Мастер класс 2018

Хамидуллина Алсу Фаритовна

"Туган тел" Бөтенроссия мастер класс бәйгесе материаллары

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Минем педагогик осталыгым

Эссе

Минем укытучы булып китүемә  әнием сәбәпче булгандыр дип уйлыйм.Үзе гап-гади бер колхозчы булса да, китап дөньясына, андагы кызыклы вакыйгалар эченә ул кертеп җибәрде мине. Сеңлемнең бишеген тирбәтә-тирбәтә, абыемның татар әдәбияты китабыннан “Таңбатыр” әкиятен укуын бүген дә яхшы хәтерлим.  Ә мин беренче сыйныфка укырга кергәч,  китапханәдән алган беренче китабым  “Аленький цветочек” мине бөтенләй тылсым дөньясына алып кереп киткән иде. Әниемнең эшләре бетеп, миңа шушы гаҗәеп китапны укуын түземсезлек белән көткән идем. Ул әнә шулай кызыктырып сихри дөнья ишекләрен ачты, ә үзенең мисалында китапка мәхәббәт уятты ул миндә. Шул көннән башлап Гариф Гобәй, Аяз Гыйләҗев, Габдрахман Әпсәләмов, Илдар Юзеев, Әмирхан  Еники әсәрләре минем аерылмас юлдашым иде. Көндезләрен китап уку сәбәпле онытылып калган эшләр дә, йокы күрмәгән төннәр дә күп булды.

Менә шул китапларны укып чыккач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәүсәрия апаның теманы аңлатып бетереп: “Әйдә, Алсу, бүген нинди кызыклы китап укып килдең, сөйлә әле!- дигән сүзләрен түземсезлек белән көтә идем. Сөйләгәндә сыйнфташларымның мине тыныч кына тыңлап утырганнарын күреп, әйтеп бетергесез рәхәтлек, горурлык хисләре кичергәнем хәтердә. Аннары укытучым белән анализлый идек. Ул вакытта укыган китапларны мин бүген дә яхшы хәтерлим, аларның тышлыклары да күңелгә сеңгән, балачагыма, яшүсмер вакытларыма алып кайталар.  

Менә шул кичләрдә мин укытучы булырга карар кылдым. Укытучының ниндие әле, туган телем – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүгенге укучыны “Китап – белем чишмәсе, шуңа укыгыгыз аны” дип кенә укытып булмый. Бала үзенә кирәк булган мәгълүматны бик тиз арада интернеттан да  табып ала ала, аның өчен сәгатьләр буе китап актарып эзләп утыру кирәк түгел. Ә менә китап укуның нинди рәхәтлек икәнен аңлатырга, минемчә, укытучы кирәк.

Укучыларымны да үзем белгән китап дөньясына алып керәсем, гыйбрәт бирәсем, яхшы кешеләр булып китүләренә йогынты ясыйсым килде. 20 еллык хезмәт юлыма борылып карасам, укучыларым кемнәр генә булып китмәгән икән бит. Ләкин араларында оялырлык, йөз кызарырлык гамәлләр кылучылар юк. Монда минем дә өлешем бардыр дип уйлыйм.

Китап бит ул кешене матур уйларга гына түгел, матур сөйләргә дә, дөрес язарга да өйрәтә. Ә бүген компьютер артында күп вакытын уздырган бала боларның барысыннан да мәхрүм кала. 30 ел элек безгә әкиятләр сөйләп китапка мәхәббәт тәрбияләсәләр, бүген моның белән баланы кызыктырып булмый. Китап киштәләрендә ялтыравыклы тышлы кыйммәтле  китаплар тузан җыя.  Кайвакыт балалар кулында китап күрсәм, сабый баладай сөенәм, яшәреп киткәндәй булам. Үзем укыган китаплар турында сөйләп җибәрәм. Укучыларның кайберләре китапларны китапханәдән алып укыса, кайберләре планшетка, смартфоннарына йөкләп алып укый башлыйлар. «Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан.

Татар теле дәресләрендә дә әдәбият дәреслекләрен, матур әдәбият китапларын киң файдаланам. Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч булганда гына баланы мавыктыра ала. Хәзерге вакытта балада китапка мәхәббәт уятуның иң популяр алымнарның берсе булып интерактив рәвештә уку санала. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар… Сабый чакта уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. «Сабыйлыкның хөкеме – уендыр», – дигән күренекле педагог Каюм Насыйри. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән үткәрелгән чараларны да уен формасында үткәрергә, бу уеннарга китапны да катнаштырырга мөмкин. Әдәбият «әдәп» сүзеннән алынган. Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Балада китап укуга мәхәббәт тәрбияләү — дәвамлы, системалы процесс.

Балачактан ук балага туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтүнең әһәмияте аеруча зур. Әдәбият — милләтнең иҗат хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисен, хыял — өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен — барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барырга тиеш. Туган телдәге җыр, моң белән, аудиоязмалар кулланып та, китапка кызыксыну тәрбияләргә мөмкин. Бала бик кечкенә вакыттан моны эшләргә була.

Дөньябызда нинди генә үзгәрешләр булса да, белем бирүнең төп чыганагы булып китап калуын без – укытучылар аңлатырга тиешбез. Китап укыган, китап яраткан бала беркайчан да тормышта югалып калмас дип ышанасы килә. Укылган әсәрләрдәге геройлар дөрес юлны табарга, һичшиксез, ярдәм итәрләр! 

“Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була минем юл күрсәтүче йолдызым”, дип язган Г.Тукай. Дөрестән дә, китапларда чагылдырылган тарих сабаклары үткәннәрне белергә генә түгел, ә хәзерге тормышны аңларга һәм киләчәктә үз юлыңны сайларга да ярдәм итә.



Предварительный просмотр:

Укытучы

Хәмидуллна Алсу Фәрит кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Рәвеш төркемчәләре.

Бурычлар

Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, башка сүз төркемнәреннән рәвешне аерып алу осталыгын үстерү; алдагы дәресләрдә үткәннәргә таянып, рәвешнең грамматик билгеләрен билгели белү осталыгына ирешү; рәвешне сөйләм барышында куллану осталыгына омтылу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Ш ә х е с к ә кагылышлы- укучыларда дуслыкка, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну хисләре булдыру

П р е д м е т- укучыларда рәвешләрнең төркемчәләрен таный белү,  текстта табу күнекмәләрен үстерү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү

Ме т а п р е д м е т- сөйләмдә рәвешләрне дөрес куллану,  шигъри юллардан рәвешләрне таба, үзенчәлекләрен әйтә белү

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; башкаларның фикерен тыңлый һәм аңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәр бирү

Төп төшенчәләр

Рәвешләрнең төркемчәләре, җөмлә кисәкләре

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, музыка

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.  Мотивлаштыру (1-2 мин)

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Көннәрегез хәерле үтсен! Бүген сезнең яныгызга мин дуслашырга килдем. Сезнең дусларыгыз бармы?  Ә дуслар күп булганда әйбәтме?  Сез дуслар турында мәкальләр, җырлар күп беләсезме?

Тагын дустыгыз булуын телисезме? Мин бу турыда сизенгән идем, шуңа күрә сезгә яңа дуслар алып килдем. Карагыз әле  аларны, болар нәрсәләр икән?

Укучы. Рәвешләр

Укытучы. Ә нәрсә соң ул рәвеш?

Укучы. Ул мөстәкыйль сүз төркеме, эш-хәлнең, яки билгенең билгесен белдерә?.

Укытучы. Афәрин. Сез инде танышлар да икән, Әйдәгез, алар да күңелсезләнеп тормасыннар, берәр рәвеш-дус  сайлап алыйк һәм алар белән җөмләләр дә төзеп карыйк.

Тиз                                Якын

Күп                               Иртән

Зурларча                       Югарыда

Бүген                             Әкрен

Еракта                          Аз

Юкка                            Балаларча

Түбәндә                       Иртәгә

Мамыктай                   Юри

Кичен                          Таштай

Укытучы. Ә сезнең “Әйт дустыңны, әйтермен кемлегеңне” дигән мәкаль ишеткәнегез бармы?  Мин сезгә сораулар бирәм, шул сорауга җавап бирүче дустыгыны күтәреп торып басасыз.

Ничек?            Тиз, әкрен, мамыктай, кардай.

Күпме?             Күп, аз.

Кайчан?            Бүген, иртәгә,

Кайда?              Югарыда, түбәндә

Ни сәбәпле?      Юкка, юри.

Күрәсез, сорауларына, мәгънәләренә карап рәвешләребезне төркемнәргә бүлеп чыктык. Димәк, без нәрсә турында сөйләшербез икән бүген. Әлбәттә, рәвеш төркемчәләре турында.

Китапларыгызның 136 битендә бирелгән кагыйдә буенча, җилкәдәшебезгә аңлатырга әзерләнәбез, җилкәдәшебез исә, таблицага шул мәгълүматларны тутыра бара. Аннан алмашабыз.

...    рәвешләре

...                        рәвешләре

Мисал:

...                        рәвешләре

Мисал:

...                        рәвешләре

Мисал:

...     рәвешләре

...                        рәвешләре

Мисал:

...                        рәвешләре

Мисал:

...                        рәвешләре

Мисал:

Ә хәзер ял итеп алабыз һәм җыр өйрәнәбез

Сүзләрен игътибар белән бергәләшеп укып чыгабыз

Якын дуслар көннән яктырак,

Дуслар белән коштай канатлана күңел.

Юлларда очраса киртәләр,

Чын дуслар булганда безгә авыр түгел.

Иртән мине дусларым

Елмаеп каршы ала.

Әйди алга, ерак юлга, тотып кулдан.

Зәңгәрсу гөрләвектән

Башланып китә елга,

Ә чын дуслык ул башлана елмаюдан.

Һәм бергәләшеп, хәрәкәтләр белән җырлап алабыз.

  • Рәхмәт сезгә, дусларым! Сез бик оста җырчылар да икәнсез, булдырасыз. - - -- Әйдәгез инде шушы җыр текстындагы рәвешләрне дә табып, таблицабызга урнаштырып чыгыйк, төркемнәрдә киңәшеп эшлибез, төркемнән бары тик мин сайлаган кеше генә җавап бирәчәк.
  • Антонимнар парларын табып алыйк әле.
  • Бүгенге дәресебезнең максаты нинди иде? Без аңа ирештекме?

Нәрсәләр өйрәндек.

  • Дәресебез ахырына якынлаша. Нәтиҗәләр ясар вакыт җитте, үзебезгә билгеләр куябыз.
  1. Кем китаптан башка гына рәвеш төркемчәләре турында сөйләп, мисаллар китерсә, текстта очраган рәвешләрне табып билгели белсә, ул үзенә 5ле куя.
  2. Кем рәвеш төркемчәләрен белә, мисалларын китергәндә авырлык сизә, ул кеше үзенә 4ле билгесе куя.
  3. Китап ярдәмендә аңлата алам дип саный, 3ле билгесе белән канәгатьләнә.

Өй эше.

  1. Дуслык турында хикәя язарга
  2. Дәрес башында бирелгән рәвешләрне кулланып дустың турында хикәя язарга.
  3. Яки Дустың турында шигырь иҗат итәргә



Предварительный просмотр:

Тема: Исем фигыль

Максат: исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  1. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
  2. Метапредмет:  мөстәкыйль рәвештә (укытучы ярдәмендә) дәреснең темасын һәм максатын әйтү; Парларда, төркемнәрдә эшли белү,  үтелгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
  3. Исем фигыльләрне аера һәм куллана белү,

Җиһазлау: дәреслек, терәк схемалар, тест, компьютер, презентация.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Оештыру-мотивлаштыру

Исәнмесез, укучылар, Хәерле көннәр сезгә. Кәефләрегез ничек? Дәрескә яхшы кәеф белән килүчеләр, кул чабып алкышлыйк әле бер-беребезне. Елмаеп алыйк. Мин сезгә “класс” дип мөрәҗәгать итсәм, сез ничек җавап бирерсез икән?

Кул чабу, дәрескә әзер икәнлекне әйтү, укытучы сорауларына җавап бирү

К. Сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү

Дәреснең темасын, максатын, бурычларны билгеләү өчен проблемалы ситуация булдыру, уку мәсьәләсен кую

1. Бүген дәресебездә бер җыр тыңлап китәрбез, ничек уйлыйсыз? Ул нәрсә турында

Яну-дөрләү, уйнау-көлү — туган-үскән якта.
Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.
Шаяр әле, уйна әле, елмай әле тагын,
Күңелеңә күзләремнән нурлар җыяр чагың.


2. Безгә таныш булган нинди фигыльләр күрәсез

Алар кайсы төркемчәгә керәләр?

Кайсы фигыльләрне без әле өйрәнмәдек?

Нинди кушымча белән ясалганнар?

Җыр туган җир, бәхет, ярату, дуслык турында  бара.

Туган-үскән ( с.ф)                          

Шаяр (Боерык  ф)

 Уйна (б)  

Елмай(б)

Җыяр(с.ф)

Яну-дөрләү  Уйнау-көлү      Җырлау  

-у, -ү

Т. Текстның төп фикерен өйтә белү

П. Үткәннәрне актуальләштерү

П. Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Дәрескә максат һәм бурычлар кую

Сораулар биреп темасын, максатын билгеләтү

Дәреснең темасын һәм максатын әйтү

К. Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек күрсәтү

Т. Яңа белемнәр үзләштерү

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Таблица нигезендә яңа мәгълүмат бирү

Таблица тутыру

Исем билгеләре

Фигыль билгеләре

Эш-хәлнең исемен атый

Барлык-юклык белән төрләнә

Килеш, тартым, сан белән төрләнә

Юнәлеш белән төрләнә

Җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл, хәбәр булып килә ала.

К. Фикер алышу

Т. Үткәндә өйрәнгәннәрне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Индивидуаль эш, төркемнәргә бүленеп эшләү

Бер исем фигыльне килеш белән төрләндерәләр, төркем эчендә тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр, төркемнән берәр кеше әйтеп чыга.

Р. Биремнәрнең дөреслеген тикшерү,

К. Төркемнәрдә бер-берең белән аралашу.

Ял минуты

Яңа белемнәрне ныгыту

154 күнегүнең биремен аңлату

Кара хәрефләр белән бирелгән фигыльләрдән  исем фигыль ясыйлар, кушымча ялгану  тәртибен аңлатала

Т. Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү

Р. Биремнәрнең дөреслеген тикшерү

Тактада мәкальләр бирү, җөмләдәге урынын билгеләү

Мәкальләрдән исем фигыльләрне табу, мәкальләрне хәтердән язу, тикшереп чыгу

Өй эше бирү

1. 155 күнегү

2. Исем фигыльләр кергән җөмләләр төзү

3. Исем фигыльләр кергән җөмләләр табу, исем фигыльләрне билгеләү

1 нче бирем барлык укучылар өчен дә бирелә, 2 нче бирем иҗат белән шөгыльләнүче балалар өчен, 3 нче бирем көчле укучылар өчен

Ш. Үз мөмкинлекләреңне билгеләү

Рефлексия , үзбәя

Бүген нинди яңа мәгълүматлар белдек?

Һәр бала үз фикерен җиткерә, үзенең дәрестәге эшчәнлегенә билге куя,  аңлата.

( кагыйдәләргә карамыйча дәрес материалын иптәшләреңә  сөйли алсаң “5”, дәреслек белән аңлатсаң, мисаллар китерә алсаң, “4”, кайбер нәрсәләрне аңлап җиткерә алмасаң, “3”



Предварительный просмотр:

Осталык дәресе .

Тема: Ничек детектив булырга?

Максат: Детектив турында белешмә бирү.

Бурычлар:  Логик фикерләү, хәтер, иҗади сәләт турында фикер алышу, логик эзлеклелек төзи белергә өйрәнү, укучыларның сәләтләрен искә алып,  иҗади яктан якын килергә өйрәтергә.

Кулланылган материаллар:

Проектор, презентация, детективлар файдалана торган предметлар ( лупа, блокнот, ручка, линейка, скотч һ.б.), кәгазь, каләм,

 

Дәрес барышы.

Проблемалы  сорау

Кешелек барлыкка килгәннән бирле адәм балалары гомер-гомергә нәрсәдер эзлиләр. Нәрсә эзлиләр?

Бүгенге дәресебездә шул  турында сөйләшербез? Әлбәттә, алар  үзебезне, җәмгыятебезне борчыган мәсьәлә.

 Беркемгә дә яшәү җиңел түгел

Хакыйкать ул бик тирәндә ята

Яшәү мәгънәсенә төшеник без

Узганнарга кабат кайта-кайта

Шушы эзләү обьектлары арасында барыбызны да борчыган бер мәсьәлә бар. Ул – хакыйкать. Ничек кенә авыр, ачы булмасын,  ул ялганга караганда хәерлерәк. Хәзер  ул хакыйкатьне эзләү белән махсус шөгыльләнүче һөнәр ияләре бар, Алар кемнәр?

Әйе, алар детективлар.

 Ул адәмнең акылын кара, зиһенен кара,

Мантыйк белән эзләгәнгә, эше бара

Гыйлем зурдан, тырышлыгы хәттин ашкан

Ул затларга бөтен халык карый астан

Детектив сүзенә нәрсә соравын да биреп була икән бит, аннары ул нинди мәгьнә белдерә?

  • Детектив- шымчы, күзәтүче
  • Детектив – жанр

Һөнәр буларак, безнең Татарстан Республикасында бары тик 30 гына детектив эшли, алар барысы да шәхси шымчылар санала. 2013 нче елның июнь аенда чыккан яңа закон буенча детектив агентлыклары бетерелде, алар шәхси эшмәкәрләр  булып калды. Димәк,  бу һөнәргә ихтыяҗ зур, юридик белем һәм 3 ел тәҗрибә алганнан соң, бу эш белән шөгыльләнергә мөмкин икән. Тик бу һөнәр белән ныклап шөгыльләнеп китәр өчен, алдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Менә без шулай итәрбез дә. Үзебезне детективлар дип хис итик. Ләкин безгә эш кораллары кирәк булыр, кара капчыктан предметларны алабыз һәм нәрсәгә кирәк булуын аңлатабыз.

  • Ә хәзер , танышып китик. Кәгазьгә үзегез еш куллана торган 5 предмет рәсемен ясап куегыз. Парларыгыз белән алмашыгыз,  рәсем буенча күршегез  турында  сөйлисез. Аннан алмашабыз.

Әхәзер блиц-турнир

1 ) Җинаятьче нәрсәне боза ( Закон)

2. ) Детектив әсәр нәрсәдән башлана (Җинаяттьтән)

3) Җинаятьченең кул портреты ( бармак эзләре)

4) Бизәнү әйбере булмаган беләзек ( богаулар)

5) Иң оста детектив (Шерлок Холмс)

6) Тикшерүче белән тет-а-тет (сорау алу)

7) Шерлок Холмс кулланган метод (дедукция)

8) Ул булган кеше тыныч йоклый (алиби)

-Детектив булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга  кирәк?

Ә алар бездә бармы соң? Хәтер – иң уникаль сыйфат. Ул бер халәттә генә тора алмый, я арта, я кими. Нинди юллар белән хәтерне камилләштереп була?

Ә без бүген күзаллау юлы белән хәтер үстерү өстендә эшләрбез.

Күләрне йомабыз, атап үтелгән күренешләрне күз алдына китереп, картина рәвешендә истә калдырып барыгыз һәм кәгазьләребезгә язабыз.

  • Тычкан арыннан куучы мәче, борынга кунган шөпшә, җиләкләр белән бизәлгән торт, төнге диңгездәге маяк, яраткан китабыгызның ертылган бите, яңгыр, кояш, салават күпере, таныш түгел кешенең картина бүләк итүе.

7 – феноменаль хәтер, сездән менә дигән детектив чыгачак.

5 -  хәтерегезне үстерү  өстендә әле эшләргә кирәк

3- һөнәр сайлау өстендә эшләргә кирәк.

Үз эшенең остасы булган бер детектив белән танышып китик, ул нинди сыйфатларга ия – шушы сорауга җавап бирергә әзерләнергә.

Күзләре – бөркетнеке

Борыны – эт борыны, сизгер.

Арыслан  кебек сугыша

Бал корты кебек эшли

Нәтиҗә ясап китик. Детектив нинди булырга тиеш

Хакыйкатькә хезмәт итәргә

Кулларыгыз сизгер булырга

Фикерегез җитез булырга

Хәтер үстерү өстендә эшләргә,

Игътибарлы булырга кирәк,


Предварительный просмотр: