирә. 2005 нче елда узган “Алтын битлек” конкурсында 2 нче дәрәҗә диплом, 2006 , 2007 нче елларда 1 нче дәрәҗә диплом белән кайталар. Шулай ук “Минута славы” республикакүләм конкурсында 1 нче урынга лаек булалар. Владимир шәһәрендә 2008 нче елда узган “Золотое кольцо” Халыкара талантлы балалар һәм яшләр конкурс –фестивалендә 2 нче дәрәҗә диплом ияләре булалар . Ә 2013 нче елның җәй аенда Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Вдохновение лета” Халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар һәм шулай ук җиңүгә ирештеләр.
Бүгенге көндә дә театр эшен дәвам итә, анда барлыгы 15 бала йөри, алар 5-6 сыйныф укучылары. Капиталь ремонт үткәрелгән бик матур яңа бинада шөгыльләнәләр, яңадан-яңа спектаклләре белән Кайбыч районы балаларын гына түгел, күрше районнарны да шатландыралар. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Норлат балалар йортына бик еш баралар, балалар яшь артистларны бик көтеп алалар, тамашаларны яратып карыйлар.
Йомгаклау.
Һәр як үзенең талантлы шәхесләре, эшчән кешеләре, үзенчәлекле һөнәр ияләре белән горурлана. Безнең Кайбыч төбәгендә дә бар андый кешеләр. Әдәбият һәм сәнгать дөньясына шактый күп талантларны биргән моңлы-иҗатлы төбәк тә әле ул. Тукайның бөек шагыйрь булып китүенә зур өлеш керткән Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин булсынмы, аның кызы, танылган җырчы Галия апа Кайбицкаямы, музыка өлкәсендә үзен таныта алган Латыйф Хәмидиме, шулай ук Зариф Бәшири, Әбрар Сәгыйди, Гали Хуҗи, Шәүкәт Галиев һәм башка якташларыбыз да Кайбычыбызның данын еракларга тараткан шәхесләр. Шулар арасында Фуат абый Таһиров аеруча күренекле урын алып тора. Гомерен балаларга багышлаган курчак театры артисты 44 еллык хезмәт дәверендә талантлы актер, соңрак режиссер, тәрҗемәче, драматург булып җитлегә. Курчак театрының нигез ташлары салучыларының да берсе ул. Татарстанда курчак театры артистлары арасында беренче булып халык артисты исемен яулаган шәхес тә Фуат Таһиров. Ничек горурланмыйсың шундый якташың белән. Аның исеме халык күңелендә, театр тарихында мәңге сакланыр, шулай ук Кайбычыбызның бер урамы да аның исемен йөртсә, бик әйбәт булыр иде. Ләкин ул башлаган матур эшләр дәвам итә, Кайбычымда курчак театры эшчәнлеген аны эшенең дәвамы дип әйтәсем килә. Курчаклар белән эшләгән баланың күңеле һәрвакыт саф булып кала, матур итеп сөйләргә, аралышырга өйрәтә ул театр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә, - дип бөек шагыйребез бик белеп әйткән.
Кулланылган әдәбият
Кто должен измениться?
Знакомимся с плотностью жидкостей
Рисуем тыкву
Позвольте, я вам помогу
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью