Сценарий учителей татарского языка и литературы Сабирзянова Д.Ф. Рашитова Н.М
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_uchiteley_tatarskogo_yazyka_i_literatury_sabirzyanova_d.f._rashitova_n.m.docx | 12.51 КБ |
Сыйныфтан тыш чараның максаты һәм бурычлары.
Ата-аналар конференциясен уздыру 20 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе өчен яңалык түгел. Ул инде күптәннән традициягә әйләнгән.
Дөньяда җиде миллионлап татар исәпләнә. Россиядә сан ягыннан алар икенче урында торалар. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт телләренең берсе.
Милли телнең югары формасы, үрнәге - әдәби тел. Әдәби тел язма һәм сөйләмә тел буларак яши. Татар теле – иң кыска телләрнең берсе. Гадәттә, телләрнең кыскалыгын белү өчен, саннардагы авазлар санын карыйлар.(биш,алты...)
Татар теле дөньяның төрле илләрендә төрки тел белеменә бәйле рәвештә өйрәнелә. Максатыбыз ата-аналарга татар теленең әһәмиятен, аның дөньяда тоткан урынын конференция аша, чакырылган кунакларның, укучыларның һәм ата-аналарның чыгышлары аша билгеләү иде.
Бәйрәмнең исеме “РУХ” дип аталуы да очраклы түгел. Сценарий халык язучысы Марсель Галиевның шул исемдәге поэмасына нигезләнеп эшләнгән. Ул татар милләтенең дөньядагы тоткан урынын, бай тарихлы үткәнен һәм бүгенгесен , гыйбрәтле язмышын фәлсәфи уйлануларга корып бирә. Татар теленең байлыгын, садәлеген, моңын ачып сала. Безнең алдыбызга куйган бурыч та ата-аналарда ана теле белән горурлану хисе уяту һәм шул ана телендә сөйләшүче татар халкына ихтирам тәрбияләү иде. Балаларда һәм ата-аналарда телне баету ихтыяҗын тудыру иде.
...”Тел – серле код. Ачкычы – Ходай ихтыярында. Зиһен мәгарәсенең йозагы фәкать тел ачкычы белән ачыла. Анда күпме сүз байлыгы – аң-белемеңә карап, бу хәзинә гомерең соңына кадәр гел өстәлә, микъдарлап арта брырга мөмкин.”
Марсель Галиев
Зимняя сказка
Барсучья кладовая. Александр Барков
Снегири и коты
Шум и человек
Привередница