Мәгълүм булганча, 1917 елгы инкыйлабка кадәр дин әһелләребез ислам йолаларын башкару белән беррәттән, халык арасында мәгърифәт нурын тарату, аң-белем бирү вазыйфаларын да үтәп килгәннәр. Күп очракта үзләренең абруйлары бәрабәренә авыл җитәкчесе ролен үтәгәннәр. Көчләү һәм хәйлә юлы белән алып барылган христианлаштыру сәясәте шартларында аларга шактый кыенлыклар да кичерергә туры килгән. Авылыбызның бик борынгы чорларыннан – Арынлы дип аталган вакытларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр муллалык иткән шәхесләрнең тулы исемлеген ачыклау хәзер инде мөмкин дә түгелдер (кем генә булсалар да, кайсы заманнарда яшәсәләр дә, бу изге затларга Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт-мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде, дип телибез). Шулай да без архив материаллары мөмкинлек биргән кадәр аларның гадел хезмәтләрен һәм газиз исемнәрен хәтердә яңартырга булдык.
Вложение | Размер |
---|---|
issled_rabota.docx | 30.83 КБ |
Муниципаль белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
ТЕМА: “Бәрлебашы авылының мәчет, мәхәлләләр тарихы”
Автор: 10 А сыйныфы укучысы
Рәхмәтуллина Илсөяр Айрат кызы
Җитәкчесе: Хәмидуллина Алсу
Фәрит кызы
Кайбыч - 2014
План.
Кереш.
Мәгълүм булганча, 1917 елгы инкыйлабка кадәр дин әһелләребез ислам йолаларын башкару белән беррәттән, халык арасында мәгърифәт нурын тарату, аң-белем бирү вазыйфаларын да үтәп килгәннәр. Күп очракта үзләренең абруйлары бәрабәренә авыл җитәкчесе ролен үтәгәннәр. Көчләү һәм хәйлә юлы белән алып барылган христианлаштыру сәясәте шартларында аларга шактый кыенлыклар да кичерергә туры килгән. Авылыбызның бик борынгы чорларыннан – Арынлы дип аталган вакытларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр муллалык иткән шәхесләрнең тулы исемлеген ачыклау хәзер инде мөмкин дә түгелдер (кем генә булсалар да, кайсы заманнарда яшәсәләр дә, бу изге затларга Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт-мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде, дип телибез). Шулай да без архив материаллары мөмкинлек биргән кадәр аларның гадел хезмәтләрен һәм газиз исемнәрен хәтердә яңартырга булдык.
1 бүлек. Татар авылындагы үзгәрешләр
Петр I нең 1713 елгы татар морзаларын христиан диненә күчәргә мәҗбүр итүче Указы, һәркайдагы кебек үк, Бәрлебаш муллаларын да кыен хәлгә куя. Авылда Биктимер Җанандаров Дмитрийгә әйләнә. Җангилде Җанайдаровның улы Сәмит - Чемесов, Әлкиннар – Лазеровлар булып китәләр. Тау ягында иң бай җирбиләүче Җанҗегетнең улы Тимербай (Тимофей), оныгы Сәүбән дә (Семен), православие кабул итәләр. Үз диненә тугрылык саклаган Гаделша Мөсәгыйтов Кошман волостена сәркатиб булып урнашып, 1755 елда Биләмәсен керәшенгә әверелгән нәселдәшләре Чемеска һәм Степанга сатарга мәҗбүр була. Шулай да, кайберәүләр, үзләренең зирәклекләре бәрабәренә, әлеге кыен шартлардан чыгу юлларын табалар. Мәсәлән, Тимофейның улы Габдерахман һәм аның улы Даисман мөселманлыкта калып, мулла хезмәтен башкаралар. Биктимер дә уллары Мөсәгид, Якуб, Усман, Шәфикъны (подпоручик Шәфи) дин алмаштырудан саклап калуга ирешкән. Ә инде аның оныклары Мәхмүт һәм Вәлиша Тау ягында гына түгел, бөтен Казан өязе, Чистай һәм Оренбург якларында атаклы дин әһелләре булганнар.
Менә шул рәвешчә, Петр патшаның әлеге Указы рус дәүләтенә хезмәт итеп, тыныч кына яшәп яткан морзалар җәмгыятен тамырдан үзгәртә дә куя. Әле кичә генә бер диндә булган бер үк нәсел кешеләре арасында упкын хасил була. Авыл мулласы христиан диненә күчкән үз кардәшен мәчеткә кертмәскә, аны Исламга чакырмаска тиеш була, бу канунны үтәмәүчеләр каты җәзага тартыла. Никадәр иман ныклыгы, сабырлык, зирәклек таләп ителгән ул елларда авылыбыз мулласыннан!
Безгә билгеле иң әүвәлге дин әһелләренең берсе, әйткәнебезчә, Вәлишаһ бине Мәхмүд бине Госман бине Биктимер. Аның Җанайдар морза нәселенә мөнәсәбәтле икәнлеге һәм 1812 ел ахырында вафат булуы мәгълүм. Вәлишаһ хәзрәт ишан дәрәҗәсе алган һәм Оренбург Ислам җәмгыятендә әгъза булган. Сәгъдетдин исемле улының 1818 елның рәҗәб (октябрь) аенда Бәрлебашында вафат булуы да теркәлеп калган. Вәлишаһ хакында ахун Мөхәммәд Әкмәлетдин бине Габделкадыйр Әл-Борындыкый: “Вәлишаһ казыйның вафат елы ачык сурәттә мәгълүм булмаса да, вафат булган вакытында улы Сәгъдетдин бер яшь ярымда калган иде, Сәгъдетдин тарафыннан булган бүген нәселе күп һәм күпчелеге игенчелек белән мәшгуль”, – дип язган (Р. Фәхретдин, Асар 40 бит).
Янә бу нәселгә кагылышлы мулла Җәләлетдин бине Әхмәд бине Габделҗәлил бине Ибраһим бине Балтай бине Нурмөхәммәд бине Айбакты бине Байбакты бине Яхья бине Муса әл-Багышый турында: “Тәтеш өязе Багыш авылында имам булып 1271 (1854) елда вафат булды. Бик яшь вакытында бу хезмәттә булды”, – дип мәгълүмат бирелгән (Асар, 83 бит).
2 бүлек Революциягә кадәр Бәрлебаш мәчете һәм муллалары
Бәрлебаш авылы мәчете 1829 – 1834 еллар арасында төзелгән дип фаразларга кирәк. Ул татар ягында яшәгән 93 ир, 109 хатын-кыз мөселманнардан җыелган акча хисабына башкарыла. Ләкин бу акча җитеп бетми һәм Ябалак авылыннан күченеп килгән Һибәтулла Ибраһимов мәчетнең түбәсен ябу, манарасын утырту өчен матди ярдәм күрсәтә. Мулла метрикәсенә теркәлгән мәгълүматларга караганда, Бәрлебаш мәчете 1867 елда яңартыла.
Бәрлебашка Алатыр өязе Чәйбәләй авылыннан күченеп килгән йомышлы татары Якуб Айдаровның исеме югарыда телгә алынган иде бит. Фаразлавыбызча, ул Җанайдар Мөхәммәтовның Алатыр якларында таралган оныкларыннан берсе булырга тиеш. Якупның улы Сәйфетдиннең (1805 елгы) исеме 1858 елда үткәрелгән ревизия материалларында теркәлгән. Ә аның олы улы Гатаулла Сәйфетдинов (1843) 1867 елда Оренбург Диния нәзарәтеннән Бәрлебашында муллалык итәргә рөхсәт алган һәм аңа муллалык таныклыгы бирелгән. 1865 елга кадәр авылда указлы мулла булмаган, бу җаваплы эшне ара-тирә Сәйфулла (1833) Якуп (1811) улы Гаделша (1774) оныгы Җанайдаров башкарып килгән дип гоманларга кирәк.
1915 елның 23 октябреннән Морза Бәрлебашында Габделхәмит Гатаулла улы Сәйфетдинов (1886) муллалыкка билгеләнә. Ул 1914 елның 12 сентябрендә Казанның 1 нче училищесын тәмамлый. Икенче бер кәгазьдә аның исеме Абдулхәлим Гатауллин дип тә бирелгән. Бәлки бу документ тутыручы тарафыннан җибәрелгән хатадыр, ә бәлки, кем белә, Гатаулланың Хәлил һәм Хәмит исемле ике улы булгандыр.
1913 елның 18 июнендә Кошман волосте старшинасы Никифоров, Рус Бәрлебашы авылы старостасы Гайнетдинов җитәкчелегендә авыл җыены үткәрелә. Анда морзалар җәмгыятенең 67 хуҗалыгында яшәүче 102 кеше исеменнән тавыш бирү хокукына ия булган 78 зат катнаша. Җыен 27 яшьлек Габделхәлим Гатаулла улы Якуповны мулла итеп кую турында карар чыгара. Китапка җыенда катнашкан мөселманнарның исемнәрен теркәп куйыйк:
Фәсхетдин Миңнегазиев, Борһанетдин Сәлүков, Әдһәм Мостафин, Сибгатулла Сәйфуллин, Габдрахман Фәизов, Ибраһим Нәфыйков, Таҗи Сәгъдиев, Мөхәррәм Исмәгыйлов, Ибраһим Йосыпов, Сәлүк Сәгъдиев, Морзарәхим Мөхәммәткәримов, Гыйззәтулла Баһатиев, Садретдин Сәмитов, Хайрулла Әфләтүнов, Хәмидулла Төхфәтуллин, Хәбибулла Бикбов, Сәлахетдин Камалетдинов, Әхмәдулла Сәгъдиев, Галәветдин Баһаветдинов, Гыйниятулла Миндубаев, Салаватулла Төхфәтуллин, Сибгатулла Әфләтүнов, Хәбибулла Сәйфуллин, Төхфәтулла Мостафин, Лотфулла Төхфәтуллин, Камалетдин Сәйфетдинов, Насретдин Сираҗетдинов, Насыйр Сәлиев, Сәйфи Заһитов, Сагъдетдин Бәхтияров, Сәйфулла Баһаветдинов, Борһанетдин Баһаветдинов, Хаялетдин Сираҗетдинов, Фәсхетдин Җәләлетдинов, Гали Әюпов, Сафиулла Зәйнуллин, Вәли Әюпов, Халит Сәгъдиев, Фәхретдин Галиев, Бикбау Нәфыйков, Рәхимулла Шамгунов, Кәрим Сәгъдиев.
Әлеге кешеләр арасында укый-яза белмәүчеләр дә була. Алар үзләре өчен беркетмәгә кул кую хокукын Хәбибулла Мөхәммәтфәизов, Шәмсетдин Сәгытдинов, Сабирҗан Бикбов, Зиннәтулла Әфләтүнов, Габделҗаббар Бикбов, Зыяфетдин Җәләлетдиновларга ышанып тапшыралар.
Рус Бәрлебашыннан түбәндәгеләр катнаша:
Гатаулла Мөхәммәдьяров, Гыйззәтулла Хәсәнов, Лотфулла Гайнуллин, Насыйбулла Хәсәнов, Шиһабетдин Низаметдинов, Мөхетдин Садыйков, Әдимәтулла Мөхәммәдъяров, Әбделмән Ибәтуллин, Мифтахетдин Бикбулатов, Хәйрулла Вәлитов, Зариф Әхмәтҗанов, Фәхретдин Бикбулатов, Зиннәтулла Гыйззәтуллин, Әбделкадыйр Ильязов, Зәйнулла Нуфтиев, Зиннур Низаметдинов, Закир Мөхәммәтрәхимов, Бикчәнтәй Бикбулатов, Сәлахетдин Галиәкбәров, Нәбиулла Шәрәфетдинов, Гайфетдин Галиәкбәров, Гатаулла Шәйдуллин, Хикмәтулла Шәйдуллин, Салихетдин Галиәкбәров, Галәветдин Галиәкбәров, Биктимер Бикбулатов. Болар арасындагы укый-яза белмәүчеләр өчен Назметдин Галиәкбәров имза сала.
Морза Бәрлебашы җәмгыяте старостасы Авзалетдин Гайнетдинов, грамотасыз булганлыктан, документка тамгасын куйган. Гатаулла Сәйфетдинов-Якупов та улының мулла булуына ризалык биреп, имза салган. Җыен карары “Авыл приговорлары кнәгәсе”ндә Кошман волосте старшинасы Никифоров печате төшерелеп, 1915 елның 30 июлендә 31 нче сан белән теркәлгән.
1916 елның 27 октябрендә авылның яңа старостасы Зыядетдин Җәләлетдинов һәм өлкән мулла Гатаулла Якупов Зөя полиция идарәсенең Габделхәлимнең хәрби хезмәттән азат булуы һәм муллалыкка билгеләнүе турындагы күрсәтмәсен мәхәллә халкына игълан итә.
Әлеге бүлеккә йомгак ясап, шуны әйтә алабыз : ХIХ гасырда Морза Бәрлебашында дини җитәкчелек эшен читтән күчеп килгән йомышлы татарлар династиясе башкара һәм 1930 елларда бу эшчәнлек вакытлыча тукталып кала. Хәзер шушы нәсел вәкиле Рөстәм Зиннуров “Казан нуры” мәчетендә имам булып тора.
Айдар
↓
Якуб
(1764-1831)
↓
Биккенә
↓ ↓
Низаметдин (1807) ↓ Зиннур (1848) ↓ Нурвәли (1919) ↓ Миңнегани ↓ Рөстәм Зиннуров | Сәйфетдин (1803) ↓ Гатаулла (1867 елдан мулла) ↓ Габделхәмит (1915 - 1916 елларда мулла) |
3 бүлек.Инкыйлабтан соң
1917 ел инкыйлабыннан соң озак та үтми, большевиклар хакимияте дингә каршы көрәш башлап җибәрә. Дин дәүләттән аерыла, дини җитәкчеләр эзәрлекләнә, Аллаһыга ышанучылар кыерсытыла. РСФСР халык комиссарлары Советының 1923 ел, 8 февраль карары нигезендә 1923-1924 елларда дини оешмаларны исәпкә алу үткәрелә. Авылларда дин тотучыларның исемлеге төзелә. Алар, волость җитәкчелеге белән килешенеп, мәчетнең барлык чыгымнарын үз өсләренә алырга һәм дин әһелләренә (мулла, мөәзин) эш хакын да үзләре түләргә тиеш булалар. Зөя кантоны милиция идарәсе сәркатибе Вишневский, шундый исемлек таләп итеп, Бәрлебашка да күрсәтмә җибәрә. Авылның абруйлы кешесе Галиуллин: “Мәчетнең 1922 елның 11 нче июнендә янып юкка чыгуы сәбәпле, исемлек җибәрә алмыйбыз,” - дигән җавап хаты юллый. Әнә шул вакыттан алып, Бәрлебашта мөселманнар дини йолаларны ярым яшертен рәвештә үз өйләрендә үти башлыйлар.
Узган гасыр ахырларында Россия демократик юлга басып, беркадәр дин иреге тууга ук, 1991 елда Морза Бәрлебашы өстендә азан тавышы яңгырый. Колхоз рәисе Фиргат Фәтхуллинның ихлас ярдәме белән төзелә ул яңа мәчет. Имам итеп Габдулла ага Гарифуллинны, соңрак шушы мәчетне төзетер өчен җан атып йөргән шәхес - Шәфкатулла ага Әфлиевне сайлыйлар. Ул тирә-юньдә җитмеш төрле һөнәр иясе, алтын куллы балта остасы буларак танылган зат. Имамлык эшен дә ул җиренә җиткереп үти. 2000 елда авыл халкы бу җаваплы урынга Әфләтунов Зәйнулла Һидият улын сайлап куя. Ул дүрт класс белемле генә булса да, “тормыш университеты”нда гыйлем туплаган зирәк акыл иясе. Аның өч абыйсы – Габдулла, Хәйрулла, Гобәйдулла - сугышта үлеп калалар. Шуңа да Зәйнуллага тормыш йөген яшьтән үк җигелеп тартырга туры килә. Колхозда төрле эшләр башкара, комбайнчы ярдәмчесе, бригадир була. Күңел түрендә сакланган иман нуры аңа үзлегеннән дин гыйлемен үзләштерергә этәргеч бирә. Хезмәте белән дә, акыллы киңәшләре белән дә электән үк авыл халкының ихтирамын казанып яшәгән Зәйнулла ага имам-хатыйп буларак та үз вазыйфасын намус белән башкара иде, кызганыч шушы арада гына Зәйнулла Һидият улының вафаты турында кайгылы хәбәр алдык.
Рус Бәрлебашы халкы да, дин бик нык кысылган заманнарда да Аллаһыны онытмый, ничек тә җаен табып, дини йолаларны үтәп барырга тырыша. Җомга намазлары, гает көннәре, балага исем кушу, җеназа уку кебек йолалар аерым ызбаларда үткәрелә. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда муллалык вазыйфасын “Чулпан” колхозының беренче рәисе булган Гариф Зарипов башкарып килә. Аның вафатыннан соң, бу саваплы эшне Исмәгыйль Рәхмәтуллин дәвам иттерә. Исмәгыйль ага 1981 елда бакыйлыкка күчә, авылда дин эшләре белән Зәйнулла Өметбаев җитәкчелек итә башлый. (Дини йолалар күбрәк Бәян апа, һәм Фирдан абыйның өйләрендә үткәрелә. Элек-электән үк иманлы гаиләләр болар, Фирданның анасы Фәхерҗиһан да дин гыйлемен тирәннән белүче ханым була.) Ул якты дөньядан кичкәч, мөселманнар мәхәлләсе халык арасында гаделлеге, сабырлыгы, дини гыйлеме белән хөрмәт казанган хезмәт ветераны Илгизәр Рәхмәтуллинны үзләренә имам итеп сайлап куялар. Авылыбыз мулласы булу өстенә безнең яраткан тәти бабаебыз да әле ул .
Халыкның тырышлыгы, Илгизәр бабамның тынгысызлыгы һәм җитәкчеләр алдындагы абруе бәрабәренә, 1999 елда, ниһаять, Рус Бәрлебашында да яңа мәчет өстендә ярымай балкый. Гаҗәп бит, кайчандыр бу авылга иман йорты төзетеп килгән Һибәтулла Ибраһимовның оныгы башлап йөри аны салдыруда! Әнә шул вакыттан бирле авыл өстендә азан тавышы яңгырый. Рамазан айларында мәчет аеруча җанлана. Азанны тәтти бабам һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга киткән, кечкенәдән дин белән кызыксынып үскән Фирнат әйтә.
Мәчет эшчәнлегенә карата авылдагы рус кешеләре тарафыннан да хәерһахлык сизелә. Чөнки алар да Исламның күңел чисталыгына, әхлаклылыкка чакырганын бик яхшы аңлыйлар. Ә әхлаклы кеше белән күрше булып яшәү рәхәт тә, ышанычлы да. Сугыш ветераны Дуся әби: “Азан тавышын урамга чыгып елый-елый тыңлыйм. Бу бит Аллаһы сүзләре. Аллаһыбыз бер бит, диннәребез, телләребез генә төрле”, - ди.
Авылда чиста күңелле кешеләр яшәгәнгә күрә, татар зираты да, рус зираты да чип-чиста. Өмәләрне мәчет картлары, аерып әйтсәк, бабаем башлап-оештырып йөри, яшьләр күтәреп ала. Татар зиратын ел да Шәрәф абый Низаметдинов берүзе чаба. Печәннән бигрәк чиста торсын, кычыткан үсмәсен, дип тырыша ул.
Авылыбыз халкы күңелендә иман нуры беркайчан да сүрелмәсен, Аллаһыны санган сукмаган караңгылык заманы яңадан урап кайтмасын, дип теләк телик.
Кушымта
Метрическая справка
О родившагося по приходу дер.Мурзы-Берлибашъ, Кушманской волости, Свияжского уезда Казанской губернии за тысяча восемьсотого восемьдесять шестого года за № 18.
№ | Месяц, число | Имя родившагося | Звание и фамилия отца радившагося | Где онъ родился |
1. | 1886 г. января 1 дня | Габдулхалимъ | Указный мулла Гатаулла Сайфутдиновичъ | Въ дер.Мурзы-Берлибашъ |
Съ книг.въерно: Указный Мулла дер. Берлибашъ м.д.Б.Г. С.Я. Указный мулла д. Берлибашъ Г.Сайфутдиновъ Якуповъ Печать |
Свидътельство
Настоящее свидътельство, съ приложенiемъ печати Казанского 1го высшаго начальной училища, выдано крестьянину Казанской губернiи, Свiяжского уезда, Кушманской волости, деревни Берлибашъ Абдульхалиму Гатаулловичу Якупову въ удостовiренiе того, что онъ успiъшно выдержалъ испытанiе въ знании русскаго языка, установленное для кандидатовъ на должность сельскаго муллы.
Казань 12 сентября 1914 года
Председатель Коммиссiи,
Инспекторъ училища Подпись
Члены Коммиссiи: Подписи
Свидетельство
Дано из Казанского Губернского Правления, татарину Свияжского уезда деревни Берлибаш Гатаулли Сайфутдинову избранному 2м муллою къ Соборной мечати, состоящей въ деревне Берлибашах Свияжского уезда, в томъ что онъ, Сайфутдинов испатанъ въ Оренбургскомъ Магометанскомъ Духовномъ Собрании и оказал способномъ быть иманъ-зяминомъ и мугаллимомъ для исправления требъ, боголужения и всех духовных обязанностей Магометанского Закона по его сану въ вышесказанной мечети.
Казанъ. Мартя 9 дня 1867 года
Старший Советник: подпись
Старший Делопроизводитель: подпись
№ 2586
У сего свидетельства
Казанского Губернского
Правительств. печать
В Казанское Губернское Правление
От 23 ноября 1915 г. № 5785
Свияжского Уездного Полицейского Управления старший Советник
Подпись
Рапортъ
В следствие предложением от 27 октября с/г за №3752 въ дополнении своего рапорта от 16 сего октября за №2166, Уездное Полицейское Управление представим в Губернское Правление, Свидетельство на звание муллы Соборной мечети, дер.Мурзы Берлибашъ Гатауллы Сайфутдиновича Якупова ноября 17 дня 1915 г. №2166
Метрильник: подпись
Секретарь: подпись
Как нарисовать китайскую розу
Плавает ли канцелярская скрепка?
Мороз Иванович
Разноцветное дерево
Убунту: я существую, потому что мы существуем