фархетдин
Вложение | Размер |
---|---|
farhetdin.pptx | 2.81 МБ |
Слайд 1
Саҗидә Сөләйманова безнең янда Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” 5 б сыйныфы укучысы Фәрхетдинова Регина Консул ьтант : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызыСлайд 2
Эзләнү- тикшеренү проекты Без тарихыбызны беләбезме ? Нинди урамнар буйлап йөрибез ? Кемнәр истәлегенә һәйкәлләр куелган ? Мин шәһәремне беләмме ? Һәм башка , бик күп сораулар мине фәнни-тикшеренү эшенә алып килде . “Без –тарихта эзлебез” дигән бөек Тукай. Эзләрне табу һәм аларны халык хәтеренә салу – хезмәтемнең актуал ь леген билгели. Тикшеренү эшенең об ъ екты – Саҗидә Сөләйманова шигыр ь ләре. Аларның укучы( бу очракта мин) җанына тәңгәллеге. Укучы уйларын дөрес чагылдыруы. Татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгат ь ләрендә укытучыларга минем презентацияне кулланырга мөмкин. Бу хезмәтемнең практик кыйммәтен күрсәтә.
Слайд 3
Эзләнү- тикшеренү эше Максат : Әлмәт шәһәрендәге бер урамның Саҗидә Сөләйманова исеме белән йөртелүенең серен ачу. Бурычлар : Саҗидә Сөләйманова исемендәге урам белән танышу. Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәгә бару. Шагыйрәне белгән- күргән кешеләр белән сөйләшү. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия кемнәргә бирелә, шуны ачыклау.
Слайд 4
ГИПОТЕЗА Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова онытылмаслык эз калдырган. Аның иҗатын әдәбият әлдаирәсендә югары бәялиләр. Әлмәт халкы аның хөрмәтенә, аны олылап һәйкәл тудырган.
Слайд 5
Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап экскурс... Ә күктә кояш елмая , урамнар дәрья төсле . Яз быел матур килә бит, — кешеләр көләч йөзле . " Чык-чык " дип килә чыпчыклар Тәрәзәм турысына . Каршылыйм таңны сөялеп тәрәзә борысына .
Слайд 6
Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап... Эзләгән тиз табар , күңел бит — эзтабар , бушлыкка чыдамый бик озак . Бер тынса , бер тула , җыр булып ургыла , ә җырга юк йозак .
Слайд 7
Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә Мин дә җыр тыңладым . Йокысыз төннәрем таң белән тоташты , сизмәдем . Ишеткәч түзмәдем , иясен эзләдем күңелне кузгаткан сүзләрнең .
Слайд 8
Саҗидә апа турында сөйлиләр... Ул кешеләрне, табигат ь не, Әлмәтебезне бик яраткан икән. Аның күңелендә гел матурлык кына булган... Шигыр ь ләре укучысына көч- куәт өстәгән, аларга җан тынычлыгын биргән ...
Слайд 9
Ә без иг ътибар белән тыңлыйбыз... Әлмәтнең әлеге урамына Татарстан министрлар советы карары белән Саҗидә Сөләйманова исемен 1992 нче елның 4 мартында бирәләр. Әлмәтлеләрнең үзәк китапханәне аның исеме белән атаулары 1987 нче елга туры килә. Бу мактаулы эшләр шәһәр халкының талантлы шагыйрәгә чиксез зур хөрмәтен күрсәтә.
Слайд 10
Саҗидә Сөләйманова исемендәге ... Билгеле булганча , Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” ААҖ һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелган иде . Шуннан бирле әлеге премиягә ике дистәгә якын әдип лаек булды . Әлмәт халкы аны һаман хөрмәт белән искә ала. Аның исемен мәңгеләштерә. Әлмәттәге “Кызыл каурыйлар “ исемле әдәби берләшмә дә шагыйрәнең иҗатына мәдхия.
Слайд 11
Китапханә бакчасында шагыйрәгә һәйкәл... Күзләреңнән нурлар агылганда , керфекләрең ничек талмый соң ? Син карыйсың миңа , гел карыйсың , әйтер сүзең әллә бармы соң ? Син карыйсың үзең , керфекләрең серләреңне җыя , яшерә . Син яшермә инде , әйт , яшермә …
Слайд 12
Нәтиҗә
Слайд 13
Нәтиҗә Мин үземнең планлаштырган эшләремне уңышлы гына башкарып чыктым. К уелган максат һәм бурычларны үтәдем. Максатыма ирештем дип фаразлыйм. Саҗидә Сөләйманова исеме Әлмәт халкына бик кадерле икән. Урам исеме дә, китапханәнең шагыйрәнең исемен йөртүе дә, бакчадагы һәйкәл дә халыкның Саҗидә апаны яратуына, аның белән горурлануына дәлил. Талантлы язучы һәм шагыйр ь ләргә яхшы әсәрләре өчен бирелә торган премия дә аның исемендә.
Слайд 14
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар : http :// miras.belem.ru/node/21 Саҗидә Сөләйманова шигырьл әре
Ах эта снежная зима
Лиса Лариска и белка Ленка
"Морская болезнь" у космонавтов
Агния Барто. Сережа учит уроки
Пейзаж