Авылыбызның тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучылар шактый. Интернет челтәрендә авылыбызның үз сайты бар.
Хезмәттә тарихи-чагыштыру, тасвирлама, тикшерү һәм респондентлар белән әңгәмә методлары кулланылды
Вложение | Размер |
---|---|
nafikova_aysylu.doc | 102.5 КБ |
[Введите текст]
Муниципаль белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
ТЕМА: “Кошман авылы тарихын өйрәнү”
Автор: 11 Б сыйныфы укучысы
Нәфыйкова Айсылу Айрат кызы
Җитәкчесе: Хәмидуллина Алсу
Фәрит кызы
Кайбыч - 2013
План.
Кереш.
Һәркемгә туган-үскән җире газиз һәм якын, һәркем аның үткәнен белергә тиеш, шуңа күрә без туган авылыбыз Кошман тарихын, бүгенгесен өйрәнүне максат итеп куйдык.
Бурычлар:
Хезмәтнең өйрәнү объекты- Кошман авылы җирлеге.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Мәктәп музеенда эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәге авылыбыз тарихын күптәннән өйрәнә. Музеебызда авылыбыз тарихы турында аерым бүлек бар. Мәктәп музеенда һәр елны материаллар җыю максатыннан, укытучылар тарафыннан укучылар белән эзләнү эше оештырыла.
Авылыбызның тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучылар шактый. Интернет челтәрендә авылыбызның үз сайты бар.
Хезмәттә тарихи-чагыштыру, тасвирлама, тикшерү һәм респондентлар белән әңгәмә методлары кулланылды.
Эш кереш өлештән, биш бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
1 нче бүлек. Кошман авылы тарихы
Кошман авылы Кайбыч районында,район үзәге Олы Кайбыч авылыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында,1565-1567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә, шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләреңдә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана. Бер тарихи чыганакта Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны-181, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә. Кошман суы буена утырган икенче Кошманда, ягьни Кече Кошманда йомышлы татарлар – 38, керәшен татарлары 10 кеше булган.А. Артемьев җыентыгындагы мәгьлүматлар буенча, Кошман суы янындагы Олы Кошман авылында 87 хуҗалыкта 234 ир – ат һәм 232 хатын-кыз исәпләнгән, гыйбадәт кыла торган бер йорт булган. 1898 елгы хезмәттә Олы Кошман һәм Кече Кошман авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К.П. Берстель җыентыгыңда билгеләп үтелгәнчә, Олы Кошман авылында 1669 татар, Кече Кошманда 738 татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм.
Кошман авылы оешу турында мондый риваять бар. Ул 1987 елда басылып чыккан ”Риваятьләр һәм легендалар” китабында урын алган.
“Кошман-бер елганың исеме. Бәрле суының көньяк тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгел. Кошман - элек урыс авылы булган. Моннан 200 еллар чамасы элек Кошман мөселманнары Бишбатман авылыннан күчеп барганнар. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр. Кармыш баба Болгардан чыккан адәм. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике улы бар икән: Янкилде исемлен,янә бер улы Заид исемле. Заид исемле улы Юынчыда яшәгән, аннан соң аның нәселе Кошманга килгән. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән адәм булган. Аның улы Гомәр,аның улы Сәйфетдин,аның улы Фәхретдин,аның улы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. ”.
Халык авылларын Олы Кошман һәм Кече Кошман дип атый.
Кече Кошман суының аргы ягында. Элек Олы Кошманда йортлар саны-336, Кече Кошманда 150ләп булган. Хәзер авыл алай зур түгел. Авылда Олы Кошман һәм Кече Кошман зираты дигән зиратлары бар. Аларда каен агачлары бик мәһабәт булып үсеп утыралар. Зиратлар тәртиптә тотыла, тирә-юньнәре рәшәткә белән тотылып алынган. Авылда әле тагын Изгеләр зираты дип аталган зират та бар: халык аны да карый, кадерсезләми. Авыл халкы тәртип сөя, эшчән, йортлары матур, төзек, кешеләре чибәрләр.
Элек Кошман авылын хәзерге Яшел Үзән районының Бишбатман авылы урынында булганлыгын авыл аксакаллары әле дә хәтерләрендә тоталар. Шушы авыл кешесе Әхмәтгали ага Сәет улы Сәетшин (1911 елда туган) сөйләве буенча, авылга бер нәсел Сембер якларыннан килеп утырган. Авыл халкы арасында балта осталары, вак сәүдәгәрләр һәм бабачылар яшәгән.
Авыл халкы, Иске Чәчкаб, Эрә Бакырчысы, Җуинчы (Сөнчәләй) һәм Акъегет авыллары халкы белән бергәләшеп, июнь башында Симек исемле җыен бәйрәме үткәргән.
2 нче бүлек Кошмандагы һөнәр ияләре.
Авылыбыз борынгыдан яхшы хәлле, нык авыллардан саналган. Үзен, гаиләсен, нәсел-ыруын тәэмин итү өчен нинди генә һөнәрләргә өйрәнмәгән ул. Шулар арасында иң күренеклесе һәм тирә-юньдә иң данлысы – әлбәттә, сөннәтчеләр. Халык арасында авылыбызны “бабачылар” дип атау бүгенге көндә дә очрый әле. Тарихчыларны да кызыксындыра бу мәсьәлә.
Марсель Әхмәтҗанов «Кошман силсиләсе»н тикшереп, түбәндәге фикерләрне әйтә: «Кошман әүвәлдән килгән бабачылар авылы буларак атаклы. Кошман авылыннан чыккан бабачы нәселләре Әлмәт, Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә очрыйлар. Арча төбәгендәге Масра авылларының да Кошманга бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып караганда, Сәлман Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай урдасыннан чыкканлыгы тоемлана». Кошман авылына нисбәте булган шәҗәрә—«Мөхәммәт Хәмитов шәҗәрәсе».
Кошман силсиләсеннән бер өзек
“Сәлмән фарси разуиуллаһи углы Габделгазиз углы Габдулла. Габдулла углы Урак. Урак углы Әсән. Әсән углы Тункадер. Тункадер углы Томанчы. Томанчы углы Карман. Карман углы Дәрман. Дәрман углы Дуянчар. Дуянчар углы Монкаш. Монкаш углы Дусай. Дусай углы Мөслим. Мөслим углы Гамир. Гамир углы Гәрәй. Гәрәй углы Харис. Харис углы Колгына. Колгына углы Томанкол. Томаркол углы Кадертөн. Кадертөн углы Чуак. Имди Чуак вакытында атлар дулап тәхет бозылды. Вә янә ул чуакның дүрт углы бар иде. Берсе Агыс, вә берсе Илйас, вә берсе Арслан, вә дәхи берсе Аяс иде. Әмма аталары бунлардин борын ике сәнә дөньядин барган иде. Вә янә олуг углы Агыс Сирамга аерылып китте. Аның угланнары Сирам вилаятеннәндер. Арслан белән Аяс икесе Уралга кайта йортларына китте. Аның әүләдләре Иштәктәдер. Илйас Кырым иле дигән Мишәр йортыннан Болгарга күчтеләр. Мишәр йортындагы бабалар кисме болгарлыклардыр. Янә Төрекмәннән бабалар Мишәрдәге баба нәселедер. Сөаль кылсалар, безнең кемдер дию, җавап бирәсең, - Сәлман фарси разиуллаһи дип... Аяс вә Арслан Чуак угланнары торыр әйтеп ирделәр кем. Ул вакытта Казанда Шагали хан булды, вә һәм әпа...аллык әмер – тәфтиш кылынды. Вә балҗҗөмлә Чуак баба ханга үз нәслен асла Сәлмән Фарси нәселеннән идекен исбат кылгач. Раст бабасы икән дип, Әүвәлдә...мәшруг буенча кыл дип, рөхсәт вирелде.
Аяс баба Шәһре Казанда әксәр еллар торгач, Казандин егерме биш чакрым, Зөя елгасы җаныннан унбиш чакрым. Бишбатманга күчтеләр. Анда ничә йөз ел соңында Бишбатман кяферләре илән ихтыяр кылышып, Кошман дигән елгага күчеп, ягъни алыштырышып, кяферләр Бишбатманга киттеләр. Хәзер Бишбатманда кяферләрдер. Кошман елгасы буенда бәгъзесе Сәлмән фарси нәселеннән, вә бәгъзесе гайре нәселдән бергә җыелып Кошман карьясендә калдылар. Кошмандагы җәмәгатьләр төрле нәселдән җыелганнар. Әмма Сәлмән фарси нәселләре расрак андадыр.
Искәрмәләр
Кошман силсиләсе 1978 елда Кайбыч районына караган Кошман авылында Фәезов Шәкүр бабайдан (1891 елда туган) алынган. Хәзер ул Мирасханәдә 99 фондта, 1 тасфир, 73 эш буларак саклана. 14 х 10 см зурлыктагы дәфтәр 1920 елларда күчерелгән. Текстның Мөхәммәт Хәмитов шәҗәрәсе белән якынлыгы зур.
Кошман авылыннан чыккан бабачы нәселләре Әлмәт төбәгендә Бишмунча һәм Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә очрыйлар. Арча төбәгендәге Масра авылларының да Кошманга бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып караганда Сәлман Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай Урдасыннан чыкканлыгы тоемлана.”
Сөннәткә утырту йоласы байтак илләрне үтеп ныгыган. АКШта, әнә, яңа туган малайларның байтагын бала табу йортында ук сөннәтләп җибәрәләр икән. Тәуратта исә малайларга туганнан соң сигезенче көндә операция ясалуы турында әйтелә. Баланың шулчак тизрәк савыгуы билгеле икән. Кошманлыларның, әлбәттә, үз вакытлары булган. Көз якынлашканда кыр – бакча эшләрен төгәллиләр дә, кайсы биштәрен асып, кайсы атына утырып кәсепкә китә. Сембер, Самара якларына, хәтта Казакъстанга барып чыгалар. Дин кысрыкланган чагында сөннәт гамәлен тыялар иде. Качып – посып йөрүләр гадәткә керә . Хәер, ул чагында да Кошманның кыю, куркусыз сөннәтчеләре була. Алар борынгы йоланы шаукым аша бүгенгәчә алып чыктылар. Заманында хәтта Урта Азиягә барып йөргәннәр.
Мәлик кәрзиннәре . Элек колхозчылар күчеш чоры кичергән елларда ук (ә бәлки аннан да алдарак) волостьлар булган зур авылларда базарлар оештырылган һәм алар гөрләтеп сату иткән. Тирә-як авыллардан килгән агайлар тере мал белән сату иткән, сөт, катык, каймак,эремчек сатып гаиләсен бөтәйткән. Һөнәрчеләр дә төрле көнкүреш кирәк-яраклары ясап сату иткәннәр. Алар базарга тал чыбыгыннан үрелгән кәрзин-тырыслар, агачтан , калайдан эшләгән төрле йорт кирәк-яраклары алып килә торган булганнар.
Кәрзин диюгә, күз алдыма уң як куршем Малик абый Шиһапов килеп баса. Ул үзе үлгәнче тал чыбыгыннан каз оялары , кәрзин- тырыслар үрде. Үзе генә түгел , бөтен гаиләсе белән эшлиләр иде, идәнгә төзелешеп утырып тал чыбыгыннан могҗиза ясыйлар иде. Шуның өстенә Мәлик абый бик пөхтә, тырыш кеше иде. Авылым кешеләре аның кәрзиннәрен әле дә сагынып искә ала. Кайбер йортларда ул үргән кәрзиннәр әле дә саклана. Үрелгән кәрзиннәре белән авылым кешеләрен генә түгел, тирә - як авылдагыларны да тәэмин итте Мәлик ага, ә артыгын базарга чыгара иде.
Итекчеләр. Федоровское авылында сарык йоны тетә торган машиналар булган. Тирә - юнь авыллардан сарык йонын капчык – капчык асып кешеләр шунда җыйналганнар. Менә шул тетеп кайткан йоннан авыл халкы итек басакан. Әбзал бабай Сәләхов баскан итекләрне авыл кешеләре мактап киде.
Түбән Кошман авылыннан Хафиз Шакиров, Харис Әхмәтшиннар үз авылларында гына түгел, тирә - юньдә дә атаклы кешеләр, ерак авыллардан аларны эзләп киләләр, белмәгән кешеләре юк, әле дә шул һөнәрләре өчен халык рәхмәтен ишетеп яши бирәләр.
Кирпеч сугу осталары.
Кошманга беренче булып килгән бабаларыбыз авыл урнашкан җирнең балчыгына игътибар иткәннәр. Ул балчык кирпеч сугуга яраклы була.
Түбән Кошман авылы кешеләре кирпеч сугу осталары буларак та танылганнар. Яу кырыннан сыңар аяк белән кайткан Әкрам абый Шәмсетдинов, аның тирә - як күршеләре Әухадулла Рәхимуллин, Хәялетдин Ногманов һәм тагын бик күпләр бала – чагалары белән җыйнаулашып кирпеч сукканнар.
Кошманлылар суккан кирпеч мич төбе, көймәсе өчен файдаланылган, кызуга чыдам һәм сыйфатлы булуы белән дә дан тоткан. Кошман кирпечен сатып алу өчен ерак авыллардан да килгәннәр. Үзләренә яшәр өчен һөнәр табып алар кирпеч сугу осталарына әверелә. Авылыбызда буыннан- буынга бу һөнәр дәвам иткән. Тик хәзер генә ул һөнәр онытылып бара.
Тимерчеләр. Ата – баба һөнәренә тугры булып Хәсән ага Җиһаншин 20 елдан артык туган колхозында тимерче булып эшләгән. Тимерче булып эшләү дәверендә Хәсән ага бик күп заказлар үтәгән. “Симәки колхозындагы Петухов малаена 30 чиләк ясап бирдем”, - ди Хәсән ага ул чакларны искә төшереп. “Мин яшь чакта, укып йөргән елларда ук әти ярдәмендә ипи табаклары, чиләкләр, көрәкләр, чүмечләр ясап Федоровское авылы базарына алып барып сата идем. Сату – алудан килгән табыш гаиләне тукландыру һәм уку әсбаплары алу өчен китә иде. Тормыш шулай кушкандыр инде, тора – бара үзем дә әти кебек тимерче булып киттем. Әле дә авылдашларга хәлдән килгәнчә булышам, сораучыларга ипи табаклары ясап бирәм. Тик менә заманасы авырлашты шул, чимал табып булмый, калай юк”, - ди Хәсән ага.
Хәсән карт өенең дә һәр бизәген калайдан үзе кисеп ясаган, хәтта мичен дә үзе чыгарган, итеген дә үзе басып кигән.
3 нче бүлек. Кошман авылы топонимикасы.
Кошман авылы тирәсендә географик берәмлекләр, ягъни елга-инешләр (җирле халык аларны чокыр, чыгыр дип йөртә), кизләү-чишмәләр, күл-сазлыклар, чалу-болыннар, басу-ышналар, үзән-иңкүлекләр бик күп. Елга-инешләрдән: Бәрле, Кошман суларына Куян атавы, Олы күпер, Дуңгыз аланы, Ташлы кизләү, Уйдар башы, Баскыч алан, Чик, Карлыган үзәк, Мөкәч инеше, Урта капка, Мәдрәсә астындагы инеш, Кабык күпер чокырлары һ. б. Бу төбәктә кизләү-чишмәләрне икенче төрле улак дип атыйлар. Аларның исемнәре түбәндәгечә яңгырый: Кошман башы, Ташлы, Үти күле кизләве, Авыл, Мөкәш, Корми чыгыры кизләве, Борһан абзый, Хәйрулла абзый, Урта урам кизләүләре һ.б. Бу кизләүләр әле дә бар. Күлләр: Үти, Тирән, Янган, Күчәк, Озын күл һ.б.
Шунысы куанычлы: авыл суга бик бай. Чишмә-кизләүләр янына тагын коелар да өстәлә. Яңа урам, Насыйбулла абзый, Тимерша коелары һ. б. бар. Коеларны да, кизләүләрне дә халык кадерләп карый, чиста тота, буралар бурый, улаклар ясый. Авылның суга бай икәнлеген су тегермәннәренең күп булганлыгыннан да аңлыйсың. Халык телендә әле онытылмый йөри торган тегермән атамаларыннан Морзахан, Нәгьми, Насыйри, Тимерша, Хәсән, Яшип, Хәйретдин, Әхмәдулла, Салави тегермәннәрен әйтергә мөмкин. Тегермәннәр янында тегермән буалары булган. Буа янындагы басуларда иген ишелеп уңган, болын-үзәннәрдә печән калын булып үскән.
Авыл тирәсендә таулар байтак: Тукый, Имәлле, Эшләпә таулары, Җәкәнә кашы һ. б. Җәкәнә кашын авыл халкы икенче төрле Алып бабай чабата каккан тау дип тә йөртә. Эшләпә тавын да Алып бабай белән бәйлиләр. Имеш, ул урында эшләпәсен салып, тузанын каккан һәм шул урында кечерәк кенә тау барлыкка килгән. Алып гәүдәле зур кешеләр турында күп төрле легенда-риваятьләр бар. Мәсәлән, бер риваятьне 1135 елда Болгар шәһәрендә гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати язып алган. Ул «Дәфгый һәм аның сеңлесе» дип атала.
Алып баба белән бәйләнешле атамалары булган авыллар шактый борынгы чорларда оешалар. Алыпка мөнәсәбәтле тау-калкулыкларга татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри да игътибар итә һәм аларны борынгылык белән бәйли.
Тирә-юньдәге юл, күпер, болын-чалу һ. б. атамаларны халык әле дә хәтерендә саклый: монда һәр географик берәмлекнең исеме һәм кадере бар дияргә була. Юллар: Киртәле башлаш, Югары Мөрәле, Әпләс, Түбән Мөрәле, Шомырт, Күлләр юлы, Ашата елга юлы, Бия, Айтуган, Маһи яисә Алпавыт юллары һ. б. Болын-чалу исемнәре байтак: Алпавыт чалуы, Таллык буе чалуы, Түбән тыкрык чалуы, Югары тыкрык чалуы, Казанбакты чалуы, Солдатлар атавы чалуы һ. б. Күперләр: Чик күпере, Кабык күпер, Олы күпер һ. б.
Халык телендә кулланыла торган ышна басуы исемнәре бу тирәләрнең элек тоташ урман булуы хакында сөйли. Мәчет ышнасы дигән урынның агачын мәчет салу өчен кискәннәр. Нәгьми ышнасы җирен Нигъмәтулла исемле кеше агачтан чистарткан. Күлләр юлы, Парник, Сәет бабай, Чирү билгесе узәннәре дә булган. Һәрбер чорның үз көе, моңы була. Чорлар алышына, бары тик тарих кына үз юлыннан тайпылмыйча һаман алга, киләчәк буыннар тарафына ага да ага...
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Кошман халкы авыл урамнарын элекке исемнәре белән атап йөртә. Җанга якын Әтрәч, Яңа урам кебек урам атамалары – олы буыннан безгә калган кадерле мирасның гәүһәр ташыдай ялтырап торган ядкярләр.
Яңа урам атамасының килеп чыгышы турында мондый мәгълүмат бар. Бишбатманнан күчкән керәшен татарлары Кошманга килгәч матур табигатьле җирләрен күреп тигезлектә урнашалар, яңа урам төзиләр. Ул хәзерге Татарстан урамы, халык телендә йөргән Яңа урам була. Менә шул вакыттан бу урамны Яңа урам, ә кайвакытта керәшеннәр урамы дип атап йөртәләр.
Яңа урамга күчеп килүче керәшен татарлары үзләре күңеле белән ислам динендә булганнар. Якшәмбе көннәрендә авылга күрше авылдан поп килеп тикшереп йөргән. Ул килгән вакытта алар тәреләрен чыгарып куя торган булганнар. Тора – бара кече Кошман халкы белән бергә көч җыеп алар попны куып җибәрәләр һәм мөселман диненә күчәләр.
4 нче бүлек. Авылда дин.
Чукындыру сәясәте вакытында авыл халкы күрәсең чукындырылган булган. Халык сөйләве буенча, Әтрәч зиратын керәшеннәр зираты дип атаганнар. Мәетләрне аерым күмгәннәр. Олы Кошман белән Кече Кошман халкы ике диндә булганга күрә тату яшәмәгәннәр, гел үзара ызгышлар чыгып торган.
25 ел патша армиясендә хезмәт итеп кайткан Кече Кошман авылының Кодыр Ильяс исемле бер кешесе Олы Кошмандагы рус милләтендәге кешеләр белән бик зур гауга чыгара һм шуннан соң рус халкы, монда башка яшәп булмый, дип, Бишбатман дигән авылга китеп урнашалар. Ә Бишбатмандагы Явыз Иван кул астына эләккән сөннәтче Сәлми Фарси нәселендәге татарлар Кошманга күчеп киләләр. Авыл шулай ук дин кардәшендә булган Кармыш бабай нәселе исәбенә дә зурая. Аың улы Зәид Кошманга имам булып килә. Күренекле мәгърифәтче Риза Фәхретдиннең нәсел шәҗәрәсе Кармыш бабай нәселенә барып тоташа. Шулай итеп Кошман халкы төрле нәселдән җыелган.
Кече Кошман элек – электән тирә - юньдә дин әһелләре белән данлыклы булган. Кошман – иманлы авыл. Олы кешеләр сөйләве буенча, мәчетнең дә бай тарихы бар. XX гасыр башында Кече Кошманда да гыйбадәт кылу йорты бер өйдә була, аның морҗага охшаган манарасыннан чыгып, азан әйткәннәр. Мулласы Әхмәтша исемле булган. Кече Кошманда мәчет салырга булалар. Акчаны авылдан, тирә - як авыллардан, Хәтта Мәскәү һәм Петербург кебек шәһәрләрдән дә җыялар. Акча җыелса да, материалы булмый.
Бу вакытларда Акъегет авыл бае Заһидулла Шәфигуллин (1840 - 1919) мәчетләр салдыру белән шөгльләнә, тирә -якта билгеле кеше була. Ул безнең авылда да мәчет салдырырга ризалык бирә. Нарат бүрәнәләр кайтартып, 1910 нчы елда зур мәчет салдыра. Авылның мулласы Закир хәзрәт Сәгыйтбаев була. (Шагыйрь Әбрар Сәгыйдинең атасы.)
Ул елларда мулла балалары дин белеме алыр өчен Казанга барып укыйлар. (Әхмәтша улы Миргалин, Закир улы Әбрар, Миңнегали Хәзрәт улы Ибраһим).
Ә урта хәллеләр Акъегет авылында яшәп укыганнар. Әхмәтша, Закир, Миңнулла, Миңнегали абыйлар авыллардан – авылларга йөреп, ислам дине буенче үзләре дә белем биргәннәр.
1930 елда муллаларны кулга алу башлана. Закир мулла да август аенда соңгы намазын укый һәм кулга алына. Кызы Нөсһә апа сөйләве буенча: “Әтине балалары ач булганга кайтаралар. Бу турыда коммунарлар (соңрак коммунистлар дип атыйлар) ишетеп, районга хәбәр итәләр. Яңадан алып китәләр, ул шуннан кайтмый.”
Закир мулла алынгач, мәчеткә йөрүчеләр киңәшеп, 5 кеше чиратлашып имамлык итәләр: Әмәнулла, Гайнулла, Ибраһим, Миңнегариф, Хәбибулла. Элеккеге дин укытучыларын Совет укытучылары булырга чакыралар. Галләм улы Сабахтин абый бу чакыруга ризалашмый, аны кулга алалар, өйләрен Кайбычка сүтеп алып китәләр. Гаиләсе мунчада торып кала. Аңа 10 ел срок бирәләр. Ул яхшы эшләп 5 елдан кайта. (Югары Кошман)
1936 нчы елда мәдрәсәне сүтеп, мәчет янәшәсендә (юлның икенче ягында) клуб итеп салалар. Анда театр – концертлар була. 1938 нче елда мәчет манарасын кисәләр, бу эш Кече Кошманда яз көне, ә Олы Кошманда куз көне башкарыла. Мәчетне клуб итәләр. Мәчеткә йөрүчеләр җомга – гаетләрне тыкрыкларда укыйлар.
Кече Кошманда муллалык эшен Миңнегали улы Ибраһим башкара. Авыр еллар булса да, йолаларны шәригать кушканча башкаралар. Аның хатыны Таифә абыстай хатын – кызлар арасында динебезне саклауда зур көч куя. Ибраһим абзый 1954 нче елда үлә.
Авылда муллалык эшен Миңнулла Хаҗи улы Габдулла абзый (1895 - 1970) дәвам итә. Габдулла абзыйдан соң муллалык эшен Җәләли улы Габдрахман абый үз өстенә ала (1894 - 1985). Ул башлангыч дини белемне Закир хәзрәттән ала, матур яза. Китаплардан күп догалар күчереп язып, халыкка тараткан. Нәселенең шәҗәрәсен язган. Ул 1979 нчы елда авырый башлый һәм аның эшен Шиһабетдин улы Хәбибулла абый дәвам итә (1912 - 1989). Ул динебезне саклап калуда зур эш башкара.
Аннан соң Ибраһим мулланың оныгы, Ризатдин белән Гайшә улы Хәбибуллин Хәмзә (1929 - 1989) өй мәчетләрендә мәзин вазыйфасын башкара. Күп тә тормый, 1989 нчы елда үлә.
1990 нчы елда беренче мөмкинлек булу белән мәчет салырга булалар. Авылдан, тирә - курше конторлардан, Уфа мөфтиеннән акча җыялар. Авыл халкы хәленнән килгәнчә мәчет салырга ярдәм итә. 1990 нчы елның 2 нче декабрендә мәчет ачу тантанасы була.
Шулай итеп, 50 елларга сузылган өй – мәчетләрдә укуларны калдырып, яңа мәчеттә Алаһыга гыйбадәт кылу башлана. Мулла итеп Гарипов Кәрим абыйны куялар (1916 - 2005). Кәрим абый да картая, алмаш кирәк буласын уйлыйлар да, Фәһим улы Ибраһимны 1995 нче елда Казанга Кабан арты мәчетенә укырга җибәрәләр. 1997 нче елда диплом ала. Шул ук елда мәчеттә балалар укыта башлый. 1999 нчы елның көзендә Кәрим абый имамлыкны Ибраһимга тапшыра. Хәзерге көндә имам –мхатыйб Ибраһим Сабиров олыларны, яшьләрне, балаларны дин сабакларына өйрәтә. Аның ике шәкерте дә дин юлыннан киттеләр (Хәйдәров Газинур, Гарипов Камил). Кече Кошманда да, Олы Кошманда да 5 вакыт азан әйтелеп, намаз укыла.
5 нче бүлек. Кошман китапханәсенең тарихы.
1956 ел...Җәйнең иң матур чәчәкле, җимешле июль ае. Кошман авылында мәдәният бүлеге рөхсәте белән аң – белем, мәгърифәт учагы – китапханә ачыла.
Китапханә өчен иске колхоз идарәсенең бинасын бирәләр, ә беренче китапханәче итеп әле генә шәһәрдән кайткан, махсус белеме булган бер яшҗ киленне тәкъдим итәләр. Ул Кошман авылының Хәлик абзый кызы – Сания була. Нәҗметдинова Сания апабыз.
Сания апа китапханә эшен берничә йөз китап белән башлап җибәрә.
Китапларны төрле җирләрдән тупларга туры килә. Клубта булган уку бүлмәсеннән, Кайбычтан, Подберезьедан... Китапханә фонды елдан – ел үсә. Яңа китаплар Казаннан, бибколлектордан да килә башлый.
Китапханә фонды туплангач, укучылар исәбе дә арта бара. Китапсыз белем алып булмавын яхшы аңлый башлый авыл халкы.
1963 нче елда төрле сәбәпләр аркасында авыл китапханәсе тагын избачитальня булып кала. Бу эшне мәдәният йорты хезмәткәрләренә тапшыралар. 1963 нче елның гыйнвареннән 1966 нчы елның 16 нчы мартына кадәр избачитальняда Сафиуллин Хәлил Сафиулла улы эшли. Озак та тормый, авыл халкы соравы белән депутатка хат язып яңадан китапханәне ачарга рөхсәт ителә.
1966 нчы елда китапханә яңадан ачыла, анда Хәйретдинова Сәлимә Халик кызы эшли башлый. 70 нче елларда аның хезмәте “Районның иң яхшы китапханәчесе” дигән диплом белән бәяләнә.
Сания апа һәм Сәлимә апа башлаган эшне яшь буын дәвам итә: Кашапова Гөлсу, Гатауллина Сәлимә, Сафиуллина Гөлия ( 1994 – 1998, 1998 - 2006), Ганиева Елена (1998 - 1999).
Хәзерге көндә Кошман китапханәсенең ярты гасырдан артык тарихы бар. Китапханә авыл халкына үзенең булган мәгълүматларын күрсәтә, үзенчәлекле китап фондларын таныта һәм пропагандалый.
Туган авылым – Кошманым,
Нәселемнең туган җире.
Җиде буын бабамнарның
Гомер иткән, торган иле...
Авылыбызда, арабызда халкыбыз кичергән хәлләрне белүче өлкән яшьтәге кешеләр яши, ләкин дөнья мәңгелек түгел. Алар белән безнең зур тарихыбызның нинди дә булса бер өлеше китә, югала. “Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була,”- игән борынгылар. Оныттырмас өчен кызыктыра белгәннәр. Хәер үзең дә шәҗәрә тасбихының бер буыны булып, шул рәткә теркәләчәксең бит.
Ислам дине таләпләре буенча һәрбер татар кешесе 7 буынга кадәр әтисе һәм әнисе ягыннан улган әби – бабаларының исемнәрен тәртибе белән белп, алар рухына дога кылырга тиеш, ә галим кешеләргә 9 буыныңна белү шарт булган.
Халкыбызның нәсел агачы әле исән. Авылдашларыбыз арасында бүгенге көндә дә җиде һәм аннан артыграк бабаларын белүчеләр бар.
Тарихи үткәнебезне бүгенгегә ялгаучы шәҗәрәләр гаилә истәлекләре генә түгел, ә тарихыбыз сәхифәләре дә. Чөнки аерым гаиләләрдән, нәселләрдән авылыбыз тарихы барлыкка килә бит.
Йомгаклау
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабат- ланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыны- бызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа бу- ынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге мате- риаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә. Үзләреннән соң югалмас исемнәр калдырган авылым һөнәрчеләре хакында күп уйланам, аларның хезмәт белән бизәлгән тормыш юлы күпләр өчен сокланырлык өлге булуын күзаллыйм. Һәм шушы бай тарихы булган Кошман авылында туганым белән мин бик горурланам.
Әллә күңелем өзелеп сагынган,
Әллә басып җаным пошканын
Буш вакытым булса йөгерә - йөгерә,
Сиңа кайтып төшәм Кошманым.
Кулланылган әдәбият.
1. Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007, - 656 бит.
3. “Кайбыч таңнары” газеталары
4. http://www.musulman.su/index.php/
5. Сабирова А. “Иң авыры ир-атларны җәлеп итү”/ «Ирек мәйданы» газетасы, №10, 2.09.2011.
6. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994
Калитка в сад
Зимовье зверей
"Морская болезнь" у космонавтов
Карты планет и спутников Солнечной системы
Бабочка