«Тирән тамырлар» әсәре фразеологик әйтелмәләргә искиткеч бай. Аларның төзелешен, составын, стилистик үзенчәлеген, образлылык куәтен өйрәнү, алфавит буенча сүзлеген төзү әсәрнең идеясен тулырак аңлауга ярдәм итәчәк. Гомумән, язучының бөтен иҗатында җиде меңләп фразеологик әйтелмә бар.
Романда гиперболик фразеологизмнар да бик күп: гайрәт кайнау, давыл куптару, мидә утлы кадак әйләнү, күккә төкереп яту, утта яну, утлы фикер кичү, баш кайнату, ике ут эчендә калу, баш ашау, ил алдында сую, буран күтәрү, тау актару һ. б.
Әдәби әсәрнең көче – әлбәттә, аның телендә. Юкка гына Б.Майлин Г.Ибраһимов турында “ Галимҗан - сүз остасы; аның сүзе укучыны тылсымлый; китаплары җанлы чынбарлыкның киң панорамасын гәүдәләндерә” – димәгән. Һәр яктан сәләтле кеше буларак , Г.Ибраһимов үзенең тел байлыгы чиксез булуын ачык сиздерә. Аның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрергә дә, телебезнең никадәр бай һәм сыгылмалы булуын тоярга өйрәнәбез.
Вложение | Размер |
---|---|
tiren_tamyrlar.doc | 86.5 КБ |
Эчтәлек.
Кереш...................................................................................................
Тирән тамырлар – метафорик символ..............................................
“Тирән тамырлар” романында тел сурәтләү чаралары ..................
Фразелогизмнар
Синоним фразеологизмнар..................................................................
Омоним фразеологизмнар...................................................................
Антоним фразеологизмнар ................................................................
Мәкальләр............................................................................................
Йомгак.................................................................................................
Кереш.
Тел дигән дәрья бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Татар халык мәкале
Без бүген, XXI гасыр ишегеннән берничә генә адым атлаган чакта, татар җаны әзме-күпме исән калган дип расларга телибез икән, татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында сөйләшик. Милләтебезгә, телебезгә, куркыныч янаган чорда яшибез. Татар телен белмәгән С.Шакуров, М.Сафин, Ч.Хаматова, җырчы Алсулар белән горурланабыз. Дөрес, алар татарны бөтен дөньяга таныткан шәхесләр, тик телебезнең үсүе һәм баюы өчен аны куллану кирәк.
Галимҗан Ибраһимов – бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г.Исхакый һәм Ф.Әмирхан, мәшһүр драматурглар Г.Камал һәм М.Фәйзиләр белән бергә XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешен аеруча зур өлеш керткән язучы. Чын мәгънәсендә “энҗе чәчеп, энҗе уручы” кеше. Нинди генә әсәрен алып карама, искиткеч бай тел хәзинәсе. Шуңа күрә хезмәтемнең максаты да – шул хәзинәне табып үзләштерү. Г.Ибраһимовның иҗаты күпкырлы, тематикасы төрле, образлар системасы чуар. Анда мулла баласы да, ярлы шәкерт тә, ялчы да, көтүче дә, авыл хатыны да, дала кызы да бар.
Тирән тамырлар – метафорик символ.
Мине менә шул әсәрләр арасыннан “Тирән тамырлар” романы кызыксындырды. Әсәр чәчмә сөйләмдә иҗат ителгән. Аңа күпсөйләмлелек хас. Хикәяләүче сөйләменә геройлар сөйләме килеп кушыла, алар хикәяләүченең тормышны сурәтләвен озата бара..
Күпсөйләмлелек диалогларда гына түгел, сөйләмнең субъект оештырылышында да чагылыш таба. Повестьта тирә-юньне сурәтләүгә киң урын бирелә. Моңа имән агачын тасвирлауны мисал итеп китерергә булыр иде. “ Биредә егерменче елларда хакимлек иткән карашлар гәүдәләнә. Әмма, романга «социаль заказ әсәре» дип бәя бирү генә объектив булмас. Чөнки әсәр сыйнфый көрәшне тасвирлау белән бергә, совет дәүләтенең гаделсез, кешелексез законнарын да ачып, тарихка кертеп калдыра. «Тирән тамырлар» романы хакында яңа фикерләр әдәбият галимнәре Ф. Хатипов һәм А. Яхин тарафыннан инде әйтелде. Ике автор да роман геройлары Фәхри һәм Вәли Хәсәнов эшчәнлеген объектив, моңа кадәрге бәяләүләргә капма-каршы килеп анализладылар. А. Яхин «тирән тамырлар» символик исеменә яңа, кызыклы мәгънәләр салып, әсәрнең субъектив эчтәлеген ачты.[1]
М.Хәсәновта ”...иске тормышның карт имәннәреннән булган бу тип революция җиле белән нык имгәтелсә дә, әле бөтенләй сындырылмаган. Аның иске тормыш туфрагына җибәргән зәһәрле тамырларыннан яңадан калкып чыккан үсентеләр иҗтимагый табигатьнең яңа шартларына җайлашкан хәлдә үсә башлыйлар.
Бу агач әле шактый нык утыра. Аның тирән тамырларының бер тармагы Гыймади, Низамилар аркылы авылдагы социаль җирлектән азыкланса, икенчесе ераккарак, шәһәргә китеп, анда совет аппаратларында оялаган элекке дуслары Иванов, Салахиевларга барып тоташа”,[2]- дип бирелә.
Ә А.Яхин фикеренчә, ул берничә мәгънә белдерергә мөмкин.
«Тирән тамырлар» исеме романда үзенә бер вакыйга булып кертелгән карт имән язмышына ишарә ясый. Роман исеме бу вакыйганы алыштырып килә һәм символга әйләнә.Гомумән, Г.Ибраһимовның күп әсәрләрендә символларга, метафорик образларга мөрәҗәгать итъ күренә. “Кызыл чәчәкләр”дә – бабай биргән орлыклар, “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрендә катып үлгән бәрән вакыйгасы.
Шулай ук романның детектив әсәр булуы белән җәлеп итте, әсәр «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән кырыс фраза белән башланып китә һәм укучыны шунда ук кискен сыйнфый көрәш характерлаган авыл обстановкасына алып керә. Язучының оста кулы белән уралган сюжет йомгагы, үз артыннан укучыны иярткән хәлдә, әсәрнең буеннан-буена салмак кына тәгәрәп, сүтелеп бара һәм китапның ахырында:
«Вәли Хәсәнов караңгы төндә урманга чыгарып атылды»,—дигән шундый ук кырыс фраза белән тәмамлана.
“Тирән тамырлар” романында тел - сурәтләү чаралары
Фразеологизмнар.
Икенчедән, тел-сурәтләү чараларына бай булуына игътибар иттем. Роман фразеологик әйтелмәләргә аеруча бай.
“Тикшерүне мәгънәдәш сүзләрдән башлыйк.. Г. Ибраһимов әйтте сүзенең 20 синонимын куллана: сызып чыга алды, калкытып китте, йөгереп үтте, сөйләп бирде, әйтеп куйды, хикәя кылды, сөйләргә тагынды, сөйләшеп азаплана, сайрап китте, сөйләргә кереште, әйтә куйды, сөйләп ташлады, чәйни башлады, әйтә салды, сөйләп йөрде, сөйләп китте, сөйләде, дип куйды, сөйләп бетерде, диде.
Гомумән әсәр стилендә өстенлек алган чаралар: фразеологизмнар. Сөйләү һәм сөйләшүләрдә алар һәрдаим күзәтелә. Фразеологизмнар арасында халык мәкальләрен, әйтемнәрен турыдан-туры куллану күп. “Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар» романында халык телендәге бай лексик-фразеологик берәмлекләр белән эш итә: авыз еру, авыз йомып калу, авыздан өзү, аяк чалу, балавыз сыгу, баш тарту, буш кул белән кайту, гайрәт чәчү — традицион фразеологик әйтелмәләр. Алар халык телендә, язма әдәби әсәрләрдә күптән кулланыла. Халыкта төптән җигелү дигән фразеологик әйтелмә бар. Г. Ибраһимов, мәгънәне көчәйтергә теләп, аны ачыклап килүче сүзләр белән тулыландыра: авыр йөккә төптән җигелеп өстерәүче; халык астыртын эш йөртә ди, язучы исә эш сүзен ут белән алыштыра: астыртын ут йөртә.
Халыкта: Г. Ибраһим овта:
Г. Ибраһимов үзе дә яңадан-яңа фразеологик әйтелмәләр тудыра: «Артельнең ничек барышы турында волкомга хәбәр бирә торыгыз!— дип аваз салды. Аваз салды сүзтезмәсе, күчерелмә мәгънәдә килеп, фразеологик әйтелмәгә әйләнгән. Нәтиҗәдә аның образлылык көче арткан. Язучы үзе иҗат иткән фразеологик әйтелмәләр дә «Тирән тамырлар»да күп очрый: аулый башлау (кемгә булса да комачаулык итү), бармак бөгү (дөресләп бару), бармак йөртү (зыян китерү), дуңгыздан бер кыл (аз эшләү мәгънәсендә), интрига кисү (хәйләсен ачу) һ. б.
Язучы мәгънәдәш фразеологик әйтелмәләр белән эш итүнең матур үрнәкләрен күрсәтә. Мәсәлән: гайрәт чәчү, чәкәләшеп алу, кызып китү, гайрәт кайнау, кан кайнау, кыза башлау, адәм йөзенә чыгарлыкны калдырмау, каты пешерү, эт кадерен калдырмау, бугазга бугаз килү, давыл куптару, котырып китү, тирегә сыймау, иман укыту, утка салып кыздыру.
Синоним фразеологизмнар.
Бер фразеологик әйтелмәнең күпме синонимын кулланган язучы! Һәрберсенең үзенә генә хас стилистик үзенчәлеге бар. «Карт кызган чагында гайрәт чәчәргә яратучан кеше» дигәндә, гайрәт чәчәргә сүзтезмәсе кешенең кызу канлы характерда булуын күрсәтә. Ә менә «...җыелган җәмәгать алдында шулай кискен бәрелешеп алдылар» дигәндә, гайрәт чәчүне кулланып булмый. Чөнки бәрелешеп алдылар күп кешенең катнашканлыгын күрсәтә. Анда төрле характерлы кешеләр булган. Барысының да гайрәт чәчүе мөмкин түгел. «Нәгыймә кыза башлады» дигәндә, гайрәт чәчүнең әле башлангычы гына аңлашыла. «Сәләхиев бер яктан, Шанов икенче яктан давыл куптардылар» җөмләсендә исә фразеологик әйтелмәнең стилистик куәте, гайрәт чәчүнекенә караганда, көчлерәк. Гайрәт чәчү — аерым кешенең генә пыр тузуын, давыл куптаралар дигәне күмәк бер төркемнең зур көрәш алып баруын күрсәтә. «Үземне бик каты пешерделәр» әйтелмәсе дә гаҗәп образлы, аның да гайрәт чәчтеләр дигәнгә караганда аермасы бар. Әгәр үземә бик каты гайрәт чәчтеләр дисәң, ниндидер кешеләрнең кычкырынуы аңлашылыр иде. Каты пешерделәр дигәндә, гаепнең күбрәк шәхеснең үзендә икәнлеге аңлашыла.
Омоним фразеологизмнар
Фразеологик омонимнар да Г. Ибраһимовта күп. Халык телендә, мәсәлән, эшкә нык җигелүне муенга камыт кию белән аңлаталар. «Тирән тамырлар»да ул берничә урында кулланыла: «Сафа камыты, Шәнгәрәй, сиңа киелер». Биредә бер кешенең эше икенчегә сипкән кебек, кочегар турында берсеннән-берсе караңгырак сүзләр таралып китте». Беренче җөмләдәге фразеологизм йөкләтеләчәге турында сүз бара. «Менә бу ике камытны киеп тартырга әзерләнегез»— кешегә ике нык эш йөкләтеләчәге искәртелә.
«Хатын, хәйран булган кебек, ике кулын ике якка җәеп җибәрде». «Байраклар, ни әйтергә белмичә, аптырап, хәйран булып, озатып калдылар». Ике җөмләдә дә образлылык хәйран калу белән бирелгән. Ләкин беренчесендә — якынча, икенчесендә хәйран калу ачыграк аңлашыла.
«Ярасына тоз сибә-сибә каты газап белән үтерделәр». «Менә бит Фәхри үлде, бу — бер кайгы, зур, каты кайгы. Ул гына җитмәсә тагын, киселгән ярага тоз сипкән кебек, кочегар турында берсеннән-берсе караңгырак сүзләр таралып китте». «Менә бу ике камытны киеп тартырга әзерләнегез»— кешегә ике нык эш йөкләтеләчәге искәртелә.
Беренче җөмләдәге фразеологик әйтелмәдә авыр хәлнең дәвамлы, үтә кискен, йөрәк тетрәткеч булуы аңлашыла. Ә икенчесендә — бу авырлык якынча гына сурәтләнә. Аның шулай булуы фразеологик әйтелмәнең стилистик нагрузкасын башка лексик мәгънәдәге сүзләр ачыклауга бәйләнгән. Беренче җөмләдә, мәсәлән, каты. газап ярага тоз сибүнең газаплыгын арттыруга ярдәм итсә, икенчесендә исә кебек бәйлеге бу газапның авырлыгын киметә төшә.
Димәк, бер үк төрле фразеологик әйтелмәләрнең стилистик-семантик үзенчәлеге контекстка, вакыйгага, шартларга карап билгеләнә.
Антоним фразеологизмнар
Фразеологик антонимнарны да әдип күп куллана: «Шәнгәрәй, кинәт ташланып, хатынының сүзен кисте». «Тагын сүзгә кереп' китте». Беренчесендә фразеологик әйтелмә — сүзне кинәт туктатуны, икенчесендә исә дәвам итүне аңлата.
«Гыймади урыныннан ук торды:
— Кирәкмәсә, беттем. Минем телем кычытмый!»
«...Инвалид Сәмигуллин бүген телгә килде».
Бу җөмләләрдәге фразеологик әйтелмәләр дә капма-каршы мәгънәне ачыклау өчен кулланылганнар.
Мәгънәне артык күпертеп, арттырып бирергә кирәк булганда язучы фразеологик әйтелмәләрне гиперболик формада куллана: «Бер көн шатлыктан исердек, икенче көн кайгыдан кара көйдек». Бу җөмләдә фразеологик антонимнар кулланылган. Шатлыктан исерү — бик нык куануны, кайгыдан кара көю — чиксез кайгыруны аңлата. Кешенең кайгыдан көеп калуы мөмкин түгел. Бу — арттырып әйтү, гипербола була.
Романда гиперболик фразеологизмнар да бик күп: гайрәт кайнау, давыл куптару, мидә утлы кадак әйләнү, күккә төкереп яту, утта яну, утлы фикер кичү, баш кайнату, ике ут эчендә калу, баш ашау, ил алдында сую, буран күтәрү, тау актару һ. б.
«Тирән тамырлар» әсәре фразеологик әйтелмәләргә искиткеч бай. Аларның төзелешен, составын, стилистик үзенчәлеген, образлылык куәтен өйрәнү, алфавит буенча сүзлеген төзү әсәрнең идеясен тулырак аңлауга ярдәм итәчәк. Гомумән, язучының бөтен иҗатында җиде меңләп фразеологик әйтелмә бар.
Мәкальләр
Шулай ук мәкальләр белән сөйләшү дә геройлар арасында гадәти күренеш.
- Саланы макта, калада тор.
-Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың.
-Калган эшкә кар ява.
-Алма агачыннан ерак төшми.
-Ир-баш, хатын-муен.
-Һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырырга ярамый.
-Иелгән башны кылыч кисми.
-Без капчыкта ятмый.
-Татар акылы төштән соң.
-Бүрене күпме ашатсаң да, урманга карый.
-Байга бай килсә, ялчы авызына да май тия.
-Ат азгыны тайга иярә.
-Бик каты сузсаң җеп тә өзелә.
-Карга карганың күзен чукымый.
-Алма пешеп, безнең авызга үзе төшмәс.
Романда бәяләүче аллегорик сөйләм әйдәп бара. Мәсәлән, «Совхоз өстенә сузылып яткан эт » дигәндә, эт — Вәли күздә тотыла. Аллегорик образлылык сөйләмдә дә күзәтелә. Җиһаншаның уллары – арыслан. Эпизодта килеп кергән Хатын сөйләмендә эт һәм дуңгыз аллегорияләре файдаланыла һ. б. Аллегорик образлылык персонажлардагы аерым бер сыйфатларны гомумиләштерү өчен хезмәт итә.
Чагыштырулар ярдәмендә персонажлар үзара бәяләнә, укучы күз алдына бастырыла.
- Cандугач кебек сайрыйсың
-Үзен баскан авыр ташларны берәм-берәм ташлаган адәм кебек
-Күбәләкләр әти булып,чәчәкләр әни булып калдылар
-Бөтен өйне дегет кебек кара бәхетсезлек каплады
-Хайван кебек курку белән як-ягына карады
-Кара шайтан кебек булып беткәнсең
-Ак кар кебек чибәр куян
-Утын агачлары кебек нәрсәләр
-Бер читлектә ябылган аю белән бүре кебек
-буе-тал чыбыктай
-Лачыннан качкан чәүкәләр кебек
Гипербола куллану да үзен нык сиздерә. Бу эш су буе сузыла. Эзли-эзли җаным чыга язды - персонажларның хис-кичерешләрен көчәйтеп жибәрә. Сурәтләү чаралары ярдәмендә һәр образ, һәр вакыйга төсле кино шикелле күз алдына бик ачык килеп баса.
Йомгак.
Әдәби әсәрнең көче – әлбәттә, аның телендә. Юкка гына Б.Майлин Г.Ибраһимов турында “ Галимҗан - сүз остасы; аның сүзе укучыны тылсымлый; китаплары җанлы чынбарлыкның киң панорамасын гәүдәләндерә” – димәгән. Һәр яктан сәләтле кеше буларак , Г.Ибраһимов үзенең тел байлыгы чиксез булуын ачык сиздерә. Аның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрергә дә, телебезнең никадәр бай һәм сыгылмалы булуын тоярга өйрәнәбез. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, халкыннан, идеяләреннән йөз чөермәгән бөек шәхестән бүгенге заман баласына өйрәнер мирас җитәрлек әле. Киләчәктә аның әсәрләрен укырлык, тикшерерлек , сокланырлык яшь буын килсен иде.
Кулланылган әдәбият.
“ Мәгариф” нәшрияты, 2005.
[2] Хәсәнов М.. Галимҗан Ибраһимов: Тормыш һәм иҗат юлы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964. – 229 б
[3]Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – 2 нче басма. – Казан: Мәгариф. 2001. – 123 б.
Лавовая лампа
Финист - Ясный сокол
Ёжикина Радость
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Загадка Бабы-Яги